Тимерче Фатих

Унике яшьлек Фатих, бабасының тимерчелегендә чын-чынлап эшли башлаганнан соң, кайчан да булса 80 мең чакрымны тәпиләп узармын, дип башына да китермәгәндер. Әмма Түбән Ушмы зиратына орынып диярлек аккан көмеш челтерәүле инеш буендагы тимерче алачыгында башланган юл шундый булып чыга.

Әүвәл Беренче Бөтендөнья, аннары исә Гражданнар сугышында аның күп җирләрне кыдырып йөрисе бар әле. Менә шулай җиһан гизеп әйләнеп кайтса, әтисе көтеп тормаган, гүр иясе булган. Бабасының алачыгы да туздырылган. Инде үз куллары белән ак таш актарып, алачыкны сипләп яңадан торгызам дигәндә генә, төзү-яңарту түгел, юньләп тимер сугарга да бирмиләр, НЭПны бетерүгә, алачыгын тартып алалар. Әмма тимер остасы һөнәри мөһеренә бервакытта да тап төшерми! Аңа баш иеп, гозер белән бөтен Мамадыш өязе килә. Ул, урта хәллеләр исемлегенә кереп, тамак ялгарлык кына тәгам ише аны-моны таба ала иде.

Ләкин Советлар акылына төкерәсеңмени: рас урта хәлле икәнсең, димәк, син кулакка якын. Фатихның балаларын мәктәпкә алмыйлар. Ни өченме? Күп кенә өйләрнең салам түбәләрендә ишеләм-ишеләм дип сыңар морҗа тырпаеп торганда, нигә соң әле аның шыгырдап торган гәрәбә бүрәнәләрдән салынган алтыпочмаклы йорт түбәсендә ике тимер торба ялтырап утыра?! Шуннан Фатихка, «ярлы» булып күренер һәм дә балаларын мәктәптә укыттырыр өчен, бүтәннәрнеке сыман бер генә морҗа калдырырга туры килә. Дөресендә, ике мичнең дә төтен юлын берләштереп, бөтен авылныкы кебек, түбәгә бер генә морҗа чыгара ул. Силсәвит бу хәйләне сизенсә дә, Фатихның ярлылар сафына «омтылуына» каршы килми. Шул рәвешле, тимерче балалары, мәктәп бусагасын атлап кереп, белем эсти башлый.

Авыл башлыклары барыбер кырын карагач, Фатих тимерче булып агробазага, «Мамадыш» совхозына эшкә күчә. Өлкән буын кешеләре хәтерлидер әле: ул елларда МТСлар – машина-трактор станцияләре барлыкка килгән, алар авыл хуҗалыгына шактый гына ярдәм күрсәтә иде. Фатих райком кушуы буенча шунда күчерелә, шулай кендеге ахыргача МТСка бәйле булып кала. Еллар уза, яңа директорлар килеп китә тора, МТСлардагы политбүлекләр юкка чыгарыла, ә тимерче эше көн дә кирәк, аның алачыгы рәшәдәй күгелҗем төтенне һәрдаим төтәтә бирә. Кырыгынчы еллар башында Фатих кылны кырыкка ярырлык шундый камил белгечкә әверелә ки, аны хәтта фронтка да җибәрмиләр. Сугыш чорында безнең якларда туплар гөрселдәмәсә дә, тәрәзәләре маскировка япмалары белән томаланган тимерчелектә тимер сукканнары тәүлекләр буена еракка ук ишетелеп тора. Фатих кайвакыт атналар дәвамында өйгә кайтмый, сандалы янында гына черем итеп ала, бәрәңгесен дә мичкә тәгәрәтә, кишер чәен дә шунда пешерә. Сугыш елларында ир-ат җитмәгәнлектән, тимерне аңа Клава исемле 17 яшьлек бер кыз чүкешә. Фатих үзенең гомер юлын, Җир шарын ике мәртәбә чорнап алырлык чакрымнарын санап тормас та иде, бәлки. Вәләкин аның бер хасияте бар: үзләренең тимерчеләр нәселендә иң озак яшәүче – ул. Аның әтисе һәм берничә буын бабасы, тын юлларына тимерчелекнең авыр, зыянлы тузаны утырып, хәтта 50 яшькә дә җитмичә вафат булган. Хикмәт шунда: бабаларының алачыклары өйләреннән берничә адымда гына (бер караганда әйбәт инде югыйсә). Алар, үпкәләре көне буе тимер тузаны йотканнан соң, ач карыннарын аннан-моннан канәгатьләндереп, арып-талып шундук түшәккә ава торган булган. Фатихка исә гомерен озынайту өчен нәкъ менә өенең ерак булуы ярдәм иткән дә инде. Ул МТСка 8 чакрымнан килеп йөри. Эштән соң, ирексездән, аңа аулак юлдан тәпиләргә, үпкәләрен саф һава белән җилләтергә туры килә. Еш кына ул карга бата-чума атлый, юл өзегендә пычрак ера. Ярый әле адашмас өчен телеграф баганалары бар. Шулай да, ара-тирә буранда юлны югалткалый, шул ук вакытта адашкан мосафирларга да таяныч була. Бүреләргә каршы торырга да туры килгәли аңа. Кыскасы, өстенә яңгыр-кар түгел, таш яуса да, бербөтен ипи кыстырып, газиз балалары, хатыны янына кайтып җитәргә кирәк. Алар капка төбенә чыгып дүрт күзләп көтеп торганда, ничек инде кайтмыйсың ди?! *** …Әле кайчан гына «Сельхозтехника» берләшмәсенең Мамадыш районы бүлегендә кем дә булса ташландык иске сарай янында ап-ак сакаллы сәер генә бер картны күрә иде. Карт кайчандыр ак таштан салынган, ләкин кайбер ташлары коелып төшкән бу сарай тирәсендә үз-үзе белән сөйләшеп йөри, аның мүкләнгән диварын калтыраулы куллары белән сыпырып куйгалый, шунда йөзе, хәзинә тапкандай, яктырып китә иде. Бүтәннәргә берни дә белдермәгән диварлар, гүяки җанланып, аңа күп нәрсә хакында сөйли: биредә карт тәүге тапкыр МТС ның беренче директоры – «егермебишмеңче» Морозовны күргән, аннары алар икәүләп эре-эре ак таштан шушы алачыкны корганнар иде. Тимерчелеккә еш кына МТСның баш агрономы, бик ачык күңелле Мөгыйнов сугылгалый иде… Тик бахыр, кырда суык тидереп, бик иртә дөнья куйды. Монда ул көн саен алмадай кызыл битле, чукмар башлы кувалда тоткан Клава һәм бүтәннәр ярдәмендә тимерне, йомшак балавыз дәрәҗәсенә җиткереп, әллә ниләр кыландырып бетерә иде…

 Хәзер инде хезмәт ветераны, тимерче Фатих җир куенында «йоклый». Гүргә иңсә дә, «Тимерче» кушаматын мәңгегә ташламаска ниятләгән, ахры. Ни кызганыч, Әби патша заманыннан, ягъни сугышлар һәм казалар белән тулы чал дәверләрдән бирле тимер тапап килгән нәселенең иң соңгы буыны булган ул. Шуңа күрә дә, тимер осталары тамгасы мәңге саклансын диптерме, ул аны кабер ташына алдан ук уеп калдырган. Тимерчене зиярәт кылырга килүчеләр ташта сурәтләнгән чүкечне, аның да гадиен генә түгел, сандал өстендә чаткылар чәчтереп торган чүкечне, дулкынланып, күздән кичерәдер…

________________________________

Редакциядән: Журналыбызның иң өлкән яшьтәге авторы, язучы һәм публицист Локман ага Закирга (Локман Фатих улы Закировка) 19 февральдә 90 яшь тулды. Тынгысыз күңелле вә актив каләмле аксакалыбызны ошбу күркәм вакыйга белән ихластан котлап, аңа сәламәтлек, имин тормыш, тыныч картлык һәм иҗат уңышлары телибез.

Комментарий язарга