Туган илем, ана телем

Дөньяда 65000ләп тел бар, дип исәпләнә. Бу – рәсми мәгълүмат. Шулар арасында минем өчен иң кадерлесе, иң матуры, әлбәттә, татар теле. Югарыда әйтелгән телләрнең 14е халыкара тел дип ЮНЕСКО тарафыннан билгеләнгән.Шуларның берсе – татар теле! Әмма ата-анам теленә иксез-чиксез мәхәббәтем моның өчен генә түгел. Бу хакта Тукаебыз әйткән:

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Туган телгә булган изге хисләрне аңлатып бетерерлек түгел. Шул ук вакытта кайберәүләрдән ишет­кәнем бар: нинди телдә сөйләшсәң дә барыбер түгелмени, дип. Янәсе, тел аралашу чарасы гына бит. Бу раслауда күпмедер хаклык бардыр. Әмма шунысы да бәхәссез – тел ул тәрбия чарасы да.Уннарча, хәтта йөзләрчә буын татар балалары «Сак-Сок» бәетен тыңлап үс­кән. Ә инде ул бәетне башка телгә күчердеңме, бөтен мәгънәсе югала.Безнең телебез, гомумән, сингармонизм закончалыгына буйсына торган, җырга, көйгә йомшак тел.

Телебезнең язмышы халкыбыз язмышына тәңгәл: бервакыт урыс шагыйре Ярослав Смеляков «татар телен урыс тегермәнендә он итеп тарттырдык»,  дип язган иде. Аңа җавап итеп, Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми «Учительская газета»да татар теленә мәдхия җырлап шигырь бас­тырды (урысчага тәрҗемә итеп), татар халкының да, татар теленең дә үлемсез икәнен шигъри югарылыкта раслады. Әйе, 450 елга сузылган колониаль изү шартларында телебезгә, динебезгә, халкыбызга даими һөҗүмнәр булып торды. Явыз Иваннан башланган чукындыру, телне бетерү сәясәте Петр патша вакытында югары ноктасына җитә, ул «Басурман татарларны өч ай эчендә чукындырып бетерергә» дигән фәрман чыгара. Әмма моннан берни дә килеп чыкмый, халкыбызның этнопедагогикага нигезләнгән менталитет, ислам дине саклап кала.уган телгә булган изге хисләрне аңлатып бетерерлек түгел. Шул ук вакытта кайберәүләрдән ишет­кәнем бар: нинди телдә сөйләшсәң дә барыбер түгелмени, дип. Янәсе, тел аралашу чарасы гына бит. Бу раслауда күпмедер хаклык бардыр. Әмма шунысы да бәхәссез – тел ул тәрбия чарасы да.Уннарча, хәтта йөзләрчә буын татар балалары «Сак-Сок» бәетен тыңлап үс­кән. Ә инде ул бәетне башка телгә күчердеңме, бөтен мәгънәсе югала.Безнең телебез, гомумән, сингармонизм закончалыгына буйсына торган, җырга, көйгә йомшак тел.

Ә инде хакимияткә килгән большевиклар режимы патшаларның «ялгышларын» төзәтергә булды – мәчет манаралары киселде, меңнәрчә дин әһелләре ГУЛАГта черетелде. Узган гасырның 60нчы еллар башында, мәсәлән, Казанда, җөмһүриятебезнең башка шәһәрләрендә, күп кенә район үзәкләрендә, эшчеләр бистәләрендә «күзгә кырып салырлык» та татар мәктәпләре, балалар бакчалары калмады. Татар теле гамәлдән төшеп калу хәленә килде.

Урыслаштыру процессын көчәй­тү өчен күп меңнәрчә татар егетен, кызын «бөек коммунизм төзелеш­лә­ре­­нә» озаттылар, алар шунда – урыс мохитендә «эреп югалдылар», асси­миля­цияләштеләр; үз чиратында, Татарстандагы төзелешләргә ун мең­нәр­чә ятлар килеп тулды, күп­челек очракларда алар катнаш гаилә төзеделәр. Шуларга таянып, узган гасырның 70нче ел­лар башында яңа тарихи бердәмлек –«совет халкы» (чынлыкта урыс халкы) барлыкка килде. Әмма СССР таркалгач, бу тәгълиматның буш сүз икәнлеге ачыкланды. Кыргызстаннан башка, урыс телен дәүләт теле дип игълан иткән бер генә элекке союздаш республика да табылмады. Кыргызстанда урыс телен дәүләт теле дип игълан итүнең җитди бер сәбәбе бар – анда югары белемле милли кадрлар юк дәрәҗәсендә. Ә алардан башка халык хуҗалыгы яши алмый.

Халык телендә «Узган эшкә – салават» дигән әйтем бар. Ләкин ул һәркемгә кагылмый бугай – күптән түгел РФ Пре­зиденты В.Путин үзенең бер чыгы­шында югарыдагы хакимиятнең бер милләт булдыру идеясен хуплавын әйтте һәм аны бүгеннән үк тормышка ашыру өчен чаралар күрергә кирәк, диде.

Телсез халык этнос булмый. Әмма урыс теле стихиясендә формалашкан ата-аналарның бүгенге балаларына әнә шул хакыйкатьне ирештерү искиткеч кыен. Һаман да шул ук бер фикер – «кайсы телдә сөйләшсәң дә барыбер түгелмени».

Русия дигән илнең бүгенге авыр хәле иң элек халыкларның «кем булуына» бәйләнгән. Күптән түгел АКШ президенты Русиядәге социаль-икътисади хәлләрнең мөшкел булуына үзенең борчылуын белдерде. «Җир шарындагы табигый байлыкларның яртысы Руссия кулында һәм шул ил хәерче хәлендә», – диде ул. Болар – хак сүзләр. Минемчә, төп сәбәп – илдә яшәүчеләрнең кем булуында.

Җитмеш елга сузылган большевис­тик режим шартларында халыкларның (200 милләт, этносның) менталитеты бөтенләй инкарь ителде, тәрбиячеләр ниндидер мифик «коммунистик җәмгыять» шәхесе формалаштыру белән «шөгыльләнде», еш кына аларга әтисен, бабасын һәлак иттергән Павлик Морозов үрнәк булды. Нәтиҗә шул гына: рәсми мәгълүматларга караганда, 50 ел эчендә СССРдагы 194 милләтнең 93е юкка чыккан. Тарихта моның аналогы юк, дияр идек, социалистик режим хөкем сөргән илләрдә андый үрнәкләр булды. Мәсәлән, Болгариядә яшәүче татарларга, төрекләргә «болгар паспорты» өләшенде, икенче төрле әйткәндә, паспортта мөселманнарга славян исемнәре тагылды. Кытайда, Мао Цзэ Дун күрсәтмәсенә туры китереп, кытай егетләренә «вак милләт» кызларын ярәштеләр, кытай кызлары «кытай булмаганнарга» кияүгә чыкты. Кайда социалистик режим урнаша, анда концлагерьлар пәйда була. Кытайда да хакимяткә коммунистлар килгәч (1949 елның 1 нче октябре), һәр провинциядә уннарча ГУЛАГ барлыкка килә, 4-5 ел эчендә шуларда 57 миллион кеше юк ителә. Башкалары турында әйтеп тә торасы юк, хәтта Әфганистанда да, коммунистик режим рәсми рәвештә игълан ителмәсә дә, уннарча мең кеше судсыз-нисез атылды. Комбоджада (мәйданы 181 мең кв.км., халкы 7,5 миллион) Мао Цзе Дун идеологиясен пропагандалаган Пол Потның «кызыл кхмерлары» шәһәрләрдәге халыкны – «буржуаз элементларны» джунглиларга куды, кыска гына вакыт эчендә өч миллионнан артык кешене башларына китмән белән сугып үтерде.

Сүзебезнең «төп идеясе» туган тел хакында булгач, тагын шул мәсьәләгә якын килик әле. Күптән түгел Руссия президенты үзенең юлламасында кат-кат «Россия милләте» дигән төшенчәне кулланды. Бу җәһәттән, берничә мисал китермәкче булам (нәтиҗәне укучы ясар). Скандинавия ярымутравында урнашкан Финляндия белән Швеция – күрше илләр, чиктәшләр. Финляндиянең мәйданы 337 мең кв.км., халкы 5 миллион. Шуның 250 меңе – шведлар. Ә швед теле Филяндиянең икенче дәүләт теле булып санала. Моннан тыш, Финляндиядә Швед дәүләт университеты бар. (Русиядә сан буенча, урыстан кала, татар икенче урында. Әмма татар теле Русиянең дәүләт теле түгел. Алай гынамы, Башкортстан халкының 35 процентын рәсми рәвештә татарлар тәшкил итә. Ләкин татар теле Башкортстанның дәүләт теле түгел.) Ә менә бәләкәй генә Дания корольлегендә дүрт дәүләт теле бар. Мондый мисалны Бельгия, Нидерланд үрнәгендә дә китереп була. Ауропа илләрендә «Балаларны кайсы телдә укытырга?» дигән проблема гомумән юк. Андый мәсьәләне җирле хакимиятләр (муниципалитет) хәл итә. Алай гына да түгел, һәр педагог үз программасы белән укытырга мөмкин (әлбәттә дәүләт стандартын истә тотып). АКШның кайбер штатларында, мәсәлән, дарвинизм укытыла, кайберләрендә – юк.

Русия чынбарлыгында исә «күпмил­ләтле ил таркала» дигән концепция хөкем сөрә.

Цивилизацияле илләрдә хәлләр бөтенләй башкача.Мисалга тагын шул ук Скандинавия ярымутравындагы илләрне алыйк. Анда – Финляндия, Шведция, Норвегиядә саами дигән аз санлы халык яши.Хакимияттәгеләр әнә шул халыкны яшәтү өчен дәүләт күләмендә күп санлы чаралар күрәләр, кем әйтмешли, «өф итеп кенә» тоталар. Русиянең Көнчыгышында аз санлы халыклар уртача 40-45 ел яши. Америка эскимослары рәхәттә гомер итә. Югары белем алу алар өчен берни тормый. Безнекеләр Аляскада булганда халыкның искиткеч мул тормышта яшәвенә соклануын яшермиләр. Америка җирләрен яулаганда аурупалылар бик күп кызыл тәнлеләр – индеецларны кыра. Бу хакта белешмә-язмалар җитәрлек. Ә бүгенге Америка Кушма Штатларында кызыл тәнлеләр – индеецлар иң абруйлы кешеләрдән санала. Хакимият «теге вакыттагы» вәхшилекләре өчен алардан кат-кат гафу үтенде һәм шул халыкны саклау, белем бирү һ.б. буенча законнар кабул итте. Менә шулай, бүгенге АКШта индеец булу зур дәрәҗә санала.

1552 елның октябрендә баскынчылар Казандагы ир затын суеп бетерә. Тарихны үзгәртеп булмый – «теге заман» золымнары өчен бүгенге урыс халкын гаепләү урынсыз. Әмма дә узгандагы вәхшилек өчен гафу үтенү Русия хакимиятен һәм чиркәвен бизәр генә иде.

Татарстан радиосының «Тел күрке – сүз»

тапшыруына нигезләп, басмага

Рөстәм Акъегет әзерләде.

 

Комментарий язарга