Төркиядә Әхмәт Наим Атасәвәр тәрҗемә иткән татарча Коръән тәфсире туганнарында саклана

Төркиядә татар хәзрәтенең латин графикасында язылган, моңа кадәр беркайчан да басылмаган Коръән тәфсире туганнарында саклана. Әхмәт Наим Атасәвәр — читтә яшәүче татарларның мәшһүр хәзрәте. Төркия татарларына да, Финляндиядә һәм башка илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә дә яхшы таныш булган дин эшлеклесе.

Бүгенге көндә тугызынчы дистәсен ваклаучы полиглот милләттәшебез Анкара шәһәрендә яши. 5-6 ел элек ул төрле телләрдә, шул исәптән гарәп телендә дөнья күргән Коръән басмаларына таянып, Изге китапка татарча аңлатма ясаган. Әмма әлегә кадәр бу тәфсир беркайда да басылмаган.

Бүген техник яктан караганда, латин графикасындагы язуны кириллицага авыштыру зур проблема түгел. Шул ук вакытта, аның чит илләрдә яшәүче татарлар да аңларлык — латин графикасында язылган варианты да мөһим. Әлеге кулъязма китап булып басылган очракта, чит илләрдә яшәүче татарларга туган телне сакларга булышырга мөмкин.

Төркиянең Күтаһья шәһәре татарлары белән очрашуда әлеге хезмәтнең компьютерда җыелган вариантын Әхмәт Наим Атасәвәрнең бертуганының улы Габдулла Атасәвәр таныштырды. Ул абыйсының Финляндиядә эшләве хакында сөйләде. Шулай ук аның әтисе — Мәхмәт Сәетнең дин өчен тырышкан бер татар булуы хакында искә төшерде.

«Күтаһья төбәгендәге татар авылы — Әфәнде Күперенең ислам белән яшәве өчен зур тырышлык куйган кеше булган бабай. Бөтен авыл кешеләренә Коръән өйрәткән. Аның бер улы — Әхмәт Наим Атасәвәр 1958-1982 елларда Финляндия татарларына хәзрәт булды. Бик гыйлемле кеше, ләкин хәзер инде картлык үзенекен итә… Заманында татарлар өчен, дин өчен зур тырышлык куйды. Коръәнгә татарча тәрҗемә дә ясады. Әмма әле ул басылмады. Без аны татарлар бергә җыелганда укыйбыз», — диде Габдулла Атасәвәр.

Тәфсирнең ахырында исә автор Әхмәт Наим Атасәвәр үзе һәм бу хезмәтен язу тарихы белән таныштыра. Әлеге язудан ук аның ни кадәр гыйлемле бер татар кешесе булуы ачык күренә. Менә нәрсәләр яза ул (авторның стиле сакланды): «Әзрәк тәрҗемәи хәлемдән аңлатаем. 1900 елларында Татарстаннан килгән бер гаиләнең углымын. Күтаһья-Гадиздә 1929 елында туганмын. Авыл мәктәбендә укыганнан соң 1944 елда Коньяга барып анда гарәпчә укыдым. Аннары Измир-Кәстанәпазарында дәвам иттем. Өч ел анда укыдым. Аннары Мысырга китеп, боларда дини лицейны бетереп, Илаһият факультетына язылдым. Ләкин кайбер сәбәпләрдән анда укый алмадым. Аннары Дөртуол-Әрзиндә яшәүче татар галиме, мәдрәсәне тәмам иткән вә 20 ел Мәдинәдә шәкерт укыткан Мансур әфәнде Боһарида укыдым вә аңардан иҗазәт алдым. Аннары Диәнәт эшләрендә имтихан биреп мөфти булдым. Өч ел Диәнәттә хезмәт иткәннән соң 1960 елда Финләндиягә Ислам җәмәгатендә имам булып эшләр өчен барып, анда Хельcинки университетында фәлсәфә вә тарих факультетын тәмам иттем. Хельcинкида имамлыкта 30 ел хезмәт иттем.

Татарча тәрҗемәне язганда, иптәшем профессор Али Өзәкнең кул астында бер хәят тарафыннан язылган вә Диянәт эшләре тарфыннан бастырылган аңлатмалы тәрҗемәдән файдаландым. Диянәт эшләре риясәте тарафыннан иш бу язганым аңлатмалы тәрҗемәнең кирилл хәрефләренә күчерелеп, Татарстанга җибәрелүе турысындагы хезмәтләре өчен Диәнәт эшләре башканлыгына тирән рәхмәтемне вә хөрмәтләремне белдерәмен. Шулай ук Илаһият факультетыннан доктор Ибраһим бәйгә Диянәт эшләренә арадашчылыгы өчен тирән рәхмәтләремне белдерәм. Шулай ук кызым Нәсрин Юксәлгә айларча үз эшләрен калдырып безгә һәр көн килеп, бөтен Коръәнне компьютерда язуы вә кызым Рәйхан Атасәвәргә седиләрне яздырганы өчен зур рәхмәтләремне белдерәмен. Аеруча Аллаһ Тәгалә бетмәс-төкәнмәс хәзинәләреннән әҗерләр бирсен. Амин. 22.05.2012. Әхмәт Наим Атасәвәр».

Әхмәт Наим Атасәвәр туганнары сүзләренчә, заманында әлеге тәрҗемәне Татарстанга җибәрергә омтылыш булган. Латин графикасы белән язылган хезмәт кайчан да булса Татарстандагы татар дин белгечләре тарафыннан үз бәясен алыр, нәшер ителер дигән өмет бар.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/09/151187/

Комментарий язарга