Халык язган китап

Соңгы елларда Азнакай районының тарихын, авылларын, аерым шәхесләрен чагылдырган шактый китаплар басылып чыкты. Без, азнакайлылар, үз төбәгебезне, аның гүзәл Ык буйларын, мәшһүр Чатыртауны, эш сөючән халкын чиксез яратабыз, күренекле шәхесләре белән горурланабыз. Әйе, халык бүгенге көн белән генә яши алмый, үткәннәрнең сабакларына, акылына һәм зирәклегенә таяна ул. Район хакимияте башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин бу мәсьәләгә бик игътибарлы. Бу җыентык та нәкъ менә аның тәкъдиме белән язылды. Проектны тормышка ашыруда матди ярдәм күрсәтүче шәхес «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Азат Фердинанд улы Ягъфәров булды. Китап чыгаруны оештыруда җаваплы булган Азнакай хакимияте башлыгы урынбасары, техник фәннәр кандидаты Нәҗәт Нәгыймов белән берлектә зыялы шәхесләребездән торган редколлегия төзелде. Китапны төзүче – язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Мөхәммәтша улы Гарипов (Мирсәй Гариф), төп редакторы – шагыйрь, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илдус Сабир улы Гыйләҗев.

Җыентык 14 бүлектән тора. Андагы мәгълүматларның шактый өлеше архив, матбугат документларына таянып язылган. Китапта төрле язмалар, шулай ук истәлекләр, риваятьләр нигезендә авыл тарихы, биредә яшәүче халык язмышы, рухи байлыгы һәм аерым шәхесләре турында бәян ителә. Шундый шәхесләрнең берсенә – авылыбызның төзелешенә зур хезмәт куйган «Урманай» совхозы директоры Фердинанд Каюм улы Ягъфәровка тулы бер бүлек багышланды. Бу күркәм шәхеснең нәселе, гаиләсе, язмышы һәм, әлбәттә, аның созхоз директоры буларак эшчәнлеге яктыртылды.

Киң җәмәгатьчелекнең игътибарын авыл тарихы бүлегенә юнәлтмичә булмый. Автор-төзүче Марсель Гарипов, тарих төпкеленә төшеп, хәтта Алтын Урда чорына кадәр барып җитеп, Урманайның һәм шушы төбәкнең кайчан һәм ничек барлыкка килүе турында ышанычлы материал туплады. Язмамда төбәкне өйрәнүче Р.С.Зариповның «Азнакай-Тымытык төбәге тарихы» китабындагы түбәндәге юлларына тукталасым килә: «Азнакай төбәгендәге җирле халык – нигездә, казан татарлары. Ләкин бу соңгы нәтиҗә түгел әле. Икенче ревизия материаллары төбәк татарларын формалаштыруда чукынмаган чуваш, мукшы, чирмеш, ар һәм типтәрләр дә катнашуын ачык күрсәтә. Авылга татарлар белән бергә чукындырудан курыккан, югарыда әйтелгән халык вәкилләре дә килеп төпләнгән. Бу авыл аксакаллары сөйләп, язып калдырган истәлекләр белән дә раслана. Күп кенә атамалар – топономикалар шул турыда сөйли. Азнакай төбәгендә бердәнбер, бүгенге көнгәчә сакланып калган чуваш авылы – Якты Күл бар. Тагын бер компонент – бу яклардан җир эләктерү өчен үзләрен «башкортлар» дип атаган типтәрләр. XVIII гасыр башында башкорт халкының (дөресрәге, рәсми кәгазьләргә үзен башкорт дип яздырган халыкның) саны, ким дигәндә, ике мәртәбә арткан. Бу нилектән шулай булган, ягъни «башкорт татары» сословиесе барлыкка килгән? Ул елларда Петр патшаның яңа указлары буенча елына җан башына 1 сум 10 тиен салым түләргә мәҗбүр ителгән татарларга дәфтәргә башкорт булып теркәлү отышлырак булган. Билгеле булганча, Уфа провинциясендә яшәгән мишәрләр бары тик 1747 елда гына (элек кимрәк булган), анда да җан башыннан 25 тиен, типтәрләр 80 тиен (ә татарлардан ул чагында – 1 сум 70 тиен-2 сум, 1770 елларда инде 2 сум 70 тиен күләмендә) салым түләү тәртибе кертелә. Мондый бүленү һәм аеруча башкорт катлавы булып язылырга омтылу Уфа провинциясендә яшәгән халыкларга әле соңрак та өстенлекләр китерә. 1832 елда закон буенча, мәсәлән, башкортларның һәр ир-атына – 40, типтәр һәм мишәрләргә – 30, ә татар белән чувашка 15 дисәтинә генә имана җире бирелә. (Ә.Әсфәндияров. Башкорт авыллары тарихы. 1990.) XVIII гасырда татар ирләренең ни өчен «башкорт»ка әйләнүен күзаллау читен түгел».

Шушы фикерләрне дәлилләп, кабат китабыбызның төзелешенә кайтасы килә. «Бай тарихлы Урманай» җыентыгының кушымта өлешендә «Башкорт ыруы тарихы». (Юрмый. Т.21. – Уфа. НИЯЛ УНЦ РАН: Китап. 2016.) дигән китаптан «XXII Башкорт кантонының казаклар һәм урядникларның ничә яшьтә булуы, хезмәткә керү вакыты, соңгы командировка датасы, 1843 елда ничә тапкыр хезмәттә булуы исемлеге» бирелгән. Икенче исемлек – 1900 елгы (халык санын алу) перепись мәгълүматлары. Өченчесе – латин графикасында язылган 1934 елгы хуҗалык китабы. Әлбәттә, тарих галимнәре өчен бу фикерләр бик самими булып күренер. Безнең максат исә үз нәселе белән горурланучы ватанпәрвәр буын тәрбияләү, шушы исемлекләргә нигезләнеп, «Җиде бабаңны бел» дигән шигарне киләчәк буыннарның күңеленә дә салып кую иде. Җыентыкта авыл тарихы белән кызыксынучы ил картларыннан ишеткән тәгъбирләр, фаразлаулар да урын алды.

Китапны эшләгәндә, топонимик атамаларының ни рәвештә барлыкка килүен дә ачыкларга тырыштык. Авылыбыздагы һәрбер оешманың тарихын, анда хезмәт куйган шәхесләрен бөртекләп барладык. Бүгенге көндә авылыбызда яшәүчеләрнең эш-гамәлләре, күңел байлыклары турында да сөйләргә тырыштык. Урманай авыл советы территориясендә юкка чыккан Май заводы, Көчле Бүләк, Моратовка, Галимовка авылы тарихлары да яктыртылды.

Китапта урын алган йөзәрләгән фото тарихчылар өчен бәяләп бетергесез байлык булыр, дип уйлыйбыз. Шундый уникаль фотоларның берсе 1914 елда Алманиядә әсирлектә булучылар турында сөйли. Фотода икенче рəттə уңнан беренче булып утырган кеше – Гаффар Гайсин. Ул 1890 елда Урманай авылында туган. Хәрби хезмəткә алынгач, Беренче Бөтендөнья сугышы башлана. Барлык хəрбилəрне фронтка җибəрəлəр. Гаффар (Габделгаффар) Гайсə улы дошманга əсирлеккə төшə. Мондый язмышлар турында истәлекләр һәм фотосурәтләр җыентыкта бихисап. Әлеге китаптагы һәр язмыш – татар халкы тарихының бер сәхифәсе ул. Татар әдәбияты тарихы өчен кызыклы тагын бер экспонат – танылган язучы Гариф Галиевнең әти-әнисе белән 1905 елда төшкән фотосурәте.

Авылыбыздан чыккан талант ияләре дә шактый: алда телгә алып үткән Гариф ага Галиев, Сәрия Вилданова, Илмира Сәлахова һ.б. Китапта аларга да тулы бүлек багышланган. Җыентыкның әдәби бизәлешенә баш редактор Илдус Гыйләҗев аеруча игътибар итте: һәр бүлекне төбәгебездә иҗат итүчеләрнең шигырьләре белән баетты ул. Кызганыч, бу проект легендар шәхесебезнең – могтәбәр Илдус Сабир улының актык хезмәте булды. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул безнең белән очрашты, мәкаләләрне шәрехләде, иҗатта кайнады, безне төптән торып фикер йөртергә өйрәтте.

Әйе, тарихны барлаучылар – киләчәккә атлаучылар! Бүген рухи байлыкны матди мөмкинлекләргә алмаштыра барган заманда авылларыбызның эзе карталардан бөтенләй югалуы мөмкин. Ә бит кайчандыр аларга әллә кайлардан килеп нигез салучылар булган, шуннан авыл тернәкләнеп яшәп киткән. Ничәмә-ничә еллар, гасырлар дәвамында яшәп-яшьнәп килгән авылларыбызда бармак белән санарлык яшьләр һәм өлкәннәр генә кала бара. Саклыйсы, яшәтәсе иде авылларны.

Комментарий язарга