Төрек вә татар тарихы. Җанибәк хан

Җанибәк тәхеткә утыргач та һәр тарафтагы әмирләр, ханнар бәйгатьләрен [2] яңарттылар. Бу җөмләдән русларның бөек кенәзе Симеон илә митрополитлары хан

 хозурына үзләренең тугрылыгын белгертергә килделәр.Җанибәк, күп кенәзләрне алмаштырып, төрле кенәзләр арасында дәвам иткән низагларны өзде.

Гыйрак гаҗәм тарафларында хөкүмәт итмәктә булган Һәлякү балалары, дин исламны кабул итеп, мәмләкәтләре тәмам бер ислам мәмләкәте хәленә дүнгән иде. 1313 нче елда Һәлякү тәхетенә үзенең балаларыннан Әбү Сәгыйть хан утырды. Тәдбирле хөкемдар түгел иде, үзенең ике угылын вә әмирләрен вә бәгъзе голәмәләрен үтертте. 23 ел кадәр хан иткәннән соң вафат итте (1336). Җиренә вәли гаһед [3] итеп берсен дә тәгаен итмәгән иде. Вафаты соңыннан ук мәмләкәте үз нәсленнән булган әмир вә шаһзадәләре арасына бүленеп бетте. Бәгъдад тарафларын Хөсәен бине Акбуга исемендә вәзире алган, Азәрбәйҗан вә Тәбриз тарафлары Әшраф бине Тимерташ исемендә берәүнең кулында калган иде.

Әшраф бине Тимерташ гаять залим вә тәдбирсез бер кеше иде. Мәмләкәт идарәсенә керешү илә мәмләкәт халкына хәдсез вә хисапсыз золым итә башлады. Тиешсез урында шәһәрләрне җимерә, адәмнәрне чебен урынына үтертә, голәмәләрне хур итә иде. Халкы җирләрен ташлап күчә, голәмәләр төрле тарафларга кача башладылар.

 

Тәбриз шәһәре. Эжен Фланден рәсеме. 1840 ел

Ошбу Әшрафның казые – Мөхетдин исемендәге галим, Әшраф яныннан качып, Сарайга килде, мәчет эчендә халыкка вәгазь сөйләп, Мәлик Әшрафның золымын әсәрле итеп белдерде. Халык егълашты. Җанибәк ошбу мәҗлестә бар иде, аңа карап: «Әгәр ошбу падишаһ, кулында шулкадәр икътидар вә куәт була торып, Аллаһның колларын ошбу Әшрафның золымыннан коткармаса, Кыямәт көнендә барлык рәнҗетелгәннәрнең кулы аның итәгендә булыр», – диде. Солтан Җанибәк моннан тәэсирләнеп, йөз меңнән артык гаскәр җыйды, Һәлякү мәмләкәтен Әшрәф вә башкалар кулыннан коткармак өчен, ягъни моголлык, нәсел, милләт, дин кайгылары илә Мәлик Әшрәф өстенә сәфәр итте. Әшрәф, моның килүен ишеткәч, дүрт йөз кадәр тәва йөге кыйммәтле алтын вә җәүһәрләрен Орҗан шәһәренә озатты, үзе гаскәре илә Җанибәкне каршы алды. Гаскәре Җанибәк гаскәрен мәсхәрә итеп, атларының җөгәннәре җүкәдән, иярләре агачтан, имеш, дип көлеп сөйлиләр иде, каты җил-давыл уңаеннан Җанибәк гаскәре килеп тә чыкты. Әлеге гаскәр бер эш башкара алмый җиңелде. Орҗан голәмәсеннән берсе Әшрафны Җанибәккә тотып бирде, Җанибәк аны бик каты шелтә итте. Голәмәләр: «Үтерми калдыру ярамас, ул терек калса, халык аның бәласеннән котыла алмас», – диделәр.

Җанибәк Әшрафны үтертте, башын Тәбризгә китереп, Мораган исемендәге мәчет алдына астылар. Бөтен Тәбриз халкы, Җанибәк ханга рәхмәтләр укып, Әшрафка ләгънәтләр итте, бөтен Тәбриз фәкыйрьләренә сәдәкалар таратты. Моннан соң Җанибәк, Тәбризгә килеп, солтан сараенда бер кичә үткәрде, иртәгесе көн, иртә намазын Галишаһ мәчетендә укыды һәм Мәлик Әшрафның җыйган хәзинәсен үзенең гаскәренә таратып бирде, башка шәһәрләрдәгесен халыклар үзләре бүлешеп алдылар. Угылы Бирдебәкне гаскәре илә Тәбриздә калдырып, үзе Сарайга кайтып китте. Юлда бик каты авырый башлады вә ошбу авыруыннан, Сарайга кайтып җиткәч, озак тормый вафат итте (1357).

***

Җанибәк голәмәдән берсе, галим Шәриф бине Габделхәмид тарафыннан тәрбия ителгән, гакылы камил булып, гыйлем вә әһле гыйлемгә артык дәрәҗәдә хөрмәт вә мәхәббәт итәр иде. Хан булгач та, бөтен голәмәне кочагына алды. Җанибәк хан булгач, голәмә Сарайда Үзбәк вакытыннан артык җыелды, чөнки Үзбәк Җанибәк кадәр үк голәмәгә хисапсыз акча яудырмый иде. Сарайның байлыгы вә дәрәҗәсе янәдән артты. Тәфтазани, Разый кеби галимнәр Җанибәк хозурында булдылар вә аның исеменә китаплар яздылар. Мәдрәсәләребездә укыла торган «Тәлхис» шәрхе булган «Мохтәссар әл-Мәгари» китабын Тәфтазани ошбу Җанибәк исеменә язды. Дибаҗәсендә [4] Җанибәкнең бөеклеген вә солтанатын зикер итеп, аңа һәдия иттеген сөйләде. Җанибәк хакында ошбу бөек галим: «Адәмнәр һәммәсе вә хаклык фәкать Җанибәккә генә сыгынырлар. Ул – Аллаһның күләгәседер, хаклык вә дөньяның горурлыгы вә һәйбәтедер», – диде.

Җанибәк үзенең гаделлеге, мәмләкәт идарәсендә бик оста тәдбире, гыйлем вә голәмәне химая итүдә күрсәткән һиммәтләре илә атасы Үзбәк урынын тотты. Җанибәкне ислам тарихчылары гына түгел, һәрбер вакыйгаларда татарларга (моголларга) һәртөрле кабахәтләр әйтеп яза торган рус руханилары да: «Җанибәк бик яхшы хан иде, христианнарга күп яхшылыклар итте, рус җиренә күп өлгетләр [5] бирде», – диде.

***

Бирдебәк хан, атасының бик каты авырганын ишетеп, Тәбриздән Сарайга кайтырга чыкты. Ул кайтып җиткәнче Җанибәкне дәфен иткәннәр иде. Сарай хөкүмәте халкы аны атасы урынына хан итте. Бирдебәк тәхеткә хәерсез аяк илә басты. Гаять бозык, сәләтсез, кара вә каты күңелле кеше иде. Хан булгач та барлык кардәшләрен, якыннарын үтертеп бетерде. Адәмнәр күтәрә алмаслык авыр хираҗлар [6] тәгаен итте. Моның кеби сәбәпләрдән Сарайда һәм бөтен мәмләкәттә бөек фетнә купты вә ошбу ихтилял вакытында Бирдебәк хан Кулпа исемендәге мирза тарафыннан үтерелде (1360).

***

Бирдебәкнең үз урынына калдырырлык кешесе калмады. Кулпа мирза ханлык мәнсабенә [7] менде. Кулпа кеби, Җучи нәселеннән булып, Бирдебәк урынына ханлыкка бер дәрәҗәдә хаклы булган шаһзадә, әмирзадәләр бик күп иде. Һәммәсе Кулпа урынын дәгъва иттеләр. Кулпа тәхетттән төште. Кулпа кеби ничә шаһзадәләр бер-бер артлы тәхеткә менеп, икенчеләренең гаскәрләр илә килүе сәбәбеннән төшеп тордылар. Ошбу вакыт Кара диңгезнең гареб [8] тарафында булган Венгрия илә Хәзәр диңгезенең ике тарафы булган Кавказ вә Хәрәзем җирләренең бөтен шималь [9] тарафыннан гыйбрәт булган бөек Дәште Кыпчак мәмләкәтенең һәр тарафындагы әмирләр, вәлиләр үз башларына мөстәкыйль хан булуны дәгъва иттеләр. Күбесенең максаты бөтен Дәште Кыпчакка бөек хан булганлыктан, өзлексез сурәттә сугыштылар да тордылар. Ошбу аянычлы хәл 15-20 еллар дәвам итте. Бөтен Сарай хөкүмәте үзләренең ханнары кем идекен тәгаеннән белмәделәр.

Дәште кыпчак куәтенең Идел буеннан Сырдәрья буена күчүе

Идел буенда башсызлыкның дәвам итүе куәтнең Идел буеннан китүенә сәбәп булды. Җучиның углы Иҗен, Чыңгыз тарафыннан Дәште Кыпчакның шәркый тарафына, Сырдәрья буйларына, Бату кулы астында хан итеп тәгаен ителгән иде. Бу мәмләкәт Ак Урда исеме илә Иҗеннең балалары кулында дәвам итеп килде. Боларның куәт, шәүкәтләренә ихтилял килмәде. Сарайда шәргый ханнар хөкем итмәгәч, Идел буйлары, Русия, Болгар җирләре вә бөтен Дәште Кыпчак бу Ак Урда ханнары кулында калды [10]. Мәмләкәтләрнең хакимнәре алар булдылар. Сарай тирәсендә, Идел, Урал буйларында күчеп йөри торган татарлар, кыпчаклар төпле идарә, куәт астына керергә Сырдәрья, Иргыз, Савык тарафларына агыштылар. Бирдебәктән 15-20 еллар соң Сырдәрья тарафлары, хәзерге кыргыз сахралары Идел буе татарлары, кыпчаклар илә туп-тулы булган иде. Ул вакыт Азиянең иң куәтле падишаһы (Сәмәрканд ханы) Тимерләнднең гаскәрен Ак Урда ханы Ырыс ничә мәртәбәләр ватты. Шул вакытта Идел буенда Сарайны идарә итүче Мамай түрә, Сарайдагы ихтилялдан файдаланып, баш күтәргән рус кенәзлегенә каршы гаскәр җыярга теләсә дә, Идел буенда, Сарай тирәсендә татарларны бик аз тапты. Бәлки чиркәс, яһүд кеби халыклардан яллап гаскәр җыярга мәҗбүр булды.

Ак Урда хөкүмәте бөтен кыпчакны озак идарә итә алмады һәм үзенең идарәсе вакытында да мәмләкәтнең гареб өлешенә, Идел һәм Днепр буйларына ул кадәр әһәмият бирә алмады, бәлки күбрәк вакытын үзенең шәркый күршеләре илә көрәшеп үткәрде.

_________________________

1. Әхмәтзәки Вәлидинең 1912 елда Казанда дөнья күргән «Төрек вә татар тарихы» исемле китабыннан бер бүлекчә. Кайбер бүлекчәләр журналның 2015 елгы 9 һәм 11, 2017 елгы 9 нчы саннарында басылды.

2 Бәйгать – берәүнең хакимиятен тануны, буйсынуны белдереп, аңа сүз бирү.

3 Вәли гаһед – патшаның үз урынына тәхеткә утырачак варисы.

4 Дибаҗә – китапның кереш өлеше.

5 Өлгет, өлгөтә – льгота, ташлама.

6 Хираҗ – салым, нигездә мөселман булмаганнар түләгән.

7 Мәнсаб – вазыйфа.

8 Гареб – көнбатыш.

9 Шималь – төньяк.

10 Ак Урданы рус вә иран тарихчылары «Күк Урда» дип йөртәләр. – Авт.иск.

Комментарий язарга