«Татар кызы-2018» бәйгесенең җиңүчесе билгеле

«Татар кызы — 2018» халыкара конкурсының абсолют җиңүчесе билгеле. Бу минутларда Казанда тәүге тапкыр узган «Татар кызы» бәйгесе тәмамланды.

«Шушындый кызлар булганда, милләт мәңгелек, үлемсез. Бу кызлар — күбебез өчен үрнәк. Алар булганда, милли киемнәр дә, гореф-гадәтләр дә яшәр, буыннан-буынга тапшырылыр. Мин аларның һәрберсенә гран-при бирер идем», — диде Татарстан премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Васил Шәйхразиев җиңүче исеме язылган конвертны ачты. Быелгы «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе — Удмуртия республикасы вәкиле Диләрә Гыйльметдинова. Ул бер ел буе «Татар кызы» титулын йөртәчәк. Аңа Златоуст осталарының Казан башлыгына охшатып ясалган таҗы һәм «Лада Гранта» машинасы бирелде.

«Әти-әниемә, әби-бабаема, бәйгегә әзерләүчеләргә рәхмәт. Татар телебезне яратып яшик, бергә булыйк», — диде 2018 елның «Татар кызы».

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/16/175286/

Комментарий язарга