Җырлар

Ф.Туйкин халык җырларын «җанлы байлык» дип атый, аның халыкчан яңгырашын саклап, ничек җырланса, шулай яза. Ихтимал, аларның кайберләрендә, кайсы төбәктән җыелуына карап, шул якның җирле сөйләме дә саклангандыр:Ак Идел, ак калпак, алтын сач, ап-ак, керпек, җөгән, җурган, җегет, шалтыр-шылтыр (су агышы), богдай, берлән, атадин, синдин һ.б. Тулырак биредән укырга мөмкин.
* * *
(«Баламишкин» көенә)

Ашказар суы буенда бер матур булган, диләр,
Үзе сөйгән бер егеттә кияүдә, дип сөйлиләр,
Беркөн кияү киткән, имеш, су буена сунарга,
Кыз көтсә дә, кайтмаган, ди, киткән көнне кунарга.

Иртә берлән кыз киенеп эзли киткән сөйгәнен,
Эзе берлән эзли торгач, белгән батып үлгәнен.
Шулчакта ул, сөйгәнем, дип, әрнеп елаган, диләр,
Шунда бу бик моңлы көйне шул кыз җырлаган, диләр.

* * *
(«Тәфтиләү» көенә)

Кара ла елан, ай, туз башлы,
Йөзәдер дә камышлар буенча,
Арысландай гына ир-егетләр
Йөриләр дә язмышлар буенча.

Биек тә тауның башларында
Ак куяннар бураннар туздыра,
Карчыга кебек булгыр яшьләр
Гомерләрен заяга уздыра.

Алдырмас та киек, һай, алдырмас,
Алларында кыялар дәү булса,
Кайгырмас та егет, юк, кайгырмас,
Газиз башкайлары ла сау булса.

Яндырган да шәмнәр, һай, сүнәрме,
Җыр җырлаган егетләр юләрме,
Җырлар җырлап күңел ачылмагач,
Моңлы кеше егылып үләрме?

* * *
Бу дөньяның ачы зәһәрләрен учлап берәү йотса,
Явыз дөнья каты тырнаклары белән аны тотса,
Йөрәге әрнешеп, утлар кабып, үз урыныннан купса,—
Менә шул булыр чын кеше, бәгърем, кирәк булса.

Комментарий язарга