Шам татарлары

Дөньяның татар булмаган почмагы бармы икән? Мөгаен, юктыр, булса да, бик аздыр. Язмыш җиле татар мөһаҗирен кайсын-кая илтеп ташлаган: кемдер ерак чит илләргә үз теләге белән, ирекле рәвештә күчеп киткән, кемдер тыныч тормыш, бәхет эзләп туган илен ташлап китәргә мәҗбүр булган. Сәүдә итү, мал арттыру өчен татарлар Финляндияне сайласа, һәртөрле эзәрлекләүләрдән – чукындыру, руслаштыру хәвефеннән, җир кытлыгы, фәкыйрьлектән качып, мөселман мәмләкәтләренә, Япония, Кытай кебек илләргә юл тотканнар. Россиядә мөселман мәктәп-мәдрәсәләренә басым арту, 1897 елгы халык санын алу да куркуга салган милләттәшләребезне.  Шулай итеп, михнәт чигүдән туйган татарның бер дулкыны яхшы тормыш һәм ирек өмет итеп, ата-баба  җирен ташлап китәргә карар кылган. Чит илләрдәге татарларның бер өлешен исә шул илләргә белем алырга китүчеләр тәшкил иткән. Алар арасында шунда төпләнеп калучылар да булган.

 ХIХ гасыр ахыры-ХХ гасыр башларында Казан, Самара, Оренбург кебек татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдән Госманлы дәүләте кул астындагы Истанбул, Бәйрут, Мәккә, Мәдинә калаларына укырга китүче шәкертләр саны аеруча күбәя. Кайбер чыганаклар буенча, 1906 елда Истанбулдагы һәрбер уку йортында 5-6 татар шәкерте белем алган, Мәрҗан лицеенда татар студентлары өчен хәтта махсус сыйныфлар оештырылган була[1]. Шуның өстенә, Төркия бик күп кенә башка мөселман илләренә, аерым алганда, Европа дәүләтләренә барып белем алырга теләүче татар шәкертләре өчен  арадашчы вазыйфасын да үтәгән. Европа университетларында белем алган татарларның шактые сәфәрләрен Истанбулдан башлаганнар – биредә чит телләр (француз, алман, инглиз телләрен) өйрәнеп, сәфәрләрен дәвам иткәннәр. Татарлар Европаның атаклы Париж, Льеж, Фрайберг, Американың Сан-Франциско, Вальпараисо, Айова университетларында белем алганнар, Бәйрутта, Каһирәдә гыйлем эстәгәннәр. Заманында Госманлы империясе кул астында булган Сүрия, Шамдагы (Димәшекъ – Дамаск) атаклы уку йортларында да татар шәкертләре шактый булган.

Җырларда җырланган Шам-шәриф[2] каласында яшәгән татарлар турында мәгълүматлар әлегә әллә ни күп түгел. Мәрмәрә университеты докторы Исмәгыйль Төркуглының билгеләп үтүенчә, Мәккә, Мәдинә, Шам кебек изге шәһәрләрнең документларында казан татарлары турында еш искә алына. Милләттәшләребез Шамга нигездә 1890 нчы еллардан соң күчеп утыра башлый. Галимнәр татарларның күченеп килү өчен әлеге җирләрне сайлауларының төп сәбәбе – аның Нәкышбәндия тарикатенең бер тармагы булган Халидия тарикате үзәге булуында дип саныйлар[3].

Билгеле булганча, бирегә килеп төпләнгән татар мөһаҗирләре шундагы Салхия[4]  дигән җирдә кечерәк кенә, егерме йорттан торган үз авылларын булдырганнар, тырышлыклары белән тирә-юньдә яшәгән төрек, гарәп халыклары арасында шөһрәт казанганнар. Йорт-җирләрен гел карап торган, үтә пөхтә һәм эшчән татарларны җирле халык хөрмәт иткән, хөкүмәт аларга хәтта йорт-җир салу өчен махсус урыннар да бүлеп биргән, ерак чит мәмләкәттән килгән мөһаҗирләргә яшәү өчен шартлар тудырырга тырышкан. Тик ватаннарында бар булган мал-мөлкәтен аз бәягә генә калдырып килгән милләттәшләребез яңа урыннарда җан-фәрманга яшәргә тырышсалар да туган җирләрен оныта алмаганнар, аның урман-күлләрен, иген кырларын, киң болыннарын сагынып-саргаеп яшәргә мәҗбүр булганнар.

Күренекле татар язучысы Атилла Расихның «Ямашев» романында Шам-шәриф каласының татарлар яшәгән әлеге Салхия дигән урыны искә алына. Әсәрдә кайчандыр бу җирләргә күченеп килгән, казан татарларын сагынып, көтеп яшәүче, Шам каласына килеп чыккан милләттәшләребезне булдыра алган кадәр кунак итәргә тырышучы Талип агай һәм шунда яшәүче башка татарлар турында бәян ителә. Талип агай  Казан губернасыннан  авыллары белән диярлек күчеп килгән татарлар белән яши. Аның төп вазыйфасы хаҗга баручыларны каршы алу һәм хәстәрләп озатудан гыйбарәт. Поезд килеп туктау белән, хаҗ сәфәренә чыккан юлаучыларны күреп алган Талип агай, иң беренче итеп: «Әфәнделәр, сез казанлылар түгелме?» – дип  сорый торган була. Аның иң теләгән бер хыялы-өмете бар – ул да булса, туган җирне кайтып күрү. Тик Талип агай бу хыялның тормышка ашмаслыгын аңлый, шуңа күрә изге ватаныннан килгән һәркемне кунак итәргә, аңа хәленнән килгәнчә хөрмәт күрсәтергә тырыша. Ул менә бу юлы да Казаннан килгән иң кадерле кунакларын үзе яшәгән урынга алып бара, аларны төз каралты-куралар тоткан татарларның тормышы-яшәеше белән таныштыра. Таш-балчыктан гына төзелсә дә, татарларның йорт-җирләре нык, төзек. Һәр ишегалдында бакча, җиләк-җимеш куаклары утыртылган. «Без арттагы өйгә керәбез. Безне татар карчыгы каршы ала. Әйтерсең лә мин үз авылыма кайтып кердем. Шәрык өйләренә хас җыештырылган идәнгә мендәрләр тезелгән. Без чәй эчәбез. Җәмилә апа туган якны бик тә инде сагынганлыгын сөйли. Бер генә кайтып күрер идем, ди. Без, әби янында Фәүзияне калдырып, икенче якка – ирләр ягына керәбез. Монда инде туган яклардан килгән якташларны күрү өчен байтак мөһаҗир җыелган. Алар белән озак гәпләшәбез. Тыңлап туймаганлыклары миңа бик ачык», – дип яза автор Шам татарларының казанлылар белән күрешү мизгелен сурәтләп[5].

Шам татарлары турындагы икенче бер чыганак – Сүриядә укучы татар студенты Камалның  1914 елда «Вакыт» газетасында басылып чыккан мәкаләсе[6]. Анда Салхиядә яшәүче татарларның көнкүреше, уй-хыяллары, кызыксынулары, шөгыльләре һәм гореф-гадәтләре сурәтләнә. Бу мәкаләдә «Ямашев» романында тасвирланган күренешләр, искә алынган вакыйгалар, хәтта кайбер шәхесләр белән очрашабыз.

Милләттәшләребез, кайда гына яшәүләренә карамастан, һәркайда татарлыкларын, телләрен, диннәрен, гореф-гадәтләрен, милли ашларын һ.б. саклап калырга тырышканнар. Шам татарлары да туган җирләренең истәлеге булган милли ашларын, киемнәрен, традицияләрен югалтмаска тырышалар, туган авылларының киң болын-кырларын,  «тәңкә кебек челтерәп агып яткан Идел, Сакмар суларын, басудан иген кырыннан арып кайткач күләгәсе астында тирли-тирли, рәхәтләнә-рәхәтләнә чәй, кымыз эчеп утыра торган каен, имән агачларын» эчке бер сагыш белән искә алалар, сагынып яшиләр. Гомер буе игенчелек белән шөгыльләнгән татарлар чит җирләргә килгәч су ташу, утын кисү кебек эшләрне башкарырга мәҗбүрләр. Кайсыберләре ватаннарында үзләштергән буяучылык, тимерчелек белән көн күрә. Ни белән генә шөгыльләнсәләр дә, алар үзләрен тырыш, булдыклы, оста, хезмәт сөючән халык итеп танытканнар, җирле халыкның традицияләрен алмыйча, киресенчә, аларны  үзләренең гореф-гадәтләре, яшәү рәвешләре белән таныштырырга тырышканнар. Шамда  яшәүче халыклар – төрекләр, гарәпләр татар мунчасын бик ошатканнар, хәтта үзләре дә моңарчы күрелмәгән, таныш булмаган могҗизаи бу мунчаны салырга тырышып караганнар, тик булдыра гына алмаганнар. Монда инде аларга татарлар үзләре ярдәмгә килгән. Салхиядә Сүриядә гыйлем эстәүче татар шәкертләре җыелып кунак булганнар, Россиядән ерак хаҗ сәяхәтенә чыккан кешеләр бик теләп тукталганнар, ял иткәннәр, мунча кереп, чын татарча ризыклар белән сыйланып, туган илләрен сагыну хисен бас­каннар.  Ерак Сүрия илендә читтән килүчеләр, хаҗилар, сәяхәтчеләр өчен хәтта татар телендә «Шам мосафирларына  юлбашчы» исемле китап та басылып чыккан. Мәкалә авторы белдергәнчә, киләчәктә булдыклы Талип әфәнде хәтта хаҗилар өчен махсус номер да ачмакчы икән. Татар, һәрвакыттагыча, кайда гына, кемнәр арасында яшәсә дә, төшеп калмаган, тормыш авырлыкларын җиңеп, ничек тә яхшырак яшәргә, үз эшен булдырырга тырышкан. Бу сыйфаты аны башка чит халыклардан аерып торучы, аны танытучы билгеләрнең берседер, мөгаен.

Сезгә тәкъдим ителгән мәкаләдә Талип әфәнде өендә узган туй мәҗлесе дә тасвир ителә. Язма авторы, туйда катнашкан кеше буларак, аны сурәтләүгә дә киң урын бирә.

[1] Фәйзи Х. Садретдин бәйгә мөрәҗәгать // Өлфәт. – 1906. — №17.      

[2]  Шам-шәриф – данлы, шөһрәтле Шам.

[3]  Исмәгыйль Төркуглы. ХIХ гасыр ахыры-ХХ йөз башы төрек-татар багланышлары // Чын мирас. – 2013. — №1. – Б.9.                

[4]  Салхия – Касьюн тавы итәгендә урнашкан өч районның берсе, Димәшекъның төп сәүдә урамы биредән башлана.                    

[5]  Атилла Расих. Ямашев // Казан утлары. – 1982. — №1. – Б.72-73.

[6]  Камал. Гарәп мохитендә татар туе // Вакыт. – 1914. – №1499 (1 июнь).

Комментарий язарга