Чура батыр

Күбдән-күбдән инде, мондан әллә ничә йөз еллар элек Ак кала исемле бер шәһәрдә Айрактан һәм Тәмән исемле ике кабилә торган. Айрактан кабиләсе шул йирнең халкы булып һәм үзләренең ханлыгы булганлыкдан,алар анда үз йортларына хуҗа булган кебек бөтен тирә-юньгә хуҗа булып торганлар. Кырык өйле тәмәнләр тик соңгы вакытда гына анда күчеп килгәнлекдән, ул хәдле бик иркенли алмаганлар һәм айрактанларга ясак түләп, күб маллар биреб торганлар. Айрактанлар күб булганлыкдан һәм шул йирнең хуҗасы булганлыкдан, бу кырык өйле тәмәнләрне һаман җәберлиләр вә теләгән хәдле алардан мал алалар икән. Шуңа күрә тәмәнләргә тормыш бу йирдә бик авыр, бик кысырыклы булган. Үзләрене сакларлык бер куәтләре булмаганлыкдан, алар һаман тегеләргә баш игәнләр, һаман аларның дигәнен эшләгәнләр, һаман аларның сораганларын биргәнләр.

Шул кырык өйле тәмәнләр арасында кырык беренче өй Нарик байныкы булган. Нарик бай, үзенең иге-чиге булмаган дәүләте аркасында, бөтен тирә-юньдә мәшһүр бер байлардан хисабланган. Аның шул хисабсыз малы арасында, кышкы салкын кара төндә йөз меңләрчә йолдызлар арасында берсе генә ялтыраган кебек, бердәнбер кап-кара тулпары булган. Ул тулпарны күргән кеше исе китә икән, чөнки аның кебек матур һәм гайрәтле ат булса да тик хәзрәт Галинең дөлдөле генә булгандыр, диләр!..

Нарик бай үзенең янында булган тәмәнләргә һәрвакыт ярдәмләшә: өе югына өй салып бирә, малы югына мал бирә икән. Кыскасы, Нарик бик бай булган, маллы булган, шөһрәтле булган; ләкин аның тик бер йире генә йитмәгән! Ул да (булса) картайган көнендә үзенә бер терәк булырлык баласы булмаган. Кырык өйдә кырык бала булганда тик бер Нарик бай гына баласыз булу, әлбәттә, күңелле эш түгел. Нихәдле корбаннар чалып, Аллаһдан бала теләгән, нихәдле әүлиялар каберенә барып, зиярәт итеп, шунда кунып, итене фәкыйрьләргә өләшеп, догалар кыйлган. Ләкин бала булмаган да булмаган…

Көнләрнең бер көнендә, төнләрнең бер төнендә, Аллаһның рәхмәте аркасында, Нарик байның хатыны дөньяга бер ир бала китерә һәм исемене Чура кушалар…

Чура бик тиз арада үсә: дөньяга килгәненә кырык көн тулганда ул көлә һәм ата-анасыны ят кешеләрдән аера! Бер яшь тулганда ул үзенең матурлыгы белән бөтен халыкның исене китәрә; дүрт яшендә укый башлап, ун яшендә шул замандагы бөтен укуны тәмам итә; унбер яшендә ул бик матур бер җегет була һәм унике яшенә йиткәндә әкиятләрдә генә сөйләнә торган зур бәдәнле, киң күкрәкле гайрәтле бер батыр кебек була.

Юлаучылар аны күреб гаҗәпләнәләр иде, әмма дәшмәнләр, гайрәтле арысланны күреб, куркалар, тетриләр иде…

Чура үзенең яшь йөрәгенең тибүенә, яшь тамырларында саркыган канына чыдый алмый, аның зур бәдәнендәге көче ашкына, чыгарга омтыла.

Ул бөтен йир шарын бер кулына күтәреб, бармагындагы йөзек кебек әйләндерәсе килә. Аңа бундый тыныч тормыш ошамый. Ул күңелсезләнә.

Шуңа күрә ул көнләрдән беркөн атасындан үзенә бик яхшы, судагы балык кебек, һавадагы очкан кош кебек, җилдән дә тизрәк йөри торган ат сорый һәм үзенең шул атка атланып, арысланлар ауларга чыгасы килгәнен һәм айрактанлардан аталарының үчене аласы килгәнен белдерә. Ләкин атасы углының айрактанлар белән сугыш ачыб, үзләренә әллә нинди һәлакәтләр китерүендән куркыб, әүвәлрәк ат бирергә риза булмый, ләкин улы бик үтенеб сорагач кына үзенең җылкы өерендән бер ат сайлап алырга рөхсәт итә.

Чура кулына корык тотыб, кырга ат өерләрене эзләб чыгыб китә. Юлдан бер читдә бик күб уйнаб йөргән Айрактан балалары күренә һәм алардан читдәрәк Кырык тәмән балалары күренә. Чура, тәмәнләр янына барыб:

– Нигә сез теге күб балалар белән уйнамыйсыз? Әллә алар сезне җәберлиләрме? – диб сорый.

– Сез сорамагыз, без әйтмик инде… – дип җавап кайтаралар балалар. – Әнә шул күб бала – алар барысы да Айрактан балалары. Аларның башлыгы – Гали бәйнең баласы Занминнәт; аның усаллыгына һич чыдар хәл юк. Ул безнең күзебезне ачырмый һаман җәберли. Алар бар чакта безгә рәтле урын юк, рәтле йир юк…

Чурага бу сүзләр бик нык тәэсир итә, күзләре яна, йөрәге кызу-кызу тибә башлый, шул балалардан үч аласы килә.

– «Җәяү сугышка бармыйлар, әмма дошман синең атка атланганыңны көтми», – дигәнләр. Сез, туганлар, хәзер алар янына барыңыз һәм ничек дә аларны ачуландырыб, сугыш ачыңыз, мин хәзер сезнең арттан барыб йитәрмен, диб, Чура шул йирдән ерак түгел бер күлгә китә. Ул күлгә һәрвакыт Нарик байның маллары килеб су эчәләр икән. Чура шунда бер читдә утырыб көтә. Озакламый, ерактан тузан күтәреб, маллар шул күлгә таба агыла башлыйлар. Шул күб мал арасында җем-җем кара төсле, бигрәк дә матур бер ат килеб чыга. Бу ат югарыда әйтелгән Нарик байның мәшһүр тулпары була. Чураның үткен күзләре бу яхшы атны бик тиз таныйлар һәм ул, аның янына барыб, тотмакчы була. Ләкин тулпар янына кеше килгәнне сизеб, арты белән тора һәм тибәргә хәзерләнә. Атның бу кыланышы Чурага ошамый, ул кулындагы корык белән бик нык атның сыртына берне утырта. Ат да көчле кулны сизеб, каршы торуда файда юклыгыны аңлаб, йиргә кагып куйган кадак кебек, урыныннан кузгалмый тик тора. Чура атны җөгәнли дә, атланыб китә. Тулпарның чабуы шулкадәр шәп була ки, хәтта күлдәге су аның җилендән дулкынланыб кала; шунда күл читендә утырган кошлар аның аяк астындан очыб чыгарга өлгерми табталыб калалар. Чура шадлана.

Күз ачыб йомганчы ул теге балалар янына барыб йитә. Бу вакыт Айрактан балалары җыелышыб тәмәнләрне бик каты кыйныйлар икән. Чура, буны күреб:

– Оятсызлар! Сезнең мәмләкәтегез көчсез бәндәләрне аяк астына салыб табтарга корылган мәмләкәт икән. Ләкин бу көндән соң исеңездә булсын: тәмәнләрнең өстенә дә кояш чыкды, хәзер аларның кабиләләрендә Чура исемле бала туды. Менә ул сезнең күблекеңездән курыкмаячак һәм сездән бу көнгә кадәр җәберләнгән тәмәнләрнең үчене алыб, бик күб елларга кадәрле аның бер исемене генә ишеткәндә сез барыңыз да тетрәячәксез, – диде дә, шундагы Гали байның баласы Занминнәтне корык белән сугыб, башыны кырыкга бүлеб, тәмәнләргә гәүдәсене ыргытды. Тәмәнләр, ачуларындан, Занминнәтнең гәүдәсене йөзгә бүлеб ташладылар. Чура бу вакыт барлык Айрактан балаларын кыра һәм кулга эләкгән берсене юк итә иде. Бик аз вакыт эчендә Айрактан балалары кырылыб бетделәр, алар арасыннан тик бер таз җаныйайы гына качыб китә алды.

Бу куркынычлы вакыйга тиз арада айрактанлар арасына таралыб, Гали бәйнең үзенә дә ишетелде. Гали бердәнбер углының үлүене ишетеб элек бик кайгырса да, соңындан ничек дә ачуы кайгысыны җиңеб, йөзләре бер усал кыяфәткә килеб, тешләре шыгырдаб, Нарик байның баласы Чураны йир йөзендән юк итәргә булды.

Шуның өчен ул үз янына бик яхшы коралланган, гайрәтләре һәм бөтен батырлык­лары белән гаскәр арасында танылган кырык егетне сайлаб алыб, тәмәнләргә каршы юлга чыкды. Гали бәйнең фикере Чураны гына түгел, хәтта бөтен Тәмән халкыны кырыб бетереб, аларның бар малларыны үзенә әүвәлчә итеб алыб китү иде.

Тәмәнләр, бу вакыйганы ишетеб, шашыб калдылар. Чура Гали бәйнең кадерле углыны үтергәч, Гали бәйнең боларның барысындан да ачу алуы бик билгеле иде. Аңа каршы торырлык тәмәнләрдә көч-куәт дә юк. Шунлыктан, алар зур кайгыга батдылар, еглаштылар.

Чура, боларның кайгырганын күреб:

– Сез юкга кайгырасыз. Гали бәй үзенең кырык мең айрактанын бергә алыб килсә дә, мин аны бу йиргә йибәрмәм, Аллаһдан минем сәламәтлегемне теләңез! – диде дә, үзенең атына атланыб, Гали бәйнең каршына китде. Аны бөтен Тәмән халкы озатыб калды.

Бу вакыт Гали бәй үзенең кырык егете белән Чурага каршы килә иде. Еракдан камыш араларындан кояшка каршы Чураның сөңгесе ялтыраб күренде. Озак да үтмәде, Чура камыш арасындан чыгыб, Гали бәйнең каршына килеб туктады. Гали бәй вә аның кырык егете, Чураны күреб, багана кебек катдылар. Гали бәй үзе Чураны бүгенгә кадәр күргәне юк иде, шуңа күрә, Чураның арыслан кебек гайрәтле бәдәне һәм карчыга кебек үткен карашы аңа бик нык тәэсир итде. Чура бу вакыт, һичбер нәрсә булмаган кебек, боларның каршында үзенең сөңгесенә таяныб, аты өстендә утыра. Әмма аның астындагы аты пошкыра. Тояклары белән йирне казый вә зур кара күзләрендән утлар чәчә иде.

Гали бәйнең янындагы кырык егете, Чураның каршында тора алмый, камыш араларына кереб качдылар. Гали бәйнең дә гомерендә болай курыкганы юк иде. Ул бөтенләй дерелди, каушый иде.

– Егетләр белән кая барасың, хөрмәтле Гали бәй? – диб сорады Чура Гали бәйдән.

– Тәмәнләр кабиләсендән Нарик бай углы Чура син түгелме? – дип сорады каушаб Гали бәй. – Мондарак кил! Сиңа хандан сәлам һәм ул синең тулпарыңны сораб җибәрде, – диде.

– Мине тәмән баласы диб атаңыз! Кырык мең айрактанларны йир йөзендән себереб түгәр өчен туган баламын. Ничек оялмый син минем тулпарымны сорыйсың, аның өстендә миндән башка һичбер адәм утыра алачак түгел! Син мине яныңа чакырыб, берәр начарлык эшләргә уйлыйсың, ләкин инде синең кулдан һичбер нәрсә килмәячәк.

– Ах, оятсыз! Син үзеңне ахры бик зурга куясыңмы! Хәзер мин сиңа үземне танытыйм. Син әле Гали бәйнең кем икәнен белмисең икән. Тулпарны үз ирегең белән бирмәсәң, мин аны көчләб дә ала белермен.

– Гали бәй! – диде гайрәт белән Чура. – Андый серләрне күб сөйләмә! Синең бу көнгә кадәр таянган агачың инде киселде. Онытма! Рәтсез кылана башласаң, бүген каргалар синең итеңне дә ашаб бәйрәм итәчәкләр.

Бу көнгә кадәрле андый сүзләрне ишетеб өйрәнмәгән Гали бәй Чураның бу сүзләренә бик ачуланыб, кызуындан кылычыны чыгарыб селтәде. Ләкин Чура аны сөңге белән чәнчеб, бер кечкенә баланы күтәргән кебек һавага күтәрде. Сөңге Гали бәйне озак күтәреб тора алмады, икегә сынды. Шуның бер башында Гали бәй иде. Гали бәйнең кырык егете дә Чураның ачуындан котыла алмадылар: Чура Гали бәйдән соң аларга арыслан кебек атылыб, берничә селтәү илә барысын да бетерде.

Шул вакыйгадан соң тәмәнләр күз ачдылар, айрактанлар аларны әүвәлге кебек кысу урынына алар бар йиргә хәтта барырга курка башладылар.

Чураның исеме шул көндән соң бик тиз арада төрле кабиләләр арасына таралыб, хәтта зур батырлар аны күрми торыб куркыр булдылар. Чура үзе бу вакыйгадан соң Ак калада калмыйча, ата-анасындан аерылыб, Казан ханына хезмәт итәр өчен юлга чыгыб китде.

Текстны басмага Лилия Мөхәммәтҗанова әзерләде.  

Кереш мәкаләне биредән укырга мөмкин.

Комментарий язарга