Татар хәрби разведчиклары

Үзебезнекеләр битарафлык күрсәтсә дә, милләтнең яңадан-яңа каһарман шәхесләрен дөньяга танытучылар бар. 2012 елда дөнья күргән хәрби разведкага багышланган

 саллы хезмәтне (Энциклопедия военной разведки. 1918 – 1945 гг. – М.: Кучково поле; Ассоциация «Военная книга», 2012. – 976 с.)әзерләүче авторларны нәкъ менә шундый затлар исемлегенә кертергә мөмкин. Болар – махсус хезмәтләргә багышлап дистәләрчә китап чыгарган Александр Колпакиди һәм Михаил Алексеев белән Виктор Кочик. Әлеге китапта, нигездә, СССР хәрби разведкасы җитәкчеләренең һәм югары чиндагы хезмәткәрләренең кыскача биографияләре белән танышырга мөмкин. Шунысы куанычлы: белешмәлектә татарлардан да хәрби разведка белән бәйле 4 генерал, 7 полковник, 4 подполковник, 2 майор һәм 1 капитан турында биографик язмалар бирелгән. 1918 елдан алып Бөек Ватан сугышы тәмамланган елга кадәр чорда кардәш башкортыбыздан да бер хәрби разведчик булуын ассызыклап үтү мөһим. Ул – Ырынбур губернасының Шенгарская (?) авылында туган майор Дәүләтша Насыйров.

Уртада – Шамил Гыйниятуллин. 1930 нчы еллар

Шундый җитди хезмәттә урын алган татар каһарманнары кемнәр соң алар? Әүвәл – 1896 елда Казан губернасының Мамадыш өязенә керүче Югары Утар авылында (Татарстанның хәзерге Саба районы) туган хәрби разведка генералы, хәрби фәннәр докторы Минзакир Әпсәләм улы Әпсәләмов турында кыскача мәгълүмат. Авыл мәдрәсәсен тәмамлап, экстерн рәвештә укытучы һөнәренә имтихан тапшырган егетне 1914 елда патша армиясенә алалар. 1915 елдан хәрби хезмәттә: 35 нче запастагы Себер укчы полкында – рядовой, унтер-офицер. 1918 елдан – кызыллар ягында, 1919-1922 елларда РККАның Хәрби академиясендә укый. Шул вакытта ук, укуын өзә-өзә, чит илләрдә махсус бурыч үти. СССРның хәрби җитәкчесе дәрәҗәсенә ирешкән Минзакир Әпсәләм улы 1920-1941 елларда – хәрби разведкада: Кызыл Байраклы Кавказ армиясенең Разведка бүлеге башлыгы (1927-1931), СССРның Ирандагы хәрби атташесы һәм хәрби разведка резиденты (1933-1937), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә 2 нче махсус курс факультеты һәм разведка кафедрасы башлыгы (1938-1940). Шул чорда махсус бурыч үтәү өчен чит илдә «командировка»да булуын да ассызыклау кирәктер. Кызыклы бер өстәмә: «Кафедра башлыгы булып торган чорда Әпсәләмовның эшчәнлеге уңай бәяләнә». Бу – 1941 елның гыйнвар аенда НКВДның Дәүләт куркынычсызлыгы Баш идарәсенең махсус бүлеге (ОО ГУГБ) тарафыннан бирелгән белешмә. Ул заманда канлы репрессияләр үткәрүче төп оешмадан андый бәя алу, әлбәттә инде, алтын бәясенә тиң. 1935 елда – полковник, 1939 елда – комбриг, 1940 елда генерал-майор званиесенә үрләтелгән якташыбыз – совет-фин сугышында Төньяк-Көнбатыш фронтның Разведка бүлеге башлыгы. Бөтен фронтның разведкасы белән оста җитәкчелек иткәне өчен беренче мәртәбә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1941 елның июнь-июль айларында Көньяк-Көнбатыш юнәлештә сере әлегәчә ачыкланмаган махсус бурыч үтәгәннән соң, Кызыл Армиягә күчерелә: Урал һәм Көньяк Урал хәрби округларында запастагы һәм уку-укчы бригадалары белән командалык итә. 1943 елның февраль аеннан – кабат фронтта: әүвәл 18 нче укчы дивизия командиры урынбасары вазифаларын башкара, ноябрь аеннан командир итеп үрләтелә. Биредә танылган хәрби разведка генералының командирлык сәләте тулысынча ачыла. Бер генә мисал: Кызыл Байраклы, Суворов һәм Кутузов орденлы 18 нче укчы дивизия мактаулы исемгә һәм ике орденга нәкъ менә Минзакир Әпсәләмов командалык иткән 9 ай эчендә (25.11.1943-25.08.1944) ирешә. 25 август көнне ул үз дивизиясен полковник Петр Полувешкинга тапшыра, чөнки ике көн алда гына аны Карелия фронтының 14 нче армиясе составында оешып килүче 131 нче укчы корпуска командир итеп билгеләү турында Боерык дөнья күрә. Әмма якташыбыз үзе оештырган корпус белән бер ай чамасы гына командалык итеп өлгерә. Менә-менә Заполярьены һәм Норвегиянең төньяк районнарын гитлерчылардан азат итүне күз уңында тотып әзерләнгән Петсамо-Киркенес операциясе башланырга торган кызу көннәрнең берсендә, төгәлрәге, 21 сентябрьдә генерал Әпсәләмовны 31 нче укчы корпус командиры итеп билгелиләр. Бер ай чамасы сузылган операция барышында Минзакир Әпсәләмов шәхси батырлык һәм гаярьлек үрнәкләре күрсәтә, бу сугышлар барышында аның гомумгаскәр бәрелешләре асылын яхшы аңлап эш итүе һәм корпус частьлары белән тәвәккәл идарә итүе бөтен тулылыгы белән ачыла. Бу операция вакытында үз карамагындагы гаскәрләр белән оста командалык иткәне өчен якташыбыз 1944 елның 2 ноябрендә I дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены белән бүләкләнә. Тагын бер көннән СССР Югары Советы Президиумының генерал-майор Минзакир Әпсәләм улы Әпсәләмовны чираттагы – өченче Кызыл Байрак ордены белән бүләкләү турындагы Карары басылып чыга. Шунысы игътибарга лаек: генерал Әпсәләмов фәкать 1944 елда гына да ике Кызыл Байрак, I дәрәҗә Богдан Хмельницкий һәм II дәрәҗә Суворов орденнары белән бүләкләнә. 1945 елның февралендә исә Геройның күкрәгенә Ленин ордены тагалар.

Кызыклы бер мисал. Бу бәрелешләр барышында 31 нче корпус белән янәшә, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы бер частьта, Минзакирның энесе Касыймның хезмәт итүе ачыклана. Нәрсә әйтсәң дә, туганлык хисләре дигән изге бер төшенчә бар: генерал энесен үз корпусына күчерә. Шуның нәтиҗәсе буларак, генералның Казанда яшәүче туганнары гаиләсендә тарих һәм истәлек өчен гаять кадерле бер документ саклана. Бу – 31 нче корпус командиры Минзакир Әпсәләмов кул куйган, шул хәрби берләшмә сугышчысы Касыйм Әпсәләмовка атап Югары Башкомандующий Иосиф Сталин исеменнән юлланган Рәхмәт хаты.

Минзакир Әпсәләмов үзенең өч дивизияне берләштерүче 31 нче укчы корпусы белән 1946 елның апреленә кадәр командалык итә. Аннан соң, отставкага чыкканчы, СССР Кораллы көчләре Генштабы академиясендә җаваплы вазифалар били. Ленин, 4 Кызыл Байрак, I дәрәҗә Богдан Хмельницкий, II дәрәҗә Суворов, «Мактау Билгесе» орденнары, шулай ук Азәрбайҗанда алган Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм күп санлы медальләр кавалеры. 1969 елда милләттәшебезгә Ленинград өлкәсендәге Подпоржье каласының мактаулы гражданы дигән исем бирелә. Илнең күренекле хәрби җитәкчесе дәрәҗәсенә ирешкән хәрби разведка генералы Минзакир Әпсәләм улы Әпсәләмов 1981 елның 10 июнендә Мәскәүдә вафат була, кабере – хатыны һәм кызы җирләнгән Яңа Дон зиратында.

Ә менә китаптагы 1895 елда Самара өлкәсенең Бөгелмә өязе Керәҗле авылында (Керәҗле – хәзерге Ырынбур өлкәсенең Северный районына керә) туган генерал Шакир Гыйниятуллин турындагы язма бик үк тулы түгел. Аннан күренгәнчә, Шакир Нигъмәтулла улы кала училищесын (1908), Югары мөселман мәктәбен (1913), инструкторлар әзерләүче Югары мәктәпне (1918-1919), кавалерия курсларын (1924-1926), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академиянең төп факультетын (1928-1931) һәм РККА Генштабы академиясен (1938-1939) тәмамлый. Илнең иң югары һәм дәрәҗәле академиясендә укыганда полковник званиесе бирелә, 1940 елның 25 апреленнән – комбриг, 4 июненнән – генерал-майор. Кавалерия курсларын тәмамлагач, Урта Азия хәрби округына керүче 8 нче аерым Төркестан кавалерия бригадасының 84 нче кавалерия полкында штаб башлыгы һәм 83 нче (кайбер хезмәтләрдә – 80 нче) кавалерия полкында командир булып хезмәт итә. 1931 елның мартыннан – 10 нчы Төньяк-Кавказ дивизиясенең штаб башлыгы. Аннан инде, биш ел буена – РККАның Разведка идарәсендә (1940 елның июленнән – Кызыл Армия Генштабының Разведка идарәсе): Монголиядә хәрби киңәшче һәм Разведка идарәсенең 9 нчы бүлеге башлыгы. 1939 елдан командирлар составы өчен ачылган Кавалерия курсларында укыту бүлеге башлыгы. Бөек Ватан сугышында катнаша: 10 нчы кавалерия дивизиясенең һәм 58 нче армиянең штаб башлыгы, 1942 елдан Кызыл Армия Генштабы Оператив идарәсенең Якын Көнчыгыш юнәлеше башлыгы вазифасын башкара.

Минвәгыйз Зәйнетдинов белән Гөлнара Рәфыйкова мәкаләсендә (Зай­нетдинов М., Рафикова Г. Верный и лихой кавалерист // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2006. – №2. – С.90.) генерал Гыйниятуллинның аннан соң Генштабның офицерлар төркеме башлыгы урынбасары итеп билгеләнүе, 1943 елдан Кызыл Армиянең Баш кадр­лар идарәсе карамагында булуы, шул чорда Ленин ордены белән бүләкләнүе һәм СССРның иң югары бүләген аңа Кремльдә ил «старостасы» Михаил Калининның үзе тапшыруы күрсәтелә. Шул ук журналда чыккан икенче бер язмадан өземтә: «1941 ел ахырында Ш.Н.Гыйниятуллин – 58 нче резервтагы армиянең штаб башлыгы. Аннан соңгы ике елда Кызыл Армиянең Генераль штабында хезмәт итә. 1943 елның декабреннән – кадрлар идарәсе карамагында. Аннан соң нәрсә белән шөгыльләнүе билгесез. Әмма 1944-1945 елларда Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, Ленин орденнары белән бүләкләнүе мәгълүм.

1946 елның 3 апрелендә вафат була» (Я.Гришин, С.Мэнди. О татарских военачальниках // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2012. – №1/2. – С.134 .).

Бу урында Шакир Гыйниятуллинның ике Кызыл Байрак (1922, 1923), Бохара Халык Совет Республикасының II һәм III дәрәҗәдәге Кызыл Йолдыз һәм Монголия Республикасының Поляр йолдызы орденнары белән бүләкләнүен искәртеп, башка чыганаклардан да кайбер өстәмәләр китереп үтү артык булмастыр. Мисал өчен, Кызыл Армия Генштабының 1942 елның 7 июлендәге (№188. ЦА МО РФ, ф. 16, оп. 1072сс, д. 7, л. 56 – 64.) һәм 9 июлендәге (№190. ЦА МО РФ, ф. 16, оп. 1072сс., д. 7, л. 75-83.) оператив сводкаларында өч имза бар: шуларның беренчесе – Генштабның Оператив идарәсе башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы генерал-майор Шакир Гыйниятуллинныкы. Аннан соң шул ук идарәнең бригада комиссары званиесендәге Хәрби комиссары Рыжков белән Мәгълүмат бүлеге башлыгы генерал-майор Платонов фамилияләре «ташка басылган».

Тагын бер кызыклы факт: 2015 елның март аенда «Безнең мирас» журналында ветеран журналист Александр Филипповның «Җиңү алып килгән татар генералы» дигән кызыклы һәм фәһемле язмасы дөнья күрде. Билгеле булганча, 1941 елның июль ае ахырында Сталин тарафыннан Генштаб башлыгы кәнәфиеннән төшерелгән армия генералы Георгий Жуков урынына югары хәрби белемле, стратегик фикерләү куәсенә ия, гаятъ дәрәҗәдә зыялы Советлар Союзы Маршалы Борис Михайлович Шапошников билгеләнә. Ләкин сәламәтлеге начараю сәбәпле, 1942 елның май аенда ул үз вазифасыннан китә һәм аның урынын Генштабның Оператив идарәсе белән җитәкчелек иткән генерал-полковник Александр Михайлович Василевский били. Шул җәһәттән, Александр Филиппов мәкаләсеннән бер өземтә: «Оператив идарәдән аның (Василевскийның. – Р.З.) китүе Генштаб өчен бик авырга туры килә. Аның начальниклары булып яр­ты ел эчендә генераллар А.И.Бодин, ике­шәр тапкыр А.Н.Боголюбов, В.Д.Ива­­нов, алар арасында вакытлыча П.Г.Тихомиров, П.П.Вечный һәм Ш.Н. Гыйниятуллин эшләп алалар» (Филиппов А. Җиңү алып килгән татар генералы // Безнең мирас. – 2015. – №3. – 56 б.).

Димәк, генерал-майор Шакир Гыйниятуллин берара Кызыл Армия Генштабының Оператив идарәсе башлыгы урынбасары һәм башлыгы булып торган. Тагын бер саллы чыганактан күренгәнчә, генерал Гыйниятуллинны офицерлар корпусының җитәкчесе итеп тә үрләткәннәр әле. Тарихи дөреслекне нигезләү өчен, Кызыл Армия Генштабының Оператив идарәсендә җитәкчеләр алмашыну вакыйгасы башланып киткән вакытта, ягъни 1942 елның июнендә Якын Көнчыгыш юнәлеше башлыгы вазифасына керешкән комбриг Сергей Матвеевич Штеменко (генерал-майор – 23.11.1942, генерал-лейтенант – 4.04.1943, генерал-полковник – 17.11.1943, армия генералы – 12.11.1948) мемуарыннан өземтә китерү артык тоелмас: «Югалтулар артык күп булу сәбәпле… Генштаб җитәкчелеге гаскәрләр белән элемтә тоту өчен махсус командирлар төркеме оештырырга мәҗбүр булды. Әүвәл алар Оператив идарә карамагында иделәр, ә соңрак Б.М.Шапошников тәкъдиме белән аларны бездән алдылар һәм мөстәкыйль төркем итеп үзгәрттеләр. Ставка ул төркемне Генераль штабның офицерлар корпусы дип атады. Шунысы әһәмияткә ия: Кызыл Армия тарихында беренче мәртәбә «офицер» сүзе кулланылды… Генштабның офицерлар корпусына җитәкче итеп гаять дәрәҗәдә намуслы һәм эш сөючән генерал-майор Н.И.Дубинин билгеләнде. Алга таба аны Опертаив идарәнең икенче бер ветераны генерал-майор Ш.Н.Гыйниятуллин алыштырды» (Штеменко С.М. Генеральный штаб в годы войны. Кн. 1. – М.: Воениздат, 1985. – С.184.).

Тормышының шактый өлешен хәрби разведка белән бәйләгән өченче татар генералы – Фирьяз Рәхим улы Ханцеваров. Әлбәттә инде, энциклопедиядә совет чорында фамилиясе сер итеп сакланган генерал-майор Ханцеваров турында мәгълүматның бик аз күләмдә булуы гаҗәп түгел. Ул 1926 елның 21 апрелендә Көнбатыш Казакъстанның Урда авылында туа, сержантлар мәктәбен, Ярославль хәрби училищесын һәм Ленинград хәрби-инженерлар элемтә академиясен тәмамлый. Техник фәннәр докторы (1971), профессор (1973), генерал-майор (1978). Стратегик максатлардагы Ракета гаскәрләре институтында һәм космик гаскәрләр институтында фәнни хезмәткәр, идарә башлыгы (1958-1974), аннары – 10 ел буена Генштабның Баш разведка идарәсе (ГРУ) аппаратында җаваплы вазифалар били. 1984-1988 елларда – СССР Фәннәр академиясе аппаратында.

1996 елда Халыкара энергия-мәгълүмати фәннәр академиясе президенты, Россия Технология фәннәре академиясе академигы, хәрби-космик гаскәрләр һәм ГРУ генералы Фирьяз Ханцеваровның Мәскәүдә яшәүче татар галимнәре белән Татарстанның ул чактагы Хөкүмәт җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән очрашуда катнашуы – аның үз милләтен санлавына һәм «чабаталарын түргә элгән» кайбер кемсәләр өчен үрнәк булырлык бер дигән мисал. Дөрес, ул әле аннан өч ел алда армия генералы Мәхмүт Гәрәев тырышлыгы белән Мәскәүнең «Президент-отель» кунакханәсендә оештырылган татар генераллары очрашуына да килә. Нәкъ шулчакта татар генераллары һәм адмираллары турында берсеннән-берсе саллырак мәкаләләр язган һәм аларны туплап китап чыгарган күренекле журналист Нургали Булатов каһарман милләттәшебез белән әңгәмә кору җаен таба. Әлбәттә инде, үзенең туганы, чыгышы белән Казаннан булган Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербургтагы Информатика һәм автоматлаштыру фәнни-тикшеренү институты директоры, академик, генерал-майор-инженер Рафаэль Йосыпов ярдәме белән.

Әүвәл генерал Фирьяз Рәхим улы туган авылның 1924 елгача Ханская ставка исемле кала статусында йөрүен һәм 1897 елдагы халык санын исәпкә алу мәгълүматларыннан күренгәнчә, анда 1378 кыргыз-кайсак, 685 татар, 416 рус һәм 66 украин яшәвен ассызыклап, Нургали ага китабыннан бер өзек китерик: «Фирьяз Рәхим улы… эшче гаиләсендә туа. Аңа бер яшь дигәндә көтмәгәндә әтисе вафат була. Шуннан соң аларның сигез кешелек гаиләсе башта Красная Куткага (Саратов өлкәсе), аннары Мәскәүгә күчә, тормышның барлык михнәтләрен татый» (Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. – Казан: Идел-Пресс, 2000. – 126 б.).

Фирьяз атлы татар баласы 14 яшендә Мәскәүдә һөнәр училищесын тәмамлап, токарь булып эшли, 17 яше тулуга, фронтка җибәрүләрен сорап, кат-кат хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә. Әмма яу кырына омтылучы егетне армиягә фәкать 1944 елда гына алалар, Ярославль хәрби-пехота училищесын тәмамлагач, 7 ел буена илнең көнчыгышында һәм Польша белән Чехословакиядә хезмәт итүе мәгълүм. 1953-1958 елларда академия тәмамлый һәм төрле хәрби-тикшеренү оешмаларында эшли. Фәнни хезмәткәрдән СССР Оборона министрлыгы Генштабы Баш разведка идарәсе башлыгының фән буенча урынбасары һәм шул ук министрлыкның фәнни-тикшеренү институты башлыгының урынбасары дәрәҗәсенә ирешә. Төп шөгыле – фән, космос өлкәсе һәм хәрби разведка хезмәте.

Хәрби-космик гаскәрләр һәм ГРУ генералы Фирьяз Ханцеваровның, хәрби разведкада хезмәт иткән чорында генерал-майор званиесе бирелү кебек мөһим вакыйгадан башка, 10 ел буена ни белән шөгыльләнүен һәм тагын нинди уңышларга ирешкәнен ачыклау мөмкин булмаса да, фән өлкәсендәге казанышлары турында шактый күләмдә мәгълүмат бар һәм алар хәйран калырлык. Боларын Ханцеваровны якыннан белгән, Халык­ара энергия-мәгълүмат академиясенең Татарстан бүлеге президенты, фәлсәфә фәннәре докторы Равил Исхаков «Эниология» дигән мәкаләсендә («Звезда Поволжья». – 2007. – 13-19 декабрь) тарих өчен ташка басып калдырды. Узган гасырда тарихка СССР белән АКШ арасында «салкын сугыш» чоры булып кереп калган сәяси-идеологик каршылыклар вакытында Фирьяз Рәхим улы космик процессларны системага салып өйрәнү буенча үзенең фәнни мәктәбен булдыра. Милләттәшебез җитәкчелегендә һәм аның шәхсән катнашында илнең оборона куәтен ныгыту максатларыннан чыгып дәүләт югарылыгында 30 зур фәнни-тикшеренү эшләре алып барылуы да сер түгел хәзер. Шуңа да, фәнни-техник эзләнүләрендә ирешкән уңышларын исәпкә алып, «СССРның атказанган уйлап табучысы» дигән мактаулы исем бирелүе һич тә гайре табигый хәл түгел.

Ханцеваровның абруе шулкадәр югары була ки, ул берьюлы өч махсуслашкан докторлык һәм гыйльми советта, шулай ук СССР Югары аттестация комиссиясенең (ВАК) эксперт советында әгъза булып тора. Космик чыганаклар Баш идарәсе вәкиле буларак, Фирьяз Рәхим улы – дөньяда беренчеләрдән булып айның безгә күренми торган ягының космик фотосурәтләрен өйрәнгән һәм совет махсус программасы буенча шул күренешләрне күзәткән галим. Болардан тыш, хезмәт вазифасы буенча бик еш Байконур космодромында галәмгә ракета очыру барышында катнашучы генерал Ханцеваров күп космонавтлар белән таныш та булган әле. Зур хәрби галим һәм ябык хәрби учреждениеләр җитәкчесе буларак, ул СССР Министрлар Советында еш була һәм Хәрби-сәнәгать комплексы мәсьәләләрен тикшерүдә катнаша. Милләттәшебезнең А.Н.Косыгин, Г.Е.Агеев кебек илнең югары дәүләт һәм хәрби эшлеклеләре, совет фәнен җитәкләүче академиклар М.В.Келдыш, Е.П.Велихов, И.В.Образцов һ.б. белән шәхсән даими очрашып торуы мәгълүм. Бер уңайдан, Фирьяз Ханцеваровның энергия-мәгълүмат алмашу өлкәсендәге феноменнарны өйрәнү буенча яңа фәнни-техник юнәлеш булдыруның башында торуын да искәртү мөһим. Шунысы бар: ул 1989 елда Бөтенсоюз күләмендә гамәли эниология ассоциациясен («ЭНИО») оештырып, аның президенты булу белән генә чикләнми, ә бәлки бу өлкәдә озак елларга сузылган эзләнүләрен өзлексез дәвам итүе нәтиҗәсендә, тагын бер елдан Энергия-мәгълүмат фәннәре академиясен оештыручыларның берсе һәм аның тәүге президенты буларак, фән дөньясында яулаган абруен тагы да ныгыта. Ә инде янә биш елдан академиянең халыкара статуска (МАЭН) ия булуы Ханцеваровның дөньякүләм танылу тапкан галим дәрәҗәсенә ирешүенә һәм аның абруена турыдан-туры бәйле.

 Дәвамы бар  

Комментарий язарга