Татар хатыны ниләр күрми?

Татар тарихына алтын хәрефләр белән язарлык милләттәшебез турында галимә Тәэминә Биктимерова 2005 елда «Сөембикә» журналының октябрь ае санында язып чыккан иде. Аның «Садретдин хәзрәт һәм Мәүдүдә абыс­тай кыйссасы»исемле язмасында сүз, Санкт-Петербург шәһәрендә яшәп, мәгърифәтчелек белән шөгыльләнгән зыялыларыбыз турында бара.

Кечкенәдән сукыр калган Садретдин үз тырышлыгы аркасында белем ала, Петербург мәчетендә имам-хатыйп һәм мөдәррис булып эшли башлый. 25 яше тулгач, ягъни 1888 елда өйләнергә карар кыла. Ул вакытта димләп өйләндерү гадәте булганлыктан, Садретдингә дә дуслары кәләш табып бирә. Кәләш дигәннәре Казан губернасының Лаеш өязе Уракчы олысының Югары Тегермәнлек авылында яшәүче Мәүдүдә була. 18 яшьлек гади авыл кызының үзеннән олы һәм шулвакытта дөм сукыр булган Петербург мулласына кияүгә чыгуы – батырлыкка бер мисалдыр. Авылдан чыгып киткән вакытта Мәүдүдә ниләр уйлады икән? Әтисе Баһаветдин Хәсәнов (монда шуны әйтергә кирәк: 1901 елда Югары Тегермәнлек авлында икенче мәчет ачылгач, анда мулла итеп, Мәүдүдәнең энесе Габделгазиз куела, ә мәчетне төзетүче кеше Санкт-Петербург сәүдәгәре Хисаметдин Байсаров була. Монда зур рольне Садретдин мулла да уйнарга мөмкин. Ул хатынының авылында мәчет төзетер өчен бай сәүдәгәрне тапкан булырга мөмкин) – авылның бердәнбер мәчетендә мәзин вазыйфасын башкарган кеше, баласын ирексезләп кияүгә бирмәгәндер, күрәмсең, кызына кире уйларга да мөмкинлек калдырган. Ләкин яхшы тәрбия алган кыз бала: «Егетнең күңел күзе күрсә, миңа шул җиткән», – дип җавап биргән, имеш. Миңа моны соңрак Мәүдүдә әбинең Казанда яшәүче оныгы, филология фәннәре кандидаты Зөлфә ханым Усманова җентекләп, әбисенең фотоларын күрсәтә-күрсәтә сөйләде.

Мәүдүдә абыстай балалары белән

Россия империясе башкаласында яши башлауга ук, яңа төзелгән гаилә, иркен фатирга чыгып, балаларга белем бирүне кайгырта башлый. Садретдин хәзрәт малайларны укыткан булса, Мәүдүдә кызларга сабак бирә. Алар ачкан уку йорты пансионат тибындагы мәдрәсә буларак эшчәнлек алып бара. Монда, дин дәресләре укытудан тыш, дөньяви фәннәргә дә игътибар бирелә. Шулар арасында математика, астрономия, медицина һ.б. да бар. Бу мәдрәсә соңрак бөтен Петербургка таныла, анда шәһәрдәге һәм күрше-тирә яклардан килгән күпләгән яшьләр гыйлем ала. Хәреф тану, язарга өйрәнү, фәннәр белән танышудан тыш, укытучы абый-апалары шәкертләрне татар халкының гореф-гадәтләрен сакларга өнди, әхлакый тәрбия бирә. Мәдрәсәдә укып чыккан кешеләр соңрак үзләренең остазларын онытмый, аларның хәлләрен белеп тора, алай гына да түгел, авыр 30 нчы елларда Садретдин хәзрәтне төрмә юлыннан саклап кала. Күп кенә хезмәтләр авторы, олуг педагог Садретдиннең зур урында эшләгән шәкертләре изгелекне онытмый, аның гаиләсенә даими булышып тора. «Ни чәчсәң, шуны урырсың»,   дигән татар мәкален искә төшерергә була бу урында. Садретдин мулла 1935 елда үлеп китә. Бәхетле тормышта яшәгәндер, дип уйлыйсы килә әлеге мөхтәрәм милләттәшебез турында. Иң беренче чиратта, бу аның тормыш иптәше белән бәйле.

Садретдин һәм Мәүдүдә гаиләсендә 11 бала туа. Ни кызганыч, аларның 5 баласы үлә. Ике уллары һәм дүрт кызлары исән-сау үсеп җитә. (Мәүдүдә әбинең Фәйзияздан исемле баласы белән бәйле батырлыгы турында алдарак язып үтәрмен. Бу урында исә Мәүдүдәнең сеңлесе Маһитап турында языйм әле). Балалары тугач, Мәүдүдәгә авыргарак туры килә башлый. Тормыш мәгънәсе итеп балаларга белем бирүне сайлаган ханымның үз сабыйларын карарга вакыты азая. Шул сәбәпледер инде, ул авылдан сеңлесен чакырта. 40 яше тулганчы, Маһитап апасына булыша. Ул да олуг җанлы кеше булып чыга. Кем үзенең шәхси тормышы бәрабәренә мондый адымга бара ала, әйтегез?! Шуның өчендер инде, аны язмыш кимсетми. Соң булса да, ул тормыш иптәше таба, күренекле мәгърифәтче Фатыйх Халидинең энесе, Казанның Зәңгәр мәчете имамы Ибраһим Халидигә кияүгә чыга. 5 ятим балага үги ана булып килү – үзе тагы бер батырлык мисалы. Иренең балаларын да Маһитап үзенекеләрне тәрбияләгән кебек якын итеп карый. Шулар арасында соңрак СССРның халык артисты исемен алуга ирешкән күренекле артист Фоат Халитов та була.

Мәүдүдә әбинең батырлыгына тукталыйк әле. Әйткәнемчә, Садретдин белән Мәүдүдәнең Фәйзияздан исемле уллары була. Үз ата-аналарында белем алганнан соң, Фәйзияздан Истанбулга укырга китә. Әтисе, сукыр булуга карамастан, аны бу шәһәргә кадәр озата бара. Атасының үз баласында өмете бик зур була, аңа дәвамчысы итеп карый. Ләкин…

1914 елда I Бөтендөнья сугышы башлана. Фәйзияздан хәрби хезмәткә алына, аны сугышка озаталар. 1917 елда кайгылы хәбәр килә. Улының үлемен ишеткән ана малаеның гәүдәсен алып кайту нияте белән юлга җыена. Нинди уйлар белән чыгып киткәндер батыр Ана, анысы безгә билгесез.

Садретдин хәзрәт улы Фәйзияздан белән

Күпме юл үткәндер Мәүдүдә ханым, бусы да безгә мәгълүм түгел. Ничек итсә итә, фронтка барып җитә Ана. Улы хезмәт иткән берләшмәне, аның командирларын эзләп табу ничек авыр булгандыр аңа. Ә Фәйзиязданның каберен эзләп табу һәм аның гәүдәсен казып алып Петербургка алып кайтырга рөхсәт алу өчен ничек гозерләнеп сорарга мөмкин. Ничек булса да була, рөхсәт алына. Алай гына да түгел, Фәйзиязданның командирлары каберләрне казырга булышу өчен ана кешегә ике солдат та бирә. Каберләр алтау булып чыга. Һәм һәрберсе – туганнар каберлеге. Беренчесен ачып җибәрүгә үк, Мәүдүдә аңын югалта. Һушына килгәч, догаларын укып, кабер казуны дәвам итә. Бары тик соңгы, алтынчы каберне барлаганда гына, аягындагы миңе буенча улын табуга ирешә ана. Шуннан соң, Фәйзияздан гәүдәсен Петербургка хәтле ничек алып кайтырга, дигән сорау килеп баса. Гәүдә юлда кайтканда таркалмасын өчен, берсе – агачтан, икенчесе цинктан эшләнгән табут кирәк булып чыга. Аларны кайдан юнәткәндер батыр Ана – билгесез. Мәетне товар вагонына урнаштырганнан соң, ай буе Петербургка кайта Мәүдүдә ханым. Алай гына да түгел әле, улы Фәйзиязданны бөтен мөселман тәртипләре белән җирләүгә ирешә. Кайсы хатын хәзерге көндә шулай булдыра алыр икән?! Әлегәчә мондый хәл турында ишеткәнем дә, күргәнем дә юк.

Нинди генә авыр, гыйбрәтле тормыш юлы үтсә дә, сынмый батыр Ана. Озак еллар буе балалары белән яши, аларга оныкларын тәрбияләргә булыша. Оныгы Зөлфә ханым хәзерге көнгә кадәр әбисе турында горурланып сөйли. Горурланырлык та шул!

«Бу гыйбрәтле язмыш белән таныштыруның максаты нинди иде соң?» – дигән сорау туар. Иң беренче чиратта, без батыр милләттәшләребезне белергә тиеш. Хәзерге балаларга тиешле тәрбия бирәсебез килсә, без моны милләтебез тарихыннан алынган, үрнәк итеп куярлык шәхесләр мисалында эшләргә бурычлыбыз, дип уйлыйм. Милли үзаңны үстерүдә, патриотик тәрбия сеңдерүдә үрнәк булырдай олуг затлары бик күп татар халкының. Шуларның берсе – Югары Тегермәнлек кызы Мәүдүдә абыстай. Һәрбер авылның мондый шәхесе бардыр, дип уйлыйм. Аларны эзләп табарга гына кирәк.

Әлеге гыйбрәтле язмыш мисалында, без гади татар авылы булган Югары Тегермәнлектә нинди шәхесләр тәрбияләнгәнен күреп торабыз. Ә бу нәселнең тарихы ничек тәмамлана соң? Шуны белү ниятеннән, мин әлеге мәкаләдә искә алынган, Хәсәновлар нәселен дәвам итүчеләрнең берсе – Казанда яшәүче Зөлфә ханым Усманова янына юнәлдем. Аның белән сөйләшүдән мин шушыларны белдем: Баһаветдиннең 3 улы һәм 3 кызы була. Беренче кызы, әйтеп үткәнебезчә, Мәүдүдә. Олы кызы Гөлгамбәр исемле була. Санкт-Петербург шәһәрендә Мөселман кызлар мәктәбен бетергәч, рус гимназиясенә укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, әти-әнисенең мәктәбендә үзе дә рус һәм француз телләреннән белем бирә. Садретдин белән Мәүдүдә ачкан мәктәптә шулай ук чит телләр дә укытылган икән. 1913 елда Россия империясе башкаласында яшәп яткан Гөлгамбәр Казанга килен булып төшә – табиб Исмәгыйль Усмановка кияүгә чыга. Аларның очрашуы Петербургның атаклы Мариинский театрында була. Собинов иҗатын яраткан Исмәгыйль башкалага опера карарга килә. Ул үзенең туганнан-туган апасы Мәрьямбануның кызлары Фатимат һәм Нәфисәт белән бергә килә. (Монда әйтеп китәргә кирәк: бу ике туташның әтиләре Мөхәммәтшәфыйк Шамил – атаклы чечен имамы Шамилнең улы, ягъни Исмәгыйльнең апасы атаклы Шамилнең улына кияүгә чыккан була.)

Гөлгамбәр ханым ире Исмәгыйль Усмановны I Бөтендөнья сугышына озатканда төшкән фото

Операга Нәфисәтнең ахирәт дусты Гөлгамбәр дә килгән була. Менә шунда Исмәгыйльнең күзе төшә дә инде бу Петербург чибәренә. Соңрак ул аның үзенә кияүгә чыгуын сорый. Кыз, яшь аермасы 18 ел булса да, ризалык бирә һәм алар матур гына тормыш корып җибәрә. Бик бәхетле тормыш итәләр. Беренче балалары Рәдифә туган вакытта Исмәгыйль I Бөтендөнья сугышында була. Гөлгамбәр ханым, ике яшьлек сабыен күтәреп, ире янына ашкына, аның янына барып, шәфкать туташы булып эшли. Кызлары Рәдифә соңрак үзе дә табиб һөнәрен сайлый.

1917 елда туган икенче балалары Тәминдар Бөек Ватан сугышында һәлак була. Өченче балалары – Зөлфә ханым. Казан дәүләт университетын татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча тәмамлый ул. Аспирантурада укый. Педагогия фәннәре кандидаты. Педагогия һәм мәдәният институтларында студентларга белем бирә. Ире Булат Гыйззәтуллин – үзе кебек үк филолог – узган гасырның 60-70 нче елларында Татарстан мәдәният министры була. Гөлгамбәр һәм Исмәгыйльнең төпчек балалары Назыймдар, химия-технология институтын тәмамлап, инженер булып эшли.

Исмәгыйль абый 1944 елга кадәр яши, ә Гөлгамбәр иреннән соң тагы 39 ел гомер итә.

Соңрак, XX гасыр ахырында «Сөембикә» журналында атаклы татар язучысы Гаяз Исхакыйның бер төркем татарлар белән төшкән фотосы басыла. Шулар арасында Зөлфә ханым үзенең әнисен дә таный, ягъни Гөлгамбәр бу бөек шәхес белән дә якыннан аралашкан булып чыга.

Сугыш башланган 1941 елда Гөлгамбәрнең әнисе Мәүдүдә дә үлеп китә. Мәүдүдә белән Садретдиннең (ул 1935 елда вафат була) тагы Гөлбәһиҗә исемле, янә Гөләндам һәм Гөлирам исемле игезәк кызлары була. Төпчек балалары Лотфелмөгыйн Бөек Ватан сугышы кырында ятып кала.

Бу – безнең авылда озак еллар буе мәзин булып торган Баһаветдиннең кызы Мәүдүдәнең язмышы, тарихы. Баһаветдиннең улы Габделгазиз, Советлар хакимияте урнашкач, гаиләсе белән Урта Азиягә китәргә мәҗбүр була. Икенче улы Габделхәким авылда кала. Аның бер улы Мөгыйн Бөек Ватан сугышыннан офицер дәрәҗәсе алып кайта, озак еллар буе авылда яшәп, кибеттә эшли. Икенче улы Рәшит Казанда гомер итә. Габделхәкимнең кызы Әминәтелниса авылда яши.

Хәзерге вакытта өчесе дә мәрхүм инде. Кызганыч ки, аларның нәселләрен дәвам иттерүчеләр дә юк. Баһаветдиннең өченче улы Габделхәй дә, читтә яшәп, шунда үлеп, шунда җирләнә. Язып үткәнемчә, Баһаветдиннең икенче кызы Маһитап, апасы кияүгә чыгып балалар тапкач, аңа булышу ниятеннән Санкт-Петербург шәһәренә килә. Соңрак, 40 яшендә татарның атаклы артисты Фоат Халитовның атасы Ибраһим муллага кияүгә чыга, ягъни Фоатның үги әнисе була. Баһаветдиннең өченче кызы исә Хәтимә исемле. Ул Заһир исемле дин әһеленә кияүгә чыга. Аларның Зәйтүнә исемле кызлары соңрак машинистка булып эшли, ике уллары Галимҗан һәм Әхмәтҗан очучы була, Шәрифҗан математика фәннәре докторы дәрәҗәсен алуга ирешә.

Илфар Габдрахманов, Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек мәктәбенең тарих укытучысы, «Туган як тарихын өйрәнү» түгәрәге җитәкчесе

Комментарий язарга