Татар хәрби разведчиклары

Галимовның яшьтәше, хәзерге Башкортстанның Благовар районына керүче Иске Күчәрбай исемле татар авылында туган Шәйхәттар Шәйхелислам улы Локмановның тормыш юлы да шактый мавыктыргыч һәм милләтнең йөзенә кызыллык китерерлек түгел.Әле Октябрь түнтә­ре­лешенә чаклы ук авыл мәктәбендә ике класс белем алып өлгергән егет 1923-1926 елларда Казанда ТатЦИК исемендәге берләштерелгән татар-башкорт мәктәбен һәм 1934-1937 елларда М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академиянең махсус факультетын тәмамлый. Шуннан бирле – РККАның Разведка идарәсе карамагында. Майор Шәйхәттар Локманов – 1939 елның маеннан 1940 елның сентябренә кадәр 5 нче бүлекнең 5 нче отделениесендә тәрҗемәче һәм башлык урынбасары. Шул вазыйфасында чакта, СССРның Төркиядәге хәрби атташесы полковник Михаил Кутузовның Румыния атташесы подполковник Теодореско белән әңгәмәсеннән өземтә ахырында: «Дөрес!» – дип, имзаны майор Локманов куйган (РГВА, ф.33988, оп.4, д.35 л., 466 с. – Александр Н.Яковлев архивыннан). 1940 елдан Разведка идарәсе Мәгълүмат бүлегенең 8 нче отделениесе башлыгы итеп үрләтелә.

Милләттәшебез Шәйхаттар Локмановка кабаттан әйләнеп кайтсак, каһарман якташыбыз Бөек Ватан сугышы вакытында Кызыл Армия Генштабы Баш разведка идарәсенең үзәк аппаратында һәм Төркиядәге хәрби атташе аппаратында эшли. II дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары квалеры, хәрби разведка полковнигы Локманов – 1945 елда ГРУның 2 нче Баш идарәсенә караган 6 нчы бүлек башлыгы урынбасары. Кызганыч, хәзергә аның сугыштан соңгы язмышын ачыклау мөмкин булмады.

Полковник Адәм Вахитов. 1930 нчы еллар

Тагын бер мавыктыргыч язмышка ия шәхес, ул – Урал өлкәсенең Җомбәйт районына керүче Джымбейт (Җомбәйт) авылында (1992 елдан – хәзерге Казахстанның Көнбатыш Казахстан өлкәсенә керүче Сырым районында урнашкан Жымпит авылы) туган полковник Адәм Хәсән улы Вахитов. Милләттәшебез энциклопедиягә хата белән подполковник буларак кертелгән. Аннан күренгәнчә, Адәм Вахитов реаль училище (1914-1916), Симферопольдә 1 нче кавалерия курсларын (1920-1921), РККАның командирлар составын камилләштерү курсларын (1926-1927, 1929-1930) һәм К.Е.Ворошилов исемендәге Хәрби химия академиясен (1931-1934) тәмамлый. Академиядән соң, РККАның Разведка идарәсендә хезмәт итә. 1939-1940 елларда 8 нче укчы дивизиянең химия хезмәте башлыгы вазыйфасында совет-фин сугышында катнаша. 1925 елда Кызыл Байрак ордены, 1938 елда СССРдагы беренче мәртәбә гамәлгә куелган «РККАга ХХ ел» дип аталучы юбилей медале белән бүләкләнә. Авторлар Вахитовның төрек телен белүен искәртергә дә онытмаган. Кыскасы, хәрби разведка «подполковнигы» Вахитовның биографиясе 1940 ел белән чикләнә. Үлгән елы күрсәтелмәгәч, әлбәттә инде, күңелгә: «Мөгаен, ул да репрессияләр корбаны булгандыр», – дигән шомлы уй килүе табигыйдыр.

Шөкер, Адәм Хәсән улының тормышы ул елда өзелми. Аның биографиясе турында җентекләбрәк язылган материалларны 8 нче укчы дивизия тарихын­нан һәм «Халык хәтере» сайтыннан (pamyat-naroda) табарга мөмкин. 1940 ел­ның ноябреннән ул – Кызыл Армиянең фәнни-тикшеренү химия институтын­да Мәгъ­лүмат бүлеге башлыгы вазыйфасында. Ниһаять, куаныч өстенә куаныч, дигән­дәй, 1936 елдан бирле майор булып йөргән Вахитовка шул елның 10 декабрендә подполковник чины да биреп куялар әле. 1942 елдан М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академиянең химик гаскәрләр тактикасы кафедрасында кече укытучы, тагын бер елдан – укытучы. 1944 елның 10 августында СССР Оборона Халык комиссары Бое­ры­гы белән (№0246) аңа полковник чины бирелә. Шул елның ноябренән 1946 елның декабренә кадәр – Хөкүмәт командировкасында. Бер үк вакытта, 1945 елның ноябреннән, үзе эшләгән академиядә өлкән укытучы. 1948 елның 13 ноябрендә, авыруы сәбәпле, СССР Оборона Халык комиссары Боерыгы белән (№277) Кызыл Байраклы, Ленин һәм I дәрәҗә Суворов орденнары белән бүләкләнгән М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академиянең өлкән укытучысы, доцент, хәрби фәннәр кандидаты, полковник Адәм Хәсән улы Вахитов запаска җибәрелә. Архив документларында расланганча, төрек теленнән тыш, инглиз һәм француз телләрен дә яхшы белгән дип­ломат А.Х.Вахитов Ленин, ике Кызыл Байрак, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Энциклопедиягә кертелгән подполковниклар Мәхмүт Таҗимәрдән улы Габдрах­­манов, Фәйзрахман Гайнулла улы Гайнуллин, Николай Владимирович Мостафин һәм майор Йосыф Галәветдин улы Гайнетдинов шулай ук, илгә иң авыр вакытларда Кызыл Армиядә хезмәт итеп, үзләрен дан-хөрмәткә күмгән һәм совет хәрби разведкасы тарихында кабатланмас шанлы эз калдырган шәхесләр буларак, татар милләтенең каһарман уллары саналырга хаклы. Аларның һәркайсының авыр вә четерекле тормыш юлы мактауга лаек һәм күпләр өчен үрнәк булырлык. Алабуга каласында туган Мәхмүт Габдрахманов каладагы земство карамагындагы училищены, Казанда берләштерелгән мөселман командирлары курсын һәм берләштерелгән татар-башкорт хәрби мәктәбен, Мәскәүдә М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академия­нең махсус факультетының көнбатыш бүлеген тәмамлый. Киев һәм Одесса хәрби округларында чик разведкасы пунктлары башлыгы урынбасары һәм башлыгы вазыйфаларында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышында – 56 нчы армиядә: 102 нче аерым штраф ротасы командиры. 1943 елның 17 гыйнварында яу кырында һәлак була, Краснодар краеның Северский районына керүче Ставрополь станицасындагы 164,3 биеклегендә җирләнгән. Соңгы вазыйфасын исәпкә алганда, хәрби разведка подполковнигы Мәхмүт Габдрхмановның да репрессия тегермәнендә тартылуын чамалау читен түгел.

Сембер губернасының Буа кантонына керүче Аюкөйдергән авылында туган Фәйзрахман Гайнуллин Казандагы берләштерелгән татар-башкорт мәктәбенең пехота бүлеген һәм Мәскәү хәрби-сәяси курсларының төп бүлеген, М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академиянең кичке һәм читтән торып уку факультетын (1934-1936, 1939-1940 еллар) тәмамлый. 1936-1937 елларда РККА Разведка идарәсе каршындагы чит телләр курсында укый. 1936-1938 елларда – РККА Разведка идарәсе карамагында, 1938-1940 елларда – Үзәк штаб командирлары әзерләү мәктәбенең (ЦШПКШ) 9 нчы укыту бүлеге башлыгы һәм 1940 елның сентябреннән – Кызыл Армия Генштабының Югары махсус мәктәбендә 3 нче факультетның 1 нче курсы башлыгы. Бөек Ватан сугышында – 4 нче гвардия укчы дивизиясенең штаб башлыгы. Гвардия подполковнигы Фәйзрахман Гайнуллин 1944 елның 17 апрелендә яу кырында һәлак була, Молдованың Слободзейский районы Глиное авылында җирләнгән.

Энциклопедиягә майор буларак кертелгән Николай Мостафинның да (псевдонимы – Уланов) званиесен, иң соңгы чыганакларга нигезләнеп, подполковникка «күтәрергә» туры килә. Аның 1889 елның 21 сентябрендә туганлыгы билгеле, әмма дөньяга кайда аваз салуы, кайчан һәм кайда вафат булуы мәгълүм түгел. Ташкент кадетлар корпусын (1909), Николаев хәрби кавалерия училищесын (1911), РККАның кичке хәрби академиясен (1930-1933) тәмамлаган. Алман, инглиз һәм француз телләрен белгән. Беренче Бөтендөнья һәм Гражданнар сугышында катнаша. 1920 елдан – РККАның хәрби разведкасында хезмәттә: 5 нче армия разведка частеның 1924 елда Читада басылган «Япония: Краткий обзор страны и вооруженные силы. По данным на 1 января 1924 года» дигән басмасы авторы. 1925-1927 елларда Монголия халык армиясе штабының Разведка бүлеге инструкторы һәм Кытайда «Шинҗаң турында мәгълүмат туплау бурычы куелган Разведупр резиденты». 1936 елдан, 47 яшендә майор чины бирелгән Николай Мостафин, Урта Азия хәрби оркугының Разведка бүлегендә хәрби цензор. 1938-1939 елларда запаста, 1939 елдан – Грозный пехота училищесында укыту бүлеге башлыгы ярдәмчесе. Энциклопедиядәге биогрфик белешмә шуның белән тәмам.

Башка чыганаклардан күренгәнчә, подполковник Мостафин – 1942 елның июле­нә чаклы шул ук училищеда хәрби администрация курсының өлкән укытучысы. 12 июль көнне Грозный пехота училищесы башлыгы полковник Василий Григорьевич Сытников командалыгындагы 2435 кеше, Хәрби Байрак белән оркестрны да алып, яңа оешкан Сталингард фронты составындагы хәрәкәттәге армиягә барып кушыла. Подполковник Н.В.Мостафин 4-22 июль көннәрендә – училищеның (курсантлар полкы) укыту бүлеге башлыгы вазыйфасында. 22 июль көнне Николай Владимировичны фронттан Краснодар каласына чакыртып кайтаралар һәм яңадан оештыры­лучы пулемет-миномет училищесына укыту бүлеге башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп тәгаенлиләр. Милләттәшебезнең октябрь ахырларынача училище башлыгы вазыйфасын башкаруы да мәгълүм. Тик шуннан алып 1945 елның февраленә кадәр кайда хезмәт үтүе билгеле түгел. Фәкать Җиңү елының шул аеннан Мәскәүдәге Офицерларның хәрби белемнәрен камилләштерү курсларында укуы теркәлеп калган. Курсларны тәмамлагач, подполковник Николай Мостафинны 1945 елның октябреннән Ставрополь хәрби округына керүче Пятигорск фармацевтика институтының укыту часте хәрби кафедрасы башлыгы урынбасары итеп тәгаенлиләр.

Хәзерге Татарстанның Әтнә районына керүче, армия генералы Рәшит Нургали­евнең әтисе полковник Гомәр ага дөньяга аваз салган Иске Мәңгәр янәшәсендәге Олы Мәңгәр авылында 1901 елда туган һәм 1933 елда М.В.Фрунзе исемендәге Хәр­би академиянең көнчыгыш факультетын тәмамлаган майор Йосыф Гайнетдиновка үзенең хәрби талантын, мөмкинлекләрен тулысынча ачу насыйп булмый: ул да – репрессияләр дәһшәте корбаны. Академия тәмамлауга, Йосыф Галәветдин улын хәрби разведкага җәлеп итәләр. Хезмәт юлын ул Кызыл Байраклы Кавказ армиясе штабының Разведка бүлегенә караган чик буе разведка пункты башлыгы ярдәмчесе вазыйфасында башлый һәм 1935-1938 елларда Кавказ арты хәрби округының Разведка идарәсенә караган Беренче Батуми чик буе пункты башлыгы булып хезмәт итә. 1935 елның апреленнән майор чины бирелгән Гайнетдиновны 1938 елның мартында хәрби разведкадан Кызыл Армиягә җибәрәләр һәм Казан хәрби училищесына тактика укытучысы итеп билгелиләр. Бу инде – кулга алыр алдыннан НКВД тарафыннан кертелгән мәкерле чараның бер алымы гына… Шуңа да милләттәшебез яңа вазыйфасына керешеп өлгерми: шул елның мартында кулга алына һәм атып үтерелә, 1957 елның 19 ноябрендә аклана.

 Ниһаять, язмышлары башкачарак төенләнгән татар хәрби разведчиклары турын­да бәян итәргә дә чират җитте. Болар – полковник Шакир Алкаев һәм энцикло­педиягә «майор» буларак теркәлгән Исмәгыйль Әхмәтов. Рязань өлкәсенең Касыйм районы Алиш авылында 1899 елда туган Шакир Ибраһим улы кала училищесын (1913), 2 нче Мәскәү кавалерия командирлары курсын (1919-1920), РККА штабының Разведка идарәсе каршындагы разведка буенча командирлар составын камилләштерү курсларын (1925-1926) һәм М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академия (1935-1938) тәмамлый. 1926-1930 елларда – 33 нче Кавказ укчы дивизиясе штабының разведка буенча оператив часте башлыгы ярдәмчесе, 1930-1934 елларда Кавказ арты хәрби округы штабының Разведка бүлегендә хезмәт итә. 1934 елның гыйнварыннан – С.Орджоникидзе исемендәге Азәрбайҗан тау укчы дивизиясе шта­бының 2 нче часте башлыгы. Бөек Ватан сугышында 171 нче укчы дивизия составында сугыша. 1941 елның 27 сентябрендә Киев янында әсирлеккә эләгә.

Ә менә профессор, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев хезмәтендә Шакир Алкаевның әсирлеккә эләккәнче «элекке Кызыл Армия полковнигы һәм Бакуның хәрби коменданты» булуы да (Гилязов И.А. Легион «Идель-Урал». Представители народов Поволжья и Приуралья под знаменами «третьего рейха». – Казань: Татарское книжное издательство, 2005. – С.228.) ташка басылган.

Әлеге өземтәгә өстәп тагын бер төгәллек кертү җәһәтеннән, Бөек Ватан сугышында полковник Шакир Алкаевның 171 нче укчы дивизиянең штаб башлыгы һәм кыска гына вакытка командиры да булуын ассызыклау шулай ук урынсыз тоелмас­тыр. 1941 елның 15 сентябрендә алман гаскәрләре Кызыл Армиянең 5 нче, 21 нче, 26 нчы һәм 37 нче армияләрен камалышка ала. Тарихка «Киев казаны» булып кереп калган фаҗигале хәлләр вакытында командующие генерал-майор (1942 елның 24 гыйнварыннан – генерал-лейтенант) Андрей Андреевич Власов булган 37 нче армия составындагы 171 нче укчы дивизия дә «казан»да кала һәм тар-мар ителә. Дивизия командиры Александр Ефимович Будых исә, авыр яраланган көе, 22 сентябрьдә әсир төшә. Соңыннан аның Власов белән хезмәттәшлек итүе мәгълүм. 26-27 сентябрь көннәрендә дивизия командиры вазыйфаларын вакытлыча башкарган штаб башлыгы Шакир Алкаев та дошман кулына эләгә.

Алманнар белән хезмәттәшлек итү юлын сайлаган Алкаев «Идел-Урал» легионына кушыла, әмма отставкадагы КГБ полковнигы Ровель Кашапов нигезле искәрткәнчә, әллә ни майтармый: «Идел-Урал»ның сәяси җитәкчелегендә югары командалык составына кергән элекке совет командирлары булмый. <…> Алманнар ул рольгә ярардай кандидатура эзлиләр. Бермәлне ул вазыйфага хәрби әсир, Кызыл Армия полковнигы, чыгышы белән касыйм татарларыннан булган Шакир Алкаев карала. Ул сугыш алдыннан Бакуның хәрби коменданты, ә сугыш вакытында 171 нче укчы дивизиянең штаб башлыгы була. Сәяси яктан наданрак һәм татарча белмәве сәбәпле, аның кандидатурасы төшеп кала. Ул «Идел-Урал» җитәкчелегенә керми, фәкатъ легионның структуралары тирәсендә «туй генералы» сыйфатында каңгырап йөрүдән узмый» (Кашапов Р. Джалиля предали, а евреев не выдали // Восточный экспресс. – 2002. – №41 (100). – 20-26 дек.).

 Шакир Алкаевның берара Польшадагы, нигездә татар әсирләре тотылучы Седльце А лагеренда комендант булып алуы билгеле. Сугыштан соң аңа туган илгә әйләнеп кайту насыйп була. Ул үзен фашистларга каршы оешкан хәрби әсирләр төркеменең җитәкчесе итеп күрсәтә. Тикшерү узганнан соң, армиядә хезмәтен дәвам итә һәм 1946 елның 17 апрелендә яше буенча запаска җибәрелә. Әмма хыянәте ачылгач, 1952 елның 23 июлендә Идел буе хәрби округының Хәрби трибуналы тарафыннан 25 елга хөкем ителә. Тагын өч елдан СССР Югары Советы Президиумы Указы белән хөкем итү карарын 10 елга калдыралар. Шунысын да искәртү мөһим: бу вакытка элекке совет генерал-лейтенанты А.А.Власов оештырган Россия халыкларын азат итү комитетының (КОНР) Кораллы көчләрендә кулларына корал тотып Кызыл Армиягә каршы сугышкан власовчыларның күбесе төрмә-лагерларьдан азат ителеп беткән була инде.

Хәрби разведкага багышланган энциклопедиядә Исмәгыйль Хөсәен улы Әхмә­товның чины майор дип бирелсә дә, үзе раславыннан чыгып, аны подполковниклар исемлегенә кертү хата саналмастыр. Хезмәттән күренгәнчә, хәрби разведчик Әхмәтов (псевдонимнары – Георгий Петрович Николаев, Исмаил Эге)1904 елның 18 маенда Орск каласында хезмәткәрләр гаиләсендә туа. Югары башлангыч училище (1917-1919), Ленинград хәрби элемтә мәктәбен (1925-1929), Хәрби элетротехника академиясенең радиотехника бүлеген (1933-1937), РККА Генштабы академиясен (1939-1940) тәмамлый. Азәрбайҗан, төрек, алман, гарәп телләрен белгән укымышлы милләттәшебезнең 1919-1920 елларда Көнчыгыш институтының беренче курсын тәмамлавын да йомып калу килешмәс.

Элемтә мәктәбен тәмамлагач, ике ел Кызыл Байраклы Кавказ армиясенең 11 нче радиобатальонында взвод командиры, элемтә ротасы командиры булып хезмәт итә. 1931-1933 елларда – РККА штабының Разведка бүлеге карамагында. Шул чорда Кызыл Байраклы Кавказ армиясе штабының Разведка бүлегендә командировкада: радиоинструктор, «оператив-мобилизация һәм үтә яшерен эш» белән шөгыльләнә. 1937-1938 елларда РККАның элемтә фәнни-тикшеренү институтында бүлек һәм лаборатория башлыгы. Капитан Исмәгыйль Әхмәтов Генштаб академиясендә укыганда Новгород армия төркеме гаскәрләренең элемтә башлыгы ярдәмчесе вазыйфасында совет-фин сугышында катнаша. 1940 елның 2 августыннан – майор. 1940 елның августыннан 1941 елның маена кадәр Кызыл армия Генштабының 4 нче бүлеге башлыгы урынбасары. 1941 елның май-июнь айларында Алманиядә – Г.П.Николаев «түбәсе астында» ТАСС корреспонденты. 1941-1942 елларда Истанбулдагы легаль резидентура хезмәткәре – шул ук псевдоним белән илчелекнең пресс-атташесы. 1942 елның 3 июнендә хезмәтен калдырып качып китә.

ГРУның Бөек Ватан сугышында катнашуына багышлап чыгарылган китапта Әхмәтовның май аенда качуы раслана һәм аның чит илдә басылган хезмәтенең тулы исеме китерелә: «1942 елның май аенда качып китә, Эге фамилиясе белән Төркиядә һәм АКШта яши. Америкалыларның разведкасына консультацияләр бирә.

Дөнья күргән хезмәте: Akhmedov, Ismail. In and Out of Stalin`s Gru: A Tatar`s Escape From Red Army Intelligence. Frederik (Md): Univ. Publ/ of America, 1984.» (Колпакиди А.И. ГРУ в Великой Отечественной войне. – М. : Яуза : Эксмо, 2010 – С.276.).

Ахыры бар.

Комментарий язарга