Шиһабетдин Мәрҗанинең фикерләренә тирән төшенү булырга тиеш – Рушан Аббясов

Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллык юбилеена аңа багышланган китапларны яңадан бастыру белән генә чикләнә алмыйбыз, аның тормыш юлына, фикерләренә тирән төшенү булырга тиеш. Россия мөфтиләр Шурасы урынбасары, Мәскәү өлкәсе имам-мөхтәсибе Рушан Аббясов «Милли тормыш һәм дин» IX бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышында шулай дип билгеләп узды.

Ул җир йөзендә булган халыкларның милли үзенчәлекләре Аллаһы Тәгаләнең хикмәтле тәкъдире булуын, аларны саклап калу, үстерү зур вазифа булуын билгеләп узды. “Бу хакыйкатне аңлап, имамнар дин белән бергә милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, тарихны, ана телен саклаучылар һәм өйрәтүчеләр булдылар. Аларның арасында, һичшиксез, үзәк урынны Шиһабетдин Мәрҗани алып тора. Ул бик күп мәгърифәтчеләр китергән яңа укыту системасына нигез салучы гына түгел, тарих фәнен башлап җибәрүче дә. Бүген Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллык юбилеенда аңа багышланган китапларны яңадан бастыру белән генә чикләнә алмыйбыз, аның тормыш юлына, фикерләренә тирән төшенү булырга тиеш. Россия мөфтиләре шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарате Мәрҗани һәм башка күренекле татар дин әһелләренә багышланган халыкара укулар үткәреп тора. Аларның китапларын һәм тәрҗемәләрен, аларга багышланган аналитика эшләрен бастырып чыгара. Бу тармакта булган һәртөрле тикшерүләргә ярдәм итә”, — дип сөйләде Рушан хәзрәт.

Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин чыгышында тәрбия мәсьәләләренә тукталды. Яхшылыкка омтылучыларга иярү, аларның эзләреннән йөрү әһәмиятен билгеләп узды. Бүген 4 мең мәчет булуын, ләкин ябылганнары да, Җомгада 5-6 кеше булганнары да аз булмавын онытмаска кирәклеген әйтте. Тәлгать Таҗетдин бүген, пәйгамбәр әйтүенчә, дин әһелләре, галимнәрнең көтүче булуын, көтү өчен Аллаһ, милләт алдында да җавап бирергә кирәклеген искәртте.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге мөдире Айдар Кәрибуллин, татар халкы нинди генә вакыйгалар булса да ислам диненә, гореф-гадәтләренә тугры булып калганын билгеләп узды. “Аерым бер елны татар халкының бөек галименә багышлау матур гадәткә кереп бара. Бу ел Мәрҗани елы дип игълан ителде. Ел дәвамында аның шәхесен популярлаштыру буенча зур чаралар уздырыла. Диния нәзарәте тарафыннан ел башыннан Мәрҗанигә багышланган 10 китап яңадан басылып дөнья күрде”, — дип белдерде ул.

Киров өлкәсе Иске Пенәгәр авылы имам хатыйбы Зыятдин Нәҗметдинов үз тәҗрибәләре белән уртклашып, Габдулла Тукайга, Муса Җәлилгә багышланган иҗади кичәләрне, төрле тарихи чараларны мәчетнең мәктәп белән берлектә оештыруы турында сөйләде. “Мәктәп белән һәрвакыт бердәм булып яшибез. Мәчетебездә китапханә бар, ул дөньяви китапханә, татар һәм рус телләрендә әдәби китаплар бар. Мәчет китапханәсе балаларга дәресләренә дә ярдәм итә, теләсә кайчан килеп китап алырга мөмкин”, — диде. Зыятдин хәзрәт мөселман кинолары, мультфильмнар күрсәтелүен, шулай ук, мәчеттә тарихны өйрәнү эшләре алып барылуы турында сөйләде. “Мәчетебез дини һәм рухи үзәккә әверелеп бара”, — диде. Проблемалардан татар телендә «сөйләшә торган» уенчыклар булмавын атады.

Сызрань шәһәре имам -мөхтәсибе Илгизәр Сәгъдиев дингә кергән яшьләрдә миллилек сүрелүен, русчага омтылуларын билгеләп узды. Шәхсән үзе вәгазьне башта татарча алып баруын, аннары ахырдан бераз русчага тәрҗемә итүен әйтте.

https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/20/168234/

Комментарий язарга