Татар язучылары Магнита каласында репрессия корбаннарын искә алды

Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары – шагыйрьләр Газинур Морат, Марат Закир, Рифат Җамал Чиләбе өлкәсенең Магнита каласында сәяси репрессия корбаннарын искә алу чараларында һәм татар җәмәгатьчелеге белән очрашуларда катнашты.

Бүгенге көндә Магниттау шәһәрендә 25000гә якын татар яши. Барысының диярлек ата-бабалары сөргенгә куып китерелгән. Дин тыелган булса да, алар башта кача-поса, бераз ирек килгәч, сугыштан соң, аерым йортларны мәчет итеп, намаз укыганнар, дин тотканнар. Утызынчы елларда Магниткада җидееллык ике татар мәктәбе – 18нче һәм 35нче номерлы мәктәпләр эшләгән, сөргенгә сөрелгәннәрнең балалары саф татарча белем алганнар, әмма ул татар мәктәпләре сугыш вакытында ябылган һәм яңадан ачылмаган.

Магнита шәһәренә гаиләләре белән булачак шагыйрьләр Гамил Афзал, Басыйр Рафиков, композитор Рафаил Бакировның ата-аналары сөрелгән.

 1991 елдан башлап 30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала.Төрле елларда илдә барган сәясәт нигезендә административ тәртиптә репрессияләнгәннәрне тагын бер кат искә алу көне бу. Мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышын хәтердә яңарту көне.

 

Комментарий язарга