Сукыр Сибгат һәм аның хисапчы улы Миңнегали

Якташым, тарихчы-галим Раиф Мәрданов «Әгерҗе төбәге» дигән китабында бабам Сибгатулланы искә алып, аны, Кырынды (әүвәлге исеме Төрдәле) авылында сәүдәгәр булган, дип язган. Дөрестән дә, олы урамга

ян белән салынган алтыпочмаклы агач йортның кече ягын кибет итеп тоткан бабам. «Сукыр Сибгат лавкасы»ннан чәй, шикәр, кызыл билле прәннек, өрек чикләвеге, сабын-мазар сатып алырга мөмкин булган. Калмык битле (кыпчак нәселеннән булуына бер ишарә), пеләш башлы, уртача буйлы, киң җилкәле, сөйкемле карт иде ул.

Бабам Сибгатның язмышы аяныч булган. Ул сабый чагында ук шул заманның коточкыч авыруы чәчәк (оспа) белән хасталана, терелүенә өмет тәмам өзелгән көннәрнең берсендә кинәт могҗиза була – бабам аякка баса. Әмма рәхимсез авыру үзенекен эшләп өлгергән була шул инде – бабам, күзләренә ак төшеп, сукырая. Ул, күзләрен бик тырышлык белән хәрәкәтләндереп, яктылыкны бераз гына чамалый торган сукыр иде. Кечкенә вакытымда аның тезләренә менеп утырыр идем дә, күзләренең нәкъ үзәген каплаган ак тышчага карап торыр идем. Бөтен җаным-тәнем белән шул шөкәтсез тышчаны кубарып атасым һәм бабамны барыбыз кебек бәхетле итәсем килә иде…

Габдулла Галиевнең әтисе Миңнегали Сибгатулла улы Сибгатуллин. 1941 ел

Бу урында Гафифә әбием турында берничә җөмлә язып үтим әле.

Гафифә әбием авылыбызга Олы Барҗыдан дүрт чакрым ераклыкта урнашкан элек Бигәш, соңрак Мушик дип аталган авылдан килен булып төшкән. Әбиемнең бер энесе Габдулла бик укымышлы кеше булган, авылларында мәзин булып торган. Ул Төрдәлегә кунакка еш килгән, әтием Галине бик яраткан. Әтием дә аны хөрмәт иткән. Мин дөньяга килгәч, аның истәлеге булыр, дип, әтием миңа Габдулла исеме куштырган.

Гафифә әбием Мушик авылында иң чибәр кызларның берсе була. Аның шулай кинәт кенә сукыр Сибгаткә кияүгә чыгуына күпләр гаҗәпләнә. Кара кыйгач кашлы, күмер кебек янып торган күзле, йөзеннән елмаю китми торган әбиемнең чибәрлеге олыгайгач та сакланды. Бервакыт әнием: «Каенанай, яшермичә генә әйт әле, ничек күрә торып сукыр каенатайга чыктың?» – дип сорады. Әнием аның иң авырткан җиренә кагылса да, җавабын көттермәде, шунда ук: «Дим белән чыктым, килен, димләү белән», – диде. Әбиемнең йөзе кинәт боегып киткәндәй булды, әмма шул мизгелдә үк кабат яктырды. «Мине сукыр егеткә бирәселәрен белгәч, мендәргә капланып еладым. Берничә көндә сулган гөлгә охшап калдым. Энем Габдулла, Төрдәледән Сибгатне алып килеп безне күрештерде. Күрешеп сөйләшкәч, ошаттым. Чибәр булмаса да, акыллы булып чыкты Сибгатем, тамчы да үкенмим», – диде әбием.

Гафифә әбиемнең сөйләвенә караганда, сукыр бабама сәүдә итүләр һич тә җиңел булмаган. Бабам һәркөнне диярлек җилкәсенә аллы-артлы тубал асып, кулындагы таяк очы белән юлны капшап, йорттан-йортка кереп, йомырка җыеп йөргән, атна азагында, җыйган йомыркаларны олауга төяп, Алабуга каласына озаткан. Аннан исә аңа товар алып кайтканнар. Товар ташучы булып безгә (ягъни бабама) кардәш тиешле Садыйк абзыебыз Галимов йөргән. Аның тырышлыгы аркасында, сукыр Сибгат кибете товарга кытлык кичермәгән. Бабам, кибеткә килүчеләрнең акчалары өстеннән бармакларын йөртеп алганнан соң, ничә тиенлек икәнен җиңел генә әйтеп биргән, бик сирәк ялгышкан, кәгазь акчалар булганда гына әбиемне чакырып ала торган булган. Әмма, әбиемнең сөйләвенчә, кайбер мәкерле бәндәләр бабамның сукыр булуыннан файда алып калырга тырышкан, бигрәк тә кешенекен чәлдерергә яратучы ага-энеле Әхмидишаныкылар бабама тынгы бирмәгән. Кибеткә таяк очына кадак кагып киләләр икән: берсе бабамның игътибарын читкә юнәлтеп сөйләштергән арада, икенчесе кибет киштәсендәге каплы чәйләрне, сабыннарны таяк очындагы кадакка эләктереп ала торган була. Кичләрен көнлек сатуына исәп-хисап ясап утырганда җитмәүчелек чыга башлагач, бабам бик кәефсезләнә. Уйлана торгач, шиге Әхмидишаныкыларга төшә, чөнки «растрата» дигәне кибеткә нәкъ Әхмәдишаныкылар килгән көнне була. Берничә көннән теге караклар тагын кибеткә килеп керә, бабам аларны тавышларыннан танып: «Гафифә! Гафифә, дим, яныма кер әле», – дип, әбиемне чакырып ала башлый…

Авылда «калхуз» оештыру башланган чак. Иртән үк кемнеңдер калын-тупас тавыш белән: «Җыенга! Хәзер үк җыенга барыгыз!» – дип тәрәзә кагып киткәнен яхшы хәтерлим. Әтием ул җыеннан күтәренке кәеф белән кайтты: колхозга керергә гариза биргән, иртәгә ике атыбызны да колхозга илтеп бирәчәк икән. Өйдәгеләр, күңелсезләнеп, тынып калды. Барысы да Сибгат бабама текәлде. Ул әтинең колхозга язылуын бер дә хупламады. «Бүген кермәсәк, иртәгә барыбер кертәчәкләр, безгә алданрак керү файдалы», – диде әти. Күрәсең, ул илдә бара торган күмәкләшү сәясәтен яхшы аңлагандыр.

Берникадәр вакыттан соң, авыл халкын тагын җыенга җыеп алдылар. Әти аннан күңелсезләнеп кайтты. Җыенда Сибгат бабамны авыл байлары белән бергә «кулак» дип игълан иткәннәр икән. Авыл халкы башта: «Сибгат абзый нишләп кулак булсын инде? Сукыр, гарип көенә авыл халкын шикәргә, чәйгә туендырып торды. Аның сабыннары белән юынып бетләмәдек», – дигәннәр. Җыенда тавыш, бәхәс китә. Районнан килгән вәкил, өстәл кагып халыкны тынычландырганнан соң, алдындагы папкасыннан кәгазь тартып чыгара да: «Җәмәгать, тынычланыгыз! Менә сез Хәбибулла улы Сибгатулланы бик тырышып яклыйсыз. Әмма ул кешегез Галимов Садыйкны, Хәтмуллин Гыйззәтулланы үзенең шәхси хуҗалыгында ялчылар итеп тоткан бит. Факытмы бу? Факыт! Ызначит ул – эксплататор, менә сезнең кебек гади халыкны изүче», – дигән. Аның чыгышыннан соң залдагы халык тынып калган. Әтиемнең әйтүенчә, тиздән безне раскулачивать итәчәкләр, йортыбызны, каралты-курабызны, терлекләребезне тартып алачаклар икән. Әнием мышык-мышык борынын тарта башлады. Әбием: «И Ходаем, йортыбыздан урамга куып чыгарсалар, нишләрбез?» – дип елап җибәргәч, минем дә аңа кушылып елавым исемдә калган…

Шушы вакыйгадан соң озак та үтмәстән, Сибгат бабам вафат булды.

Миңа алты яшь тулып килгән көннәрнең берсендә әти эшеннән нигәдер бик борчылып кайтты. Түш кесәсеннән гәҗит алып, аны өстәлгә куйды да, кече якта кичке ашау әзерләп йөргән әнине янына чакырды. Әнием чыккач, гәҗитен кулына алып, укырга кереште. Минем колагыма: «Ленинградта Смольный дигән җирдә Кировны атып үтергәннәр», – дигән шомлы сүзләр кереп калды. Әнием бу хәбәрне кибеткә килгән кешеләрдән алданрак ишеткән булып чыкты. «Илебездә әллә нинди куркыныч хәлләр бара, шаукымы безнең якларга гына килеп җитә күрмәсен инде», – дип, бик борчылып, кече якка чыгып китте.

Озак көттермәде, ул шаукым безгә дә килеп иреште. Беркөнне районнан килгән прокурор, колхоз конторасында эшләп утырган әтине күреп: «Бу кулак малаен кем рөхсәте белән эшләтәсез?» – дип, колхоз рәисе Ибраһим абзыйга җикеренгән.

Әйбәт кенә эшләп йөргәндә, 1935 елның көзендә әтине кинәт кулга алып, Әгерҗегә алып киттеләр. Миннән ничек яшерергә тырышсалар да, әти турындагы хәбәрне мин барыбер урамнан ишетеп кайттым. Әтине кызганучылар да, кулга алынуына шатланучылар да бар иде. «Галигә 58 нче статья чәпегәннәр, тиздән дөпелдәтәчәкләр», – дип, үзебезгә кардәш тиешле берәүнең урамда гайбәт сатып йөрүен ишетү бик авыр булды.

Йортыбызда күз яшьле, кайгылы көннәр башланды. Аллаһы Тәгаләдән күз яшьләребез белән ялваруыбыз кабул булгандырмы, әтинең язмышы уңай якка үзгәрә. Бу болай була: көннәрдән беркөнне әти утырган камерага өлкән яшьтәге бер кешене кертеп ябалар. Баштарак шактый көннәр бер-берсеннән шикләнеп уза, чөнки камераларга махсус провокаторлар кертә торган булалар. Берникадәр вакыттан соң, сынашу вакыты үткәч, алар, якынаеп, танышып китә. Әти кебек, ул да сәяси тоткын була. Шул тоткынның соравы буенча, әти аңа үзенең бөтен биографиясен, сукыр бабамның лавка дип аталган кибет тотканын, аннан кергән табышның гаиләләрен туйдырырга гына җиткәнен түкми-чәчми сөйләп бирә. Әти үзенең колхозчылар алдында, быел икмәкне сезгә узган елгыга караганда кимрәк өләшергә туры килмәгәе, дигән сүзләрен кабат исенә төшерә. «Ләкин мин бит бу сүзләрне коткы тарату нияте белән әйтмәдем. Икмәкнең тулай җыемын хисаплап чыгаргач кына әйттем, дөресе шулай», – ди әти, ялгышына үкенеп. «Әйе, бик начар эшләгәнсең. Югарылардан ышанычлырагы – хәзер Михаил Иванович Калинин. Әйдә, без аңа хат язып карыйк», – ди теге тоткын. Шулай итәләр дә…

Ике ай чамасы вакыт үткәч, төрмә начальнигы әтине үз бүлмәсенә чакырып ала. Бүлмә түрендәге өстәл янында чаларган чәчле, кара кысалы күзлек кигән ир кеше утыра. Үзен прокурор дип белдергәч, кулындагы сургучлы конвертны күрсәтеп: «Бу хатны Сез яздыгызмы?» – дип сорый. Хат язган теге тоткынны башка урынга этап белән озаткан булалар инде. Аның исемен әйтсә, хыянәт булачак дип, әти кинәт кыюланып: «Әйе, мин яздым», – дип җавап бирә. Прокурор шактый вакыт әтигә сынаулы караш ташлап торгач, сакчыга әтине камерасына алып китәргә куша.

Калинин имзасы белән килгән хатта: «Бу тоткын хаты өйрәнелде, коллегия аның гаебен тапмады, статьясы төзәтелде. Коллегия күчергән статья буенча авылында хөкем итегез», – дип язылган була.

Әтине авылыбызда хөкем иттеләр. Әти өстеннән язган кеше авылыбыздан чыгып качкан булып чыкты. Башка шаһитлар хөкем каршында буталышып бетеп, әти алдында гафу үтенә. Парторг Хөбби абыйның әтине яклап ясаган чыгышы бик урынлы була. Суд әтине аклый.

Әти, нигәдер, үз эшенә кире кайтмады, Көчек авылы сельпосына хисапчы булып урнашты, без гаиләбез белән шунда күченеп, ике ел шул авылда яшәдек.

Комментарий язарга