Тәңре, Дингир вә Умай…

Төркиләрнең Олуг Аллаһ – Күк, ягъни Тәңрене олылаулары элек-электән сакланып килеп, хәзерге заман төрки халыкларына атаклы һуннар чоры аша килеп җиткән. Әйтик, бүгенге карачайлардагы Тәйри алласы үз

вакытында ауропалыларны яулары белән борчып-куркытып торган кыпчаклар өчен дә – шул ук Тәңре!

Аны Тува халкы Дээр дип йөрткән, шумерлар – Дингир, саха-якутлар – Тангара, полинезиялеләр – Тангароа, таитилеләр – Таароа, азәрбайҗаннар – Танры яисә Таңры, төрекләр – Танры, нугайлар – Тәңри, казан татарлары һәм башкортлар – Тәңре, караимнәр – Тары, алтайлылар – Тэңэрэ, чувашлар – Тура (Дуры), хакаслар – Тенгири, үзбәкләр – Тангри, төрекмәннәр Таңры дип атаган.

Күпчелек төрки кабиләләрдә Олуг Алла исеме Күк дигән сүз белән янәшә йөртелгән. Хәзерге заман Алтай шагыйре Борис Укачинның шундый шигъри юллары бар:

Тәңредә тик ялгыз ал Ай,

Дөньяда тик ялгыз Алтай!

Төрки пантеонының балкарлар һәм карачайлылар «Уллу Тейри» (Олы Тәңре) дип атап йөрткән Олуг Алласы бөтен яшәү барышын, хәрәкәтен әйдәп барган, бәхет иңдергән, бәла-каза, кыенлыклар һәм җәзалар китер­гән: һава торышына, яшен, күк күкрәве, җил-яңгырга хуҗа булган; мул уңыш, мал-туар үр­чеме һәм башкаларны тәэмин иткән.

Балкар белән карачайлыларның туй алкышлары (теләкләре) Тейрине искә алмыйча үтмәгән:

Тейри булышсын,

Тейри ялварсын,

Уң (уңай) атлы итсен,

Уң яратсын,

Игелекләр бирсен,

Яманлыкны кире илтсен.

Берничә йөз еллар элек кыпчаклар: «Тәңри көчледер», – дия торган булган.

Бу гыйбарә «Кодекс куманикус» сүзлегендә дә күрсәтелгән. Казан татарларының ата-бабалары, Олуг Тәңрегә тагын 16 тәңре буйсынган, дип санаган.

Төркиләр Күккә атап ат, тәкә һәм башка терлекләрне корбан итеп чалган. Ошбу гамәл кымыз, әйрән, сөт, ит шулпасы эчү белән бергә башкарылган.

Төрки шаманнардан тувалы, алтайлы, качин, белтирләр XX гасыр башында да Күккә махсус догалар кылган. Бу борынгыдан килгән Тәңре гореф-гадәтен 90нчы елларда, Рамай Юлдашев, Дамир Шәйхетдинов һәм башкалар башлангычында, Идел буе төркиләре яңартты. Мондый бәйрәм Иске Казан төбәгендә хакасларның «Тигир тай» бәйрәме кебек үк үткәрелә.

Мисал өчен, тувалылар язның беренче яшенле көнендә Кояшка һәм Дээрга күмәк рәвештә дога кыла.

Беренче күк күкрәгәндә хакаслар, юрталары тирәли йөренә-йөренә, Күкне һәм Җирне әйрән белән туендыра-туендыра: «Иске ел китсен! Яңа ел килсен!» – дип кабатлый.

Күктә салават күпере пәйда булуны төркиләр «Тәңре эзәре» («Тәңре билбавы»), «Күк кушагы», «Тәңре Кылычы» дип, ә хакаслар «Тигир Куры», алтайлылар «Тәңәрә Куры» дип атаган. Балкарлар белән карачайлылар язгы беренче салават күпере күренгән вакытта гыйбадәт кылган һәм муллык, иминлек теләгән. Изге тауларны борынгы төркиләрчә хөрмәтләү – олылау шорларга да, алтайлылар, тувалылар һәм хакасларга да хас булган…

Тувалылар, тауларның үз рухлары – хуҗалары «даг ээзи» бар, дип исәпләгән, моны хакаслар «тах ээзи» дип йөрткән (татарча «Тау иясе»).

Матриархат булу сәбәпле, тувалылар, ихтимал, Олы Енисей (төркичә «Олы Ана – Әни Су») башлангычындагы тау өркәчен – «Өтүкен»не хатын-кызлар алласына тиңләгән.

Икенче Каганаттагы төркиләрдә ул Ил-Ватан һәм Яклаучы саналып, анда аларның сәяси һәм хәрби үзәге урнашкан булган.

Уйгырлар белән саларлар исә 6995 метр биеклектәге тауны «Хан Тәңре» дип атаган.

 Шунысы кызык: Алания-Осетиядә шулай ук «Тенгир-тау» булып, аңа бу атаманы һуннар яисә аларның кабиләдәш тармакларыннан берсе булган болгарлар биргән булган.

Японнардагы таулар һәм урманнар иясе «Тэгу» рухы атамасының килеп чыгышы да борынгы төркиләр яисә гомум алтайлыларга бәйле булуы ихтимал.

 Монгол кабиләләрендә дә дистәләрчә тәңреләр билгеле. Үзләренең бер императорын монголлар хәтта «Тәңре-йин-Тэдхуг-сэн» дип йөрткәннәр («СССР Фәннәр академиясенең Шәрык институтындагы монгол, бурят-монгол һәм ойрат кулъязмалары һәм ксилографлары. 1. Тарих, хокук», А.С.Пучковский, Мәскәү-Ленинград, 1957, 27 бит). Борынгы төркиләр һәм Дунай буе болгар чыганаклары нигезендә Болгария галиме А.Стойнев башлангыч болгарларның Олуг Алласын болай дип бәяләгән: «Тәңре кешегә хас рәвештә сурәтләнгән күренмәс ир-ат Алла кыяфәтендә күз алдына китерелеп, ул күк, кояш, айгыр, бөркет билгеләмәләре белән сыйфатлана, ә вазыйфалары исә хәрби, төзү-хуҗалык, хокук (гаделлек, кешеләр язмышы белән идарә итү, яклау, курку хисе биреп торучы, җәза кылучы, бүләкләүче), дини хөкемдар дип бәян ителә». («Волжская Булгария: духовная культура», домонгольский период 10-нач. 13 вв., Г.М.Дәүләтшин, Казан, 1990, 58 бит).

Анда язылганча: «Болгарлар уенча, Тәңренең хәтта төсе дә (зәңгәр, ак, ачык) саклау куәтенә ия булган» (шунда ук, 59 бит).

Борынгы төркиләрдә шулай ук Җир-Су тәңресе дә шөһрәт ителгән. Бу хәтта ислам динен кабул иткән төркиләрдә дә сакланып калган. Әйтик, кыргызлардагы Жер-Суу рәвешендә.

Сүз уңаеннан: тугандашлык нәтиҗәсендәме, ерак Индонезиядә «ватан», «ил» мәгънәсендәге гыйбарә төркиләрдәге «Җир-Су»«Танах-Аир»га туры килә.

Нугай татарлары балигъ булып җиткән егетләргә мондый алкышлар – теләкләр тели торган булган:

Тәңрең иңдергән бәхетең

Һәрвакыт синдә торсын,

Халыктагы ат-аманың

Хөрмәтле билге булсын.

Өлкәннәрне олы ит син,

Кечеләрне кече ит,

Туган вә тумачаларыңны

Какма-сукма, кеше ит.

Куәтле бул син таулардай,

Иркен күлдәй шаулардай…

(«Дагыстан халыкларының тылсым поэзиясе», Махачкала, СССР Фәннәр академиясенең Дагыстан филиалы, 1989, 74-75 битләр).

Умай – хатын-кыз кыяфәтендәге алиһә (төрек телендә – «Таңрыча»). Умай борынгы төрки рун язмаларында искә алына.

Умай – балалар, яңа туганнар, йөкле хатыннар, уңдырышны яклаучы зат, аны Алтай шаманнары, камнары бүгенге көндә дә хөрмәтли. Урта Азиядәге кыргызлар миң белән туган балаларны, «Умай эзләре», дип, бәхетлегә юрый.

Төркиләрнең юлбашчысы Төньюкүк шәрәфенә халык «Күк», ягъни «Тәңре» дигән рун язмасы пәйда була, дип көткән, ул җиңү китерә, дип ышанган.

Умайны («Ымай», «Омай») телеутлар, белтирләр, качиннар, сагайлар, кумандиннар, шор татарлары, кара татарлар (төньяк алтайлылар һәм далаганнар). Ә тувалылар, белтирлар, сагайлар, качиннар һәм шор татарлары тагын «Кара Умай» дигән затны да белгән.

Алтай кабиләләре Умайны төрлечә – «Умай Ана», «Ымай», «Май» дип атаган.

Умайга мөрәҗәгать иткәндә телеутлар һәм хакаслар аны Ут сурәтендә чакырган, кыргызларның Ут культы кайвакытта балаларны яклаучы Умайга төбәлгән (юнәлтелгән) була.

Кыргызларда бүгенге көнгә кадәр, «Сиңа Умай ана ярдәм итсен» дигән алкыш сак­ланып калганын искәртеп китү урынлы булыр. Дагыстандагы хатын-кызларның төрки кумык лигасы «Умай» дигән исем йортә.

«Борынгы болгарларның ырым-ышанулары нигезендә ут башлангычының шактый киң җәелүе хакында археология чыганаклары, аерым алганда, савыт-сабалардагы хач (тәре), свастика, ромб һәм башка билгеләр шәһадәтнамә була ала». («Волжская Булгария», домонгольский период, 10-нач. 13 вв., Г. Давлетшин, 1990, 61 стр.)

Тәре (хач, кач), свастика, ромб һәм башкаларның сурәтләрен мишәр вә башка төркиләрнең кием-салымнары һәм сөлгеләре бизәк-нәкышләрендә күрергә була.

Чуваш шагыйре В.Тургай болай дип язып чыккан иде: «Сталин заманында йөзләрчә чуваш авылы кызлары ГУЛАГта фәкатъ гореф-гадәтләрне дәвам итеп, тегү-чигүдә чуваш нәкышенең иң борынгы формасы – свастика тукыганнары өчен генә дә харап булды!»

 VIII-X гасырларда Көньяк-көнчыгыш Ауропадагы күчмә төрки халыкларның мәдәниятен һәм тормыш-көнкүрешен өйрәнгәндә, С.Плетнева аларның дөньяны аңлауларын чагылдырган амулетларын (бөтиләрен) билгеләп үтә.Алар арасында бигрәк тә Тәңре һәм Кояшка бәйле булганнары игътибарны җәлеп итә.

Балкарлар белән карачайларда иң күп таралган бөтиләрнең берсе – ут-кояш-хачның әйләнмәдәге сурәт мәгънәсе борынгы заманнарда бик киң таралган вариантлардан берсен тәшкил иткән дүрт нурлы түгәрәктән гыйбәрәт.

Бу ут-кояшның борынгы символы балкар, карачай халыкларының киез келәм­нәрендәге, папаха, киез эшләпәләре һәм башлыкларындагы иң яратып тукыла торган бизәкләрен тәшкил итә. Бу уңайдан Баксан тарлавыгындагы Тызып елгасы башлангычының XVI-XVII гасырларга караган тау кыяларына төшерелгән үзара кисешле дүрт нурлы әйләнәне искә төшерү кызыклы булыр. Ошбу мәгънәле сурәт балкар һәм карачайларның борынгы һәм катгый каргышлары  «Тейри урсун!» («Тәңре орсын»ы!) белән бәйле.

М.Ковалевский билгеләп үткәнчә, балкарлар борынгы бер йоланы саклап килә: «Таяк очы белән җиргә әйләнә сызалар, шуннан соң аңа аркылы-торкылы ике сызык (дүрт нур) төшерәләр, түгәрәк уртасына кереп басалар да ант итәләр. Бу йола аларда кач дип атала». (Төрек телендә – хач). («Очерки истории: культура Балкарии и Карачая XIII-XVIII вв»., И.И.Мизиев, Нальчик, изд. «Нарт», 1991, 149 стр.)

Әлеге китаптан китерелгән өзек кырым татарларында: «Тәңре урсун сизни!» – «Сезне Тәңре орсын!» – дип яңгырый. (Хәзерге казан татарларында: «Кояш орсын!», «Яшен орсын!», «Җир орсын!»).

Ахыры бар

_________________

*Айрат Галимҗанов Казанда туып (1962) үскән. Чувашстан Язучылар берлеге әгъзасы. Шагыйрь, тәрҗемәче.Төрки дөнья турындагы мәкаләләре Татарстан, Мари Иле, Чувашстан, Алания-Осетиядәге газета-журналларда дөнья күргән.

Комментарий язарга