Шамил Усманов (1898-1937)

Шәхес культы тантана иткән чакта – 1937 елның 7 апрелендә татар совет язучысы, җәмәгать эшлеклесе Шамил Хәйрулла улы Усманов бер гаепсезгә кулга алына,

берничә ай Казанның Пләтән төрмәсендә һәм Черек күл изоляторында утыра.Ләкин тормышта башбирмәс, кыю, буйсынмас әдип тоткынлыкта да шундый ук булып кала. Аның ныклыгы һәм дәшмәве тикшерүчеләрне чыгырыннан чыгара. Нинди генә җәза кулланмыйлар алар! Берничә тәүлеккә «мунча»га – тәрәзәсез кызу камерага ябу, «мунча»дан соң «карцер»га утырту (тоткын тәүлекләр буе салкын суда тотыла) һ.б.

Аннары тикшерүчеләр, берсен-берсе алыштыра-алыштыра, әдипне атналар буе йоклатмыйча сорау ала башлыйлар. Кыйныйлар, кыерсыталар.

Соңгы сорау алуларның берсеннән соң аны тәмам хәлсезләнгән, коры сөяккә калган хәлдә сөйрәп баруларын күрәләр. Озакламый Черек күлдә Шамил Усмановның үз-үзенә кул салуы турында хәбәр тарала. Ул «барлык гаепләремне таныйм», дип имза куярга тимер очлы каләм сорап ала да, беркадәр әйләндереп торганнан соң, бөтен көче белән күзенә китереп кадый. Каләм баш миенә үк барып җитә. Шул рәвешле, Шамил Усманов тикшерүче бүлмәсендә үк дөнья белән хушлаша…

Әдип Рафаэль Мостафин бу вакыйганы «риваять» дип санау яклы, чөнки ул тапкан документларның берсендә мондый сүзләр язылган була (1937 елның 3 декабрендә тутырылган «2-5187 нче номерлы эш»): «Мин, ягъни НКВД санчасте башлыгы Шалутко Л.И. тарфыннан түбәндәге хакта 1937 елның 3 декабрендә акт төзелде: тоткын Усманов Ш. 1937 елның 3 декабрендә иртәнге 7 сәгатьтә кинәт вафат булды. Барлык билгеләре буенча, үлем йөрәк параличыннан булырга охшаган». Шул ук вакытта, Рафаэль ага НКВД документларына артык ышанырга ярамаганлыгын да искәртә, чөнки «андагы документлар кайчак хакыйкатьне теркәп калдыру өчен түгел, ә чынлыкны яшерү, эз югалту өчен төзелә».

Өстәвенә, ул тагын бер документка тап булуын әйтә: бу – кайчандыр Татарстан НКВДсының дүртенче (сәяси) бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкарган Л.Е.Марголинны гаепләү эше. Аны Шамил Усмановтан сорау алу вакытында физик көч куллануда һәм нәтиҗәдә 1937 елның 4 декабренә каршы төнне сорау алу вакытында Усмановның үлемендә гаеплиләр. Икенче төрле әйткәндә, Шамил Усмановны кыйнап үтергәннәр булып чыга.

Хәер, бу мәгълүматлар алда телгә алынган «риваять»кә каршы килми. Әдип соң чиккә җиткәнче кыйналудан соң каләм сорап алырга һәм күзенә (миенә үтеп кергәнче!) чәнчергә мөмкин ич!

Илдә большевиклар хакимиятен урнаштыру юлында бөтен җаны-тәне белән хезмәт иткән Гражданнар сугышы каһарманы, дивизия комиссары, күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Шамил Усмановның гомере әнә шулай фаҗигале рәвештә өзелә.

Рүзәл Мөхәммәтша әзерләде.

________________________________________

Рафаэль Мостафин. Һәрберсен исемләп искә алыйк. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014. – Б.237-239.

Комментарий язарга