Галиәсгар Камалның соңгы сүзләре

Балкан сугышы башланган чор. 1912 ел. Галиәсгар абзый Камал, «Йолдыз» газетасының үз хәбәрчесе буларак, Төркиягә китә. Ул Истанбулда, фәкыйрь бер төрекнең чарлагында торып, хәбәрләр яза. Бертуктаусыз яуган көзге яңгырлар, салкын hава үз эшен башкара: Камал Төркиядән бик каты авырып кайта. Авыруы озакка сузыла.

Казандагы изге урыннарны беләсезме?

Сибгат Хәкимнең Актерлар йортында әйткән сүзе:

— «Казанда ничә изге урын бар?» — дип сорасалар, мин: «Өч!» — дияр идем. Берсе — Тукай яшәгән «Болгар»дагы кырыгынчы бүлмә! Икенчесе — Сәйдәш иҗат иткән татар театры. Өченчесе — Сөембикә манарасы!

Мәрҗани: «Минем башны тартыр өчен ике ат та аз әле…»

Мәрҗани бер тәртәгә ике ат җигеп йөри торган булган. Юнысов бай моңа әйтә:

— Губернатор кебек, син нигә сыңар тәртәгә ике ат тактың? Ә менә миңа ике тәртәгә бер ат та җиткән, – ди.

Мәрҗани җавапсыз калмый:

— Минем башны тартыр өчен ике ат та аз әле, ә менә сиңа бер ат та күп, – дигән.

«Спектакль таң атып, көтүләр куыла башлаганда гына бетте»

1947 ел җәен Академия театры «Хуҗа Насретдин» спектакле белән Татарстан районнарында йөрде. Менә без Азнакай район үзәгендә спектакль уйнарга тиешбез. Көндез район партия конференциясе уздырыла, ул кич сәгать 7ләрдә беткәч, «Хуҗа Насретдин» уйналырга планлаштырылган. Билетлар сатылып беткән, аншлаг. Сәгать җиде, конференция дәвам итә, без, гримнар салып, киемнәр киеп көтәбез, халык җыела башлады — конференция бетми, сәгать 9, 10, 11 тулды. Клуб янында халык. Без барыбыз да халык арасында уеннар оештырып йөрибез. Оркыя Ибраһимова урындыкка чыгып утырып баян уйный. Халык җырлый, бии. Менә конференция халкы ялга чыга. Шул арада бригада җитәкчесе Хәким Сәлимҗанов, яшен уйнатып дигәндәй, тиз генә декорацияләрне куйдырып, халыкны залга кертте дә спектакльне башлап та җибәрдек. Делегатлар тәнәфестән килсәләр, ни күрсеннәр — клубта спектакль бара. Шунда өлкәдән килгән, театрны яратучы вәкил Сәлимҗановка: «Ну син, жулик, кай арада өлгердең спектаклеңне башларга?» — дип, көлеп, бармак янады. Ә спектакль таң атып, көтүләр куыла башлаганда гына бетте.

«Стенага сөялде»

Г.Камалның «Хафизәләм иркәм» музыкаль драмасы Академия театрында зур уңыш белән барды. Билгеле, төп сәхнәдә декорацияләр каты материалдан эшләнә. Өй стеналарын фанердан ясыйлар, ишек-тәрәзәләр ачыла, ябыла…

Актриса Рабига Шакированың тууына 110 ел

Актриса, ТАССРның атказанган артисты (1957) Рабига Нигъмәтҗан кызы Шакирова 1910 елның 10 февралендә Арча районының Яңа Кенәр авылында туган.

Р.Шакирова 1937 елда Минзәлә театрында эшли башлый. Ул уйнаган рольләрнең кайберләре: Галчиха – «Гаепсездән гаеплеләр» (А.Островский), Ана – «Шатлык җыры» (Г.Кутуй), Фекла – «Өйләнү» (Н.Гоголь), Майлыбикә – «Язылмаган законнар» (Ю.Әминев), Биби – «Кара чәчәкләр» (С.Җамал).

«Кыз булуның ние бар…»

Драма артистына сәхнәдә нинди генә рольләрдә уйнарга, кем генә булырга туры килми? Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар»ы буенча куелган спектакльдә каз өмәсенә җыелган кызлар җырлап эшләгәндә Оркыя Ибраһимова алар янында гармун уйный иде. Менә бер спектакльгә Оркыя ниндидер сәбәп белән килә алмады. Нишләргә: «Ə нигә аптырап торырга? Безнең Әзәл гармунда уйный ич! Ул керсен гармун уйнарга кыз булып», — дип әйтеп салды спектакльне алып баручы Мәрьям Чанышева. Һәм шулай булды да. Мине тиз генә кызларча киендереп, гәүдәне бераз үзгәртеп, күкрәкчәләр куеп, толымлы чәч-парик кидереп, иннек- кершән яктырып cәхнәгә чыгардылар. Уйнадым гармунны. Беркем сизмәде бу хәйләне.

— Менә күрдеңме, кыз булу берни түгел, гармунда уйнарга өйрәнүдән күпкә җиңел ул, — дип шаяртты соңыннан Мәрьям апа.

Милли музейда – ПО-2 самолеты

Казан авиатөзелеш заводында җитештерелгән ПО-2 самолеты – легендар экспонатларның берсе, халкыбызның Бөек Ватан сугышындагы батырлык символы.

1941 елның августында Ленинград авиазаводы Казанга эвакуацияләнә, тиздән анда Н.Н.Поликарпов У-2 конструкцияле очкычны чыгару эшен җайга сала. Башта бу самолетлар очучылар әзерли торган мәктәп һәм аэроклублар курсантларын өйрәтү өчен кулланылган.

Милли музейда — ГАЗ-А автомобиле

ГАЗ-А – массакүләм конвейер җыюлы беренче совет җиңел автомобиле. Ул 1932-1936 елларда Горький автомобиль заводында һәм 1933-1935 елларда Мәскәүнең КИМ заводында җитештерелә. 1932 елда Совет хөкүмәте Американың FORD MOTORS компаниясеннән әлеге модельне җитештерүгә документлар һәм җиһазлар сатып ала. Шул ук елның 8 декабрендә беренче ике машина җыела. Завод конвейерыннан барлыгы 41917 машина төшә. 1936 елда конвейерда аны икенче модель – ГАЗ-М1 автомобиле алыштыра.

Моңлы ядкарь

Лаеш районының Пәрәү авылында 1949 елның 18 ноябрендә дөньяга килгән Тимергали бала чагыннан ук гармунчы булырга омтыла. Тимергалинең әтисе Зиннур абзый үз колхозларының танылган умартачысы була. Дусты, гармунчы Галимҗан да, уен коралын бик еш култык астына кыстырып, күмәк оешманың умарталыгына йә булышырга, йә, колхозга берәр кунак килсә, гармун уйнап күңелләрен күтәрергә дә йөри. Тимер дә, көн саен диярлек, алар арасында чуала.