Чиләбе һәм Курган өлкәләренә археологлар сәфәре

Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә татарлар һәм башкортлар борынгы заманнарда ук килеп төпләнгәннәр. Моны биредәге авыл исемнәре дә, археологик табылдыклар да, кабер ташлары да дәлилли. Күптән түгел бу төбәкләрдәге татарның тарихи эзләре буенча республикабыз археологлары йөреп чыкты.

Сентябрь-октябрь айларында Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, күренекле археолог Альберт Борһанов җитәкчелегендәге делегация Чиләбе өлкәсенең ике районында, Курган өлкәсенең җиде районында фәнни-эзләнү эшләре алып барды. Татарның үткәнен генә барлап калмыйча, археологлар хәзерге вакытта биредә гомер итүче милләттәшләребезнең тормышы белән дә танышты. Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында әлеге 25 көнлек сәфәрнең нәтиҗәләре турында журналистларга да сөйләделәр.

Альберт Борһанов сүзләренчә, узган елда Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек вакытында Курган өлкәсе губернаторы төбәкләренә тарихи-археологик экспедиция оештыруны сорап мөрәҗәгать иткән. Монда үз галимнәре дә бар билгеле, әмма Чиләбе һәм Курган өлкәсендә фән дәрәҗәсен Татарстанныкы белән чагыштырырлык түгел.

Татарстанда, Идел буенда, Урта Азиядә территориясендә фәнни-тикшеренү эшләре алып баруда тәҗрибәм зур булуга карамастан, Курган өлкәсе минем өчен авыррак төбәк иде. Алдан күп кенә материаллар тупларга, өйрәнергә туры килде. Безгә археологик казу эшләре алып барырга тәкъдим ителгән иде. Әмма мин бу тар ысулдан баш тартырга булдым. Чөнки җирле археологлар монда инде шактый гына эшләр башкарган. Без исә биредәге татар авылларының тарихын өйрәнү максатын куйдык. Бу эш, белгәнебезчә, хәзерге вакытта Татарстан күләмендә үстерелә. Россия төбәкләрендәге татар авылларында да бу эшне җәелдерергә кирәк, — дип сөйләде Альберт Борһанов.

Археологлар табигый, археологик, архетектур һәйкәлләрне, зиратлардагы кабер ташларын өйрәнгән. 205 мең татар яши торган Чиләбе өлкәсенең Кунашак һәм Кызыл армия районнарында һәм 22 мең татар гомер иткән Курган өлкәсенең Шатровск, Шадринск, Целинный, Звериноголовск, Куртамыш, Әлмән һәм Сафакүл районнарына экспедиция вакытында 200дән артык кабер ташының үлчәмнәре алынган, бик күп тарихи объектлар фотога төшерелгән, бүгенге татарларның яшәеше белән танышу булган. Шулай ук район газеталарында, мәктәпләрдә, оешмалар уздырылган, татар китаплары таратылган.

Альберт Борһанов белән бу экспедициядә йөреп кайткан журналист, төбәк тарихын өйрәнүче, 6 китап авторы Фазыл Вәлиәхмәтов  сүзләренчә, Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә үрнәк алырлык әйберләр бар. Мисал итеп, ул һәрбер зиратта сугыш ветераннарының исемлеге эленеп торуын әйтте. Шулай ук тәрәзә йөзлекләренең матур, бер-берсен кабатламый торган, үзенчәлекле бизәкле булуына игътибар иткәннәр.

Курганның икътисади яктан авыр төбәк булуга карамастан, биредә бик эшчән, тырыш халык яшәве әйтелде. Хөкүмәттән ярдәм аз булуга карамастан, милләттәшләребез үз татарлыгын, татар рухын сакларга тырыша. Милли ризыклар өстәл түрендә, борынгыдан килгән гореф-гадәтләр ихтирам ителә һәр йортта диярлек татар телевидениесы эшләп тора. Әмма мәктәпләрдә татар теле дәресләре булмау аркасында, кызганычка, телне югалту бара, дип уфтандылар төбәк тарихын өйрәнүчеләр.

Гүзәл Насыйбуллина

Комментарий язарга