Шекә профессоры

2007 елда Шекә авылы тарихы, шул авылда туып-үскән, гомер иткән чын хезмәт кешеләренең гыйбрәтле язмышлары тасвирланган “Шекә пәриләре комнан бау ишә” дип исемләнгән китап дөнья күрде. Филология фәннәре докторы Фәрит Бәширнең әти-әнисе турында язылган “Яхшы кешеләр күп алар” дигән язмасы да шул китапта урын алган. Балачагын искә алып ул: “1962 елда миңа дүрт яшь. Инде зур малай (әни шулай ди). Берничә елдан әнигә дәрес әзерләргә булышам. Карандаш очлыйм. Елак энемне тирбәтеп киләм. Таудай өелгән дәфтәрләрне әнинең сумкасына тутырышам. Ул вакытта “унйортлыклар” дигән хикмәтле бер нәрсә бар иде. Ягъни урамдагы ун йортның хатыннары бер йортка җыелалар. Әни – агитатор. Дөнья хәлләре белән таныштыра. Илдә барган вакыйгалар турында сөйли. Тематика буенча мин сайлап куйган плёнкалардан, утны сүндереп, мичкә төбәп, фильмоскоп карыйлар. Утырып чәй эчәләр, күңелләрен бушаталар. Үзләренә күрә бер аулак өй булгандыр. Йа Хода! Ул кичәләрдә утырган Камилә апай, Сәгадәт апай, Наҗия апай, Майшәрәп апай (Маһишәрәф микән инде), Сәрбия апай, Дания апай, Фатыймаапай, әнием – сезнең бу дөньяда берегез дә юк инде. Авыр туфрагыгыз җиңел булсын.

Мин китап укырга яратам. Әни көлә: “Яратмыйча соң, син бит туганнан бирле мәктәптә”. Анысы дөрес, анысы шулай. Мин үземне белгәннән бирле мәктәптә. Башкача нишлисең? Авылда балалар бакчасы юк. Калдырырга кеше юк. Әни үзе белән мәктәпкә алып бара инде. Арткы парта гел минеке була иде. Хәер, без бишебез дә шулай үстек. Ничек түзгәндер әни? Ходайдан сабырлыклар сорагандыр инде. Әниемә булган хөрмәт хисләрем аның каберенә дога булып барып ирешсен, җанына тынычлык бирсен.Амин!”,- дип язган.

Якташыбыз, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Фәрит Кәрим улы Бәширов 1958 елның 30 ноябрендә районыбызның Шекә авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1974 елда сигезьеллык мәктәпне, 1976 елда Шушмабаш урта мәктәбен тәмамлый. 1976 – 1981 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. 1981 – 1984 елларда СССР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспи-рантурада укый. 1984–2003 елларда шул институтта кече фәнни хезмәткәр вазифасын башкара. 1989 елда “Яңа татар романы формалашу” дигән темага кандидатлык, 2002 елдан “ХХ йөз башы татар прозасының үсеш этаплары” дигән темага докторлык диссертацияләрен яклый.

Фәрит Бәшир 2003-2006 елларда Татарстан китап нәшриятында бүлек мөдире, аннан “Матбугат йорты” нәшриятында редактор булып эшли. 2007 елдан Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты профессоры.

Фәрит Бәшир әдәби-мәдәни мирас белән җентекле кызыксыну, элегрәк дөнья күрә алмаган әсәрләрне киредән халыкка кайтару буенча шөгыльләнү белән бергә, хәзерге әдәби хәрәкәтне өйрәнү, татар язучыларының иҗат портретларын укучыга җиткерү, яңа басылган әсәрләргә бәяләмә язу юнәлешендә дә актив эшли. Шул җәһәттән аның матбугатта 80 нән артык мәкалә һәм күзәтү-анализ характерындагы язмалары дөнья күрә. Фәрит Бәширнең 2001 елда әдәби уйланулар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре тупланган “Сөйлә каләм” җыентыгы, 2002 елда “ХХ йөз башы татар прозасы” исемле монографиясе басылып чыга.Ул 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Фәрит Бәшир 2009 елның 7 октябрендә 51 яшендә Казанда вафат була, туган авылы Шекә зиратында җирләнә.

\

Фотолар — Шушмабаш мәктәбендә Фәрит Бәширне искә алу кичәсеннән

Фәрит университетта укыганда халык авыз иҗатын җыю экспедицияләрендә актив катнаша, авылларда йөргәндә концертлар оештыра, бергә укыган иптәшләре белән төрле чаралар уйлап табарга ярата. Ул аларның һәрберсендә башлап йөрүче, сценарийлар язучы, шул тамашаларны үзе үк оештыручы да була. Студент елларында Фәрит спектакльләрдә катнашырга да вакыт таба. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган режиссер, артист Камил Саттаров:

“Фәрит Бәширов Казан шәһәренең Төзүчеләр мәдәният йорты каршында оештырылган халык театрында берничә сезон уйнады. Искиткеч талантлы, нинди эшкә тотынса да башкарып чыга торган бу егет сәхнәгә чыгу белән тамашачыны яулап ала иде. Бигрәк тә юмористик рольләрне җиренә җиткереп, барлык төгәллекләре белән уйный иде. Фоат Садриевның “Эх сез, егетләр”, Габдрахман Әпсәләмовның “Илһамлы яшьлек” һәм башка спектакльләрдә уйнаганы әлегедәй күз алдымда. Фәрит төрле кичәләр үткәрү өчен сценарийлар яза һәм ул кичәләрне үзе үк алып та бара иде. Ләкин безнең арабыздан иртәрәк китте”,- дип аның турындагы истәлекләрен сөйләде.

Баулы районының Новозареченск бистәсендә яшәүче апасы Әлфинур Кәрим кызы Зиннәтуллина: “Безнең әниебез Халидә 1948 елда Бөгелмә педучилищесын тәмамлап Шекә авылына башлангыч класслар укытучысы буларак эшкә килә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. Апаз авылында туып-үскән әтиебез Кәримулла Кенәр урта мәктәбен тәмамлагач, 1942 елда Апаз мәктәбендә башлангыч класслар укыта башлый. Шул ук елны сугышка алына. Сугыш беткәннән соң Шекә мәктәбенә эшкә билгеләнә, аннан соң районыбызның җитәкче органнарында эшли. Соңыннан Шушмабаш, Яңа Ашыт мәктәпләрендә һәм лаеклы ялга киткәнче Шекә мәктәбендә әниебез белән бергә балаларга белем бирде. Алар безгә, биш балага, белем һәм тәрбия бирделәр. Энем Фәрит кечкенәдән китап укырга яратты, аңа китап җене кагылган иде. Бу сыйфат аңа әти-әнидән күчкәндер. Үз тырышлыгы белән филология фәннәре докторы дәрәҗәсенә күтәрелде. Аның тәнкыйть мәкаләләрен укыгач, мин аптырый идем, аларны язу өчен никадәр әсәрләрне укырга кирәк бит. Фәрит концертлар алып бара иде, сәхнәдән нәфис сүз сөйләргә яратты. Гөлдания Хәйруллина, Вил Усманов, авылдашыбыз Гөлзадә Сафиуллина һәм башкаларның концертларын оештырганы хәтердә. Байконурда оештырылган беренче татар концертын да Фәрит алып барган. Аның күңеле бик нечкә иде, хаҗ сәфәренә дә барып кайтты. Ни кызганыч, аның гаиләсе булмады, бөтен гомерен фәнгә багышлады. Ул безнең арабыздан иртә китте, язарга хыялланган фәнни хезмәтләрен башкарырга өлгермәде. Туган нигезгә җыелган саен без аны сагынып искә алабыз”,- дип энесе турында истәлекләен яңартты.

Фәритнең икенче апасы Лилия Утар Аты мәктәбендә укытучы булып эшли, ләкин ул да инде безнең арабызда юк. Фәрит Бәширнең әти-әниләре яшәгән, Фәрит туып-үскән нигездә энесе Илдар һәм киленнәре Сүрия яшиләр, ә иң кечкенә сеңелләре Фәридә гаиләсе белән Симетбаш авылында яши, медицина хезмәткәре булып эшли.

Безнең музеебыз фондында Фәрит Бәшир турында материаллар туплана, аның китаплары, газета-журналларда басылган мәкаләләре, фотолары саклана. Тел галимнәре, әдәбият тәнкыйтьчеләре булган якташларыбыз Хәй Хисмәтуллин, Фәрваз Миңнуллин, Рүзәл Юсуповларның дәвамчысы булган филология фәннәре докторы Фәрит Бәширнең тел белеме турында һәм тәнкыйть мәкаләләре киләчәктә туган телебезне саклау юнәлешендә озак еллар хезмәт итәр.

“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Комментарий язарга