Тыңлагыз, Казан сөйли!

Бәхетемәдер инде, миңа Татарстан радиосының иң абруйлы чорларының берсендә шунда диктор булып эшләргә насыйп әйләде. Сүз дә юк, аның халыкка аеруча көчле тәэсир итеп эшләгән чагы сугыш чоры һәм аннан соңгы илленче еллар булган. Әмма мин бирегә эшкә килгән алтмышынчы елларда да радио әле нигездә киң күләмдәге мәгълүматны һәм сәнгатьтәге казанышларны күзгә күренмәгән дулкыннары белән меңнәрчә чакрымнарга илтеп ирештерүче бердәнбер чара иде. Татар телендә эшләүче башка радиолар юк, телевидение, үзенең эшчәнлеген башласа да, әле ул Мәскәү программасы мөмкинлек биргән вакыт аралыгына кысылып кына дөньяга чыга. Күп кенә җирләргә аның яктылыгы төшми, Казан, Әлмәт, Лениногорск кебек шәһәрләр тирәләрендә генә аларны экранда «кар яуган» хәлдә булса да карый алалар. Шуңа күрә халык, кинәнеп, радио тыңлый. Х.Туфан бер эпиграммасында: «Казанский радионың радиусы бәләкәй», – дип язса да, хәзергесе белән чагыштырганда, шактый зур булган икән бит. Без иртәнге тапшыруларны: «Казан сөйли! 1181 метр дулкынлы радиостанция эшли. Мәскәү вакыты белән 7 сәгать 10 минут», – дип башлап җибәрәбез. Бу – озын дулкынлы радиостанциянең авазы, ул, Татарстаннан тыш, тулысынча Башкортстанны, Ульяновск, Киров һәм Пенза өлкәләрен, Мари, Чуаш, Удмурт һәм Мордва Респубикаларын иңли. Хәтта Оренбург, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләренең безгә табарак булган төбәкләреннән дә, сезне тыңлыйбыз, теге яки бу җырны, спектакльне тапшырсагыз иде, дип хатлар килә.

Фәния Чанышева

 Тагын шунысы да бар: Ульяновскида һәм Кировта, күрәсең, мөстәкыйль тапшыру станцияләре булмаган, алар үз тапшыруларын да элемтә каналлары буенча Казанга җибәрәләр дә, шул ук 1181 метрлы көчәйткеч ярдәмендә аны эфирга чыгаралар. Димәк, Татарстан башкаласының Троицк урманындагы станциясенең көче бу өлкәләрне тулысынча иңләргә җиткән. Дөрес, Казанга кадәр элемтә чыбыклары буенча килгәнлектән, бу шәһәрләрдән эфирга чыгучы тапшыруларның яңгырашында ниндидер «юшкын»нар сизелә, безнекеләрнең сыйфаты күпкә яхшырак була. Еллар үткәч, әлеге өлкә үзәкләре дә үз радиостанцияләрен булдырдылар, шуның белән аларның безгә «ялынычлары» бетте.

Без – дикторлар әнә шундый гаять киң таралган җирлекләрдә үз кеше идек. Татарстанны инде әйткән дә юк, аеруча яратып, үз итеп тыңлаучыларыбыз Башкортстанда да күп булды. Андагы күп кенә районнардан хатлар агылып кына торды. Бигрәк тә Камал Саттарованы яраталар, аңа еш кына: «Казан абыстаебыз», – дип язалар. Чыннан да, сугыш вакытыннан бирле тыңлаучыларның яратып тыңлый торган бу дикторы телебездәге гарәп-фарсы алынмаларын яки махсус тапшырулардагы дини тәгъбирләрне шулкадәр җиренә җиткереп, оста итеп әйтә ки, аны яхшы әзерлекле дин әһеле дип тә кабул итәргә мөмкин иде. Мәрьям апа Арсланова белән шәхсән үземә дә тыңлаучылар битараф булдылар, дип зарлана алмыйм. Ул хатлар арасындагы аеруча җылы итеп язылганнарын әле дә кадерләп саклыйм.

Әйтик, 1972 елда булса кирәк, миңа Уфадан бер хат килде. Кире адресы да юк, авторның имзасы да куелмаган. Аның каравы, конверт эчендә шигырь бар. Ул «Тыңлагыз, Казан сөйли!» дип атала. Хат кулдан, тигез, матур хәрефләр белән җыйнак итеп язылган. Аны язган кешенең пөхтәлек яратучы икәнлеге әллә каян күренеп тора. Менә ул:

 

Җилләр инде яфракларның
Соңгыларын җиргә сибә;
Кар аралаш яңгыр ява,
Бик ямансу әллә нигә…

Шул сагышлы көзге көнне
Таныш тавыш котлый безне,
Ул хәерле иртә тели:
– Тыңлагыз, Казан сөйли!

Килеп керде дусларымны
Иң сагынган чакта гына.
Алып китте Казанына,
Чаллы, Кама якларына…

Иркәләде колагымны
Әткәм-әнкәм теле белән,
Салих Сәйдәшев моңнарын
Алып килде үзе белән.

Шушы моңнар озатып бара
Елларымның агышында.
Алар, җылы агым булып,
Кергән минем язмышыма.

Бүген дә боек күңелемне
Ул туган моңнарга күмде.
Ак бәхетләр тели-тели:
– Тыңлагыз, Казан сөйли!

Шигырь миңа бик ошады, коллегаларым Камал һәм Мәрьям апаларга да укып күрсәттем. Аны укыганда, режиссерыбыз Госман абый Әхмәтҗанов белән рус телендә сөйләүче хезмәттәшебез Таисия Калугина да бар иде. Барыбыз бергәләп Таисия Андреевнага аның эчтәлеген тәрҗемә иттек. Ул болай дип әйтеп куйды:

– Татар тыңлаучылары бик игътибарлы кебек тоела миңа. Үземнең рус телле тыңлаучыларымнан, сирәк булса да, мин дә хатлар алгалыйм. Әмма аларда күбрәк нинди дә булса кимчелек күрсәтелә, йә, бер дә булмаса, тегеләй-болай укырга кирәк, дип, мине өйрәтеп язалар. Атап мондый шигырь язулар юк та юк инде.

Камал апа, һәрвакыттагыча шаяртып, сүзгә кушыла:

– Хатны Фоатка җибәргәннәр бит, бу берәр кыздан булырга тиеш. Шигырьне Фәйрүзәңә күрсәтә күрмә, көнләшер, – ди.

Мәрьям апа җитдирәк, ул язуын җентекләп карый:

– Юк, бу яшь кызлар кулы белән язылмаган. Күрәсез, һәр хәрефе бөртекләп, җиренә җиткереп төшерелгән. Яшьләрнең болай итеп утырырга түземлекләре җитми.

Кулдан-кулга йөрткәннән соң, хатны миңа бирәләр. Госман абый әйтә:

– Сакла, безгә, Таисия Андреевна әйтмешли, күбрәк акыл өйрәтеп язалар. Мондый матур шигырьләр эшебезгә бирелгән ихлас бәя ул!

Бер-ике көннән зур студиядә радионың элеккеге дикторлары Зәйнәп Хәйруллина, Маһинур Җиһаншина һәм Айрат Арсланов белән очрашу уздырылды. Алар үткәннәрне искә төшерделәр, олырак яшьләрдәге хезмәткәрләр бу могтәбәрләр эшләгән заманнар турында истәлекләр сөйләделәр. Бигрәк тә утызынчы еллар шагыйрәләре Зәйнәп апа Садыйкова, Мөршидә апа Вилданова чыгышлары кызыклы булды. Мине дә хәзерге дикторлар исеменнән сүз әйтергә чыгардылар. Мин исә шушы билгесез авторның шигырен яттан сөйләдем. Әсәр һәммәсенә дә ошады. Татарстан радиосының төрле җирләргә таралып яшәүче милләттәшләребезне рухи яктан бергә туплавындагы әһәмияте никадәр осталык белән әйтелгән, дип сокландылар. Зәйнәп апа исә өстәп әйтеп куйды:

– Автор әйтергә теләгән уй-хисләрне күңелләргә үткәреп укыганың өчен, Фоат энебез, сиңа рәхмәт!

Фоат Галимуллиның 1967 елда Татарстан радиосына диктор булып эшкә килгән вакыты, 26 яшь

Шул рәвешле, бу шигырь, татар шигъриятенең күп кенә башка әсәрләре кебек, минем күңелемдә яши башлады. Мин, аны, җае чыккан саен, төрле чараларда укый торган булдым.

…Җитмешенче еллар ахырында аспирантураны Уфада Башкорт дәүләт университетында үттем. 1980 елда классик шагыйрь һәм әдип Мәҗит Гафуриның тууына 100 ел тулды. Шул уңай белән Башкорт телевидениесе татар телендә дә бер тапшыру оештырырга ниятли. Аның авторы, ярдәм сорап, БДУга килде. Татар филологиясе кафедрасы мөдире Габделхәй Хурам улы Әхәтов белән аның кабинетында сөйләшеп утыра идек, шушы журналист килеп керде. Бу егетнең йомышы кафедра мөдиренең әлеге тапшыруда чыгыш ясавын сорау икән.

– Без бу бәйрәм уңае белән башкорт телендә тапшырулар әзерләдек. Менә татар телендә дә булсын, дибез. Телевидениегә килеп, Мәҗит агабыз турында сөйләп китсәгез иде.

Габделхәй агай кинәт миңа таба борылды:

– Мин инде сездә булгалап торам. Менә Мәҗит Гафури хакында бездәге халык өчен яңа кеше сөйләсен. Үзе – Казаннан. Мәҗит аганы анда ничек бәяләүләрен ишетү тагы да кызыклырак булыр.

Егет миңа борылды:

 – Безгә бүген үк кирәк.

 – Габделхәй Хурамович әйтә икән, хәзер үк сөйли алам!

Шулай итеп, әлеге егеткә ияреп, Салават һәйкәленнән ерак түгел генә урнашкан Башкортстан телевидениесе бинасына киттем.

Анда бер абзый сорый:

– Ничә минут сөйлисез?

– Сезгә ничә минут кирәк булса, шулкадәр.

– Унбиш минут күп булырмы?

– Мин Мәҗит Гафуриның байтак әсәрләрен яттан беләм. Ярты сәгать бирсәгез, әйбәт булыр иде.

– Вакытын бирербез, әмма безнең таләпләргә туры килмәгән очракта, кыскарту ихтималыбыз да бар.

Мин инде, Уфада зыялылар арасында бераз кайнашып, биредәге аерым язучыларга мөнәсәбәттәге кайбер нечкәлекләрне белә башлаган идем. Шуңа күрә, чыгышымны, алар күзеннән караганда да, нинди дә булса ризасызлыкка урын калдырмаслык итеп ясадым. М.Гафуриның татар әдәбиятындагы зур урынын күрсәттем, аның башкорт сүз сәнгатен үстерүгә юнәлдерелгән хезмәтләрен киңәйтеп бәян итәргә тырыштым. Мине бүлдерүче булмады. Студиядәгеләр рәхмәт әйтеп калдылар. Кичен бу язманы эфирга чыгардылар. Чыгышымны тулысынча калдырганнар булып чыкты.

Иртәгесен каланың В.Ленин урамындагы китап кибетенә кердем. Ике катлы кибеттәге китап байлыгына исем китеп карап йөрдем. Сәйфи ага Кудашның ике томлыгын сатып алып, бинадан чыгып барганда, каршыма мөлаем гына бер ханым очрады. Ул, минем белән исәнләшеп, күптәнге танышы шикелле, иркен генә сөйләп китте:

– Кичә телевидениедән, Фоат энем, Сезнең чыгышны карадык. Чын татар сөйләмен, телебезнең казан татарларына хас үзенчәлекле яңгырашын тыңладык. Диктор булган кешенең сөйләме аеруча аһәңле булып кабул ителә икән: дөрес тә, гади дә, шул ук вакытта халыкчан да. Рәхмәт Сезгә.

Миңа, әлбәттә, мондый бәяне ишетү күңелле иде. Әмма бу ягымлы ханымны танымый гаҗизләндем. Сораулы карашымны сизде булса кирәк, ханым үзе белән таныштырырга ашыкты:

– Мин Фәния апаң Чанышева булам…

– Алай булгач, Сезне шагыйрә дип беләбез. Әле күптән түгел генә Казанда шигырь китабыгызны укып утырырга туры килде. Аларны үзебезнең телевидениедә «Яңа китаплар» тапшыруында яңгыраттым.

 – Рәхмәт инде, китабымны игътибарсыз калдырмыйсыз икән. Кызганыч, Казан телевидениесе тапшыруларын монда карый алмыйбыз. Ә радиодан сөйләвегезне ишетеп торабыз. Бер елны мин сезгә «Тыңлагыз, Казан сөйли!» дигән шигыремне дә җибәргән идем әле.

Мин шунда ук әлеге шигырьне сөйли башладым. Фәния ханым елмая-елмая тыңлап торды. Аңа үз әсәренең Казаннан килгән бер мосафир тарафыннан яңгыратылуы көтелмәгән хәл иде.

– Шушы шигырьме? – дидем мин, укып бетергәч.

– Шушы инде, шушы. Димәк, ул адресатына барып җиткән, алай гына да түгел әле, әсәр үзенең мөстәкыйль тормышы белән яши башлаган! Моны күреп тору миңа бик күңелле!

______________________________

Фәния Чанышева – Уфада яшәп, татар телендә иҗат итүче шагыйрә. Ул – күренекле галим һәм шагыйрь, Мәҗит Гафуриның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнеп, докторлык диссертациясе язып яклаган Гыйлемдар Рамазановның хәләл җефете дә. Еллар узгач, без аның белән, М.Кәримнең 80 яшьлек бәйрәме уздырылганда, шагыйрьнең туган авылы Келәштә, башка әдәби форумнарда да очраштык. Ике арада хатлар йөргән вакытлар да булды. Үз төбәгендә татар рухын саклап яшәгән Фәния ханым Чанышевага рәхмәтем бик зур.

Комментарий язарга