Татарстан районнарында Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган утырышлар үтәчәк

Агымдагы елның гыйнвар аенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиев Татарстан Республикасы районнарындагы Татар конгрессының җирле оешма җитәкчеләре һәм районнардагы татар активы белән очрашулар уздырачак. Очрашуның төп максаты — Татар халкының үсеш стратегиясе буенча фикер алышу һәм тәкъдимнәрне барлау.

Беренче җыелыш 16 гыйнвар көнне 9.00 сәгатьтә Арча педагогия көллиятендә узачак. Биредә Балтач, Саба, Кукмара, Әтнә, Биектау, Теләче, Яшел Үзән, Югары Ослан, Мамадыш, Балык Бистәсе, Питрәч районнарыннан вәкилләр катнаша.

Татарстан районнарында Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган утырышлар үтәчәк

 

Комментарий язарга