Татарстан Республикасының Милли китапханәсе

Җәмгыять үсешендә, белем һәм тәрбия бирүдә, әхлакны, милли үзаңны саклауда китапның искиткеч зур урын тотуы бәхәссез. Бу дөньяда иң әүвәл Сүз булган икән, шул хикмәтле Сүз агышын бер учка җыя алган китап барлыкка килгәч кенә,аның тәэсире моңа кадәр күрелмәгән көчкә ирешә. Чынлыкта, адәм заты үзе дә бит язу һәм китаплар йогынтысында шәхес булып камилләшә башлый. Китапханә — меңнәрчә басмаларны, һәртөрле документларны кадерләп саклау урыны гына түгел, чынбарлыкта ул — бай мәгълүмат, белем хәзинәсе. Александр Герцен әйткәнчә, бер буыннан икенче буынга тапшырыла килүче рухи мирас туп­ланмасы. Әйе, гасырлар буена бөртекләп җыелган китапларда яшәеш тарихы, ил-дәүләт кануннары, кешелекнең омтылышы, уй-хыяллары, гамәлгә ашкан казанышлары, сабак алырлык ялгышлары, каһарманлыгы, җиңү-җиңелүләре, сокланырлык ачышлары, югалту-табышлары уйдырып язылган, тәфсилләп теркәлә барган. Татар халкы борынгыдан ук белемгә омтылган. Күренекле галимнәр, каләм ияләре кулъязма китапларны, соңгырак гасырларда басма китапларны халыкка күпләп таратканнар. Төрки дөньяның фән, мәгърифәт, мәдәният өлкәсендәге мәртәбәле эшлеклеләре, татарларның белемле булуын танып, юкка гына «галим халык» дип атамаганнардыр. Ислам илләрендә «Казан басмасы» дип көтеп алынган, бизәлеше, төгәллеге ягыннан югары бәяләнгән Изге Коръән янәшәсендә басылган йөзләрчә китапларыбыз утлы-даулы чорлардан да исән чыгып, халкыбызга рухи-әхлакый таяныч биргән, милләт буларак йөз аклыгын сакларга ярдәм иткән. Китапка карата бездә һәр чакта да кадер-хөрмәт, фәһемле караш яшәгән. Битләренә язылган һәммә сүзне, «ташка басылган» дип, ихлас ышанып, акыл-зиһен белән дә, йөрәк белән дә кабул иткәннәр. Халкыбыз телендә «ризык — тәнне, китап җанны сугара» дигән гыйбарә дә бар бит әле… Кадими чорлардан ук китапханәләр, мәдрәсәләрнең мәчет карамагында ачылуы күп нәрсә турында сөйли түгелме… Китаплар язмышы… Китаплар тупланышы… һәммәсенең үз тарихы, елъязмасы бар. Заманында безнең җирлектә Казан библиофилы Иван Второв һәм күренекле мәгърифәтче Әхмәтһади Максуди башлап җибәргән китап тупланмалары Россиянең гаҗәеп бай китап хәзинәсенә әверелеп китә. Шушы бәрәкәтле нигездән калкып үсеш алган Татарстан Милли китапханәсенә инде менә 150 ел тулды. Гасыр ярым дәвер буена ул акыл-зиһен, рухи нигъмәт дәрьясы булып, халыкка хезмәт итте. Яңа төрле технологияләр, Интернет заманында «Китаплар сарае»н ни көтә? Киләчәктә китапханәнең йөзе нинди булачагын кистереп әйтә алмыйм. Әмма шунысы бәхәссез — китапханәнең киләчәге ныклы нигездә!

Кәгазь яисә электрон тупланмалардан торамы ул, анысы мөһим түгел, әмма китапханә бу катлаулы һәм болгавыр дөньяда, иксез-чиксез мәгълүмат дәрьясының маягы булып, кешеләрне киләчәккә алып барачак. Еллар үтәр, китапханә залларының «акыллы тынлыгында» укучылар һаман шулай тарихка сәяхәт кылырлар, дөнья әдәбиятыннан рухи ләззәт алырлар, гаҗәеп белем җәүһәрләреннән биһуш калып, фикер һәм хис тәңгәллегенә ирешерләр.

Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Милли китапханәсенең Химаячеләр шурасы рәисе 

Милли китапханә тарихы Казан шәһәренең җәмәгать китапханәсе бу­ла­рак 1865 елда ачылуыннан башлана. Аның фонды нигезен танылган биб­лиофил һәм төбәкне өйрәнүче Иван Алексеевич Второв тупланмасы тәшкил иткән. Баштагы чорда бу фондта 903 исемдәге 1 908 томлык китап һәм ва­кытлы матбугат басмалары саналган. Гомеренең соңгы елларында И.А.Вто­ров Казанда китапханә язмышын кайгыртып яши. «Казан турында истәлекләрем» китабында ул шәһәрнең йөзен сурәтли, шул чор кешеләре хакында кызыклы күзәтүләрен мавыктыргыч итеп яза. Шулай итеп, Вто­ровларның, Попов тавындагы (хәзер Э.Тельман урамы) йорты университет студентлары, шәһәрнең китап сөючеләре өчен Казан көнкүрешенең мәдәни үзәгенә әверелеп китә.

Маһирә Харис кызы Делешова үзенең «Күңел телендә» дигән китабында язганча, китапханә бу йортның зур бүлмәсендә идәннән түшәмгә кадәр тезелгән китап киштәләре белән дүрт стенаны да биләп тора. Монда француз классикларының сайланма әсәрләре, рус әдәбияты үрнәк­ләре, XVIII һәм XIX гасырларда чыккан рус газета-журналларының бай төп­лән­мәләре игътибарны җәлеп иткән. Шәхси коллекциягә караган, үз заманы өчен га­җәеп бу китап байлыгы белән өлкән бу­ын кешеләре генә түгел, ә Казанның укы­мышлы яшьләре дә бик теләп файдаланган.

И.А.Второвның улы Николай Иванович Второв – танылган галим, әдәбиятчы, археолог һәм этнограф 1818 елда Самара шәһәрендә дөньяга килә. Ул, Казан гимназиясен тәмамлагач, Казан университетының тел һәм әдәбият бүлегенә укырга керә. Аның хезмәт кенәгәсендә хәрби губернатор канцеляриясендә хезмәткәр, университет китапханәчесе ярдәмчесе, җирле «Казанские губернские ведомости» газетасында рәсми булмаган өлешенең мөхәррире һәм башка шундый җаваплы вазифалар чагылыш таба. 1844 елда, әтисе дөнья куйганнан соң, Николай Иванович Второв, җәмәгать китапханәсе оештырып җибәрү максатыннан, китап коллекциясен шәһәр карамагына бүләк итә. Әмма бу ел әле китапханәгә нигез салу елы булып китә алмый. Моңсу билгесезлектә тагын егерме елдан артык гомер уза. Китапханә кәгазьдә генә бар дип санала. Чынбарлыкта исә китаплар губерна идарәсе бүлмәсендә кадерсезләнеп ята, аннары китаплар Дворяннар җыелышы йортына, күпмедер вакыттан соң Шәһәр җәмәгатьчелек идарәсе урнашкан бинага күчерелә. Шулай, талкып йөртә торгач, бәһасез томнарның күпмеседер юкка чыга.

 1864 елда Николай Иванович Второв, Эчке эшләр министрлыгының хуҗалык департаменты директорының урынбасары (вице-директор) буларак, Казан губернаторына бүләк итеп бирелгән коллекция хакында исенә төшерә. Шәһәр башлыгы П.А.Прибытков китапханәнең тиз арада ачылачагы хакында хәбәр итә һәм шәһәр җәмәгатьчелеге карары буенча уку залына куяр өчен Н.И.Второвтан үз портретын җибәрүен үтенә. Әмма Николай Иванович үтенечне кире кага. Китапханәгә коллекцияне туплаган әтисенең – Иван Алексеевич Второвның портреты эленергә тиешлеген шәһәр башлыгына кистереп әйтә. 1865 елның 10 (24) гыйнварында, ниһаять, Казан җәмәгать китапханәсе ачыла.

Җәмәгать китапханәсе ачылу шәһәр тормышында истәлекле вакыйга була. «Казанские губернские ведомости» газетасының рәсми булмаган өлешендә әлеге хакта «Казанда шәһәр җәмәгать китапханәсе ачылу» дигән мәкалә басыла (№5, 29 гыйнвар, 1865 ел). Анда Второв тарафыннан Казан шәһәренә бүләк ителгән коллекциянең китапханә ачылган көнгә кадәрге язмышы тасвирлана.

 Газетаның шул ук санында китапханәнең беренче эш көннәре яктыртыла. Тәүге атнада китапханәгә килүчеләрнең саны 110 кешегә җитә, боларның 48е – университет студентлары, 24е – семинариядә белем алучылар, 6сы – гимназист була. Шулай ук китапханәгә килүчеләр арасында 9 укытучы, 6 чиновник, 5 сәүдәгәр, 2 хәрби кеше, төрле катлаудан чыккан 9 зыялы кеше теркәлә. Китапханәгә йөрүчеләр турындагы мәгълүматны газета атна саен биреп бара. 1865 елда җәмгысе 8 503 укучы теркәлгәнлеге әйтелә. Китап сөючеләргә һәм көндезге, һәм кичке сәгатьләрдә алгы бүлмәдә, яисә уку залында хезмәт күрсәтәләр.

Шул ук елда шәһәр җәмәгатьчелеге Казан университеты профессоры Николай Никитич Буличны «Казан җәмәгать китапханәсенең шәрәфле күзәтчесе» итеп чакыра. Ул «китапханә эшен алып баруда төп җитәкчелекне» гамәлгә ашырып, яңа китаплар алу мәсьәләсендә киңәшче дә була.

 Китапханә фонды Казан типографияләреннән чыккан басмалар, төбәкне өйрәнүгә караган документлар хисабына тулылана бара. Берничә ел буена Казан университеты, Халык мәгарифе министрлыгы, Казан губернасының земство идарәсе, Рус тарихы җәмгыяте, Казан университеты һәм башка уку йортлары галимнәре үз басмаларын һәм хезмәтләрен китапханәгә бүләк итеп торалар. Шәһәрнең шәрәфле кешесе – сәүдәгәр Евтихий Михайлович Верин, беренчеләрдән булып, попечитель итеп сайлана һәм ул китапханә эшчәнлеген яхшыртуга шактый зур көч куя. Китапханәнең илле еллыгына багышланган (1865 елның 10 гыйнварыннан 1915 елның 10 гыйнварына кадәр) кыскача тарихында попечитель Е.М.Веринның хәйриячелек эшчәнлеге тәфсилләп языла. Китапханәче ярдәмчесенә хезмәт хакы түләү; 1875 елда газ керткәнчегә кадәр бинаны яктырту өчен керосин һәм маргарин шәмнәр белән тәэмин итү; ремонт эшләре, яңа җиһазлар юнәтү; Второв коллекциясендәге китапларны туплап һәм яңа кергән документларны да өстәп 1870 елда беренче басма каталогны нәшер итү һ.б.ш. ун ел буена аның карамагында булган.

 1877 елда попечитель вазифасы гамәлдән чыгарыла, шәһәр китапханәләре белән идарә итү махсус комитетка йөкләнә. Аның рәисе – шәһәр башлыгы, әгъзалары – гимназия директоры, дини семинария ректоры була. Комитет акча чыгымнары сметаларын карый, раслый, эш кагыйдәләрен билгели, китапханәчеләрне эшкә алу, эштән чыгару мәсьәләләрен хәл итә, яңа китаплар сатып алуны ныклы күзәтү астында тота.

Җәмәгать китапханәсенең беренче систематик каталогы Н.Н.Булич тарафыннан 1878 елда төзелә. Аңа Казан университеты профессорлары Д.А.Корсаков һәм Н.П.Загоскин ярдәм итә. Каталог элеккеге попечитель Е.М.Веринның тол хатыны М.Я.Веринага багышлана. Мәрхүм иренең истәлегенә ул типография чыгымнарын үзе күтәрә. Бу каталогта җәмгысе 3570 исемдәге китапның тасвирламалары 17 бүлектә урын ала, ул бүлекләр үз чиратында берничә бүлекчәдән тора, өстәмә рәвештә төзелеп, китапларның алфавитка салынган күрсәткече дә бирелә.

«Казан шәһәре җәмәгать китапханәсеннән файдалану тәртибе кагыйдәләре» 1905 елның 8 февралендә Шәһәр думасы тарафыннан раслана. Бу документта ук инде укучыларны теркәп баруның махсус тәртибе шәйләнә: китапханәгә килүчеләр махсус кенәгәгә үзләренең дәрәҗәсен, исем-фамилиясен, саклауга тапшырган кием-салымы номерын ачык-төгәл итеп язарга тиеш, диелә ул документта.

Икенче кагыйдә китапханәче вазифасына карый: «Конторкага җәеп салынган газета төпләменнән кала укучы шкафтан үз белдеге белән китап яисә газета-журнал алырга тиеш түгел, бу очракта, үз теләгеңне белдереп, китапханәчегә яки аның ярдәмчесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки сораган китап йә газетаны бирү, кулланганнан соң инде кабул итеп алу – аларга йөкләнгән бурыч». Укучылар белән кара-каршы элемтә урнаштыру өчен махсус кенәгә булдырыла, китапханәгә килүчеләр теге яки бу басманы сатып алырга кирәклеге хакында үз тәкъдимнәрен шул кенәгәгә яза алганнар.

1905 елда китапханә комитетына, яңа ачылачак махсус бүлекне оештыру һәм аңа мөдирлек итү максатын күздә тотып, Әхмәтһади Низаметдин улы Максуди сайлана. Аның тырышлыгы һәм актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1906 елның 2 гыйнварында Казанда җәмәгать китапханәсенең мөселманнар өчен «филиал бүлеге» – «Көтепханәи Исламия» ачыла. Үз дәверендә бу Россиядә татарлар өчен мәгърифәт үзәкләренең берсенә әверелә.

 Баштагы чорда бүлек фондын шәркый һәм рус телләрендә басылган, төрле шәхесләр тарафыннан бүләк ителгән 915 исемдәге 1 277 том тәшкил итә. Филиал бүлегенең беренче китапханәчесе Закир Сәетзадә була.

 «Көтепханәи Исламия»гә фәкать ир кешеләрне генә теркиләр. Җәйге айларда бүлек һәр көнне сәгать икедән кичке алтыга кадәр эшли, көзен һәм кышын исә сәгать көндезге икедән кичке сигезгә кадәр ачык була. Беренче елда ук китап сөючеләр саны 13 487 гә җитә. Көненә, уртача, 37 укучыга хезмәт күрсәтелә. Төрле кыенлыклар чыгуга карамастан, бүлек фонды 1915 елга инде рус телендә 767 исемдәге 1 977 том китап һәм брошюралар туплауга ирешсә, 1 496 исемдәге 1 828 том татарча һәм гарәпчә китаплар булдырыла. М.Х.Делешова үзенең «Күңел телендә» китабында язганча, революцион демократлар, татарның атаклы шәхесләре – Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан, Фәтхи Бурнаш, Нәкый Исәнбәт, беренче татар большевигы Хөсәен Ямашев, рәссам-скульптор Бакый Урманче кебек затлар бу китапханәгә еш йөргәннәр.

Татар халкында яңа дәрт белән кузгалган мәгърифәтчелек хәрәкәтенең шифалы җиле хатын-кызларга да кагыла. 1913 елның 25 ноябреннән башлап, мөселман хатын-кызларына филиал бүлегенә якшәмбе көннәрдә сәгать көндезге уникедән дүрткә кадәр килеп китап «нурына чуму» рөхсәт ителә. Гомумән, укуга хирыслык елдан-ел көчәя бара. Әйтик, 1907 елда филиал бүлегенә 18 508 кешегә 9 284 китап бирелгән булса, 1915 елда инде 22 373 укучыга 17 426 китап туры килә.

1917 елгы революция вакыйгалары китапханә тарихына үзгәрешләр кертә: аңа Губернаның Үзәк китапханәсе дигән исем бирелә, ә инде 1923 елда – Шәһәрнең үзәк китапханәсе дип үзгәртелә. 1920 елда китапханәгә В.И.Ленин исеме бирелә.

Мөселманнарның «филиал бүлеге» 1919 елда үзгәртеп корыла һәм шәһәрнең 5 нче номерлы китапханәсе дип атала башлый. Ә инде 1922 елдан М.Вахитов исемендәге Үзәк шәрык китапханәсенә әверелә. 1923 елның августында шушы китапханә нигезендә татар китапханәләре берләшмәсе төзелә. Бу берләшмә революцион идеяләрне пропагандалау, татарлар арасында укый-яза белмәүне бетерү максатын күздә тота. Танылган язучы Мирхәйдәр Фәйзи китапханәче булып эшли башлагач, халык массаларын һәртөрле мавыктыргыч чараларга тарту киң колач ала. Шаулы әдәби-музыкаль кичәләр үтә, китап күргәзмәләре тәкъдим ителә, татар тарихында беренче тапкыр сүз сәнгатенә өйрәнү мәктәбе – әдәби түгәрәкләр оеша.

Комментарий язарга