Тәңре, Дингир вә Умай… (дәвамы)

Cебер татарларында утка табынуның (утны хөрмәтләүнең) борынгы гореф-гадәтләре бар. Әйтик, утка төкерү тыела; ут шулай ук чистарыну чарасы буларак карала, шуңа күрә эпидемияләр вакытында алар ут аша сикерүне гадәт иткән.

Гагаузлар, алтайлылар, чуашлар, болгарлар, кумыклар һәм башка төрки халыклар елның беренче яшен яшьнәгән вакытында төрле ырым, йолалар башкара.

Башка төркиләр кебек үк, балкарлар һәм карачайлар андый чакта зур учаклар ягып, шулар аркылы сикерүне гадәткә керткән.

Кырым татарларының яшенгә табынулары учак тирәли үткәрелгән тамашаларда һәм ут аша сикерүдә чагыла.

Хакаслар (Абакан татарлары) җәйге «Тигир тайи» бәйрәмен үткәргән вакытта, бергә тәкәләр чалып бәйрәм иткәндә, белтир вә качин ыруглары каенлы Изге Тауда ике зур учак ягалар да шуларның берсенә үзләре эчәсе хәмернең берничә тамчысын тамызалар (нәкъ чуашлардагы кебек!).

Мондый бәйрәмнәргә хатын-кызларны катнаштырмыйлар.

Төркиләрнең гореф-гадәтләрендә нәкъ шулай ук Суны данлау ырымнары һәм гадәтләре чагыла.

Әйтик, алтайлылар Су иясе – «Суу ээзи» – барлыгына ышанган һәм аны хөрмәтләү билгесе итеп, ат чалган.

Кырым татарлары, эңгер-меңгер төшкәч, коедан су алмыйлар. Әгәр дә инде бик кирәк икән, су чыгарыр алдыннан Су иясеннән («Сув анасы») рөхсәт сораганнар.

Балкарлар исә аны элек-электән «Суу анасы», казан татарлары – «Су анасы» дип атап йөрткән. Тувалылар балык тотарга кереш­кәнче елгаларга, күлләргә һәм аларның ху­җалары-ияләренә – «Суг иязи»енә багышлап дога кылган.

Хакасларда ул «Сух ээзи» («Су иясе») дип йөртелгән.

Ислам дине кануннарына карамастан, себер татарлары хәтерендә борынгы төрки алиһәсе Умай (Ымай) турындагы хатирәләр сакланып калган.

 Себердәге тар татарлары карашынча, Умай – һәр кешедәге тән һәм рух саклагычы. Шор вә тубыл татарлары Умай төшенчәсен сабыйның кендек бавына тиңләгән, ә борынгы төрки телдә «Умай» төшенчәсе мондый мәгънәләргә ия булган:

1) Соңгылык (бала чүбе), бала урыны, ана карыны;

2) Алиһәнең үз исеме.

Тар татарлары күзаллавынча, Умай кешенең тәнендә аның гомере буена урнаша. Кумандиннар фикерләвенчә, Умай баланың ана карынында яралган чагында ук була һәм баланы дөньяга килгәннән соң да, бала чагында да, бөтен гомере буе да саклый.

Хакасиянең Аскиз районындагы белтирләр баланы өч яшенә кадәр «Умай» сүзе белән атап йөрткән (шунысы да кызык: япон гаиләләрендә өч яше җиткәнче баланың кылган галәмәтләренә игътибар итмиләр); хакас гаиләсендә фәкать өч яше тулгач кына кешенең җанын «кут» дип атаганнар.

Алтай шаманнарының «кут» дигән чакырмаларында рух дигән мәгънә бар. Мондый «кут»-«кот» дигән сүзне казакълар, башкортлар, казан татарлары да куллана. «Кот» гыйбарәсенең бөтен төрки халыкларында «җан» дигән мәгънәдә йөргәнлеге гомум мәгълүм.

Тувалыларның «кут» – җан мәгънәсен аңлаулары яшәү көчен белдерә, ә якутларда ул җаннарның берсе дип кабул ителә.

Хакас камнары (шаманнары) югары Аллаларына болай дип тәкъбир кылган:

Ай астында халык яшәмәс,

Чирләр һәм газаплар ташланмас.

Мал-туар үләр, чәчкәннәр шытмас,

Синсез бер җан да авыз-сүз дәшмәс.

(«Образцы народной литературы тюркских племён», Н.Ф.Катанов, часть 9-я, С.-П., 1907, с.608-609)

Гыйбадәт кылуда катнашкан хакаслар үз тирмәләренең төнлегенә бүрекләрен куеп, күктән күбрәк кот килгәнен теләгәннәр. Хакасларда кавем дәвамы һәм кешеләргә «кут» бүләк итүе таш балбаллар – менгирләр алдында үткәрелгән.

 Татарстанда «Мәңгәр» исемен йөрткән авыллар булуы да очраклы түгел.

 Теленгитлар һәм себер татарларында яман көчне эзәрлекләүче Натигай (Нацигай) атлы рухка ышану сакланып калган. Ул көчле күк күкрәве вакытында яшьнәгән аркылы-торкылы яшен сурәтендә гәүдәләнгән.

Кыпчаклар шулай ук Натигайга ышанып яшәгән. Бу хакта итальян сәяхәтчесе Марко Поло язып калдырган.

Төркиләрнең тылсымга ышанулары үсемлекләргә карата да сакланып калган. Идел буе, себер татарлары һәм алтайлылар миләш белән артышны хикмәтле көчкә ия, дип санаган.

Себер татарлары биеклекләре белән аерылып торган каен һәм наратны үз иткән, балкарлар белән карачайлар исә аерым үскән зур нарат, кыргый грушаларны (армутларны) хикмәтле санаган.

Хәзерге Дагыстанның төньягында – һуннарның әүвәлге таш калалары Варочаннан ерак түгел генә һуннар Тәңренең гәүдәләнеше дип санаган бик зур бер имән агачы үсеп утырган (сүз уңаеннан әйткәндә, Америка индеецлары шулай ук имәнгә табынган булган).

Америкадагы индеецлар сыман ук, себер татарлары да тотемизмга (кешеләр төркеменең ырым ышанулары һәм гореф-гадәтләре белән бергәлегенә) тугры булган. Шуның нәтиҗәсендә, әйтик, себер татарлары кавемендә «аю тухум» («аю токымы»), «торна тухум» («торна токымы»), «аккош тухум» («аккош токымы») очрый.

…Себер татарлары авылларында карга, кырмыска, сарык, бүре, үгез һәм бака дигән аз санлы кушаматлар күзәтелә.

Аккош саха-якутларда да изге кош саналган, ә аюның тотемик культы киңрәк аралыкта – якутлар, алтайлылар, теленгит, шор, хакас һәм тувалылар арасында саклана.

Башкортларның катай кабиләсендә козгын ыруы да, торна ыруы да булган. Хәзерге заман кореялеләр Конвондо провинция-өлкәсенең тотем мәгънәсен аю дип санап, үз итәләр.

Кюсю утравындагы японнар арасында да аю өстенлекле мәгьнәгә ия.

Алтай шагыйре Борис Укачин аюга түбәндәгечә хөрмәт күрсәтә:

Алтай ерткычларының башчысы

Акыллы, хөрмәтле Аю.

Алтай ерткычларының башчысы

Куркыныч, табынган Аю!

Себер татарлары төрле чирләргә, яман рухларга, яшен, күк күкрәүләргә каршы аюның азау тешләрен һәм тырнакларын тагып йөрткән, кызларның чибәрлеген һәм сәламәтлеген саклау өчен төрле төстәге тасмалар, муенсалар таккан, ә балаларның маңгайларына, күз тимәсен өчен, корым сөрткән.

«Күз тимәслеккә» себер татарлары күпчелектә зәңгәр төс кулланган. Бу түгәрәк төймә, берәр бакыр җисем ише әйбер булган.

Карачайлар балаларга күз тимәсен дип аларның җәймә-төрүләренә бүре, кыргый мәче тырнаклары, керпе энәләре, эт танавы сөякләре, кучкыл төстәге тукыма кисәкләре, перламутр (сәдәф) тегеп куя торган булган.

Башкортларда, яман рухлар – албастылар басмасын өчен, йөкле хатынның киеменә бер әчмуха каз мамыгы теккәннәр яки бусагасы төбенә бүре башы салганнар.

Баланы бишеккә салу алдыннан, карачайлар, ырымнары буенча, башта ул бишеккә мәче яки эт баласын иңдереп, сабыйга «бәхетле киләчәк» теләгәннәр, баш турысына бүре тырнаклары, селәүсен йоны, камыр агачы (боярышник) ботагы, адәми зат кулының сурәте төшерелгән камыр ашы, киптерелгән кендек бавы кисәге салынган төенчек, ә баш астына пычак (малайларга) яки кайчы (кызларга) куйганнар.

Тимер әйберләр баланы шәйтаннар бумасын йә үзләренә алып китмәсен өчен куелган.

Каенана корбанга чалынган терлекнең канына бармагын манчыган да сабыйның яңагына шуның кан эзен төшергән.

Күз тиюдән һәм яман рухлардан саклар өчен, баланың баш түбәсендәге чәч катлавына сумала төерчекләре ябыштырганнар, ә бүре йоныннан тасма үреп, шуны бораулап тишелгән сарык сөяге һәм тоягы белән бергә бишекнең сабый башы турысындагы сиртмәсенә бәйләп куйганнар.

Карачайлыларда тылсымлы сүз һәм язмалар мөһим урын алып торган. «Байчы» («байлык китерүче»), дисең икән, явыз рухны куркытып җибәрер өчен шул җиткән.

Карачай ышануынча, өйдә, йортта байчы, йорт иясе, йорт башлыгы, озын чәчле («чачлы») су анасы, урманда исә агач кешесе бар икән. Казан татарларында да чәч белән бәйле төрле ышанулар булган…

Татар хатыннары, сәламәт булыр вә озак яшәр өчен, көзгегә карап чәч тараганда бу сүзләрне әйткәннәр:

Нурлы йөзем караем,

Чәчләремне тараем,

Тау буйларын ураем,

Су буйларын буйлаем,

Урманнарга бараем,

Озын чәчләрем кебек

Озын гомер сораем».

Карачайлылар белән уртак булган болгар һәм казан татарлары арасында Ана культының охшашлыгы сизелә: Йорт анасы, Су анасы, Кое анасы, Җил анасы, Басу-кыр анасы һәм башкалар.

Җир тәңресе, димәктән, карачай, балкар кешеләре абзар-кура, йорт салыр, тергезер алдыннан, ул урында Җир тәңресенә, Җир иясенә багышлап сөтле савыт калдыра торган булганнар.

Шулай итеп, төрки халыкларның карашлары, Җиргә генә юнәлмичә, Күккә дә юнәлгән булган.

Әйе, төркиләрнең дөньяны аңлаулары салават күпере төсләре кебек күптөрле булган. Тик шул ук вакытта төрки халыкларның төрле кавемендә бу мәгълүм бер уртак­лыкка да ия. Җыеп әйткәндә, барча төрки кавеме, японнарның синтоизмы төсле, борынгыдан ук уртак диннәренә, гасырлар буена тайпылмаслык ышануларына ия булган.

Менә шушы уртак күчәрдә бер тәгәрмәч булып әйләнгән сурәттә, ата-бабаларыбызның киләчәк буыннар, ягъни безнең өчен кабызган учагы тирәли бергә-бергә җыелсак кына, киләчәгебез булыр!

Комментарий язарга