«Сәнәкчеләр» фаҗигасе

Габдулла абый, карт чуаштан котылырга теләп:

– Ул авыру. Мин аны Әлмәткә илтәм, – диде. Әмма карт, аның ай-ваена карамыйча, атның дилбегәсеннән тотып, безне комендантка алып китте.

– Син нәрсә коммунистканы яшерәсең? – дип ябырылды Габдулла абыйга комендант һәм шунда ук Габдулла абыйны кире Чыршылыга озатырга, ә мине кулга алырга боерды. Инде акылдан  шашар хәлгә җиткән, фикер йөртерлек хәлдә түгел идем.

Мине ниндидер караңгы чоланга бикләп куйдылар. Шунда төн үткәрдем.

Иртән көн аяз-кояшлы, салкын иде. Канцелярия бүлмәсенә китерделәр. Чыршылыга ничек эләгүемне сорап газаплаганда мине бер кеше танып алды. Ул әниемнең Миңлебай авылында туган, хәзер исә чуаш авылында яшәүче ерак кардәше булып чыкты. Әлеге туганым сорау алучыларга кем икәнемне аңлатып бирде һәм үз кулына тапшыруны сорады. Килештеләр. Аннан мине Миңлебай авылына илтеп, әниемнең абыйсы Хәйретдингә тапшыру турында вәгъдә алдылар. Шулай итеп, ул Миңлебай авылына алып китте.

Гасимә Мостафина (уртада) «Правда» газетасындагы мәкаләне тикшергән җыелыш вакытында. 1950 нче еллар

Хәйретдин абзый, бик куркак һәм надан кеше, йоклар алдыннан намазлыкка басып, үз йортында зур «җинаять» кылган кызны кабул иткән өчен, Аллаһтан кичерү сорады.

Йокларга ятсам да, күзне йоммадым. Онытыла башладым, дигәндә генә, күз алдыма кулына сәнәк тоткан кеше килеп баса һәм мин тирән чокырга очам…

Иртән уянгач, Хәйретдин абзый урамга чыкты һәм тиздән ниндидер ир кешене ияртеп керде. Аннары кискен тавыш белән аңа:

– Менә бу аяклы казаны тизрәк Әлмәткә илтеп куй! – дип боерды.

– Киттек, – диде миңа әлеге кеше һәм без урамга чыктык.

Хәйретдин абзый белән аның хатыны Зифа апа бик зур җинаятьчедән котылган кыяфәт белән озатып калдылар.

1920 елның соңгы көннәре үтеп бара. Мин – гомеремне Ватанга хезмәт итүгә, яшь буынга белем бирүгә багышлаган татар кызы, менә шундый түбәнсетүләрдән, мәсхәрәләүләрдән соң, ниһаять, туган авылым Әлмәткә кайта алдым.

Әлмәт. Анда минем әтием яшәде. Мине Бәкер-Иштирәк авылына укытучылык итәргә илткәндә ул үз кызының томана кешеләр тарафыннан шундый түбәнсетүләргә дучар ителәчәген күз алдына китермәгәндер.

Әлмәткә кайткач, озак авырдым. Йоклаганда: «Сәнәкләр!» – дип кычкырып, торып утырганмын. Идәнгә сикереп төшеп, җәзалаучылардан котылырга теләп, сәке астына яшеренгәнмен. Бу хакта миңа, терелгәч, тынычлангач, туганнарым сөйләде. Миндә көчле психик киеренкелек күзәтелде.

Туганнарым ярдәмендә, савыгып, аякка бастым. Фаҗигале кичерешләрне тыныч тормыш агышы алыштырды. Элеккеге халәтемә кайттым.

Миңа Чыршылы авылында калган иптәшләремне кызылармиячеләр отряды коткаруын әйттеләр. Бу тормышыма яктылык өстәде.

Тагын бер ай узды. Март җитте. Әлмәт авылында тыныч. Мәхмүт Исхаков белән Нури Каматов Әлмәттәге активистларның хатыннары өчен наданлыкны бетерү курслары оештырды. Барлыгы 12 кеше җыелды. Алар арасында Мәхмүт Исхаков тәрбияләгән 15 яшьлек яшүсмер Локман Шәрәфиев тә бар иде.

Һәм менә мин, күпме фаҗигале хәлләр кичергәннән соң, бу кешеләрне укырга-язарга өйрәтә башладым. Курслар май азакларына хәтле эшләде.

Ватаныма нормаль шартларда хезмәтем шулай башланды.

«Сәнәкчеләр» восстаниесе бастырылды… Аның ничек башланып китүен, күпме фаҗигале вакыйгаларга сәбәпче булуын, халыкны агарту өлкәсендә хезмәт куючыларның ничек зыян күрүен кыскача тасвирлап үтәргә карар кылдым…

1919 елның соңгы айларында Әби дигән татар авылындагы кулаклар, Аналык һәм Чыршылы авылындагыларны да берләштереп, баш күтәрәләр. Җитәкчеләре – комендантлар, оештыручылар Куакбаш авылында була. Шундый көчләр Карабаш, Бөгелмә тирәсенә дә туплана. Аларның лозунглары яшь Совет хакимиятен юк итү, иске тормышны кайтару була. Моның өчен күп көч куярга кирәкми. Һәрбер авылда укытучылар, медицина хезмәткәрләре, Советларның җитәкчеләре бар. Әгәр ул кешеләрне юк итсәң, Совет хакимияте бетәчәк. Беренче чиратта менә шуларны юк итәргә – атарга, асарга, бозлы суга батырырга кирәк! Әби авылыннан шундый лозунг белән килгән беренче башкүтәрүчеләр Чыршылыда рус укытучысы Зоя Зверкованы, китапханә мөдирен һәм аның хатынын атып үтерәләр. Хәрби комиссариатта постта торган дүрт кызылармиячене урамга алып чыгып аталар. Карабаш авылында явызлар укытучы Хәбибҗамал Катееваны Зәй елгасына ташлыйлар. Ул, батмыйча, икенче бәкедән калкып чыккач, кулларын сындырып, яңадан суга салалар. Шулай итеп, аның гәүдәсе Зәй елгасы төбендә кала. Фетнәчеләр ана булырга җыенган укытучы Гафифә Ишкининованы: «Корсагыңда тагын бер коммунист бар, шул коткарыр сине!» – дип кычкырып, күпердән ыргыталар. Нәдер авылыннан укытучы Тәзкирә Ильясованы, Нәдер һәм Кәшер авыллары арасындагы кечкенә урманга алып барып, агачка бәйләп куеп, газап­лы үлемгә дучар итәләр. Бәкер авылы балаларына дәрес биргән Фатыйх Туйкинны, класстан сөйрәп чыгарып, үтергәнче кыйныйлар. Укучысы Рамазанованың Фатыйх Туйкин өстеннән салдырылган киемнәрне саклавы турында хәбәр иткән хаты әле дә югалмаган. Куакбаш авылында укытучы Касыйм Насыйбуллинны, мәктәптән алып чыгып, бик каты кыйныйлар һәм үлгән дип уйлап, мәктәпнең ат абзарына ташлыйлар. Ул ниндидер могҗиза белән исән кала. Куакбаш авылына килгән кызылармиячеләр, фетнәне бастырып, аны шуннан табып алалар. Касыйм аңына килә. Дәвалангач, ул әле озак еллар буе Әлмәт шәһәре Дәүләт банкы директоры булып эшли. Минем белән тоткынлыкта булган Зифа Исламова, үзен һаман эзәрлеклиләр дигән уй белән газап­ланып, акылдан яза.

Биредә санап үтелгән иптәшләр – Татарстандагы «Сәнәкчеләр» фетнәсе вакытында төрле газапларга дучар ителүчеләрнең мин хәтерләгәннәре генә. Күпме алар? Анысын тарих кына белә…

Бу фаҗига озакка сузылмады, әмма шул кыска гына вакыт эчендә дә күпме кадерле иптәшләребез һәлак булды!

Гражданнар сугышы тәмамлангач, Бөгелмәдә башкүтәрүчеләр өстеннән суд ясалды. Коралны ташларга мәҗбүр булган фетнәчеләрне һәркөнне, берәрләп кенә түгел, ә дистәләп атып үтерделәр.

Тыныч тормыш башланды. Авыр чор артта калды. Әлеге фаҗигале вакыйгаларны берләштереп, яшь буынга гыйбрәт итеп, зур әсәр язучы булмады. Бу фаҗигале вакыйгаларда зыян күрүчеләр каяндыр читтән килүчеләр түгел бит, үзебезнекеләр – моның сәбәбе шундадыр, дип уйлыйм. Шуңа күрә, әле күзләрем күргәндә, кулым ручка тота алганда, үзем күргән-белгән кадәрлесе турында язып калдырырга карар кылдым.

Вакыт үтәр, мин инде булмам. Бу юлларны, мине кем дә булса искә төшереп, шушы дәфтәрне укып чыгар, дигән өмет белән язам.

1986 елның ноябре. Миңа 86 яшь. Күпме гомерем калгандыр.

Укучы, бәлки, нигә ике фамилия, дип уйлар?

Беренче ирем белән без 1921 елның маенда яши башладык. 1925 елның 27 сентябрендә ул, мине ике бала белән тол калдырып, вафат булды.

1939 елга хәтле ялгыз гомер иттем. Шул елны Габдулла Мостафинга кияүгә чыктым. Ул Фин сугышына китте һәм әйләнеп кайтмады.

Шуңа күрә бу ике фамилияне дә йөртергә хокукым бар, дип уйлыйм.

Редакциядән: Гасимә Мостафина-Рәфыйкованың бердәнбер улы Үзбәк Гариф улының кызы Светланага, әбисенең тарихи истәлекләрен кадерләп саклаган өчен, ихтирам һәм рәхмәтебезне белдерәбез. 

 

 

Комментарий язарга