Тамашачы күңеленә юл

Хәзерге татар драматургиясе һәм театры үзенчәлекле шәхесләргә бай булып, анда һәркемнең үз урыны бар. Ул исә сәнгатькәрнең остазларыннан килүче традицияләрне яңартуы һәм баетуы, сәхнә әдәбиятына алып килгән яңалыгы,үз чоры укучысы һәм тамашачысы күңелендә яклау табуы белән билгеләнә. Әнә шундый шәхесләрнең берсе – артист, драматург, тәрҗемәче, оста оештыручы Юныс Сафиуллин. Аның «Менә без дә үсеп җиттек» (1983), «Пар канат» (1997), «Әллә өйләнергә инде?» (2004), «Идегәй» (2006) пьеса җыентыклары, «Чәчәкләр һәм күз яшьләре» (1999), «Рәфкать Бикчәнтәев» (2006) әсәр-хатирәләре, «Дамир Сираҗиев» (2009) истәлекләр җыентыгы, «Ринат Таҗетдин» (2011) хатирәләр, әңгәмәләр, уйланулар китабы, «Газиз Айдарский» (2011, 2012) турында рус һәм татар телләрендәге китаплары, үз укучысын табып, уңай бәягә лаек булды, ә инде «Әллә өйләнергә инде?», «Алмазбулат», «Кыямәт көне», «Ләйсән ире Хәсән», «Пар канат», «Идегәй», «Йөзек һәм хәнҗәр», «Ирдәүкә», «Йосыф һәм Зөләйха» һ.б. пьесалары буенча төрле театрларда куелган спектакльләре уңыш казанып, тамашачылар күңелен яулап алды.

Юныс Габдулла улы 1947 елны Яшел Үзән районының Бакырчы авылында дөньяга килә. Үз авылында башлангыч, күршедәге Акъегет сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан театр училищесында белем ала. Армия хезмәте үтеп кайткан егетне 1969 елны хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына чакыралар. Юныс Сафиуллинның шуннан соңгы тормышы театр дөньясыннан аерылгысыз. Артист буларак М.Кәримнең «Айгөл иле», И.Юзеевның «Бөркетләр кыяга оялый», «Бәхетемнән узып барышлый», А.Гыйләҗевнең «Син дөньяда берәү генә» Т.Миңнуллинның «Уйланыр чак» һ.б. пьесалар буенча куелган спектакльләрдә төп рольләрдә уйный. Бу төр иҗаты режиссерларның, өлкән хезмәттәшләренең, белгечләрнең югары бәясенә лаек була, матбугатта билгеләп үтелә. Әмма тынгысыз күңелле Юныс Сафиуллин һаман эзләнә, яңага омтыла. Шул максат белән ул 1975 елны А.В.Луначарский исемендәге Мәскәү дәүләт театр сәнгате институты (ГИТИС) каршындагы икееллык Югары режиссерлар курсына укырга керә. Артист буларак бай тәҗрибә туплаган, театр сәхнәсе серләренә шактый тирән төшенгән. Ю.Сафиуллин иҗатка килгән 1970 еллар – татар драматургиясендә реалистик һәм романтик сурәтлелек, каршылыклы заман героен сәхнәгә чыгару, сурәт-алымнар байлыгы, милли үзенчәлекләрне алгы планга кую, эзоп теле белән система нигезләрен тәнкыйтьләү, лирик-эмоциональ пафос һ.б. сыйфатлар калкытып куела. Ю.Сафиуллин да әлеге юнәлешкә йөз тотып, шул чор драматурглары йогынтысында тәрбияләнеп, иң уңышлы традицияләрне дәвам итәргә омтыла. Драматург реалистик сурәтлелеккә йөз тотып иҗат итә. Шуңа да аның әсәрләре тормышчанлыклары, куелган проблемаларның ачык-аңлаешлы булуы, чор каршылыкларының уңышлы тотып алынуы, жанрлары, үзенчәлекле геройлары, сәнгати сурәтләүдәге табышлары белән дә аерылып торалар.

Ю.Сафиуллин. «Идегәй». Идегәй – Ринат Таҗетдинов. 1994

 Драматургның балалар өчен язылган «Алмазбулат» (1981) пьеса-әкияте сәхнәдә иң күп уйналган әсәрләреннән санала. Нигезендә яхшылык һәм явызлык көрәше яткан пьеса – татар балалар драматургиясен тәшкил иткән иң яхшы әсәрләрнең берсе. Әкияти сюжет ярдәмендә автор кешелек җәмгыятенең мәңгелек кыйммәтләре турындагы фикер-карашларын укучы-тамашачы алдына куя. Вакыйгалар барышында алар милләт язмышы белән үрелеп, рухи ядкәрләр, тел, милли сыйфатлар, гомумән, халык буларак яшәешебез турында җитди уйлануга китерә. Пьесада ирек, азатлык идеясе кешенең милли үзаңы уяну белән бәйләп карала. Ю.Сафиуллин татар милләтенә янаган куркынычны ачык сизә һәм аннан котылу юлын һәр кеше күңелендә милләтпәрвәрлек хисе уятуда күрә. Ә ул исә туган тел, туган җир, ата-ана кадере, рухи ядкәрләргә, гореф-гадәт, йола һәм традицияләргә тугрылык белән бәйле. ХХ гасыр ахырында бөтен җитдилеге белән куелачак мәсьәләләр турында драматург җәмәгатьчелекне дистә ел алдан уйланырга этәрә.

Драматургның ХХ гасырның 70 нче еллар башында язылган «Ур-тура, сатирик» (1970), «Бер үк күзләр елый да, көлә дә…» (1970), «Буйдак ир һәм танышлары» (1971), «Менә без дә үсеп җиттек» (1972), «Биюче кыз һәм карак» (1975) пьесалары әдипнең сәнгати фикерләү үзенчәлеген, тормышка актив позициясен күрергә, аңларга ярдәм итә. «Торгынлык еллары»ның идеологик һәм цензура басымын, социалистик реализм кысаларын тойган хәлдә, Ю.Сафиуллин яшәп килгән системаның кимчелекле якларын шактый усал тәнкыйть утына тота. Башлангыч чор әсәрләренең нәкъ менә комедия жанрына каравы да игътибарга лаек. Тәҗрибәсе, осталыгы арта барган драматург драма жанры үзенчәлекләрен дә тирән үзләштерә. Аның «Ни булган бу ирләргә?» (1979), «Нигез туздыручылар» (1986), «Пар канат» (1987) кебек драмалары авторның сәнгати эзләнүләрен дә, дөньяга карашын да, сәхнә закончалыкларына уңышлы нигезләнүен дә күрсәтә. Пьесаларда җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең котылгысызлыгы, болай яшәү мөмкин түгеллеге ачыла. Россиядә яшәүче күп санлы халыкларның канлы ярасына әверелгән чечен сугышы темасына татар әдәбиятында беренчеләрдән булып Ю.Сафиуллин мөрәҗәгать итә. Драматург «Йөзек һәм хәнҗәр» (1996) трагедиясендә сугыш вакыйгаларының, кайтаваз буларак Татарстан җиренә килеп, кеше язмышларына гаять зур йогынты ясавын үзенчәлекле вакыйгалар, кабатланмас геройлар аша сурәтли. Пьесаның «Йөзек һәм хәнҗәр» дип аталуы да шуңа ишарә итә. Төп герой Ленарның мәхәббәт, тынычлык символын эзләве күңелендәге психологик тартышны, «чечен синдромы»н җиңеп, гөнаһларыннан арынып, тыныч тормышка кайту өчен үз-үзе белән көрәшенә метафора булып тора. Кызганыч, ул моңа ирешә алмый. Вакыйгалар барышында ике яшь кешенең гомере өзелә. Драматург гаепләү актын сугышка, аны башлаучыларга юнәлтә.

Ю.Сафиуллин сәхнә әдәбиятының үзенчәлекле тармагы – проза әсәрләренә нигезләнеп инсценировкалар язуга да лаеклы өлеш кертә. Драматургның халык дастанына һәм тарихи чыганакларга нигезле «Идегәй» (1994) трагедиясе, М.Галәү романнары буенча «Ирдәүкә» (1996), Г.Исхакый әсәрен өйрәнеп «Зөләйха» (2004) киносценариесы, Кол Галигә нисбәтле «Йосыф һәм Зөләйха» (2015) музыкаль риваяте татар һәм башкорт сәнгатендә киң танылу алды. Алар татар халкының фаҗигале тарих сәхифәләрен гаять гыйбрәтле вакыйгалар, кеше язмышлары аша ача алуы белән кадерле. Милләтпәрвәр драматург әсәрләрендә халкыбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен тирәнтен борчылып яза. Шуңа да әлеге пьесалар, вакыт-урын ягыннан төрле елларны һәм чорларны чагылдырсалар да, гаять заманча яңгырыйлар.

«Йосыф һәм Зөләйха» спектакле куелышында катнашучылар: алгы планда – Юныс Сафиуллин; уңнан сулга – Урал Иделбаев (композитор), Диләрә Иделбаева (вокал өчен җаваплы остаз), Альберт Нестеров (куючы рәссам), Чулпан Әскарова (хореография һәм пластика өчен җаваплы остаз), Олег Ханов (әсәрнең идея авторы, сәхнәләштерүчесе, театрның баш режиссеры)

Драматургның 1994 елда Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә уйналган «Идегәй»е киң җәмәгатьчелек каршында аерым бер игътибар үзәгенә менде. Моның төп сәбәпләреннән берсе итеп театр билгече һәм әдабият галиме Азат Әхмәдуллинның фикерен китерергә була («Үсештәге иҗат».–Мирас, 2003, №7): «1994-1995 еллардагы театр сезонында тамашачының ихтирамын һәм театр тәнкыйтенең хуплавын яулап алган «Идегәй» спектакле туды. …Ә 1997-1998 еллардагы театр сезонында вакыйга дип Түбән Кама драма театры сәхнәсендә уйналган «Йөзек һәм хәнҗәр» спектакле танылды. Шулай ук трагедия… Трагедия жанры элек-электән әдәбиятның өч төреннән берсе булган драматургиянең таҗы хисаплана һәм ул–иҗат өчен авыр жанр. Ул татарда гына түгел, рус әдәбиятында да, хәтта Аурупа әдәбиятларында да чагыштырмача сирәк туа. Шуңа да без бу спектакльләр белән татар театр сәнгате уңышка иреште, драматургиябез дә алга таба бер адым ясады, дип әйтә алабыз».

Ю.Сафиуллинның соңгы еллар иҗатында Кол Галинең атаклы «Кыйссаи Йосыф»ына нигезләнеп язылган музыкаль риваяте җитди урын алып тора. М.Гафури исемендәге Башкорт академия театрында танылган режиссер Олег Ханов сәхнәләштергән спектакль зур яңгыраш ала һәм 2017 елның апрелендә Казан тамашачысының да күңелен яулый. Ю.Сафиуллин Кол Гали әсәренең эчтәлегенә салынган фәлсәфи һәм әхлакый кыйммәтләрне гаять уңышлы тотып ала, эзлекле, бөтенле рәвештә тамашачыга җиткерә. Бераллалык идеясенә нигезләнгән әсәрдә иманлы Кешенең мөлаем образы тудырыла. Иманлы Йосыф, кешелеклелек, ата-ананы, туган җирне ярату, сабырлык, ярдәмчеллек кебек сыйфатларны һәрдаим яклавы белән бүгенге укучы-тамашачыга да үрнәк һәм гыйбрәт буларак ачыла. Шуны раслаган сүзләрне без олы галим Суфиан Поварисов язган «Кешелек тудырган могҗиза» рецензиясендә дә очратабыз: «Могҗиза итеп сөйләрлек бу кадәр шәп спектакль караган юк иде…. «Йосыф һәм Зөләйханы»ны карарга мең йөрәк ашкынып тора», – дип яза ул 2016 елның 22 гыйнварында «Башкортостан» газетасында.

«Йосыф һәм Зөләйха» спектакленнән күренеш. Ролләрдә: Йосыф – Руслан Хайсаров,  Зөләйха – Алсу Галина–Гафарова

Ю.Сафиуллин иҗат гомерендә татар театры, аның атаклы шәхесләре белән укучы-тамашачыларны даими таныштырып килә. Вакытлы матбугат битләрендә аның төрле театрлар, режиссерлар, артистлар. драматурглар турында ике йөзгә якын мәкаләсе басылган. Арабыздан вакытсыз киткән танылган режиссерлар Д.Сираҗиев, Р.Бикчәнтәевләр турында «Чәчәкләр һәм күз яшьләре» (1999), «Рәфкать Бикчәнтәев» (2006), «Дамир Сираҗиев» (2009) китаплары дөнья күргән. Радионың алтын фондында Сафиуллинның автор, алып баручы һәм оештыручы сыйфатында эшләгән берәр сәгатьлек радиопортретлары һәм төрле театрларның юбилейларына багышланган 30дан артык радиотапшырулары саклана (аларның кайберләрен, соратып алып, мәктәпләрдә дәресләрдә файдаланалар). Ринат Таҗетдинов белән бергә язылган хатирәләр, әңгәмәләр һәм театр сәнгате турында җитди уйланулардан торган 425 битлек китабының 2011 елны кибетләргә чыгу белән үк сатылып бетүе дә, китапка югары бәя бирелүен раслый. Шунда берочтан авторның тырышлык һәм ихласлык нәтиҗәсен дә күрсәтеп тора. ХХ гасырның беренче чирегендә Казан һәм Мәскәү татар театрларын үстерүгә зур өлеш керткән Газиз Айдарский («Газиз Айдарский» (640 б.), 2011 елны татарчасы, 2012дә русчасы басыла) турындагы китап-җыентыклары да авторның театр дигән серле дөньяны тирән белүен күрсәтә. Автор күп материалларны Казан, Мәскәү, Әстерхан, Уфа һ.б. шәһәрләр архивларыннан эзләп таба, замандашларының истәлекләрен бөртекләп җыя, төрле театр музейларында, вакыт ягы белән дә исәпләшмичә, күп елларга сузылган эзләнүләр алып бара. Шуңа да әлеге хезмәтләр, татар театры тарихының аерым сәхифәләрен торгызу белән бергә, бөек шәхесләребезгә рухи һәйкәл дә булып тора. Китап турында сүз әйткән галимнәр Сафиуллинның архив материаллары һәм документлар белән професиональ югарылыкта эшләвенә басым ясыйлар.

Хәзерге татар драматургиясендә һәм театрында барган эзләнүләрне Ю.Сафиуллин иҗатыннан башка күзаллап булмый. Пьесаларындагы эчке драматизм, беренче карашка ачык күренеп тормаган эчке агым драматургның иҗат стилен билгели. Әдип тормыш-чынбарлыкны чагылдыруның яңадан-яңа юлларын эзли. Әгәр аның 1970-80 елларда иҗат ителгән әсәрләрендә йорт, нигез образы үзәктә торса, соңгы чорда милли үзаң, татар язмышы алгы планга чыга. Драматург шартлы-метафорик күренешләрне, символик образларны да пьесалары тукымасына уңышлы кертеп җибәрә. Әдип бүген дә безнең арада булып, укучы-тамашачысын әледән-әле иҗат җимешләре белән сөендереп тора.

Комментарий язарга