Төркестан хакиме татарларны төрки халыклар арасында иң интеллектуале дип атады

Казахстанның Төркестан өлкәсе хакиме Жансейит Туймебаев татарларны төрки халыклар арасында иң интеллектуаль дип атады. Бу хакта ул «Төркестан: яңа мәгълүмати киңлек» халыкара форумында журналистлар алдында чыгыш ясаганда әйтте.

Бүген Төркестанда медиаүзәк ачылды. Жансейит Туймебаев форумда бу вакыйганы телгә алды. Яңалыкны яктыртырга килгән журналистларны, аерым алганда «Татар-информ» журналистын искә төшерде.

«Татар халкы — төрки халыклар арасында иң интеллектуаль халык. Татарлардан өйрәнер әйбер күп», — диде Жансейит Туймебаев.

Ул Казанда югары технологияләр барлыгы хакында әйтте, самолетлар, вертолетлар җитештерелүе, КАМАЗ заводы турында сөйләде. Хаким форумда катнашучыларны Казанга барып кайтырга өндәде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/31/174394/

Комментарий язарга