«Тау бөркете буласым килде!..»

Татар әдәбиятының олуг әдибе Һади Такташның бер гасырлык юбилее рес­публикабыз башкаласында киң колач белән билгеләп үтәлде. Анда, кадерле кунаклар сыйфатында, Мордовиядән килгән абруйлы делегация дә катнашты.

Язмышыма тагын бер мәртәбә рәхмәт әйтәсем килә: ул мине тантаналы шул көннәрдә атаклы әтисенең юбилеена килгән Рафаил ага Такташ белән якыннан таныштырды, дуслаштырды. Татарстан Язучылар берлегенең ул вакыттагы рәисе Фоат ага Галимуллин Ташкенттан килгән хөрмәтле кунагыбыз – күренекле рәссам, сәнгать фәннәре докторы, профессор-мөгаллим, Үзбәкстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Үзбәкстанның Сәнгать академиясе әгъзасы Рафаил Һади улын озатып йөрү, башкалабыз белән таныштыру бурычын миңа йөкләде. Без мөхтәрәм аксакал белән аның әтисе җирләнгән М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркындагы туганнар каберлегендә дә булдык. Ул аннан, изге ядкәр итеп, кабер туфрагын да алды…

Һади Такташ хатыны Гөлчәһрә Хәмзина һәм уллары Рафаил белән. 1927 ел

***

Гәрчә әнисе – Гөлчәһрә Хафиз кызы (1909-1957) ире Һади Хәйрулла улы белән аерылышса да, нәни Рафаил һәрвакыт әтисен сагынып яши. Шагыйрь дә үзенең улын бик юксына, рәсемен гел күкрәк кесәсендә йөртә. 1929 елның 7 августында язган «Руфик» исемле шигырендә, малаена мөрәҗәгать итеп, ул болай ди:

«Син беләсең, Руфик,

Беркем мине сагынып еламас,

Синнән башка беркем… беркем…

Күз яшь белән:

– Папа кайда? – диеп сорамас…»

Һади Хәйрулла улының 1930 елның 14 октябрендә «Рафаил Такташевка»дип адресланган хатын да дулкынланмыйча, рухи тетрәнмичә генә уку һич мөмкин түгел. Биредә шул хатны укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез:

«…Рафаилгә үзенә укырга гына хат яза алмыйм. Шуның өчен миңа бик авыр. Еракта үзен сагынучы, өзелеп сагынучы атасы барын һәм аның бик сагынуын кем булса да аңарга аңлата алырмы? Күптән инде аның «папа» дигән сүзен ишеткәнем юк. Миңа бик авыр. Ул, бәлки инде, ул сүзне әйтергә дә оныткандыр. Ә аның тавышы һаман минем колагымда. Рәсеме һаман йөрәгемдә булуын ул әле аңлау дәрәҗәсенә җитмә­гәнгә, йөрәгемне авыр сагыш тойгылары каплый.

Хатым аңар җылы хисләремне алып бара алсын иде.

Бер генә минутка ул минем яратуымны, өзелеп сагынуымны хис итә алсын иде.

Ерактан күрә алмыйм.

Бәхетсез минутларында

янында булалмыйм.

Ул шуны аңласын иде.

Кайчан күрә алырмын?

Күрә алырмынмы?

Аңар Казанда икәнемне әйтегез!

Сагынуымны аңлатырга тырышыгыз. Үземнең сәламәтлегемне, эшнең бик күп булуын, тиздән, бәлки, Казаннан Донбасска бер алты айга китәргә җыенуымны әйтегез!

Тизрәк үссен! Минем хатларымны укыр дәрәҗәгә җитсен!

Күз яшьләрем белән язган юлларымны үбәм. Хатымны укый алмаса да, кулына бирегез. Өзгәләсә дә, идәнгә таптаса да…»

Гарәп графикасында язылган әлеге ачык хат-открытка хәзер Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршындагы Кулъязмалар, фәнни һәм архив бүлеге мирасханәсенең Һ.Такташ фондында саклана.

Ил агасы Рафаил Һади улы белән без, Ташкентка кайтып киткәч тә, шактый вакыт үзара хатлар алышып тордык. Миңа ул үзенең русча язылган шигырьләрен дә җибәргән иде. Аларны «Казань», «Идель» журналларына (русча басмаларына) тәкъдим иттем…

Еллар үткәч, Рафаил ага Такташның «Избранные стихотворения» дигән исем астында 2006 елда Ташкентта чык­кан беренче мөстәкыйль шигырьләр җыен­тыгы белән танышу бәхетенә дә ирештем. Әлеге китап Үзбәкстан Сәнгать академиясе академигы, атказанган сәнгать эшлеклесе, К.Бехзода исемендәге Милли сәнгать һәм дизайн институты профессоры Рафаил Һади улының 80 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан нәшер ителгән икән. Атаклы рәссам-график һәм сәнгать белгеченең култамгалы (автографлы) тезмә әсәрләре тупланмасын миңа А.Н.Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университеты (элекке КАИ) профессоры, икътисад фәннәре докторы, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, шәрәфле язучы Рауза Кадыйр кызы Мәҗитова укырга биреп торган иде. Заманында алар – Рафаил ага Такташ исән чакта – үзара хәбәрләшеп яшәгәннәр. Хөрмәтле Рауза ханымның әнисе – Оркыя Галләметдин кызы заманында Һади Такташның энесе Габидулла һәм Муса Җәлил белән бергә Казан университеты каршындагы Татрабфакта укыган. Һади Хәйрулла улы үзе дә бирегә еш килеп йөргән; мөгаллимнәргә, студентларга һәм каләмдәш-рухташларына яңа шигырьләрен, поэмаларын укыган, иҗат кичәләрендә даими катнашкан. Әнисенең Такташка, Җәлилгә, гомумән, әдәбият-сәнгать әһелләренә карата ихлас мәхәббәте, сокланулы хисләре, геннар аша, Рауза Кадыйр кызына да күч­кән. Шуңа күрә дә ул Рафаил Һади улы белән бик теләп хатлар алышып тор­ган. Күренекле рәссам-шагыйрь дә үзенең шигырьләр китабын, Татар­­с­тан­­­­да яшәүче дусларын барлаганда, иң беренчеләрдән булып күренекле галимә-әдибә Рауза ханым Мәҗитовага бүләк иткән. Самими-садә хисләрен чагылды­рып, ошбу мәҗмугага, русча-татарча сүз­­ләрне сайлап, болай дип язган ул: «Дорогой и глубокоуважаемой Раузе Кадыровне Мазитовой с большой благодарностью за Вашу щедрость и уважение к моему отцу!

Исән-сау булыгыз һәрдаим!

Зур ихтирам белән,автор:

Раф. Такташ. 2007, ХII.»

Хөрмәтле Рауза ханым белән нурлы-җырлы фатирларында үзара сөйләшеп утырганда, ул, мөхтәрәм Рафаил ага­ның шигырьләр китабын кулларына алып: «Менә бу хикмәтле шигъриятне үзебезнең телдә – татарча да яңгыратасы иде! – дип әйтеп куйды. – Белсеннәр иде милләттәшләребез Һади Такташның гаҗәеп талантлы шагыйрь улы да барлыгын!»

Аның сүзләрен бирегә кунакка – галимә каләмдәшенең хәл-әхвәлен белергә килгән ихлас күңелле тагын бер әңгәмәдәшебез – тарих фәннәре кандидаты, татар хатын-кызларына, гыйбрәтле язмышларга багышланган берничә китап авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэ­минә ханым Биктимирова да бик хуп­лады. Икесе дә чын милләтпәрвәр шәхесләрдән саналган әлеге асыл зат­ларның уртак фикерен белгәч, аларга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының һәм Язучылар бер­легенең Һ.Такташ исемендәге премиясе лауреаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рашат Низамиев кандидатурасын тәрҗемәче сыйфатында тәкъдим иттем.

Менә шул каләмдәш дустыбыз, изге теләгебезне үзе дә куәтләп, Рафаил ага Такташ шигырьләрен тәрҗемә итәргә алынды. Аннары рәссам-шагыйрь якта­шыбызның иҗат үрнәкләрен рес­публикабызда чыгучы газета-журнал битләре аша да киң яктыртты ул.

Хәзер исә үзен «бунтарь йөрәкле, ча­баталы даһи» дип атаган Һади Такташны тагын бер мәртәбә зурлап искә алып, аның лаеклы дәвамчысы-варисы булган Рафаил Һади улының татарча яңгыраштагы сайланма шигырьләрен «Безнең мирас» журналы укучылары игътибарына тәкъдим итәбез.

Биредә урнаштырылган фоторә­семнәрне Рафаил Такташның 2006 елда Ташкентта дөнья күргән китабыннан, Һади Такташның 2010 елда Казанда басылып чыккан томлыкларыннан, нәшер иткән басмаханәләреннән рөхсәт алып, файдаландык. Безнең игелекле башлангычыбызга – Рафаил Такташ шигырьләрен татарча аерым китап итеп бастырып чыгаруда һәм журналга әзерләүдә булышкан, хәерхаһлы булган һәр кешегә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

Хөрмәтле Рауза ханым Мәҗитова исә үзе туплаган-әзерләгән әлеге ки­тапның һәм журналда басылган шигырь­ләрнең Һ.Такташ иҗатына гомере буе­на гашыйк булган сөекле әнисе Оркыя Гал­ләметдин кызы Мостафинаның, әти­ле-уллы Һади һәм Рафаил Такташ­лар­ның якты рухларына изге бер дога рәвешендә барып ирешүен теләп кала.

 

Редакциядән: Республикабызның Мамадыш төбәгендә туып-үскән әдәбият-сәнгать әһелләре арасыннан иң беренче булып, әлеге борынгы, әмма елдан-ел яшәрә-матурлана баручы каланың шәрәфле гражданины исеменә быел тынгысыз җанлы эзтабар язучы һәм шагыйрь — Казандагы «Сүз» китап нәшриятының баш мөхәррире Шаһинур Мостафин лаек булды. Мөхтәрәм авторыбызны әлеге мәртәбәле исем белән ихластан котлап, сәламәтлек, иминлек һәм иҗат уңышлары теләп калабыз!

Комментарий язарга