«Сәнәкчеләр» фаҗигасе

Якын туганнарым белән бер йортта, күрше подъездда яшәүче, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер торган шәфкать туташы Фатыйма ханым үзендә дәү әнисенең – гыйбрәтле озын тормыш юлы үткән, яшьлегендә җан тетрәндергеч вакыйгаларга юлыкканТатарстанның атказанган укытучысы Гасимә Хәсәнша кызы Мостафина-Рәфыйкованың (23.03.1900-02.06.1997) кулъязмалары – истәлекләр дәфтәре саклануы турында хәбәр итте. Тарихка «Сәнәкчеләр» хәрәкәте» – восстаниесе (1919-1920 еллар) булып кереп калган бу фаҗигале вакыйгалар мине дә битараф калдырмады. Ул коточкыч вакыйгаларны үз башыннан кичергән Гасимә Хәсәнша кызының истәлекләрен «Безнең мирас» журналы укучыларына гыйбрәт итеп тәкъдим итәм.

Рафинат Сәлахов

1919 елның сентябрендә әти мине Бөгелмә өязендәге Бәкер-Иштирәк авылына илтеп куйды. Биредә мәктәп ачу күздә тотыла һәм мин анда балалар укытырга тиеш илем. Торырга Закирова фамилияле хатын йортына урнаштым. Мәктәп бер катлы агач йорттан гыйбарәт иде. Кызлар җыеп, аларны укыта башладым. Ә малайларны исә, авылның икенче очында, Фатыйх Туйкин исемле 35 яшьлек егет укыта башлады.

Февраль ае башланды. Беркөнне миңа хәрби комиссариатның чакыру кәгазен китерделәр. Анда: «Сез Кызыл Армиягә ярдәм итү атналыгына алынасыз. Кичекмәстән килеп җитегез», – дип язылган иде.

Югалып калдым. Укучыларымны җыйдым да барысын да сөйләп бирдем. Бергә кайгырыштык, елаштык. «Сезне Фатыйх ага укытачак», – дип, аларны тынычландырырга тырыштым, тик кызлар елаудан туктамады. Мине авыл советыннан килгән олау алып китте.

Мин киткәннән соң, укучыларым таралыша. Ул көннәрдә кулаклар баш күтәрә. Фатыйх Туйкинны, тирес өеменә бастырып, атып үтерәләр. Шуннан соң Бәкердә мәктәпләр булмый.

Повестка килер алдыннан, Әлмәттән әтиемнең авыр хәлдә булуы турында хәбәр алдым. Бу хәбәрне китергән Мөхәммәди абзый чанасына утырып, Әлмәткә юл тоттым. Әтинең хәле авыр иде, табиблар да, дарулар да юк. Ул, сөйләшә алмаса да, кайтуыма сөенде. Әти икенче көнне вафат булды. Аны озатырга авылдашлар җыелды, җирләдек.

Чыршылы авылына килдек. Ул вакытка чакырылган башка укытучылар да анда иде. Концертка әзерләндек, репетиция ясадык.

Концерт Чыршылы мәктәбе бинасында узды. Шул көннән соң мине «кара күзле җырчы кыз» дип йөртә башладылар.

Без, Чыршылыда гына түгел, тирә-күрше авылларда да концерт һәм спектакльләр куйдык. Алардан җыелган акча Кызыл Армиягә җибәрелде.

Илдә Граҗданнар сугышы бара. Чыршылы тирәсендәге авыллардан кулаклар котырткан халыкның баш күтәрергә җыенуы турындагы хәбәрләр килә. Тик шуңа карамастан, район җитәкчелеге һәм хәрби комиссариат безне Чыршылыдан ерак түгел генә урнашкан керәшен авылы Аналыкка концерт куярга җибәрде.

Анда безне беркем дә каршы алмады. «Халык йорты»ның ишегендә йозак эленеп тора иде. Шулай аптырап басып торганда бер кеше пәйда булды. «Туганнар! – диде ул. – Тизрәк китегез. Сезне бирегә юри китергәннәр. Әби авылыннан тиздән монда «сәнәкчеләр» киләчәк, ә безнекеләр мәчеттә җыелды. Тегеләр килүгә, безнекеләр дә аларга кушылачак. Сезне үтерәчәкләр!» Бу сүзләрне ишетүгә, без – хатын-кызлар елый башладык. Мөсәгыйт исә кесәсеннән наган чыгарып: «Киттек! Минем арттан!» – дип, алга ыргылды. Февраль суыгында 12 чакрым юл үтеп, Чыршылы авылы читенә җиткәч, еракта куып килүчеләрнең куркыныч кычкыру тавышларын ишеттек. Авылга керүгә, төрле якка сибелдек. Үзем фатирда торган Нуриәхмәт абзыйның ишеген шакыдым. Ул, ишекне ачмыйча: «Теләсәң кая кит, коммунистка, сине кертеп, үләсем килми!» – дип кычкырды.

Нуриәхмәт абзыйның йорты урамның аргы очында, агачлар арасында иде. Мин елга ярындагы мунчаны искә төшердем. Кар көртен ерып барып, мунча ишеген ачтым һәм ләүкә астына яшерендем. «Таң атканчы кая барыйм соң, – дип уйлап куйдым мин. – Көн яктыруга, эзләремнән килеп табачаклар». Шулчак мунча янында хатын-кыз тавышы ишетелде: «Гасимә! Сеңлем, син мондамы? Чык. Нуриәхмәт абый, анда утырмасын, бандитлар, табып, мәсхәрә итәрләр, ди. Чык аннан». Димәк, бу кешеләр барысын да алдан белеп торганнар.

Әлеге хатынның сүзләренә ышанмасам да, чыгарга мәҗбүр булдым. Урам аша үтеп, аларның ишегалдына кергәч, ул мине абзар янындагы салам эскертенә алып килде дә: «Бу саламга яшерен. Мин сине өстән беркем дә күрмәслек итеп каплармын. Әгәр тапсалар, мин яшергәнне әйтмә…», – диде. Һәм ул, мине салам белән каплап, каядыр юкка чыкты.

Төн узды, ахры, салам аша кояш нурлары үтеп керә башлады. Күз яшьләрем, киемемдә катып, энҗе кебек ялтырый. Мин аларны, уч табаным белән сөртеп, битемә ышкыйм. Шулчак эскерт янында хатын-кыз тавышы ишетәм. Нуриәхмәт абыйның күршесендә 17 яшьлек сукыр улы белән яшәүче карчык икән. «Гасимә кызым, бу мин – Нуриәхмәтнең күршесе, – ди ул. – Нуриәхмәт белән сөйләштек тә сине минем идән астына яшерергә булдык. Чык, кызым, курыкма, урамда кешеләр күренми әле. Менә бу абзар артыннан минем абзарга узарбыз. Беркем дә белмәс. Киттек, кызым, курыкма».

Әби артыннан барып, сарык абзарына кердем. Шуннан соң кәҗәләр тоткан абзарны узып, ишегалдына чыктык һәм өй янына килдек. Әби ишекне шакыды. Озын буйлы сукыр малай, ишекне ачып, безне өйгә уздырды. Әби улына: «Менә, улым, бу – теге матур җырлый торган укытучы кыз. Аны идән астына яшерик әле, беркем дә белмәс. Нуриәхмәт белән шулай килештек», – диде.

 Минем өстә иске шинель поставыннан тегелгән пальто. Әби аны салдырды да улына: «Яшер!» – дип боерды. Аннары миңа ипи кисәге белән сөтле чынаяк сузды: «Аша-эч, кызым». Сөтне эчтем, ә ипи тамагымнан үтмәде.

Әби, идән асты тактасын күтәреп, миңа аска төшәргә, ә улына бүлем такталарын алырга кушты. Сукыр малай бүлем такталарын куптаргач, берничә сырма сузды һәм аларны шунда җәяргә боерды. Малай бөтенесен дә эшләгәч, миңа шунда кереп ятарга кушты. Шул аралыкка кереп яткач, малай такталарны яңадан урынына кадаклады.

Көн узды, ахрысы. Идән такталары арасындагы ярыклардан лампа уты яктысы сирпелә. Менә идән астына сукыр малай төште. Ул, такталарны кубарып, миңа: «Чык, апа, әни өйгә чакыра», – диде. Аралыктан чыктым, әмма баса алмыйм, аякларым тыңламый. Берничә минуттан, ниһаять, өскә мендем. Әби, мине кочып: «Әй, кызым, син бит кемнеңдер кадерле баласы, алар нинди хәлгә төшүеңне беләләрме икән?» – дип, такмаклап елый башлады. Аннан маңгаемнан үбеп: «Әнә, чоланга чиләк куйдым, шунда чыгып юын», – диде һәм миңа сулы комган сузды.

Ул кушканча эшләгәч, сәке кырыена утырып, ипи кисәге белән бер чынаяк чәй эчтем. Шуннан соң әби миңа яңадан идән астына төшәргә кушты. Сукыр малай, мине каплап, такталарны яңадан кадаклады. Бу юлы инде «төрмә»мә тәүлек буена яптылар.

Сукыр малай, икенче көнне урамнан кергәч, идәнгә ятып, миңа яңалыклар сөйләде:

– Военкомат янына сәнәк һәм чалгылар күтәргән күп кеше җыелды. Анда бер абзый: «Теге урыс кызы әле исән булып чыкты. Икенче берәүне алып килгәч, селкенеп куйды. Мин аңа тагын бер пуля утырттым», – диде.

Бу, билгеле, урыс теле укытучысы Зоя Зверкова иде. Икенчесе исә – китапханә мөдире иптәш Гамбәров. Сукыр малай бу турыда ишеткәч котым алынуын аңладымы икән?..

Нәрсә өчен? Халыкка белем яктылыгы илткән кыз һәм улларны җәзалаган бу явызлар кемнәр?!

Төн җитте. Сукыр малай мине «кабер»дән чыгарды. Әби миңа кайнар чәй белән ипи кисәге бирде. Кайнар чәйне эчтем, ә ипине бер генә каба алдым, ул бугазда терәлде. Әби, күзләремә карап, күз яшьләре аша миңа: «Кызым, миңа ачуланма инде. Иптәшләреңне – Гайшә исемле укытучыны, балалар бакчасында эшләгән Зифаны, күлмәк шкафында яшеренеп яткан җиреннән тартып чыгарган укытучы Маһруйны өтермәнгә озаттылар. Китапханә мөдире Мөсәгыйтне һәм аның хатынын, тотып алып, аттылар һәм тирес өеменә ташладылар. Син генә калгансың, диләр. Улым: «Әйдәгез, авылдагы бөтен йортларны актарып чыгыйк, мөгаен, теге сукыр малайлы карчыктадыр…», – дигәннәрен ишетеп калган. Хуш, кызым, рәнҗемә миңа!» – дип, өй ишеген ачты. Мине салкын февраль төнендә урамда калдырып, артымнан ишекне бикләп куйды.

Зәңгәр күктә йолдызлар җемелди. Ниндидер йолдыз минем туганнарым өстендә балкыйдыр! Салкын ишегалдында нишләргә миңа, кая барырга?! Авылда тынлык, кешеләр йоклыйлар. Бер ишегалдында келәт күрәм, ишегендә йозак юк. Ларларның берсенә арыш салынган. Аңа кереп, арышка күмелергә тырышам. Юк, арыш аз, мине капларлык түгел. Аннан чыгып, койма буена килдем. Урамда җан әсәре юк. Шунда кылт итеп исемә төште: таш мәктәптән ерак түгел генә Әлмәттә яшәгәндәге күршем – көмеш остасы Нурлыбанат ире Шамил белән тора бит. Кайчандыр ул миңа: «Безгә дә кер, мин менә монда яшим», – дип әйткән иде. Бу минем яралы күңелемдә өмет уятты. Койма буйларына сыенып, аларның капкасына җиттем. Алгы як ишекне сак кына шакыдым. Ишекне Нурлыбанат апа үзе ачты.

– Әй, Гасимә җаным, төн уртасында… – дип тәкрарлады ул.

– Апа, туганым, мин… коткара күр, – дип ялвардым.

– Кер, кер, Шамил Куакбашка баш күтәрүчеләр җыенына китте, тиздән кайтыр инде, – диде ул. – Кер, җылын, менә идәнгә ятып тор.

Шул сүзләр белән ул почмак як идәненә сырма җәеп, мендәр куйды. Аннары өстемә ниндидер авыр ирләр пальтосы япты.

Җылынырга да өлгермәдем, ишек шакыдылар.

– Менә Шамил дә кайтты, – диде Нурлыбанат апа. Ул иренә чишенергә булышканда, Шамил абый, идәндә яткан кешене шәйләп алып:

– Кем ул? – дип сорады. Нурлыбанат апа калтыранган тавыш белән җавап бирергә дә өлгермәде, ул: – Бу нәрсә тагын, тапкан кая качарга! Хәзер без шул турыда сөйләштек, активистларны үтермәскә булдык. Аны хәзер үк чыгарып җибәр, кая тели, шунда китсен. Теләсә, әнә иптәшләре янына өтермәнгә барсын, – диде.

Торып, ишеккә юнәлдем. Ишек артымнан шапылдап ябылды. Яңадан төн уртасында урамда февраль салкынында калдым. Башыма бер уй килде: моннан ерак түгел генә авыл зираты. Шунда барып, үземә кул салырга кирәк. Палачлар кулына эләккәнче, шулай үлүең җиңелрәк булыр.

Таң сызыла башлады. Кабер ташы өстендә утырам. Елар идем дә күз яшьләрем калмады. Күлмәк итәген берничә мәртәбә аерырга тырышып карадым, кыска кисәкләр генә ертыла…

Шулчак таш мәктәп каравылчысы һәм җыештыручысы Кәшшаф бабайны искә төшердем. Ул мине бик ярата, һәрчак җырлавымны сорый иде. Аның йорты зираттан ерак түгел. Әгәр кеше йөри башлаганчы барып җитсәм, куалап чыгармаслар. Почмак яктан сукыр лампа яктысы сирпелә бугай. Бөтен көчемне җыеп, үлемнән качып, урам аша шул йортка юнәлдем. Ишегалдына кереп, ишекне бик сак кына шакыдым. Ишеккә хатын-кыз килеп, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән:

– Кем анда? – дип сорады.

– Бу мин – Гасимә…

Ишек шунда ук ачылды. Яшь килен ипи пешерер өчен камыр баса икән.

– Кер, кер, апа, уз. Әнә мич башына менеп җылын. Әти булмаганда җылынырсың да абзарда яшеренерсең. Төнлә синең арттан чыгармын, – дип вәгъдә итте ул.

Кәшшаф бабай иртәнге намазга торганчы, мич башында утырдым. Бабайның карчыгы юк иде. Каенатасы торганчы, килене мине ташламады. Яхшы гына җылындым. Һәм менә ул: «Әти инде тора, Гасимә апа, Сез әлегә чыгыгыз, төнлә мин Сезне яңадан чакырырмын», – диде һәм ишекне ачып, мине чыгарды.

Ишегалдына чыкканда, урамда инде якты һәм кешеләр тавышы ишетелә иде. Амбарлар ягына узып, берәрсенең чормасына менәргә уйладым. Ниндидер баскыч табып, печәнлеккә мендем. Тәнемә каяндыр көч килүен тойдым. Күрәсең, исән калуыма өмет уянгандыр. Мин кергән амбар Кәшшаф бабайның күршесенеке – Хафиз абыйныкы булса кирәк. Ике арада бернинди киртә дә, койма да юк. Печәнлектә салам көлтәләре өелгән иде. Мин салам көлтәләре арасына яшеренергә тырышканда баскычтан ниндидер хатын-кыз сыерларга ашатыр өчен салам көлтәсе алырга менде. Мине күреп, ул кычкыра башлады: «Ә, коммунистка! Менә кайда яшеренгәнсең икән?! Хәзер төшәм дә әйтәм», – дип, аска ыргылды. Өч минут та узмагандыр, өскә ике ир күтәрелде. Сүгенә-сүгенә, алар мине аска сөйрәде. Ирләрнең берсе Хафиз абый иде. Ул мине яхшы белә: мәктәптә спектакльләр куйганда, безгә бераз булышкалаган иде. Ялгышканмын икән. Әлеге ирләр мине штабка китерде. Баш күтәрүчеләр башлыгы, кулымда бернинди кәгазь кисәге юклыгын күрсә дә, миннән документлар таләп итте. Аннары ул мине алып килүчеләргә: «Тегеләре янына илтегез!» – дип боерды. Сакчыларымның берсе, аркама сәнәк терәп: «Атла!» – дип кычкырды. Ярымүле хәлдә алар күрсәткән якка атладым. Менә Чыршылы башкарма комитеты бинасы, аның бер почмагында өтермән. Элек авылда төрле җинаятьчеләрне яба торган бинаны яки җәзалау бүлмәсен шулай атап йөрткәннәр. Сакта торган сәнәкле кеше өтермәнгә илтүче капканы ачты. Озата килүчеләр мине шунда уздырып, аркама сәнәк сабы белән төрттеләр.

Анда бөрешеп утырган Гайшә, Зифа һәм Маһруй апа, мине күрүгә сикереп тордылар да, кочаклап, үксеп елый башладылар. Ә мин исә ярымүле хәлдә катып калдым. Елый алмадым. Ишек төбендәге сәнәкле сакчы, әшәке сүгенеп:

– Улавыгызны туктатыгыз, сезне бүген барыбер теге дөньяга озатачаклар! – дип җикеренде.

Без инде уйларлык хәлдә түгел, бер-беребезгә елышып утырабыз. Өтермәнне тәрәзәдән кояш яктырта. Аның аша урамнан үтеп йөргән кешеләрне күрәбез. Шулчак ишекне саклаучы сәнәкле ир:

– Әнә киләләр, – диде.

Кем килә? Анысын аңламадык.

Сәнәк тоткан ике ир, бусага аша атлап кергәнче үк:

– Торыгыз, киттек! – дип кычкырды.

Бөрешеп утырган җиребездән тордык. Бер-беребезгә карашып алдык. Сөйләшерлек халәттә түгел идек.

Урамга алып чыккач, алдан, арттан һәм яннан дүрт сәнәкле ир озатуында, дүрт укытучы алга атладык. Кая барабыз? Шулчак каяндыр берничә хатын-кыз килеп чыкты. Алар безгә төкерә һәм:

– Оятсызлар, күрмәгәнегезне күрсәтерләр әле! – дип кычкыра башладылар. Ул хатыннар безне шулай таш мәктәпкә кадәр озата барды.

Мәктәп салкын, чөнки укулар юк, укытучылар кайсы-кая качып беткән. Идән уртасына бер өем салам аударылган. Безне салкын мәктәпкә бикләп, каравылларга ишек төбенә бер сәнәкле сакчы калдырып, китеп бардылар.

Көн уртасы. Мәктәп янына сәнәкле берничә ир килеп, кулларын ярсып болгап, безне кычкырып каһәрли башлады. Без аларны ишетмибез, кемнәр икәнен һәм кайдан килеп чыгуларын белмибез. Җәфаланып-интегеп ярымүле хәлгә килгәнгә, вакыйгаларны аңлар хәлдә түгелбез.

Аларны сәнәкле башка ирләр куып җибәрде.

Көн кичкә авышты. Ашарга беркем дә китерми. Ишек төбендәге сакчы янына вакыт-вакыт сәнәкле ирләр килеп китә.

Төн урталары. Сәнәкле крестьяннар сакчыга мәктәп ишеген ачарга боерды. Ишек ачылып, безгә йомшак, ягымлы тавыш белән: «Киттек, туганнар! Без сезне хәзер моннан алып чыгабыз», – дип эндәшкәч, үтерергә алып баралар, дип уйлап, кычкырып елый башладык.

Урамга чыккач безне, пышылдап кына сөйләшеп, Чыршылы авылының иң караңгы почмагына – бер-берсенә кара-каршы салынган, әби белән бабай яшәгән агач йортларга алып килделәр һәм капкасын шакыдылар. Капканы бабай ачты һәм йортларның кеше яшәмәгәненә кердек. Элегрәк анда уллары белән киленнәре торган икән. Уллары Гражданнар сугышына киткәч, килен әти-әнисе янына әйләнеп кайткан.

Өй ягылмаган. Сәнәкле кешеләр, ике кешене яныбызда калдырып, китеп барды. Әби белән бабай кайнар чәй алып килде. Азрак тынычландык шикелле, як-якка карана, сөйләшә башладык.

Төн узды. Иртән сәнәкле кешеләрнең берсе, Гайшә янына килеп, язулы кәгазь кисәге бирде. Анда: «Гайшә, борчылмагыз, тыныч булыгыз. Мин, сезне коткару өчен, баш күтәрүчеләрнең коменданты булырга алындым. Кызыл Армия частьлары Чыршылыга якынлаша. Без дә сездән безне коткаруыгызны сораячакбыз. Хуш. Синең Кәшифең», – дип язылган иде. Язуны бирүче шунда ук китеп барды. Гайшә, сөенмәсә дә, язуны һәрберебезгә укырга бирде.

Безне бер урыннан икенче урынга кеше күзеннән яшерү өчен күчерүләрен шулай соң гына аңладык шул.

Көн дә узды. Үзгәрешләр юк. Икенче көнне тәрәзәне бер төркем сәнәкле егет сырып алды. Ишекне ачуны таләп итәләр, әмма безне саклаучылар ишеккә якын китермиләр. Бу бәхәс барган арада сәнәкле һәм чалгылы берничә ир килеп, кычкырыштылар да китеп бардылар. Бернәрсә дә аңлый алмыйбыз, бүлмә чатлыкларына посып, елыйбыз. Шунда сәнәкле бер ир килеп: «Кайсыгыз Гасимә? Киттек, сине комендантка чакыралар!..» – диде. Торып, куркудан катып калдым. Дусларым, соңгы мәртәбә саубуллашып, кочаклый, үбә башладылар. Капкадан чыкканда минем белән йортның хуҗалары – әби белән бабай да кочаклап хушлашты.

Алар калды, ә мин сакчы озатуында киттем. Ул мине таш мәктәп янындагы кечкенә агач йортның икенче катына алып менде. Әлеге йортка керер алдыннан чанага җигелгән атны шәйләп калдым.

Мине комендантка керттеләр. Ул сөйкемле йөзле уртача буйлы 25-30 яшьләрдәге кеше иде. Аның безне коткарыр өчен комендант булырга алынган Кәшиф икәнлеген бу вакытта мин белмәдем.

Әлеге кеше алдына килеп баскач, ул, артында басып торган абзыйга: «Габдулла абый, менә бу укытучы Әлмәт кызы икән, – дип эндәште. – Әлмәт авылыннан бер кеше килеп, штабка 60 кеше кул куйган язу тапшырды. Әлмәтлеләр аны үз карамакларына тапшыруны сорый. Менә ул кәгазь. Чанага утыртып, илтеп куй. Кулдан-кулга тапшырганга расписка алырсың.

Габдулла абый мине ишегалдына алып чыгып:

– Менә бу чанага утыр, сеңлем, – диде.

Чанадагы саламга утыргач, кузгалып киттек. Күңелгә җылы керде: мин үз авылыма, туганнарым янына кайтам бит.

Атыбыз юыртып китте.Чыршылыны чыкканда Куакбаш авылы ягыннан ату тавышлары ишетелде. Габдулла абый:

– Әнә Кызыл Армия килә, алар ата, – диде. Шунда ук дусларым турында уйлап куйдым.

Шулай барганда, чуашлар яшәгән Бадрак авылы ягыннан атка атланган сәнәкле кешеләр якынлашуын күрдек.

– Тизрәк чанага сузылып ят! – диде Габдулла абый һәм яткач, өстемә чыпта япты.

Атлылар безнең янга килеп җиткәч, ул:

– Әй, туганнар, тизрәк! Тиздән Чыршылыга кызыллар киләчәк, тизрәк булышыгыз. Менә үземнең авыру карчыгымны Бадракка илтергә телим… – диде.

Алар, атларына камчы белән сыдырып, Чыршылыга чаптырып киттеләр.

Атлылардан котылгач, Габдулла абзый, чыптаны ачып:

– Ну, кызым, язмышыңа рәхмәтле бул, котылдык бит… – диде.

Менә Бадракка якынлаштык. Кечкенә генә чуаш авылы. Аның белән янәшә Миндубай авылы, ерактарак, ун чакрымда – Әлмәт. Әлмәттә һәм Миндубайда тыныч, анда халык баш күтәрмәгән. Ә менә Бадрак чуашлары сәнәкчеләргә кушылган. Алар күрше авыллардан ярдәм көтәләр.

Бадрак авылы кырына җитәргә дә өлгермәдек, чанабыз янына җилкәсенә сәнәк салган карт чуаш килеп басып, атның тезгенен эләктереп алды да:

– Комендантка киттек! Нинди хатын-кыз бу? Коммунисткамы? – дип кычкырды.

Ахыры бар

Комментарий язарга