Төрки телле журналларның баш мөхәррирләре конгрессы

16-20 апрельдә Төркиянең Кастамону шәһәрендә IX нчы Төрки телле журналларның баш мөхәррирләре конгрессы булып узды. Әлеге чарада Казаннан «Безнең мирас», «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп», «Идел» журналларының
баш мөхәррирләре Ләбиб Лерон,Сөмбел Таишева, Сиринә Мөхәммәтҗанова, Радик Сабиров, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов һәм шагыйрь Зиннур Мансуров катнашты. Чара турында киңрәк алда әйтелгән басмалардан һәм аларның сайтыннан укып белергә мөмкин булачак.

 

Комментарий язарга