Тарихи мизгелләрне мәңгеләштерүчеләр

…«Курай» радиосы мәркәзебез Казаннан даими алып бара торган «Хәтер яктысы» дигән тапшыруларга кызыклы шәхесләр еш чакырыла. Чираттагы әңгәмәбездә катнашу өчен студиягә Татарстан Республикасының
һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре,җөмһүриятебез журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе лауреаты, «Бәллүр каләм» иҗади бәйгесендә беренче булып төп призны яулаган тынгысыз эзтабар Нургали Хөсәен улы Булатовны дәштек. Хезмәттәш дусларның: «Аның төгәллегенә карап, хәтта сәгатьне дә дөресләргә була!» – дип әйтүләре хак икән. Өлкән каләмдәшебез-остазыбыз нәкъ билгеләнгән вакытка студиягә килеп тә җитте. Кулында – «Ватаным Татарстан» газетасының Хәтер һәм Кайгы көненә (22 июнь) багышланган саны. Анда Нургали абыйның «Изге ядкарьләр» дигән күләмле язмасы да басылган икән…

-Әтием турында язган идем әле, – диде ул. – Һаман да төшләремә керә. Акбүз атка атланган килеш керә, рухы шаттыр, мөгаен!.. – Аннары Нургали абый күңелендә кайнаган кайбер уй-фикерләре белән уртаклашты: – …Әтисез үсүнең ни дәрәҗәдә кыенлыгын моны үз җилкәсендә, үз язмышында татыганнар гына белә. Шуңа күрә сугыш дигән афәтнең күпме кешенең башына җиткәнлеген, никадәр авырлыклар китергәнлеген һәрдаим сөйләп, искәртеп торасым килә. Юкса, хәтер саега, күңелләр коргаксый бара. Яу кырында һәлак булганнарга, шул мәхшәрдән исән кайтканнарга, тылдагы «шинельсез солдатлар»га – тол хатыннарга, сугыш чоры балаларына карата битараф булуны, гаделсезлекне һич кенә дә күтәрә алмыйм!..
Бу сүзләрдә Нургали абыйның тоткан кыйбласы, рухи ныклыгы, ихласлыгы бик ачык чагыла. Әйе, бихисап билгесез каһарманнарны, аларның якты исемнәрен, кылган батырлыкларын газета-журналлар, радио-телевидение тапшырулары аша халкыбызның күңел түренә җиткерүдә армый-талмый, үзенә генә хас үҗәтлек белән фидакарьләрчә эшләүче, республикабыз күләмендә киң билгеле, үткен каләмле, туры сүзле, якты күңелле, көчле шәхесләребезнең берсе ул.
Бу юлы да Нургали абый «Хәтер яктысы» тапшыруында сугыш һәм тыл батырлары, яшьтәш-чордашлары турында сөйләде. Бер уңайдан ул тыңлаучыларны газиз әтисенең Мари Илендәге Суслонгер урманнарыннан – Резерв фронтының әзерлек лагереннан, Ленинград өлкәсендәге Синявино сазлыкларыннан җибәргән кош теледәй хатлары белән дә таныштырып үтте. Шәмәхә карандаш белән язылган өчпочмаклы ул хатлар Нургали абыйның әнисенә – явыз дошманны тизрәк җиңү хакына тылда ат урынына җигелеп эшләүче Нәгыймә апага адресланган. Сугышка кадәр Теләче районының Алан авылында «Марс-2» күмәк хуҗалыгы рәисе булып эшләгән һәм броне була торып та фронтка үзе теләп китеп барган Хөсәен абый Булатов, яу кырында авыр яраланып, госпитальгә эләгә. Аягында гангрена башлангач, хәләл җефетенә соңгы хатын юллый: «Нәгыймәм! Аякны, өченче тапкыр, төптән үк кисеп карыйбыз, диләр. Исән калмасам, бәхил булыгыз…»
Күңеле дөрес сизенгән икән: Хөсәен абый 1943 елның июлендә Ленинград өлкәсенең Пикалево шәһәре госпиталендә вафат була…

Россия Федерациясенең Хәрби фәннәр академиясе президенты, армия генералы, академик Мәхмүт Гәрәев Казандагы якын дусты – эзтабар-публицист, танылган журналист, «Бәллүр каләм» иясе Нургали Булатов белән

Әтиләре дигәннән, Нургали абый әтисе каберен Бөек Җиңүнең 20 еллыгын билгеләп үткән истәлекле көннәрдә эзләп таба. Дөресрәге, аңа бу эштә Ленинград өлкәсенең Бокситогорск районындагы Новая урта мәктәбе эзтабарлары булыша. Алар, үзләренең туган җирләрен дошманнан азат итү өчен барган изге көрәштә кайнар канын түккән, газиз гомерен биргән Хөсәен Булат улы Булатовны – татар халкының гайрәтле, батыр улын тирәнтен хөрмәтләп, аның гаиләсен үзләренә кунакка чакыра. Әмма ерактагы ул җиргә – йөрәккә бик тә якын урынга! – һәркем дә бара алмый шул. Юллар озын-катлаулы, өстәвенә, күпме акча чыгымнары кирәк… Шуннан соң, гаиләдәгеләр, үзара киңәшләшеп, әтиләре җирләнгән төбәккә Нургали абыйны җибәрә.
Новая авылындагы Туганнар каберлегендә булганда, Нургали абыйның нинди хисләр кичергәнлеген бер Аллаһы Тәгалә белән ул үзе генә белгәндер. Мәһабәт обелисктагы «Рядовой Булатов Х.Б.» дигән юлларны укыганнан соң, Нургали абый аның алдында тезләнеп, әнисе өйрәткән догаларны укый һәм шул каберлектәге изге туфракны йөрәк турысындагы кесәсенә кадерләп салып, әтисе каршында ант бирә:
– Синең данлы исемеңне, фамилияңне моңарчы һәр җирдә горур йөрттек, Әтиебез! Тыныч бул. Киләчәктә дә шулай булыр, Аллаһы боерса! Нәселебезгә тап төшерерлек, йөзебезне кызартырлык бер кыңгыр эш тә башкармабыз. Оныкларыңа да, бабагызның изге әманәте шул, диярмен…
Чыннан да, Хөсәен абый белән Нәгыймә апаның һәр баласы тормышта үз урынын тапкан. Нәсимәләре авылның уңган колхозчысы булса, Тимершәехләре тырыш игенчеләрдән саналды. Тикмәгә генә аңа «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» дигән мактаулы исем бирелмәде. Икесе дә туып үскән җирләрендә кешеләрне сокландырып, сөендереп яшиләр. Шанлы нәсел агачын тагын да нурландырып, күзләрне-күңелләрне иркәләп, бер-бер артлы онык­лар да үсеп килә…
Нургали абыйның да әтисе алдында йөзе ак, намусы пакь. Нинди генә авырлыклар килсә дә, ул үзенең солдат Хөсәен Булатов улы икәнлеген беркайчан да хәтереннән чыгармады һәм тормыш сынауларын да җиңеп чыкты. Һәр эшне күңел биреп башкару сәләте, кешеләр йөрәгенә юл таба алу, хезмәтне оештыра белү осталыгы, мөгаен, күбрәк әтисеннән күчкәндер.
Нечкә күңелле, кешелекле бу шәхес – гомере буе барча тереклеккә, җан ияләренә, адәм балаларына гел изгелек-игелек кылып кына яшәүче сирәк затларның берсе. Туган авылында китапханә мөдире булып эшләгәндә дә, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыганда да, 15 ел буе «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй» журналы) газетасында һәм соңгы 25 ел дәвамында «Ватаным Татарстан», аннары «Мәдәни җомга» газетасында җаваплы вазыйфалар башкарганда да, кыйбласын үзгәртмичә, шул күркәм сыйфатларына тугры булып кала белде ул.

Виктор Тёмин турында Советлар Союзы Маршалы Г.К.Жуков: «Бар җиргә дә өлгерә торган корреспондент!» – дип язып калдырган

Нургали абый соңгы елларда татар генераллары һәм адмиралларына кагылышлы дистәләрчә очерклар язып бастырды. Аларга багышлап 2000 елда «Идел-Пресс» нәшриятында «Йолдызлы йолдызлар» дигән китап та чыгарды. Халкыбызның горурлыгы булган шул затлы шәхесләр турында үзе туплаган бай мәгълүматларны Татар энциклопедиясе институтына әзерләп тапшырды. Мәскәүдә, Россия Федерациясенең Кораллы көчләре Генераль штабында да аны яхшы беләләр. Россия Федерациясенең Хәрби фәннәр академиясе президенты, РФ Табигать фәннәре академиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, армия генералы, хәрби фәннәр һәм тарих фәннәре докторы Мәхмүт Әхмәтдин улы Гәрәев, генерал-полковник Рәсим Сөләйман улы Акчурин, хатыны Эльмираның бертуган абыйсы – генерал-майор, хәрби инженер, техник фәннәр докторы, профессор Рафаэль Мидхәт улы Юсупов, вице-адмирал, хәрби фәннәр докторы Марс Җамал улы Искәндәров һәм башка бик күпләр белән дустанә тыгыз элемтәдә тора ул. 1993 елның 19-21 феврале көннәрендә Мәскәүдә үткән татар генераллары һәм адмираллары җыенына да Татарстан журналистлары арасыннан иң беренче булып Нургали Булатов һәм аның якташы Рашат Низамиев чакырулы иде. Шуннан ике арада элемтәләр тагын да җанлана-ныгый төште…

* * *
Сүзебез яңадан Нургали абыйның әтисе җирләнгән Туганнар каберлегенә әйләнеп кайтты. Ул анда кат-кат булган икән инде…
–…Әтиемне югалту ачысының түзеп булмаслык дәрәҗәдә үзәгемне өзгәнен әнә шул каберлек янында аеруча ачык тоям-сизәм мин. Меңләгән-миллионлаган күзәнәгем белән… Сагыш һәм Кайгы кайчысы йөрәгемне-бәгыремне кат-кат телгәли шул мизгелләрдә… Сугыш утын кабызучыларга карата сурәтләп биргесез көчле нәфрәтем вулкан булып кайный күңелемдә! Миллионлаган җаннарны кыйган шул зилзилә-тайфун исән калганнарны да аямады бит. Аның зәхмәтле шаукымы әле һаман да үзен нык сиздереп тора…
Шулай да, Гаделлек тантана итәр көннәр дә бар икән әле дөньяда! Күп миллионлаган кешеләрне чиксез шатландырып, Халыкара хәрби трибунал фашист илбасарларга, япон башкисәрләренә тиешле җәзаларын бирде. Нюрнберг, Токио процесслары турында әйтүем…
Нургали абый белән безнең әңгәмәбез турыдан-туры әнә шул чорда җиһанны тетрәткән тарихи вакыйгаларга барып тоташты…

***
Нюрнберг процессының барышы турында туган илгә телеграф аша мәгълүматлар җибәреп торучы сирәк кешеләр арасында якташыбыз да булганлыгын әле күпләр белми торгандыр. Ул – Кукмара районының Чишмәбаш авылында туып-үскән Нургали Нуриәхмәтов. 17 яшьлек егет 1943 елда Кызыл Армия сафларына алынып, башта автоматчы, аннары элемтәче була. Фашистларны эзәрлекләп, Берлинга кадәр барып җитә, аларны үз өннәрендә тукмый.
–…Берлин өчен барган сугышлар вакытында, – дип искә ала Нургали абый, – без, 260 нчы аерым элемтә батальоны составында, гаскәрләр арасында элемтәнең нормаль эшләвен тәэмин иттек. 1945 елның 1 маенда Берлин урамнарында идек инде. Шуннан соң да даими элемтә линияләрен төзәтүдә, ауган баганаларны утыртуда, өзек чыбык­ларны ялгауда, Эльба аша яңа линия үткәрүдә эшләдем. Аннан соң мине, «Бодо» дигән телеграф аппаратында эшләргә өйрәнү өчен, Германияне оккупацияләгән совет гаскәрләре төркеме штабы карамагындагы аерым элемтә полкына укырга җибәрделәр. Укып чыккач, шушы штабта телеграфчы-бодист сыйфатында эшли башладым (безгә кадәр монда хатын-кызлар эшләгән, аларны демобилизацияләделәр). Без армияләр, корпуслар һәм Мәскәү белән элемтә тоттык. Нюрнбергта фашистларны хөкем итү башлангач, суд процессы материалларын турыдан-туры Мәскәүгә хәбәр итеп торуда катнаштым. Армиядәге бу көннәремне үзем өчен гаять истәлекле, бәхетле көннәр дип саныйм… Чөнки безгә Җиңү тантанасын күрергә дә, дөньяны яулап алып, күпләгән халыкларны кол итәргә теләгән фашистлар өстеннән гадел суд барганын Туган илгә шатлана-шатлана хәбәр итәргә дә насыйп булды…
Совет Армиясе сафларында барлыгы 7 ел хезмәт итеп, өлкән телеграфчы-сержант Нургали Нуриәхмәтов 1950 елда туган якларына кайтып төшә, авылда укытучы булып эшли башлый. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Гомеренең дүрт дистә елдан артык өлешен балалар белән эшләүгә багышлый ветеран. Хезмәттәге фидакарьлеге өчен төрле елларда хөкүмәтебез бүләкләренә дә лаек була.

***
…Мөмкинлектән файдаланып, без, «Хәтер яктысы» тапшыруы аша, тың­лау­чыла­рыбызны Нюрнберг процессында катнашкан атаклы якташыбыз Виктор Тёмин һәм аңа турыдан-туры бәйле гаҗәеп вакыйгалар белән дә якынрак таныштырып үттек. Чыннан да, исән чакта ук легендар шәхес булган Минзәлә егете Виктор Антонович! Алдына нинди генә максат куйса да, аны ахыргача үтәмичә торып, беркайчан да тынычланмаган. Гомумән, тынгысызлык, искиткеч дәрәҗәдә җитезлек-оперативлык, төп вакыйгаларның нәкъ үзәгендә кайнарга омтылу – аның өчен тормыш-яшәү кагыйдәсе булып әверелгән.
Шул уңайдан бер мисал. Безнең гаскәрләр Берлин урамнарына бәреп кереп, инде Рейхстаг янында көчле сугышлар алып баралар. Озак та үтми, Рейхстаг гөмбәзендә Җиңү байрагы җилферди башлый! Шушы тарихи мизгелне мәңгеләштереп калдыру өчен, В.Тёмин, кичекмәстән хәрби очкычка утырып, Берлин күгенә күтәрелә. Дошманның өзлексез уты, снарядлар шартлавы астында, ул, үтә салкын канлылык күрсәтеп, байтак объектларны, шул исәптән җиңелгән-җимерелгән Рейхстагны да фотога кат-кат төшерә. Аннары, снаряд ярчыклары очкычларының фюзеляжын берничә урыннан тишеп үткәч, алар җиргә төшәргә мәҗбүр булалар. Виктор Антонович, күктә башкарган эше белән генә канәгатьләнеп калмыйча, шәһәрне штурмлаучы танкларның берсенә утырып, яңадан Рейхстаг янына китә. Совет сугышчылары элгән Җиңү байрагы фашизм өнендә әнә ничек горур җилферди! Җирдән, танк янәшәсеннән төшереп алынган шул фоторәсем арада иң уңышлысы була. Һәм аны тиз арада «Правда» газетасында бастыру өчен фоторепортер Тёмин Советлар Союзы Маршалы Жуковка мөрәҗәгать итә. Фронт командующие аңа Варшавага кадәр бару өчен шәхси очкычын биреп тора. «Аннан исә башка самолет белән Мәскәүгә очарсыз!» – ди Георгий Константинович. Әмма Виктор Антонович, булганы белән генә канәгатьләнмичә, әлеге очкычны башкалага кадәр үк алып китә. Мондый башбаштаклыкның ахыры бик күңелсез төгәлләнәчәген бөтен күзәнәкләре белән сизсә дә, Тёмин, үз карьерасын вә гомерен корбан итү бәрабәренә булса да, Рейхстаг өстендә Җиңү байрагы балкыганын беренче булып «Правда» газетасы аша бөтен дөньяга күрсәтәсе килә! Һәм Виктор Антонович шул изге теләгенә ирешә дә! Икенче көнне иртән иртүк Маршал Жуков очкычында Берлинга «Правда» газетасының өр-яңа санын (600 данәдә!) алып кайта ул. Шулчакта гына Георгий Константинович, әлеге «әрсез» фотохәбәрчене иң каты җәзага тарту уеннан кире кайтып, аны… тәвәккәллеге һәм оперативлыгы өчен, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкли!..
1946 елның октябрендә Нюрнбергта фашистларны хөкем иткән вакытта да, Виктор Антонович үзенең элекке гадәтләренә тугры булып кала. Биредә дә иң уңышлы кадр­ларны ул төшерә. Кеше ышанмаслык эшләр башкарырга сәләтле бу фоторепортер еш кына «үткен кылыч йөзе өстендә бии». Әйтик, аның үлемгә хөкем ителгән хәрби җинаятьчеләрнең соңгы минутларын – гәрчә югары җитәкчелек тарафыннан катгый кисәтелсә дә! – оста яшерелгән фотоаппараты ярдәмендә, башкаларга сиздерми генә төшереп алуы үзе генә дә ни тора?! Дөрес, әлеге фотоларны ул чорда тиз генә дөньяга чыгару мөмкинлеге булмый – нык тыела. Әмма Виктор Антонович өметен өзми. Гомер кояшы баер алдыннан гына ул шул тарихи фоторәсемнәрне үзенең китабында да файдалану җаен тапты. Һәм, шулай итеп, сугыштан соң туган төрле буын вәкилләренә моннан дистәләрчә еллар чамасы элек хәрби җинаятьчеләргә карата башкарылган гадел хөкем карарының ничек үтәлешен бөтен тулылыгы, чын дөреслеге белән күрсәтә алды…

Хәрби хәбәрче, Татарстанның халык рәссамы Мәхмүт Усманов (уртада) язучылар Гариф Ахунов, Фоат Галимуллин, Мәгъсүм Насыйбуллин, Рифә Рахман белән

«Тёмин феномены» озак еллар дәвамында бик күпләрне кызыксындырыр әле. Виктор Антоновичның тәрҗемәи хәле һәркемне сокландырырлык. Минзәләдәге «Туган як тарихы» музеенда төбәк эзтабарлары, аның шәхесен зурлап, искиткеч бай материал туплаганнар.
Алар арасында танылган журналист Әскәр Сабировның «Республика Татарстан» газетасының 2010 елгы 15 июль санында басылган «Рейхстаг с высоты репортерского полета» дигән, тулы бер битне иңләп торган күләмле язмасы да бар. Үз һөнәренең ювелирдай чын остасы булган Виктор Антонович Тёмин (1908-1987) турындагы мәгълүматларга аеруча бай ул. Якташыбыз хезмәт юлын «Красная Татария» (хәзерге «Республика Татарстан») газетасында фотохәбәрче булып эшләүдән башлый. 1934 елда Виктор Антоновичны илебезнең шулчактагы үзәк газетасы «Правда»га эшкә чакырып алалар. Әлеге басманың төп фотохәбәрчесе буларак, аңа ил, дөнья күләмендәге үтә мөһим вакыйгаларны иң беренче булып яктырту бәхете елмая. Виктор Антонович Төньяк полюска оештырылган беренче совет экспедициясе, челюскинчыларны коткару эпопеясы барышын; Чкалов, Байдуков һәм Беляковларның рекордлы очышларын; Арктиканы буйсындырган «Таймыр», «Мурманск», «Ермак», «Садко» бозваткычларындагы көчле рухлы шәхесләрне – фоторәсемнәре һәм язмалары аша – киң җәмәгатьчелек игътибарына җиткерә. Аның Хәсән күле, Халхин-Гол елгасы буендагы, шулай ук «Маннергейм линиясе»н өзү, Берлинны алу өчен барган искитмәле сугышчан операцияләрне киң һәм тулы чагылдырган фоторәсемнәре дә үткәндәге тарихыбыз белән кызыксынучыларның күңелләрен тирәнтен дулкынландыра.
Сугыштан соңгы елларда Виктор Антонович «Известия», «Красная звезда» газеталары, «Огонек» журналы һәм ТАСС белән хезмәттәшлек итә. Гомеренең ахыргы көннәренә кадәр кулларыннан фотоаппаратын төшерми ул…

* * *
–…Хәзер безнең республикада Виктор Антоновичка охшаган кызыклы шәхесләр бармы? – дигән сорау бирде тапшыруыбызны алып баручы «Курай» радиосы хезмәткәре Сәрия ханым Тукаева.
– Ходайга мең шөкер, андый олуг затлар күңелебез күгендә һаман да балкып яши әле, – дидем мин дә үз чиратымда. – Үзебезнең милләттәшләребез арасыннан иң беренче булып элеккеге хәрби журналист, хәзерге вакытта Татарстанның халык рәссамы буларак киң билгеле Мәхмүт ага Усмановны зурлап телгә аласым килә!..
Татарстанның Кукмара районы Адай авылы егете, 3 нче Армия газетасы фотохәбәрчесе һәм рәссамы буларак, һәрвакыт иң кайнар урыннарга – алгы сызыкка ашкына, сугышчан иптәшләре белән Берлинга кадәр барып җитә. Алай гынамы әле?! Мәхмүт Усман улы фашистларның өнен – Рейхстагны штурмлауда да турыдан-туры катнаша. Һәм аның түбәсенә-гөмбәзенә менеп, җимерелгән Берлинның аяныч-мескен халәтен, безнең каһарманнарның үлемсез батырлыкларын эскиз-рәсемнәрендә чагылдырып калдырырга омтыла. Шулчакта аның кулын дошман ядрәсе яралый – әмма рәссам-офицер үзенең яраткан шөгылен дәвам итә!..
Бәхеткә, Мәхмүт аганың әлеге чорда ясаган рәсемнәренең бер өлеше үзендә (калганнары – төрле музейларда) сакланып калган икән. Фоторәсемнәре дә… Соңгыларын рәссам, чит-ят күзләргә күрсәтмичә, үз остаханәсендә дистәләрчә еллар «тозлап» яткырган (аларның шактый зур өлешен без «Казан» журналының Мәхмүт ага Усмановның күпьяклы иҗатына багышлаган махсус кушма санында (№ 1-2, 1996 ел) бастырып та чыгардык. – Ш.М.). Ни генә әйтсәң дә, ул фоторәсемнәрдә – сугышның шомлы сурәте. Аларның һәркайсыннан явыз үлем ыржаеп карап тора кебек. Германиянең җимерелгән шәһәр һәм авылларын, завод һәм фабрикаларын, юлларын һәм күперләрен, дошманның тар-мар ителгән, ташлап калдырылган бихисап техникасын һәм башка сугыш коралларын, үлекләрен күреп, тирән тетрәнү хисләре кичердем мин. Моның үзенә күрә тагын бер сәбәбе бар: 1972-1973 елларда мин дә, алман җирендәге «Советская Армия» газетасының хәрби хәбәрчесе буларак, Мәхмүт ага Усманов йөргән эзләрдән үткәнмен икән ләбаса! Хәзер инде ул урыннар искиткеч матурланган, төзекләндерелгән, гөлчәчәккә, яшеллеккә күмелгән… Сугыш чоры рәсемнәре белән хәзергеләрен чагыштырып карагач, Тынычлыкның никадәр кадерле-тансык икәнлеген ачык тоясың. Шуңа күрә дә дөньяның төрле төбәкләрендә барган мәгънәсез сугышларга – канкоешка, үзара үтерешкә карата чиксез нәфрәт, ризасызлык хисләре күңелләрдә мартен мичендәге чуендай кайный да инде!..
«Дөньяны бары тик Тынычлык яшәтә, яшәртә!» – Мәхмүт ага үзенең картиналары, фоторәсемнәре аша кешеләргә әнә шул изге хакыйкатьне төшендерергә омтылды. Гомумән, сугыш һәм тынычлык темасы – аның күпьеллык иҗатының төп кыйбласы иде. Җиңү таңы атканнан соң, 1946 елда Казанга кайткач, гомеренең соңгы көннәренә кадәр һәр чын кеше күңелендәге рухи балкышны данлап, янәшә-тирәбездәге искиткеч гүзәл-сихри табигатебезне тирәнтен аңлап, илһамланып яшәде ул. Рейхстагны «яулаган» тәвәккәл егет сәнгать үрләренә дә ышанычлы төстә, кыю күтәрелде, мәшһүр рәссамга әверелде. Мөхтәрәм Мәхмүт ага Усмановның әсәрләрен Татарстан, Россия һәм элекке СССРның төрле төбәкләрендә яшәүче халыклар гына түгел, Америка, Германия, Италия, Финляндия, Франция, Швеция, Япония кебек чит мәмләкәтләрнең сәнгать сөючеләре дә яхшы беләләр, аның олуг таланты алдында баш ияләр…

***
…Күренекле зыялыбыз – ару-талуны белми торган эзтабар әдибебез Шамил ага Рәкыйпов та Виктор Тёмин токымыннан! Мөхтәрәм Шамил Җиһанша улы, эзтабарлык эше белән дистәләрчә еллар дәвамында аеруча нәтиҗәле шөгыльләнеп, моңарчы билгесез булган бик күп каһарманнарыбызга мәңгелек яшәү – Үлемсезлек бүләк итте. Очучы хатын-кызларыбыздан беренчеләрдән булып Советлар Союзы Герое дигән данлы исемгә лаек булган милләттәшләребез Мәгубә Сыртланова белән Ләйлә (Ольга) Санфирова, Алтын Йолдызлы партизаннардан Иван Кабушкин белән Гатаулла Минаев (Сергей Орлов), Рейхстаг гөмбәзенә беренче булып Җиңү байрагын кадаган татар егете Гази Заһитов һәм башка бик күпләр турында хәтерләрдән мәңге җуелмаслык тарихи-документаль әсәрләр тудырды, батырларыбызга иң асыл сүзләрдән мәһабәт һәйкәл койды ул…

***
«Хәтер яктысы» радиотапшыруы ахырында без Шамил ага Рәкыйповның «Таңнар һаман матурмы?» дигән әдәби-документаль әсәреннән милләттәшләребез арасында иң беренче Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин монологын да укып күрсәттек. (Мәгълүм булганча ул үзенең якын дусты – Советлар Союзы Герое Иван Чернопятко белән Токио процессында катнаша. Аннан кайтканда, ни кызганыч, аларның очкычы Тын океан өстендә авиаһәлакәткә очрый): «Әйтегезче, әйтегезче миңа: алсу таңнар һаман шундый матурмы? Тук башаклы басулар өстендә элеккегечә җилкенеп тургайлар сайрыймы, бакчаларда җимешләр кызарып пешәме, көн-төн гөрләп-гүләп торган шахталар, завод-фабрикалар яныннан ыжгырып поездлар үтәме, кызлар элеккегечә үк сөйкемле һәм тырыш киленнәр уңганмы, егетләр хәзер дә батыр, ирләр хәзер дә гайрәтлеме?
Шулайдыр, шулай булмаска мөмкин түгел!
Ашаган ризыкның чын тәмен, чиста пакь өй эченең ямен, мәхәббәтнең гүзәллеген, дуслыкның эчкерсезлеген, бирелгән антның какшамаслыгын – тормышның чиксез матурлыгын өстән-өстән генә аңлаучылар булса, андыйларга минем хакта сөйләгез, мин җырлый алмый калган җырны җырлагыз!..»

***
Әнә шундый рухта, каһарманнарыбызга мәдхия җырлап, бихисап җаннарны уятып, күңелләрне кузгатып төгәлләнде «Хәтер яктысы» радиотапшыруының чираттагысы. Аның барышында без һәммәбез дә шул вакыйгалар эчендә кайнагандай булдык, кадерле кешеләребезне янәдән искә төшердек…
Әйе, Кояш кебек Хәтер утын, Хәтер яктысын берни дә сүндерә алмый. Җыр-моң белән дә шулай – барлык киртәләрне, каршылыкларны җимереп, дөньяга көчле ташкындай ургылып чыга ул!..
Хәтер һәм Моң – игезәк туганнар кебек! Дөньяны мәңгелек Мәхәббәт, үлмәс Моң, иманлы Хак сүз һәм Хәтер яктысы яшәтә…

Комментарий язарга