Без бит Арча яклары

Арчадан Балтачка бара торган олы юл өстендә, апрельнең азаккы атнасында, без, машинада узып барышлый, телеграм баганасы төбенә чүмәшкән берничә кешене күреп алдык.

Арча районында әле бер җирдә дә чәчүгә чыкмаганнар, болар монда нишләп йөриләр икән дигән кызыксынуга бирелеп, яннарына туктадык. Миннән бигрәк, минем белән юлга чыккан радио корреспонденты Наил Гыйззәтуллин һәм якташым Мөхәммәт Мәһдиев бу хәл белән кызыксындылар.

Актриса Роза Җиһаншинаның тууына 90 ел

Актриса, ТАССРның атказанган артисты Роза Мөхәммәтулла кызы Җиһаншина 1930 елның 27 октябрендә Пермь өлкәсенең Шучье Озеро районындагы Урәзмәт авылында укытучы гаиләсендә туган.

1947 елда ул Казан театр училищесына укырга керә. 1951 елда аны тәмамлап, Минзәлә театрында эшли башлый.

Зөлфәт

Яшьлек, студент елларын искә төшерә башласам, һәрчак күз алдыма шагыйрь дусларым – Зөлфәт белән Мөдәррис Әгъләмов килеп баса. Ул чакта университет даирәләрендә һәр төркемнең потенциалы андагы шагыйрь, язучы яки сәләтле җаннарның саны белән исәпләнә торган иде. Зөлфәт белән Мөдәррис – беренче курста, без – икенчедә. «Без сезнең группаны талантлар хәзинәсе дип уйлаган идек. Үкчәгезгә бастылар, – диде укытучыларның берсе. – Быелгы группа иҗади шәхесләргә тагы да баерак». Әйе, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Рафаэль Хуҗин, Фәрит Гыйльми, Нур Әхмәдиев… Тагы әллә кемнәр. «Мин – шагыйрь!» – дип, күкрәк киереп йөри торган егетләр. Барысы да яшь, горур! Һәр икенчесе – Байрон! Алар арасында үзенең ярсу холкы белән аерылып торучы Зөлфәт бигрәк тә күзгә ташлана. Нечкә муен, маңгай тулы бөдрәләр. Ябык бит урталарында, ут чәчеп, ике зәңгәр күз янып тора. Ә тавышы, йөреше?!. Юк, йөреше түгел, очышы. Әйтерсең, аңа ике канат куелган. Әмма ул үзен шулкадәр гади итеп тота ки, син инде аны бер йөз еллап беләм дип уйлыйсың.

Шагыйрә Заһидә Бурнашеваның тууына 125 ел

Шагыйрә һәм җәмәгать эшлеклесе Заһидә Хөсәен кызы Бурнашева (әдәби псевдонимы – Гыйффәт туташ) 1895 елның 19 октябрендә Рязань губернасындагы Әҗе авылында туган.

1913-1914 нче елларда Гаяз Исхакый нәшерендә чыккан «Ил» газетасында беренче шигырьләре басыла башлый, ә «Гыйффәт туташ шигырьләре» дигән беренче җыентыгы 1915 елда дөнья күрә. 1919 елда шагыйрәнең «Балалар күңеле» дигән китабы нәшер ителә.

Тарихчы Әгъдәс Борһановның тууына 100 ел

Тарихчы, тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, профессор Әгъдәс Хөсәен улы Борһанов 1920 елның 17 октябрендә Бөгелмә өязендәге Сарабиккол (хәзер Лениногорск районына керә) авылында туган.

Хезмәтләре Россиядә 20 нче йөз башы буржуаз юнәлешле сәяси партияләр эшчәнлегенә, 1917 елгы Октябрь революциясе тарихына, философиягә, хәзерге заман милли мөнәcәбәтләргә һәм милли-мәдәни автономия мәсьәләсенә карый.

Батулла музее

Туймазыдан – Ык буе авылларына нисбәтле фәнни-гамәли конференциядән кайтып килгән чакта, тарихчы, галим, төбәкче Нурулла Гарифның сүзләре мине сагайткан иде:

– Киләчәктә музейлар шәхси кулларга калыр дип уйлыйм!

Равил Шәрәфи «Әз-мәз үзем турында» (ахыры)

Язманың башын монда укый аласыз

Бөтен юклы-барлы усаллыгымны эшкә җигеп, «Чыгып китегез моннан!» – дип кычкыруымнан соң, йә чыннан да комиссия булып утыручылар залдан чыгып китә яисә үземне куып чыгаралар дип уйларга да өлгермәдем, дәррәү купкан көлү тавышларына гаҗәпсенеп башымны күтәрдем. Комиссиядәгеләрнең һәммәсе дә көлә иде. Арада Ширияздан ага барысыннан да уздырып, өстәлгә иелә-сыгыла көлә. Зур күзләреннән хәтта яшьләр дә тамып-тамып ала иде. Аның бу йогышлы көлүе мине дә эләктереп алды. Куып чыгаралар хәзер дигән шик-шөһбәләр чигенә төште, авызымны колакка кадәр ерып үзем дә шаркылдап куйдым. Ширияздан абый, көтмәгәндә җитдиләнеп: «Ярый, Шәрәфиев, коридорга чыгып тор!» – дип боерды.

Әдип Җәүдәт Дәрзаманның тууына 75 ел

Рөстәм Мөхәммәтҗанов фотосы

Балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик, 1982 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясе лауреаты Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов (Җәүдәт Дәрзаман) 1945 елның 13 октябрендә ТАССРның Лениногорск районындагы Сугышлы авылында туган.

Бакый Урманче: «Шаркылдап көлгән кешеләрне сөймим»

Батулла: Остазым, сезнең рәхәтләнеп көлгәнегез бармы?

Бакый Урманче: Юк! Мин шаркылдап көлгән кешеләрне сөймим! Үзем дә кычкырып көлмимен. Мин елмаям гына. Кеткелдим генә!