Ш.Мәрҗани мирасын өйрәнүдә кечкенә адымнар белән алга атлыйбыз

Күренекле татар мәгърифәтче-галим Шиһабетдин Мәрҗаниның 200-еллыгы аның фәнни мирасын өйрәнүдә алга китешкә китерерме? 2018 елны дәүләт югарылыгында Ш.Мәрҗани елы буларак уздырырга карар кылу, аның шәхесенә, иҗтимагый, гыйльми эшчәнлегенә игътибарны арттырды. Димәк, якындагы вакытта мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхесен өйрәнергә алынучылар, аның мирасын тирәнтен анализлаган яңа хезмәтләр барлыкка килер дигән өмет бар.

Бу көннәрдә Шиһабетдин Мәрҗани шәхесе һәм фәнни мирасы белән кызыксынучы төрле ил галимнәре Казанда фикер алыша, тәҗрибә уртаклаша.  Татар мәгърифәтче галимнең тууына 200 ел тулуга багышланган  “Шиһабетдин Мәрҗанинең фәнни мирасы һәм иҗтимагый эшчәнлеге” халыкара конференциясе бүген Татарстан Фәннәр академиясендә ачылды.

Конференция кунакларын сәламләп, Ш. Мәрҗани шәһесенең бөеклеген, аның мирасын өйрәнү әһәмиятен ассызыклап, беренче булып Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев чыгыш ясады.

  • XIX гасырда мәгърифәт һәм фән үсешен Мәрҗани шәхесеннән аерып карау һич мөмкин түгел. Шиһабетдин Мәрҗанинең иң зур хезмәте, әлбәттә, тарихка хезмәте. Икенче бер күренекле галимебез Газиз Гобәйдуллин әйткәнчә, “Мәрҗанинең иң күп гомерен алган гыйлем – ул тарих гыйлеме. Ниһаять, Мәрҗанинең иң яраткан фәне дә – тарих фәне”. Ул милли тарихыбызны җентекләп өйрәнеп кенә калмады, халкыбызны да аның үткәне белән таныштыруга зур өлеш кертте. Ш.Мәрҗанинең тарих, этнография, археологиягә караган хезмәтләре татар фәне үсешенә зур яңалык алып килде. Татар тарихы, татар тарихында тирән эз калдырган күренекле шәхесләребез – гыйлем ияләре, әдипләр, муллалар һәм педагогларның тәрҗемәи хәлләренә, аларның хезмәтләренә, авыллар һәм шәһәрләр, мәчет-мәдрәсәләр тарихына багышланган әсәрләре бүгенге буын тикшеренүчеләрендә дә зур кызыксыну уята, — дип билгеләп үтте ул чыгышында.

Васил Шәйхразиев сүзләренчә, Мәрҗани – халкыбызның гына түгел, бөтен ислам дөньясының олуг галимнәреннән. Бүген Шиһабетдин Мәрҗанине, аның хезмәтләрен татар галимнәре генә түгел, чит илләрдә дә өйрәнәләр, аларга таянып фәнни хезмәтләр язалар, олуг остазны зур хөрмәт белән искә алалар, ди ул.

Болгар ислам академиясе ректоры, Россия ислам институты ректоры Рәфыйкъ Мөхәммәтшин сүзләренчә дә, әлегә без Ш.Мәрҗани мирасын өйрәнүдә зур уңышлар белән мактана алмыйбыз. Ул бө эшчәнлек белән шөгыльләнгән санаулы гына галимнәрне атап китте.

  • Без Болгар ислам академиясе кысаларында Шиһабетдин Мәпҗани мирасын өйрәнергә ниятлибез. Без үзебезнең докторларыбызга темалар бирдек. Әмма беренче чиратта дин белгече мирасын фәнни өйрәнү буенча инструментарий, методология булдырылырга тиеш. Бүгенге конференция бик җитди методологик проблемалар турында фикер алышу өчен мөмкинлек булачак. Шиһабетдин Мәрҗани фәнни югарылыкның үлчәме булып тора. Без бу югарылыкка кайчан ирешәчәгебез әле билгеле түгел. Безнең яшьләребез үсеп килә. Һәм без Шиһабетдин Мәрҗани дәрәҗәсендә үк булмаса да, безнең дин галимнәре мирасына объектив бәя берердәй дин белгечләребез барлыкка килер дип ышанабыз, — дип билгеләде Рәфыйкъ Мөхәммәтшин һәм конференциядә катнашучыларга уңышлар теләде.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов конференциядә катнашучыларга Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Гайнетдиннең сәламләү сүзләрен җиткерде.

  • 2017 ел башында безнең тарафтан яңгыратылган Шиһабетдин Мәрҗаниның 200 еллыгын дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп итү турындагы тәкъдимнәрнең республика хакимияте тарафыннан хуплау табуы сөенечле. Юбилей уңаеннан оештырылган чаралар Мәрҗани мирасын өйрәнүгә импульс бирде, мәгърифәтче фигурасына һәм аның фикерләре актуальлегенә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтте, — дип билгеләп үтелгән сәламләүдә.

Үз исеменнән исә, ул залда чалмадагы кешеләр аз булуга карата үкенечен белдерде.

  • Мөселман берлеге академиядә уздырылган бу чара турында белми калганмы яки 100 ел элек кебек Ш. Мәрҗанины барлык муллалар да кабул итеп бетермиме шунда, — дип аптырады ул.

Шулай ук сәламләү сүзләрен конференцияне оештырган Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Радик Салихов ирештерде. Ул билнгеләп үткәнчә, конференциягә абруйлы фән үзәкләреннән бөтен дөньяга танылган шәрыкчылар, галимнәр, татар халкы  һәм Россия халыклары үткәненә битараф булмаган кешеләр җыелды.

  • Бу юкка түгел. Шиһабетдин Мәрҗани, милли герой, Г.Тукай мәгърифәт һәм алгарыш нигезе дип атаган шәхеснең магнетизмы бер гасыр элек кебек үк көчле. Татарлар өчен генә түгел, бөтен төрки, мөселман дөньясы өчен дә, — дип белдерде ул.

Шулай ук кереш өлештән соң Ш.Мәрҗаниның тормыш юлын, аның татар иҗтимагый аңына керткән өлеше, татар мәгърифәтчесенең хезмәтләренә багышланган бер төркем чыгышлар яңгырады. Иртәгә исә халыкара конференция эше секцияләргә бүленеп дәвам итәчәк.

Гүзәл Насыйбуллина

Ш.Мәрҗани мирасын өйрәнүдә кечкенә адымнар белән алга атлыйбыз

Комментарий язарга