Хуҗа Насретдин мәзәкләре

Бервакыт явыз хан салым җыючысының эшен тикшерергә керешкән. Аның халыктан салымны аз җыюын, кенәгәгә дөрес язып бармавын белгәч, хан бик яман котырынган һәм салым җыючысын исәп-хисап кенәгәләрен ашап бетерергә мәҗбүр иткән.Үзен төрмәгә яптырган. Шуннан соң хан Хуҗа Насретдинны салым җыючы итеп билгеләгән.

Беркадәр вакыт үткәч, хан Хуҗаны да чакырткан һәм: «Исәп -хисап кенәгәләрен дә алып килсен»,— дип әмер биргән. Хуҗаның исәп-хисап эшләрен кенәгәгә язмыйча, юка гына итеп көлгә күмеп пешергән төче икмәккә язганын күргәч, ханның бик ачуы килгән:

— Син нәрсәгә язгансың! Безнең илдә кәгазь юкмыни? — дип кычкырган.

— Дан булсын ханга, мин синең ачуланачагыңны һәм миңа да кенәгәләр ашатачагыңны алдан ук белеп тордым. Бәхетсезлеккә каршы, мин синең элекке салым җыючың  кебек, кенәгәләр ашый алмыйм. Шуның өчен тиешле чараны алдан ук күреп килдем,— дигән Хуҗа.

***

Яз көне солдатлар атарга өйрәнү өчен далага чыкканнар. Аксак Тимер солдатлар белән бергә Хуҗаны да алып чыккан. Сүз уңаенда Хуҗа кайчандыр үзенең яхшы атуы турында әйткән. Тимер моны ишеткәч, Хуҗага җәясеннән атарга кушкан. Хуҗа атарга теләмәсә дә, патша кушкач, җәясен тартып укны атып җибәргән. Ләкин угының читкә тайпылуын күргәч, Хуҗа: «Сугыш башлыгы менә шушылай ата торган иде»,— дигән. Аңа тагын бер ук биргәннәр, анысы да читкә киткән. Бу юлы Хуҗа: «Кала башлыгы менә шушылай ата торган иде»,— дигән.

Өченче ук, көтмәгәндә төзәгән җиргә барып кадалгач, ул, масаеп: «Хуҗа абзагыз менә шушылай ата»,— дигән.

***

Хан Хуҗаның никадәр батыр булуын сынар өчен:

— Хәзер үк асыгыз! — дип боерган.

Палачлар Хуҗаны сөйрәп асарга алып килгәннәр. Хуҗа бер сүз дә дәшмәгән.

— Синең соңгы минутларың җитте. Актык сүзеңне әйтеп кал,— дигән хан.

— Актык сүзем юк. Бик кечкенә генә бер үтенечем бар.

— Нинди үтенеч?— дигән хан.

— Минем муеныма кагылсалар, кытыгым килә, билемнән ассыннар,— дигән Хуҗа.

***

Патша үзенең вәзире белән ауга чыккан икән. Көн эссе булганлыктан, икесе дә киемнәрен салып хезмәтчегә күтәрткәннәр.

— Кара әле, Хуҗа әфәнде, безнең хезмәтчебез нинди көчле. Ул җилкәсендә бер ишәк йөген күтәреп йөртә,— дигән вәзир.

Хуҗа исә:

— Юк, вәзир әфәнде, артыграк. Хезмәтчегез ике ишәк йөген күтәреп йөртә,— дигән.

***

Патша, гадәтенчә, ауга чыкканда Хуҗа Насретдинны да чакырткан. Аучылык башлыгы Хуҗага дошман булган икән. Шуңа күрә ул Хуҗага бик начар ат калдырган.

Бу юлы ау бик уңышлы булып чыккан. Бик күп кыр кәҗәләре, чүл бүреләре, төлкеләр, бурсыклар тотылган. Менә шатланышып кайтып килгәндә, көтмәгәндә, кара болыт чыгып, бик каты яңгыр ява башлаган. Патша һәм аның вәзирләре, хезмәткәрләре яхшы-яхшы атларга атланган булсалар да, кайтып җиткәнче чыланып беткәннәр. Ә иң артта калган Хуҗа Насретдин, яңгыр ява башлагач та, өстендәге барлык киемнәрен, чишенеп, бик әйбәтләп төргән дә астына салып утырган. Хуҗаның киемнәренә бер тамчы да су тимәгән. Атны илтә килгәч, аучылык башлыгы, Хуҗа өстендәге киемнәрнең корылыгын күреп:

— Йә Хуҗа, нигә синең өстеңдәге киемнәр коп-коры, ә безнең киемнәребез чыланып бетте,— дигәч, Хуҗа аучылык башлыгына:

— Миңа атның бик яхшысы туры килгән. Сез күрмичә дә калдыгыз, җил-давыл вакытында мин сезне узып киттем дә, каты яңгыр ява башлаганчы, өемә кайтып җиттем. Шуңа күрә минем киемнәрем чыланмыйча калдылар,— дигән.

Икенче тапкыр ауга чыкканда, аучылар башлыгы, Хуҗаның сүзләрен хәтердә тотып, Хуҗа атланган атка үзе атланып чыккан. Ауның уңышсыз булуы өстенә, яңгыр да ява башлаган. Начар ат белән иң артта калган аучылар башлыгы каты яңгыр астында калган һәм, суга төшкән чебеш шикелле, бик нык чыланган.

***

Патша Хуҗага:

— Менә шушы атка атланып, ияреңнән төшмичә генә вәзирне чакырып китер,— дип боерган.

Хуҗа: «Яхшы»,— дип, атка атланып, вәзирнең өенә барып койма аша караса, аның бакчада ике кунак белән пылау ашап, күңел ачып утырганын күргән. Патшаның боерыгын истә тотып, Хуҗа тиз генә атыннан төшкән дә, ияргә атланып, вәзир янына кергән.

Вәзир Хуҗаның коры ияргә атланып килүен күргәч, аннан көлеп:

— Бу ни эшең, Хуҗа? — дип сораган.

— Патшаның боерыгы шундый иде,— дигән Хуҗа.

Вәзир Хуҗага, пылау ашарга утыр, дигәч, Хуҗа ияргә атланган килеш кенә пылау ашаган. Шуннан соң гына патшаның боерыгын вәзиргә белдергән. Вәзир, Хуҗаны шелтәләп:

— Аны пылау ашамас борын ук әйтсәң ни була! Соңга калып баргач, патша ачуланыр бит! — дигән.

Хуҗа аңа:

— Патша ачуланса ачуланыр, ашалмый калган пылау ачуланмасын, дидем. Патшага аның боерыгын бозмыйча сезгә белдерүемне үзең әйтерсең инде,— дигән.

***

Беркөн Хуҗа Насретдин патша белән мунчага кергән.
Патша Хуҗадан:

— Синеңчә минем бәям ничә сум торыр? — дип сораган.

— 50 сум тора,— дип җавап биргәч, патша, ачуланып:

— Соң бит минем билемдәге кәмәрем генә дә 50 сум тора! — дип кычкырган.

Шуннан соң Хуҗа:

— Мин дә бит 50 сум бәяне шул кәмәреңә бирәм, югыйсә синең үзеңнең бәяң сукыр бер тиен дә тормый,— дигән.

Комментарий язарга