Халыкка кайтарылган исем…

Узган гасырның 20нче-30нчы еллары безнең төбәк тарихында гына түгел, ә илкүләм иң авыр еллар булып санала: Гражданнар сугышы, ачлык, колхозлаштыру, репрессия… Шуның өстенә, байлар һәм ярлы сыйныф арасында көрәш бара. Илгә белемле кешеләр җитми. Республика, райком, кантон белән идарә итү бик авыр шартларда бара. Җитәкчеләргә һәрнәрсәдә үзләренә «юл салып», башлап йөрергә туры килә. Шундыйларның берсе – Рәүф Әхмәт улы Сабиров. Ул иң авыр елларда Мамадыш өязе, ә аннан соң исә Мамадыш кантоны Башкарма комитеты рәисе булып тора.

Якташыбыз берничә ел ТАССР Үзәк башкарма комитеты рәисе вазыйфасын башкара, аңа Мәскәү Үзәк комитетында да эшләү насыйп була. Әмма, ни кызганыч, Рәүф Сабиров репрессияләнә һәм 1937 елда атып үтерелә. Аның исеме халыкка бары тик 1990 елда гына кире кайтарыла… Сикәлтәле тарих юлларында һәрчак башлап йөргән, кая куйсалар да үз вазыйфасын намус белән үтәгән якташым турында киң җәмәгатьчелеккә белдерәсем килә.

 Тәүге адымнар

Рәүф Әхмәт улы Сабиров 1894 елда Мамадыш өязенең Айдар (хәзер Теләче районына карый) авылында дөньяга килә. Үз авыл мәктәбендә бераз белем алгач, Рәүф күрше Сатыш авылында мәдрәсәдә укый. Бераз акча юнәтү исәбе белән ул, әти-әнисен калдырып, Түбән Новгород шәһәренә чыгып китә, анда бераз кара эшләрдә эшләгәннән соң, Екатеринослав шәһәрендә тоз бораулаучысы булып эшли. Озакламый Беренче Бөтендөнья сугышы башлана һәм аны солдатка алалар, ә 1915 елның башында Герман фронтына озаталар. Өч ел эчендә сугышның бар авырлыгын кичергән, салкын окопларда ятып, күп кенә иптәшләрен югалткан, гаделсезлекләрне күреп дөньяга «күзе ачыла» башлаган егетне 1918 ел башында, 170 нче пехота дивизиясе делегаты итеп, Казанга съездга җибәрәләр. Большевиклар партиясе әгъзасы булып тормаса да, Рәүф Сабиров тулысынча алар позициясен яклап чыга һәм большевиклар белән бергә съездны ташлап чыгып китә. Ул инде яңадан фронтка әйләнеп кайтмый, ә «совет» идеяләре белән канатланып, туган ягына – Мамадышка кайта.

Яңа тормыш, яңа үзгәрешләр аны үз эченә бөтереп алып кереп китә. Рәүф Сабиров , беренче эше итеп, шәһәрдә оешып килүче большевиклар партиясенә керә, аның җитәкчесе Александр Давыдовның уң кулына әйләнә, Өяз мөселман комитетын оештыруда катнаша. 1918-1921 елларда татар педагогик курсларында укыта.Рәүф Әхмәт улы Сабиров 1894 елда Мамадыш өязенең Айдар (хәзер Теләче районына карый) авылында дөньяга килә. Үз авыл мәктәбендә бераз белем алгач, Рәүф күрше Сатыш авылында мәдрәсәдә укый. Бераз акча юнәтү исәбе белән ул, әти-әнисен калдырып, Түбән Новгород шәһәренә чыгып китә, анда бераз кара эшләрдә эшләгәннән соң, Екатеринослав шәһәрендә тоз бораулаучысы булып эшли. Озакламый Беренче Бөтендөнья сугышы башлана һәм аны солдатка алалар, ә 1915 елның башында Герман фронтына озаталар. Өч ел эчендә сугышның бар авырлыгын кичергән, салкын окопларда ятып, күп кенә иптәшләрен югалткан, гаделсезлекләрне күреп дөньяга «күзе ачыла» башлаган егетне 1918 ел башында, 170 нче пехота дивизиясе делегаты итеп, Казанга съездга җибәрәләр. Большевиклар партиясе әгъзасы булып тормаса да, Рәүф Сабиров тулысынча алар позициясен яклап чыга һәм большевиклар белән бергә съездны ташлап чыгып китә. Ул инде яңадан фронтка әйләнеп кайтмый, ә «совет» идеяләре белән канатланып, туган ягына – Мамадышка кайта.әүф Әхмәт улы Сабиров 1894 елда Мамадыш өязенең Айдар (хәзер Теләче районына карый) авылында дөньяга килә. Үз авыл мәктәбендә бераз белем алгач, Рәүф күрше Сатыш авылында мәдрәсәдә укый. Бераз акча юнәтү исәбе белән ул, әти-әнисен калдырып, Түбән Новгород шәһәренә чыгып китә, анда бераз кара эшләрдә эшләгәннән соң, Екатеринослав шәһәрендә тоз бораулаучысы булып эшли. Озакламый Беренче Бөтендөнья сугышы башлана һәм аны солдатка алалар, ә 1915 елның башында Герман фронтына озаталар. Өч ел эчендә сугышның бар авырлыгын кичергән, салкын окопларда ятып, күп кенә иптәшләрен югалткан, гаделсезлекләрне күреп дөньяга «күзе ачыла» башлаган егетне 1918 ел башында, 170 нче пехота дивизиясе делегаты итеп, Казанга съездга җибәрәләр. Большевиклар партиясе әгъзасы булып тормаса да, Рәүф Сабиров тулысынча алар позициясен яклап чыга һәм большевиклар белән бергә съездны ташлап чыгып китә. Ул инде яңадан фронтка әйләнеп кайтмый, ә «совет» идеяләре белән канатланып, туган ягына – Мамадышка кайта.

Җаны-тәне белән яңа тормышка бирелгән егетне якташлары 1919 елның апрелендә Мамадыш Өяз башкарма комитетының рәисе итеп сайлыйлар. (Бу вазыйфасында ул 1921 елның июненә кадәр тора.) Нәкъ шул көннәрдә Нократ елгасы яр буена адмирал Колчак гаскәрләре килеп җитә. Рәүф Сабиров бөтен көчне аңа каршы туплый. Меңнәрчә чакрым юл үтеп, бер тапкыр да җиңелмичә, безнең өяз чигенә хәтле килгән Колчак армиясе беренче җиңелү ачысын шунда татый. Миңа калса, шундый зур гаскәрне җиңүдә Беренче Бөтендөнья сугышында чыныгу алган, куркусыз, оештыру сәләте көчле булган Рәүф Сабировның роле бик зур. Тик сөенергә иртәрәк, авырлыклар әле башлана гына.

1920-1921 еллар яшь Татарстан Республикасы тарихына рәхимсез ачлык еллары булып кереп калган. Мамадыш өязендә дә ачлык хөкем сөрә. Кешеләрнең кайберләре урамнан барган уңайга егылып үләләр. Бигрәк тә кечкенә балалары булган гаиләләргә авырга туры килә. Балалар бакчалары, мәктәпләр ябыла. Шуның өстенә, өяздә дә, Мамадыш шәһәрендә дә холера, тиф кебек йогышлы авырулар тарала. Рәүф Әхмәт улы җитәкчелегендәге Өяз Башкарма Комитеты, ачлыкка каршы берләшергә, бердәм көрәшергә чакырса да, халык инде бу фәрманга буйсынмый: атлары булганнар – атларын суя яки бик кыйммәт бәягә сата башлый. Авыл кешеләре гаиләләре белән шәһәргә килеп тулалар, урлашу киң тарала. Ә шәһәр кешеләре, киресенчә, эш урыннарын үз белдекләре белән ташлап, чит өлкәләргә «яхшы тормыш» эзләп чыгып китәләр… Кайбер авылларда кораллы чуалышлар башлана, фетнәләр кабына.

Рәүф Сабиров соңгы чараны куллана: өяздә хәрби хәл кертелә. Аның карары нигезендә, төнге бердән соң урамда йөргән кешеләр кулга алына һәм суд хөкеменә тапшырыла. Мамадыш шәһәрендә һәм авылларда, амбар тирәләрендә төркем-төркем булып җыелып торулар катгый тыела, ризасызлар кулга алына. Авырлык белән булса да, кантонда тәртип урнаша.

Бу сынауны зур сабырлык белән кичкән, кантонны ачлык хәленнән тиз арада чыгара алган Рәүф Сабировны ТАССРның Үзәк комититетында да күреп алалар һәм 1921 елның июнь аенда безнең якташыбыз ТАССР Үзәк башкарма комитеты рәисе итеп сайланыла. Бу вакытта аңа нибары 27 яшь була!

«Очыш» чоры

Билгеләнүенең беренче көненнән үк, Рәүф Әхмәт улы үзен талантлы җитәкче итеп күрсәтә. Ул Үзәк башкарма комитеты алдына халык хуҗалыгын торгызу, тыныч юл белән республикакүләм зур уңышларга ирешү бурычын куя. Авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә яңа үрләр яулауга зур игътибар бирелә, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр алдына да аерым бурычлар куела. Рәүф Сабиров һәр өлкәдә эшләүче җитәкчеләрнең докладларын тыңлау белән генә чикләнми, еш кына үзе дә халык арасына чыга, съездларда кабул ителгән карарларның үтәлешен тикшерә, республиканың халык хуҗалыгы белән идарә итү эшен берләштерә.

Якташыбызның армый-талмый эшләве, дөрес җитәкчелек итүе үзенең нәтиҗәсен озак көттерми: яшь Татарстан Республикасы ачлыкны җиңә: авыл хуҗалыгы торгызыла, үткәрелгән яңа экономик политика (НЭП) уңышлы чыга. Вакытлыча ябылган предприятиеләр ачыла, яңа завод-фабрикалар төзелә һәм эшли башлый. Ул вакыттагы халык хуҗалыгы торышын анализлаган бүгенге көн галимнәребез фикере буенча, ТАССР Үзәк башкарма комитеты рәисе булып Рәүф Сабиров торган еллар – республика тормышында халык хуҗалыгы һәм мәдәният өлкәсендә зур уңышларга ирешү, алгарыш чоры булып кереп калган.

Рәүф Сабиров тарафыннан 1923 елны язылган «Татарстан Республикасы авыллары ачлыктан соң» дип исемләнгән китапта әлеге елларның фаҗигасе җентекләп күрсәтелә. Ул анда гаилә-гаилә белән үлүләр, исән калганнарның «бәхетле тормыш» эзләп чит өлкәләргә китүләре аркасында авылларның юкка чыгуы, мал-туар үлүе, «кеше ашаучылык»ның киң таралуы сәбәпләрен атый, чыгу юлларын билгели һәм тиз арада НЭПны кертү кирәклеген ассызыклый.

Янә шунысын әйтү мәслихәт: Рәүф Сабиров Владимир Ильич Ленин белән дә якыннан таныш була: килеп туган төрле мәсьәләләр буенча ул турыдан-туры аңа мөрәҗәгать итә һәм күп очракта алар уңай чишелә. Кайбер сораулар Мәскәүдә Политбюро каравына тапшырыла, бу исә Рәүф Сабировның зур даирәләрдә танылуына китерә.

Башта ТАССР Үзәк башкарма комитеты рәисе, ә аннан инде Үзәк башкарма комитеты Президиумы рәисе булып якташыбыз 1924 елгача тора, аннан аны тагы да югарыга күтәрәләр, Мәскәүгә алалар һәм СССР Үзәк башкарма комитетында милли мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары итеп сайлап куялар.

Язмыш сынавы

Аяныч ки, 20 нче еллар ахырында йөз меңнәрчә гомерне өзгән «репрессия ма­шина»сы эшли башлый, аның тәгәрмәче астына беренчеләрдән булып «милләтчелектә» гаепләнгән күренекле татар зыялылары, галимнәре, җитәкчеләре эләгә. «Солтангалиевчелектә» гаепләп, 1929 елда Рәүф Сабировны да кулга алалар, партиядән чыгаралар. Бу хәлләрнең башында мондый тарихи вакыйга тора: 1923 елны, әле Үзәк башкарма комитеты рәисе булган вакытында, ул партия җыелышында Солтангалиевне яклап чыга. Рәүф Сабировка нинди генә яла ягылмый?! Аның «эше»ндәге «гаепләрен» санап үтик: «советка каршы актив өндәүче, милләтчелектә башлап йөрүче, Япония шпионы, террор оешмасында торучы…». Шуның өстенә, аның биографиясендә дә казынып, янә бер гаеп табалар – мулла малае булган, социаль чыгышын яшергән, диләр. Чынлыкта, аның әтисе гади крестьян була, бары тик намаз вакытында манарага менеп азан гына әйтә. Рәүф Сабировның мәдрәсәдә белем алуы да зур гаеп итеп исәпләнелә.

Якташыбызны беренче көннән ук авыр шартларда тоталар, кеше чыдамаслык җәзаларга дучар итәләр, туктаусыз кыйныйлар. Берничә айга сузылган сорау алулардан соң, Рәүф Сабиров «сына», кайбер гаепләрне таный һәм аңа «халык дошманы» исеме тагыла.

Ике ел төрмәдә һәм лагерьда ябып тотканнан соң гына аны иреккә чыгаралар. Әмма ул инде үзенең җитәкчелек эшенә кайта алмый, Мәскәүнең автомобильләр эшләү заводы – «ЗИС»ка гади эшче – фрезеровщик булып урнаша. Талантлы кеше бар җирдә дә талантлы, югалмый, яңа үрләр яулый. Рәүф Сабиров монда да зур уңышларга ирешә, иң алдынгы фрезеровщик исемен ала, аннан аны катлаулы станоклар җыю эшенә куялар, бер-ике елдан бригадир итеп билгеләнә. Рәүф Сабиров «тумыштан ук» җитәкче булган күрәсең, аны заводның профсоюз комитеты әгъзасы итеп сайлап куялар, ул социалистик ярышлар оештыруда башлап йөри, эшчеләр арасында зур ихтирам казана.

Сабиров техника өлкәсендә югары белем алырга хыяллана, үзен тулысынча автомобильләр җитештерү эшенә багышларга уйлый.

Ләкин…1937 елда яңадан югары күтәрелгән якташыбызны икенче тапкыр кулга алалар. Бу вакыттагы репрессияләр башында 1921 елда Рәүф Әхмәт улы белән бергә ТАССР өлкә комитетында эшләгән Николай Ежов тора. Алар төрле мәсьәләләр буенча еш кына бәхәскә кергән булалар һәм бу бәхәсләрдә һәрчак Рәүф Сабиров өстен чыга. Үз сүзен курыкмыйча әйтә алган татар егетеннән Н.Ежов еллар үткәч «үч ала», репрессия ачысын бер тапкыр кичергән якташыбызны кабат кулга алдыра. Яңадан сорау алулар, кыйнаулар, жәзалаулар башлана… Бу елда кулга алынган бер генә «халык дошманы» да, мөгаен, исән калмагандыр: Рәүф Сабиров та, шул елның 30 нчы декабрендә тәмам кешелектән чыгарылып, атып үтерелә.

Мамадыш өязенең бер авылында туып, мәдрәсәдә белем алган, окопларда сугыш авырлыгын кичергән, бөтен республика күләмендә ачлыкны җиңүгә ирешкән, башта Мамадыш өязе, аннан Мамадыш кантоны башкарма комитеты оәисе, ТАССР Башкарма комитеты президиумы рәисе дәрәҗәсенә ирешкән, Мәскәү Үзәк комитетында эшләгән, В.И.Ленинның Татарстандагы ышанычлы көрәштәше булган Рәүф Сабировның гомере шулай өзелә. Күп кенә репрессия корбаннары кебек, аның да кабере билгесез. Соңлап булса да «исеме акланган» якташыбызны онытырга хакыбыз юк…

________________________

Гөләндәм Давыдова, Мамадыш районы төбәкне өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре

Комментарий язарга