Сүз турында бер-ике сүз

Мәдәни үсешебез телнең сафлыгын күз карасы кебек саклау, һәр сүзнең кадерен белеп, аның дөрес әйтелүенә, матур яңгыравына ирешүгә омтылу кебек югары баскычка менеп җитмәгәндер әле. Тел белән ваемсыз эш итүләр колакны тырный, күңелне рәнҗетә торган сүз бозулар, матбугатта булсын, сөйләм телендә, аерым язмаларда булсын, кызганычка күрә, әледән-әле очрап кына тора. Соңгы елларда каяндыр сүзләрне кыскартып язу чире килеп чыкты. Моның белән мәктәп балалары гына түгел, хәтта зурлар да авыргалый. Миңа килгән бер хат шушылай тәмамлана: «К. с. б-н Зөлфия». Бу табышмакны үзем генә чишә алмагач, мин Зөлфиягә хат яздым. Ул моңа бик гаҗәпләнде. «И, абый, шуны да аңламыйсызмыни? Без барыбыз да хәзер шулай кыскартып язабыз бит инде. «Комсомол сәламе белән…» дигән сүз бит ул!» – дип җавап бирде. Шушы инструкциягә таянып, мин бүтән кыскартуларның хәзер үзем генә серен ачарга өйрәндем. Мәсәлән, сиңа җибәргән хатның ахырына «Т. с. б-н» дип куялар икән, һич тә шикләнмичә әйтергә мөмкин, ул инде «туганлык сәламе белән» дигән сүз була икән. Билгеле, монда кыскартуларның һәммәсе турында да сүз бармый. Төрле оешмаларның, эш коралларының, фәнни хезмәтләрнең һәм башкаларның катлау­лы исемнәрен кыскартып, җиңеләйтеп язу һәм телдән әйтү бик табигый бер хәл. Мәсәлән, комсомол, колхоз кебекләре күптән үк телгә керде. Заманында хәтта ТБУМ кебек сәеррәк яңгыраган исемне дә һич кыенсынмыйча яза һәм әйтә идек. Ләкин үзара мөнәсәбәттә куллана торган мондый гади сүзләрне дә шундый ук юл белән кыскарту һич тә килешми. Ул сөйләмнең матурлыгын боза, җөмләне гарипләндерә. Сөйләгәндә дә, укыганда да сүзләр, җөмләләр музыка кебек матур һәм ягымлы ишетелергә тиешле.Чыннан да, әгәр әйбәт фикер дөрес итеп язылса, җиренә җиткереп һәйбәт итеп укылса, ул күңелләргә тирәнрәк сеңеп кала.

Аерым кешеләрнең хатларында яки язмаларында тел бозулар ул әле бер хәл. Әмма газета-журналлар, радио һәм телевидение аша халык белән сөйләшү мең мәртәбә җаваплырак һәм хөрмәтлерәк. Кызганычка күрә, тел бозулар, аерым сүзләрне яки төшенчәләрне ялгыш кулланулар боларда да еш очрый. Мәсәлән, Алан дигән авыл исемен, нигәдер, ахырына йомшаклык билгесе куеп, Елань дип язгалыйлар һәм шулай әйтәләр дә. Арча районындагы Күлтәс авылын Көлтәс дип, ул авылдан чыккан борынгы галимне Күлтәси диясе урында Көлтәси дип язганнары бар. Шул ук Арча районында бик борынгы Курса авылы бар. Телевидениедә шул колхозның вәкиле чыгар алдыннан экранда: «Корса колхозы партоешма секретаре Кашшапов сөйли», – дигән язу пәйда булды. Бердән, «о» хәрефе белән язганда, бу исем Курса урынына татар телендә Корса дип укыла, димәк, бөтенләй башка мәгънә килеп чыга. Икенчедән, бу авыл исемен ялгыш язу һәм бозып әйтү бик гаҗәпләндерә. Чөнки Курса – кайдадыр бик ераклардагы урман арасында яшеренеп калган нәни бер торак пункт кына түгел. Ул – Казанның борын төбендә генә яшәп ятучы бик мәшһүр авыл. Аның исеме матбугатта бик күптәннән кабатлана. Ул авылдан бик күпләргә билгеле булган, исеме дәреслекләрдә кабатлана торган мәгърифәтче Курсави чыккан. Балалар язучысы Госман Бакиров та шул авылда туып-үскән. Гомумән, авыл, елга, күл, урманнарга кушылган ялгызлык исемнәренә бик сак булу таләп ителә. Аларның язылышында яки әйтелешендә һич тә хата җибәрелмәскә тиешле, чөнки андый исемнәр мәңгелек паспорт урынына йөри. Ул исемнәр бик борынгы тарихи язмаларда, дәүләт күләмендә әһәмияте булган төрле рәсми документларда шулай теркәлгән. Дәүләт тарафыннан чыгарыла торган географик һәм башка карталарда да шул исем генә басыла. Алар буенча галимнәр халыкның, гомумән, шул тирәнең бик борынгы тарихын өйрәнәләр. Авыл исемнәрен хөкүмәтнең фәкать иң югары органнары гына үзгәртергә хаклы. Мәсәлән, Казан янындагы Собакино авылы исеме, Арча районында Коллар авылының исеме, инкыйлабтан соң, РСФСР хөкүмәтенең махсус карары белән генә үзгәртелде.

Газета-журналларда яисә радио-телевидениедә эшләүчеләрнең хә­зер­­ге әдәби һәм сөйләм теленең неч­­кә­лекләренә игътибар итмәүләре нә­тиҗәсендә дә күп кенә хаталар киткәли. Мә­сәлән, «фәлән автомобиль сәгатькә фәләнчә тизлектә йөри», «агрегат минутка фәләнчә деталь бирә», «туку станогы минутка фәләнчә метр тукыма эшләп чыгара», дип язалар. Хәлбуки, болар берсе дә дөрес түгел. Әдәбиятта кабул ителгән кагыйдәләр буенча – сәгатенә, минутына, секундына дип язылырга һәм шулай укылырга тиешле. Яисә, мәсәлән, Гаффарның «Кешегә бәла килсә…» дигән мәкаләсендә: «Бәхетле яшәлгән шушы матур тормыш безнең куллар белән яуланган ич, шуның өчен егерме миллион кешебез шаһит киткән». – дигән сүзләр язылган. «Казан утлары» журналында да «шаһит» белән «шәһид»не бутаулар очраштыргалый. Бер генә хәрефне дөрес язмау һәм дөрес итеп әйтмәүдән нинди зур мәгънә хатасы килеп чыга! Чөнки «шаһит» ул «танык», «свидетель» дигән сүз, ә «шәһит» ул бөтенләй башка. Анысы хак эш өчен һәлак булучыларга карата әйтелә торган сүз. Газета-журналларда «к» белән «г», «х» белән «һ» хәрефләрен бутап язулар да очрый. Мәсәлән, «мәдхия»не «мәдһия» дип, «тәгъбир»не «тәкъбир» дип язу… «Фидакарь» сүзен «фидакар» дип бозып язгалыйлар. Классик әдәбиятны, гомумән, әдәби телне яхшы белүчеләрдә мондый хаталар, билгеле ки, ризасызлык тудырмыйча калмый. Халыкның мәдәни үсеше алга киткән бер заманда матбугат эшендә мондый саксызлык, гомумән, берничек тә килешми. «Белмәү гаеп түгел, белергә тырышмау гаеп», – диләр. Чыннан да, хата китмәсен өчен орфографик сүзлекне бер генә ачып карау да җитә бит. Сүземне тәмамлап шуны әйтер идем: халык матбугат сүзен ихтирам итә, радио һәм телевидение тапшыруларын, аларда һәммә сүзләрне дә дөрес язалар, дөрес укыйлар, дип, ихлас күңелдән ышанып тыңлый. Минемчә, зур ихтирамга лаеклы бик җитди ышаныч бу.

Татарстан радиосының «Тел күрке – сүз» тапшыруына нигезләп, басмага Рөстәм Акъегет әзерләде.  

 

Комментарий язарга