Таллаһи сүзе нәрсәне аңлата?

ТАЛЛАҺИ г. — «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә (2005) гарәп теленнән алынма булуы күрсәтелгән. Алла исеме белән ант итү сүзе, «Орфографик сүзлек»тә ымлык дип искәртелә. Чыннан да, бездә ул гадәттә билләһи, валлаһи сүзләренә ияреп кенә йөри. Ш.Мәрҗани аны гарәби чыгышлы алынмалар исәбенә кертә һәм мәгънәсен «Аллаһ (исеме) белән ант итәм» дип аңлата. Төрек телендә таллаһ(и) – Алладыр, хактыр, дөрестән дә, чыннан да мәгънәсендә. «Таллаһи» — «тәгаллаһи»дан кыскарган сүз булырга мөмкин.

Ә сез «талак» турында беләсезме?

Талак г. — Хатын аеру. «Талак кылу, иреккә җибәрү» мәгънәсендәге «талакун» сүзеннән.

Талак кылучы ир талик дип, ә иреннән аерылган хатын талика дип атала. Митлак – Талак кылучы (кушамат). Аллаһы Үзе рөхсәт иткән нәрсәләр арасында талак Аллаһ сөймәгән гамәлләрдән исәпләнә. Шуңа күрә талакны булдырмый калу өчен барлык мөмкинлектән файдалану зарур. Коръән-Кәримнең «Хатыннар» сүрәсендә 128 нче аятьтә болай диелә: «Әгәр бер хатын иренең бизгәнен яки талак кылырга теләгәнен сизсә, бу хатын белән иренең арасын төзәтеп дуслаштыруда гөнаһ юктыр. Килешү, гафу итешү аерылышудан хәерлерәк.» («Коръән тәфсире» буенча.)

Шәрык халыклары тозны нәрсә өчен кулланганнар?

Тоз – гомумтөрки сүз. Тел белгечләре бу сүзнең этимологиясен «товар» сүзе белән дә бәйлиләр. Мәгълүм булганча, элек тә аш тозы (русча поваренная соль) иң күп таралган товарларның берсе исәпләнгән. Шәрык халыкларында тозны изге нәрсә дип санап, дуслык һәм тугрылыкны тоз белән ныгытканнар, аны сихер-ырымнарда да кулланганнар. Татарда тоз һәм ипи сүзләре янәшә йөри («ипи-тоз», борынгы телдә — «тoз-етмәк»).