Танер Мурат: Добруджа татарларының ун яшьлек балалары татарча иркен сөйләшә белә

Бүген КФУның Габдулла Тукай исемендəге Татаристика һəм тюркология югары мəктəбендə студентлар татар милләтеннән булган румын язучысы, тəрҗемəче, культуролог Танер Мурат белəн очрашты. Танер бәй румын татарларының яшь буыны татарча сөйләшә, ә урта яшьтәге татарлар үз телен оныта, дип исәпли. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә очрашу барышында сөйләде.

Студентлар белән Танер Муратны югары мәктәпнең директоры Әлфия Йосыпова таныштырды: “Танер Мурат — румын татарлары, нугайлар, кырым татарлары белән аралашып үскән кеше. Анда нугай-кырым татары кушылмасындагы үзенчәлекле сөйләм барлыкка килгән, ләкин ул безнең татар теленә бик якын. Шунысы да кызык: Танер бәй — беренче белеме буенча инженер, баштарак нефть өлкәсендә эшләгән. Әмма күңелендәге татарлык аны татар телен өйрәнергә этәрә. Бүгенге көндә Казанда татар теле белгечләре ничек әзерләнә, яшьләр нинди фикердә икәнен белергә килгән ул”, — диде Әлфия Йосыпова.

“Татар-информ” хәбәрчесе румын татары Танер Мурат белән әңгәмә корды. Шуны да искәртик, Добруджа татарлары дип Румыниядә яшәгән төрки телле халыкны исәплиләр.

– Румыниядә Добруджа татарлары никадәр? Болгариядә яшәгәннәр белән берме, аерма бармы?

– Үзем генә тәгаен әйтә алмыйм, исәпне дәүләт чыгара. Румыния биргән күрсәтмәләр никадәр дөрестер, белмим. Шуны әйтә алам: миңа җиде-сигез яшь булганда, 1965-1970 елларда дәүләт исәбе буенча утыз алты мең татар һәм утыз алты мең төрек булган, дип ишеткән идем. Әмма татарның күбесе сан исәбен яздырганда үзен төрек дип әйткән, чөнки мөстәкыйльлек бар, ничек теләгән, шулай яздырган. Әмма чынында исә 4-5 кенә төрек гаиләсе булган. Башкалары барысы да — татар халкы.

Дәүләтнең бүгенге мәгълүматлары буенча, Румыниядә уналты мең татар, уналты мең төрек кешесе бар. Ләкин Румыниянең 1970 елда җан исәбе 19 миллион кеше булса, бүген 20 миллион. Ни өчен төрки халкының яртысы кимегән соң? Мин бу сорауны ачык калдырам. Дәүләте шундыйдыр. Чын проблема да бу түгел әле. Проблема башкада: хәзерге яшьләр, кызганыч, татар телендә сөйләшми.

Болгариядә исә алты мең татар яши. Без берзаман бердәм идек. Ләкин Добруджаны икегә бүлделәр. Монысы тарих инде, мин тарих белән тирәнтен шөгыльләнмим.

– Добруджа татарларының яшь буыны татарча сөйләшәме?

– Добруджа татарларының ун яшьлек балалары татарча сөйләшә белә, ә утыз яшендәге “балалар” татар телен оныта. Әгәр дә без дөрес хакыйкатьне кабул итмәсәк, алга китә алмабыз. Миннән яшьрәк кешеләр татар телен аз белә, кызганыч. 30-40 яшенә җиткәннәр белми диярлек. Үз туган телеңдә, ана телеңдә һәрдаим сөйләшмәсәң, ул онытыла.

– Румыния татарларын нинди сыйфатлардан аерырга мөмкин?

– Мин Румын татарларын ике сыйфат буенча аерыр идем: татар телендә сөйләшүеннән һәм ислам динен тотуыннан.

– Сезнең инглизчәдән добруджага тәрҗемә ителгән текстларны кемнәр укый?

– Мин тәрҗемә иткән текстларны миннән башка беркем дә укымый. Мин инглиз теленә дә тәрҗемә итәм, махсус сүзлек яздым, ул Интернетта бар.

– Добруджа татарларының теоретик грамматикасы, фонетикасы китабы бармы?

– Добруджа татарларының фонетика буенча китабы июль аенда чыгачак. Австралиядән минем дустым доктор Элен Лайберт килеп, бергә тәкъдим итәчәкбез. Фонетика китабы илле биттән тора, инглиз телендә язылган. Инглиз телендә язуымның сәбәбе – шул ук мин добруджага тәрҗемә ителгән текстларны беркем дә укымый. Мин сүзлекләр язып, фонетиканы өйрәндем. Добруджа татарларының фонетикасы төрек теленнән аерыла. Бу китапны добруджа татарлары телендә язсам, ул укылмыйча калыр иде. Бүгенге көндә халыкара тел дип инглиз теле санала. Шуның өчен дә мин инглиз телендә язарга мәҗбүр булдым. Киләчәктә хезмәтемне инглиз теленнән башка телләргә тәрҗемә итәргә исәбем бар.

– Добруджа татарлары телен тарихка калдыру мөмкинчелеген эшләдегезме?

– Әйе, мин бу мөмкинчелектән файдаландым. Мин 4-5 ел элек бер сайт ачтым, ул Интернет сәхифәсендә мин бөтен язганнарымны йөкләдем. Ул Интернет-сәхифәгә Муса Җәлил китапханәсе дигән исем бирдем.

Әңгәмәгә филология фәннәре докторы Фәрит Йосыпов та кушылды.

– Мәгълүм булганча, 1956 елда Казан университетын өч Добруджа татары тәмамлый һәм кире үз якларына кайтып китә. Алар хәзерге вакытта исән-саумы?

– Мин үзем Бухарестта яшәгәч, алар белән аралашмадым шул. Исән-сау дип беләм, алар язган китапларны укыганым бар. Әнвәр әфәнденең 36 китабын басылганын беләм.

– Татар теленең сакланмавының сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?

– Бер кеше дә ана телегездә сөйләшмәгез дип әйтми бит. Моның сәбәбе – мәдәниятебезнең кыйммәтен белмәвебездә. Шунда дип уйлыйм. Безнең белемнәребез сай. Без үз мәдәниятебезне белмибез.

– Димәк, тарихта добруджа татарлары теле калмады?

– Бездә авылда туып үскән ике-өч мең тирәсе җитмеш-сиксән яшьтәге добруджа татары бар. Аларның күпме яшәячәген Алла белә.

Белешмә:

Танер Мурат 1959 елның 8 маенда Констанца шəһəрендə туа. Кечкенə вакытында ук Румыниядə төплəнеп калган Кашыкшə һəм Бəйрəм-дуде дигəн татар-румын авылларына көтү көтəргə йөри. 1988 елда ул Халык университетының төрек шагыйре Эмель Эмин классында төрек телен өйрəнə. Соңыннан Танер Муратны Бухарест университетының Куркан Воапа-Мокану профессоры татар теленə төшендерə, профессор исə үзе татар телен кайчандыр Казанда өйрəнеп кайткан була. 2000 елда Танер Мурат бизнесын сатып, хезмəтлəрен румын татарларын өйрəнүгə багышлый. Аның эшлəре румын, инглиз, татар телендə басыла, ул дистəлəгəн автор əсəрлəрен румын һəм төрки теллəренə тəрҗемə итə. 2008 елдан Танер Мурат румын һəм татар телендə чыга торган Emel журналының мөхəррире була. 2009 елның декабрендə Констанцада ул «Nazar-look» дигəн инглиз-татар журналына нигез сала. 2014 елда Танер Мурат Муса Җəлил исемендəге электрон китапханə ача.
Казанда Танер Мурат, татар халкының мирасы һəм Казан шəһəренең тарихы белəн танышып, хезмəтлəр язарга планлаштыра.

Комментарий язарга