Уку китабы

Революциягә кадәр мәктәп-мәдрәсәләр өчен басылган дәреслекләр – педагогик мирасыбызның аерылгысыз бер өлеше. Шуларның берсе – Хөсәен Әбүзәров1 төзегән «Уку китабы». Дәреслек «Мәгариф көтебханәсе»ндә басмага әзерләнеп, 1908 елда И.Н.Харитонов басмаханәсендә дөньяга тарала. Китапның алдагы бер бүлегендә: «Мөселман булган кешегә иң элек дин гыйлемен, ягъни иманны белмәк, моннан соң үзенә кирәк фарыз вә ваҗибларны белмәк, моннан соң башка гыйлемлекләргә тырышмак тиештер», – дип язылган. Шуңа нисбәтле булса кирәк, басма әдәп-әхлак, үгет-нәсыйхәттән гыйбарәт хикәячек-кыйссалардан, ислам дине нигезләре һәм табигать, тарих, география фәннәреннән белем-мәгълүматны колачлаган 85 бүлек-дәрестән (112 бит) тора. Алар арасында Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Сәгыйть Рәмиев шигырьләре һәм халык мәкальләре дә бар.

Китапның азагындагы бүлекләрдән җәдиди ибтидаи (башлангыч) мәктәпләрдәге уку-укыту ысулын һәм эчтәлеген күзалларга мөмкин: «Бу ел августның 25 нче көнендә осуле мәддия2 илә «Әлифба»дан сабак башладым. Аллаһы Тәгаләгә шөкер булсын ки, гыйнвар башына кадәр бер дә язу укый белмәгән балалар хәзердә бик яхшы язу язарга вә укырга өйрәндек һәм үземезнең динемезне, пәйгамбәремезне таныдык»; «Мәктәп шәкертләре беренче, икенче, өченче сыйныфларга бүленеп укытылмактадыр. Беренче сыйныф балаларына төрки танытып, язуга, әхлак вә әдәбкә өйрәтеп, Коръән газыйм, гыйльме халь вә хисап укытыладыр. Икенче, өченче сыйныф шәкертләренә Коръән газыйм, тәҗвид, гыйбадәте исламия, хисап, әхлак, тарих, имля тәгълим ителмәктәдер (укытыла)».

Игътибарыгызга әлеге китаптан кайбер дәресләрне тәкъдим итәбез. Болар галим-голәмә өчен революциягә кадәрге уку китаплары ничек төзелгәненә бер мисал булса, гади укучылар исә үз бала яки оныкларына шунда язылганны белдерсәләр, бу эшебез бушка китмәс, дип ышанырга мөмкин. Текстлар мәдрәсә мөгаллим-мөгаллимәләренә яки башлангыч класс укытучыларына да файдалы булыр.

Китап белән тулысынча ТР Милли китапханәсенең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә танышырга мөмкин.

Редакция.

 

Яңгырау

 Беркөнне Шакир атасы илә бер авылдан икенче авылга барганда урман эчендә агач төбенә утырып ял итмәкче булмышлар. Шулвакытта атасы угылына:

 – Угылым! «Ялганчы! Алдакчы!» – дип кычкыр, – диде.еркөнне Шакир атасы илә бер авылдан икенче авылга барганда урман эчендә агач төбенә утырып ял итмәкче булмышлар. Шулвакытта атасы угылына:

Шәкерт, атасы әйткәч, аяк өстенә басып:

– Ялганчы! Алдакчы! – дип кычкырды. Урман эчендәге тавыш, шәкертнең тавышына каршы, ялганчы, алдакчы, дип үзенә кайтып килде. Шәкерт, бу тавышка гаҗәпсенеп, бераз курыкты. Атасы:

– Инде: «Бик яхшы! Бик гакыллы!» – дип кычкыр.

Шәкерт:

– Бик яхшы! Бик гакыллы! – дип кычкырды. Каршысына, бик яхшы, бик гакыллы, дигән тавыш килде. Шәкерт бу тавыштан бик курыкты, гаҗәпләнеп атасының күзенә карады.

Атасы:

– Кара, угылым, начар сүз кычкырсаң, үзеңә начар сүз кычкырды, яхшы сүз кычкырсаң, үзеңә яхшы сүз кычкырды, – диде. – Имди һәрвакытта вә һәр заманда кешегә яхшы вә ягымлы сүз әйтергә тырыш. Яман сүз сөйләсәң яисә бер-бер начарлык эшләсәң, сиңа да яхшы эш вә яхшы сүз әйтмәсләр, диде. Урманнардагы, елгалардагы, су буендагы тавышлардан курыкма. Чөнки шундый урыннарда кешенең үз тавышы үзенә кайтыр, дөньядагы кешеләр дә шул тавышлар кебидер, әдәбле холыклы вә ягымлы бала булсаң, кешеләр дә сиңа бик яхшы вә ягымлы булырлар. Сине бик яратырлар, бик сөйләрләр. Әгәр дә яман холыклы, әдәбсез вә гакылсыз булсаң, кешеләр дә сине бер дә яратмаслар вә сөймәсләр, – дип, Шакирне кулыннан тотып, юлларына китмешләрдер.

Садакачылык

 Садакачылык безнең динемездә, шәригатемездә тыелмыштыр, чөнки садакачылыкка илтүче нәрсә – фәкыйрьлек вә мохтаҗлыктыр. Бу фәкыйрьлекнең начарлыгы хакында пәйгамбәремез Мөхәммәд галәйһиссәлам: «Фәкыйрьлек көферлеккә якындыр», – димеш. Адәм балалары көчләре йиткән кадәре иҗтиһад кылып эшләмәсәләр вә һәм бер-бер эшкә тырышмасалар, һәрвакыт үзләрен үзләре ялкаулыкка салып, һичбер нәрсә эшләмичә тик торсалар, ул кешеләр фәкыйрь вә мохтаҗ булырлар. Имди, сөекле балалар! Яшь вакытыңызда сабак укырга, әдәбле вә әхлаклы булырга тырышыңыз, һичбер вакытта кеше нәрсәсенә күзеңезне вә күңелеңезне төшермәңез. Яшьлек заманыңызда сабак укысаңыз, әдәбле, инсафлы булсаңыз, насыйп булса, зур булгач, бай вә дәүләтле булмасаңыз да, үз кул көчеңез берлән хидмәт итеп тамагыңызны туйдырып көн итүче тугры бер кеше булачаксыңыз.

Яхшы сүзләр

 Байлык вә сәламәтлек, һәм шатлык – кадерене белеп шөкрана кыла белмәгән кешеләр өчен файда түгел, бәлки бик зарардыр.  Галимлек берлә генә кешене яхшы диеп булмыйдыр. Гыйлеме илә бергә гамәле һәм яхшы-гүзәл холкы да булса, шулвакытта ул кеше беренче яхшы кеше буладыр. Үч алып ләззәтләнүгә караганда, кешегә шәфкать вә мәрхәмәт кылып ләззәтләнү бик күп артыктыр.

Вакыт иркен, диеп уйлап кылыначак эшне кичектерү – бик диваналыктыр, чөнки вакыт бик аздыр. Яман сыйфатлардан сакланмак тиешледер. Ул сыйфатларның берсе – башланган эштән туеп ташламак, икенчесе – сабырсызлык. Эч пошып күңелсезләнү – бер зур авырудыр. Аның дәвасы – бер эш илә шөгыльлләнүдер. Ялкаулык бик күп җәфаның әүвәлге сәбәбедер. Яман холыкларның иң начары – ялкауланып эшсез ятуны рәхәтлеккә хисап кылудыр. Әмма бер-бер эш илә шөгыльләнүнең өч йимеше бардыр: беренчесе – әгъза сәламәтлеге, икенчесе – күңелнең рәхәтләнүе, өченчесе – зиһеннең артуыдыр.

Кич илә йокыга ятканда, Аллага шөкер, бу көнемне бушка үткәрмәдем, берничә төрле кешегә яхшылык вә ярдәм иттем яисә никадәрле сабак вә китап укыдым, диярлек булган кешедән бәхетле кеше юктыр.

Галим вә мәгърифәтле кешеләрнең әүвәлге хәлләрен уйлап карасаңыз, күрерсез: аларның гыйлем вә дәүләткә ирешүләре бик күп зәхмәт вә мәшәкать чигү илә генә булмыштыр. Кәеф вә сафа бик рәхәттер, ләкин юлында бик күп җәфаларга тугры киленәдер. Әгәр дә үземездә кимчелекләр булмаса иде, башка кешеләрдә кимчелекләр күргәч, һич артык сөенмәс идек. Кешеләргә күп ярәм вә мәрхәмәт кылган кешенең вөҗданы һәрвакыт рәхәт вә шат булыр. Үзең эшләп тапкан дәүләттән кадерле нәрсә юктыр. Һәм дә үз көчең берлә хидмәт итеп, көн күрүдән кадерле вә мөкатддәс эш юктыр.  Шуның өчен, атадан калган мал илә бай булган кеше яисә эшчеләр көче илә табылган малдан көн итүчеләр, байлыкның рәхәтен сизмиләр һәм дә хидмәтчеләрнең кадерен дә белмиләр. Шуның өчен хәзрәти Гомәр: «Бер кешене күрсәм, бик яхшы ихлас куямын, ләкин шул кешенең һөнәрсезлеген белсәм, шул кешедән ихласым кире кайтадыр», – димеш.

Ялган сөйләшмәк

 Ялган сөйләшмәк – бик яман холык вә гакылсызлыктыр. Ялганчы бала – Аллаһы Тәгаләнең һәм ата-анасының вә хәлфә, вә башка кешеләрнең дошманыдыр. Ялган сөйләшүдән бик саклану тиештер. Үзең бик зур начарлык кылсаң да, ялган сөйләшмәсәң, тугрылыклы булсаң, нинди начар эштән дә котылырсың. Ялган сөйләүче олуглар каршында һәм иптәшләре каршында кадерсез вә игътибарсыз булыр. Ялган сөйләшергә өйрәнгән кешенең күп вакытта ялганчылыгы сизелеп, оятка калыр. Кешеләр алдында ялган сөйләшеп оятка калу кеби дөньяда һич зур гаеп юктыр. Имди һичбер вакытта ялган сөйләшергә вә кешене алдарга өйрәнмәңез. Тугры сүзле булыңыз, бер мәртәбә ялганчылыгыңыз чыкса, мең мәртәбә дөрест сөйләсәңез дә сезнең сүзләреңезгә ышанмаслар.

Яхшы иптәш

 Һәрвакытта яхшы кешеләр илә йөреп, сөйләшеп, утырышып, начар холыклы, әдәбсез, әхлаксыз кешеләр илә йөрүдән, утырышудан вә сөйләшүдән сакланмак бик тиештер. Чөнки һәрвакыт утырышкан, күрешкән вә сөйләшкән кешесенең холкы вә кыланышы илә холыкланмак – адәм баласының табигатеннәндер. Әгәр дә шундый начар вә холыксыз кешеләр илә сөйләшсә, йөрешсә, бара-бара үзе дә шул кешеләр кеби начар вә холыксыз булуына һич шик юктыр. Әдәбле балалар, һәрвакытта яхшы вә әдәбле балалар илә йөрерләр, утырышырлар, сөйләшерләр. Вә һәркем каршында яхшы вә әхлаклы булырга тырышырлар. Начар эшләр эшләмәсләр, үзләренең иптәшләре бер-бер әдәбсезлек кылса, ул баланы яхшылыкка димләп, әдәбсезлекнең начарлыгын аңлатырга тырышырлар.

Эчеңнең матурлыгы

 Бер кеше үзенең наданлыгын белмичә бер хидмәткә керешсә яисә матур-матур киемнәр киенеп, галим вә белекле кешеләр арасына керешеп сүз сөйләшә башласа, хәзер наданлыгы беленеп, саескан кеби кем икәнлеге аңланыр. Шуның кеби адәм баласына да тышыннан гына матурланып яисә үзе белмәгән нәрсәләрне, беләмен, диеп йөрергә ярамыйдыр. Тышыңны матурлаган кеби эчеңне дә матурларга кирәк буладыр. Тыштан матур булган кеби күренеп, эчтән каралып йөрергә ярамыйдыр.

Күңел рәхәтлеге

 Богдайга һәркем мохтаҗ булып, аның илә һәркаюсы дога кылмыштыр. Һәм догалары кабул булып, ягмур яумыштыр имди. Балалар да һәркемгә үзләрен сөйдереп, олуг­ларга хөрмәт вә фәкыйрьләргә ярдәм итсәләр, дөньяда вә ахирәттә кадерле булырлар вә һәм дә кешеләрнең догасын алган булырлар. Шуның өчен дә үзең тырышып, иҗтиһад кылып, көчең йиткән кадәре кешегә ярдәм вә яхшылык кылмак тиештер. Кешегә ярдәм кылган кешенең күңеле рәхәт вә шат булыр. Кәсеп вә иҗтиһад илә тапкан дәүләттән кадерле нәрсә булмас. Әмма ата-анадан яисә башка кешедән калган дәүләтнең һич кадере юк.

Комментарий язарга