Сугышка кадәрге Кырымда Габдулла Тукай

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай кырым татарлары белән шәкерт чагында ук, 1895-1906 елларда  Җаек шәһәрендәге «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә укыганда  таныша.  Мәдрәсәдә аны урыс теленнән танылган кырымтатар педагог-мәгърифәтчесе Бекир Эмекдар укыта. Ул, беренчеләрдән булып, 1884 елда Бакчасарайның «Кайтаз ага» мәктәбендә яңа ысул белән укыта башлый һәм 1903-1907 елларда, «ысуле җәдид»не пропагандалар өчен, Россия губерналарына җибәрелә. Соңыннан Бекир Әмекдар Кырым укытучыларының югары дәрәҗәсе – «шәйхел-мөгаллим» исеменә лаек була [1, с.116; 2].

1906 елда Г.Тукайның атаклы кырымтатар лексикографы, публицист һәм тәрҗемәче, Җаектагы «Әл-гасрел-җәдид» журналында үз мәкаләләрен бастырган Осман Заатов (1875-1920) белән дә дустанә мөнәсәбәттә булганлыгы мәгълүм [1, с.119].

Кырымтатар шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче Әшрәф Шемьи-Заде (1908-1978) мәгълүматына караганда, Г.Тукай 1909-1912 елларда танылган Кырым шәркыятьче-тюркологы, гарәп һәм фарсы телләре белгече Исмәгыйль Леманов  (1871-1942) һәм яшь шагыйрь Мемет Нузет (1888-1934) белән дә очрашкан. М.Нузет 1910 елның 15 апрелендә шагыйрьнең «Шәрык» клубында укыган «Халык әдәбияты» дигән лекциясен тыңлаган [1, с.119].

1913 елда Исмәгыйль Гаспралының «Тәрҗемән» газетасында Г.Тукайның вафат булуы уңаеннан кайгынамә һәм аның иҗатына югары бәя биргән мәкалә басылып чыга. Шул ук саннан шагыйрьнең шигырьләрен дә укырга мөмкин. Г.Тукай иҗаты турындагы мәкаләнең авторы билгеле түгел, әмма без аны кырым татарларының танылган язучысы, публицист һәм мөхәррир Асан Сабри Айвазов (1878-1938) яки атаклы әдәбият галиме Осман Акчокраклы (1879-1938) язмадымы икән, дип уйлыйбыз. «Тәрҗемән» матәм көннәрендә редакциянең Г.Тукай фондына 100 сум акча салуы турында (бу заманда Россиядә бер тәҗрибәле эшченең хезмәт хакы – 20-25 сум) хәбәр һәм шул ук фонд өчен акча җыярга кирәклеге турында игълан да бастыра [3].

Талантлы кырымтатар шагыйре Амди Гәрәйбай (1901-1930) 1920 елда (бу вакытта ул әле 19 яшьлек егет!) «Тукайга» исемле шигырь яза. Әлеге әсәрдә ул бөек татар шагыйре турында: «Төрек-татар дөньясына нур чәчкән Тукай»,  – ди [4, с.66-67].

Кырым АССРның беренче елларында да кырымтатар язучы-галимнәре Габдулла Тукайның шәхесе һәм иҗатына битараф булмый. Әйтик, тел галиме, филология фәннәре докторы, Кырым университеты профессоры Бекир Чобан-заде  (1893-1937) дә 1922 елда «Тукайга» исемле шигырь иҗат итә [5]. Б.Чобан-заде бу әсәрендә татар шагыйрен пәйгамбәр белән чагыштыра. Тукайның да үзе исән вакытта кадере булмаган, ә вафатыннан соң халкы яратып, сагынып, каберендә күз яше түккән. Бекир Чобан-заде: «Тукайның теле – мәхәббәт булып балкучы алмаз йөрәк, күктән иңгән өмет һәм иман теле», – ди. Ул шагыйрь каберенә зиннәтле төрбә куярга кирәклеген һәм барлык төрки мәмләкәтләрдә дә алтыннан һәйкәл коелырга тиешлеген искәртә.

 

Шул ук елда «Енъи дюнья» исемле газетада танылган кырымтатар язучысы, пуб­лицист һәм галим Абибулла Одабаш (1891-1937) татар шагыйренә багышлап «Тукай һәм ачлык» дигән мәкалә бастыра. 1922 елда дөньяга таралган бу газета, хәзерге көндә иң сирәк чыганаклардан саналып, бары тик Кырым дәүләт архивында гына бердәнбер нөсхәдә саклана. Мәкалә Кырымдагы коточкыч ачлык вакытында, рәсми мәгълүмат буенча, йөз меңнән артык кеше (шуларның 75 меңе – кырым татары) һәлак булган елда язылган. Одабаш ике төрле – ашказаны һәм фикри ачлык була, ди. Ашказаны ачлыгы һәрвакытта да фикри, гыйльми һәм әхлакый ачлыкның нәтиҗәсе икәнен ассызыклый. Әгәр дә халыкның сәламәт акылы, камил әхлагы һәм ихтыяр көче юк икән, ул ашказанының да ачлыгына дучар. Тукай – үзенең таланты, тирән хис-тойгылары белән үз халкының гасырлардан килгән авыру-чирен яхшы белгән һәм җан авазы белән аңа игътибарны җәлеп иткән талантларның берсе. Ул, туган халкын гына түгел, ә аның телен бик яхшы аңлаган барлык төрки-татар дөньясын да кузгатып җибәргән. Мәкалә авторы Россиядә һәм бөтен төрки-татар дөньясында котырган ачлык даһи Тукайның хис-тойгыларын һәм җан ярасын аңларга янә бер этәргеч булырга тиеш, ди [6].

1927 ел башында Симферопольдәге кырымтатар театрының танылган режиссеры Җәләл Меинов (1881-1938) җитәкчелегендә Кырымтатар Язучылар берлеге оеша [7]. Берлектә даими оештырыла торган әдәби кичәләрнең берсен татар шагыйре Габдулла Тукайга багышларга уйлыйлар. Кырым язучысы Үмер Ипчигә (1897-1955) «Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге» дигән темага чыгыш әзерләү бурычы куела. Шагыйрь Амди Гәрәйбай «Тукай иҗатының асылы һәм гомумтөрки әдәбияттагы роле» дигән темага доклад язу эшенә алына. Ә талантлы яшьләр бөек әдипнең шигырьләрен күңелдән укырга тиеш була.

Шулай итеп, 1927 елның 24 апрелендә Симферополь шәһәренең тугызъеллык үрнәк татар мәктәбендә Габдулла Тукайга багышлап хәтер көне уза. «Енъи дюнья» газетасында бу турыда хәбәр бастырган автор залның мәшһүр шагыйрь иҗатын яратучылар белән тулы булганлыгы турында яза. Сәхнәгә рәссам И.Җамалетдинов тарафыннан иҗат ителгән «Тукай» портреты куелган. Кичәне Кырымтатар Язучылар берлеге исеменнән «Енъи дюнья» газетасының баш мөхәррире Мәмүт Недим (1893-1938) ачып җибәргән. Үмер Ипчи һәм Амди Гәрәйбайларның доклады өч сәгать дәвамында булып, хәбәрче, зал тутырып килгән халык шундый зур кызыксыну белән тыңлады ки, хәтта чыгышлар ике мәртәбә озаграк сузылса да армый утырырлар иде, дип яза. Аннан соң Амди Гәрәйбай тамашачыларга Г.Тукайның мәшһүр әкияте «Шүрәле»не укый, ә Җиһангиров «Тукай маршы»н башкара [8].

Үмер Ипчинең доклады «Илери» журналының 1927 елгы апрель санында басылып та чыга. Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә белем алган татар халкының мәшһүр улы Габдулла Тукайның тормыш юлы белән бик яхшы таныш булган әдип менә ниләр яза: «Тукаев – шималь (казан) татарларының иң мәшһүр вә хөрмәтле шагыйрьләреннәндер. Аның әсәрләре үз заманнарында халык тарафыннан сөелеп укылдыгы кеби, бүген дә сөелмәктәдер.  Идел буе татарлары Тукаевны хөрмәт белән тәкъдир иттеләр. Тукаев – хакыйкатьтә тәкъдиргә шаян (лаеклы) бер шагыйрьдер. Ул үзенең гомерен дини тәгассыб (фанатизм), муллаларның наданлыгы, хорафат вә мещанлык илә көрәшеп кичерде. Үз дәверендә нашир улынган газета вә журналларның җөмләсенә (барысына) диярлек язды. Аның шигырьләре халык тарафыннан сөелеп укылды. Ул үз шигырьләрендә үз халкын, үз дәверен яшәтте. Әгәр ул заманның схоластик мәдрәсәләре вә шагыйрьнең бу мәдрәсәләрдә тәхсил күргәне (укыганы) күзгә алыныр исә, аның ни дәрәҗә бөек бер шагыйрь улдыгы аңлашылыр.  Тукаев үз дәверен үз әсәрләрендә җанландырды, дидек. Бу һич шөбһәсез тугрыдыр. Ул үз халкының авазын, татар хатыннарының хокуксызлыгын, муллаларның халыкны упкынга китергәннәрен, гомумият илә тәгассыб диниядән килгән зарарларын җырлады. Аларны тәнкыйть итте, мещаннарын сүкте. Татар дөньясын бөтен бу пычраклыклардан коткармак өчен тырышты вә көрәште. Ниһаять, үзенең бөтен бу эшләрдә ялгызлыгын, көчсезлеген игътираф итеп (танып): «Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш: керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым», – диде». Ү.Ипчи, 1913 елда яшь шагыйрьнең вафаты уңаеннан, Төркиядәге «Төрек йорты» журналының да җәмәгать эшлеклесе Меһмет Фуат Көпрүлүнең (1890-1966) күләмле мәкаләсе белән махсус саны  басылып чыкканлыгы турында искәртә. Г.Тукайның «Печән базары»  сатирик поэмасына төпле анализ ясап, әсәрдә тасвирланган хәлләрне Акмәчеттәге (Симферополь) «Толчок базары» белән чагыштыра һәм бик күп уртак якларны ачыклый. Мәкаләдә шагыйрьнең урыс поэзиясе ядкәрләрен тәрҗемә итүе турында да әйтә  [9].

1920 еллар азагы-1930 еллар әдәбиятына аерым тукталырга кирәк. Бу елларда СССРның барлык зыялылары, шул исәптән кырым татарлары да репрессиягә дучар ителә. 1928 елның 9 маенда Кырым АССР Үзәк Башкарма Комитеты рәисе Вәли Ибраһимов атып үтерелә һәм аның даирәсендәгеләр, барлык мәртәбәле язучы һәм сәнгать эшлеклеләре репрессияләнә. Тукайны өйрәнгән, революциягә кадәр Казан, татар дөньясы белән элемтәдә торган зыялы әдип-галимнәрнең дә күбесе атыла яки төрмәләрдә һәлак була. Бу елларда иҗат талант җимеше буларак бәяләнми. Әмма, кырым татарлары өчен нинди генә авыр еллар булуга карамастан, Тукай Кырымда элеккечә мәшһүр шагыйрь булып кала. 1936 елда бөек шагыйрьнең иҗаты белән кырымтатар әдәбият белгече һәм фольклорчысы Кәрим Җаманаклы (1905-1965) кызыксына. «Тукъайнен сёйлешюв» («Тукай белән әңгәмә») исемле шигырендә ул Кырым халкының Тукайга мәхәббәтен нечкә сәнгати детальләр белән ачып бирә. «Тукай шигырьләре безгә очып килде һәм йорттан йортка күчеп, укучыларыбызның хис-тойгысын уятты һәм кешеләргә шатлык бирде», – дип яза [10]. Җаманаклы, Тукайга багышланган башка мәкаләсендә шагыйрь иҗатының актуальлегенә тукталып, аны яшь кырымтатар шагыйре, Тукайның замандашы һәм аның белән бер үк елда вафат булган  Хөсәен Шамил Тохтаргазы (1881-1913) белән чагыштыра. Мәкаләдә Тохтаргазының «Туган тел» белән «Эш беткәч уйнарга ярый» дигән шигырьләрне тәрҗемә иткәне һәм үзе төзегән мәктәп дәреслекләренә дә керткәнлеге турында мәгълүмат бар [11].

1930 еллардагы кырымтатар яшьләренең вакытлы матбугаты «Яш къуввет»тә язучы Рәим Тынчеровның (1908-1973) Г.Тукай вафатына 25 ел тулу уңаеннан язган мәкаләсе бар. Бу мәкаләдә дә татар шагыйренең халыкчанлыгына һәм иҗатына югары бәя бирелә [12].

Кырым АССРда Тукай иҗатыннан шигъри юллар иң соңгы мәртәбә 1942 елда күчерелә. «Азат Кырым» газетасының авторы Х.Ташчы, гасырлардан килгән милли традиция һәм гореф-гадәтләргә җиңел генә карый торган тәкәббер яшьләрне тәнкыйтьләп, Г.Тукайның шигыреннән өзек китерә [13].

Кырымда Габдулла Тукайның исеме һәрвакыт мәртәбәле булды. Татар әдибенең күп санлы кырымтатар шагыйрь һәм язучыларына йогынты ясаганы бәхәссез. Моңа кырымтатар телендә сугышка кадәр язылган әдәби һәм фәнни хезмәтләр дәлил. Алга таба бу теманы тагын да җентекләп өйрәнү бөек татар шагыйре һәм аның Кырым, кырым татарлары белән булган мөнәсәбәте турындагы карашыбызны тагын да киңәйтер, дип уйлыйм.

Мәкаләбезгә өстәмә итеп, Кырымның атаклы шагыйре, тарихчы Амди Гәрәйбайның  «Тукъайгъа» исемле шигырен кырымтатар телендә тәкъдим итәбез.

Чыганаклар:

  1. Шемьи-заде Э. Шаирнинъ эбедийлиги // Йылдыз. – 1986. – №2. – С.115-119.
  2. Байбуртлы Я. Шейхульмуаллимин Бекир-эфенди Эмекдаров // Терджиман. – 1909. – 14 авг.; Шунда ук «Мерхум Бекир Халиль-эфенди».
  3. Миллет огълу // Терджиман. – 1913. – 10 апр.
  4. Гирайбай А. Тукъайгъа // Илери. – 1927. – №4 (12).
  5. Чобан-заде Б. Тукъайгъа // Енъи дюнья. – 1922. – №28 (145). – 14 апр.
  6. Одабаш Х. Шаир Тукъай ве ачлыкъ // Енъи дюнья. – 1922. – №28 (145). – 14 апр.
  7. «Илери» идареси илян эте // Енъи дюнья. – 1927. – 24 март.
  8. Хаберджи. Эдебий акъшам // Енъи дюнья. – 1927. – 28 апр.
  9. Ипчи У. Абдулла Тукъаев // Илери. – 1927. – №4 (12). – С.67-72.
  10. Джаманакълы К. Тукъайнен сёйлешюв // Йылдыз. – 2016. – №2. – С.75.
  11. Бекирова З. Дертимиз, арзумызны джырлагъан, айткъан Тукъай // Янъы дюнья. – 2016. – №14 (1344). – 15 апр.
  12. Тынчеров Р. Тукъай. Шаирнинъ вефатына 25 йыл толмасы мунасебетиле // Яш къуввет. – 1938. – 16 апр.
  13. Ташчы Х. Къырым эснафлары хакъкъында // Азат Къырым. – 1942. – 25 сент.

ТУКЪАЙГЪА

Эй, тюрк-татар дюньясына шавле, нур сачкъан Тукъай,

Къара халкъкъа ана тильмен анъ ёлун ачкъан Тукъай,

Дертимизни, арзумызны джырлагъан, айткъан, Тукъай,

Бек вакъытсыз, гульдай солып, аслына къайткъан Тукъай!

Тукъай, сенинъ къыйметинъни савлыгъынъда бильмедик,

Сен биз ичюн джан талаштынъ, джырладынъ да, сайрадынъ,

Талий сени хорлагъанда, козьяшынъны сильмедик!

Тек башынъа, озь башынъа такъдирге тиш къайрадынъ.

Ничюн, Тукъай, арамызда танъ аткъанджек къалмадынъ?

Ничюн, Тукъай, къалып кене ёлбашчымыз болмадынъ?

Бугунь матем тутамыз биз ишиталмай сёзюнъи,

Ёкълугъынъы пек туямыз, хатырлаймыз озюнъи.

Устадымыз, Чолпанымыз, сен башымызсынъ, Тукъай,

Джол косьтердинъ джашлыкъкъа сен о огъурсыз куньлерде.

Бир чыракъдай корьдик сени биз къаранлыкъ туньлерде,

Бугунь кене оджамызсынъ, ёлдашымызсынъ, Тукъай.

Дертли Тукъай, мунълы Тукъай, омрю къыскъа джаш Тукъай,

Халкъчы эдип, шаирлернинъ ордусына баш Тукъай.

Сенсинъ, Тукъай, къальбимизде халкъ сюйгюси яраткъан,

Сенсинъ, Тукъай, бугунь бизни къара халкъкъа къараткъан.

Инан, Тукъай! Бугунь бу халкъ кучин алды къолына,

Талий чыкъуп токътаталмаз энди сенинъ джолынъы.

Бакъыргъанынъ, чакъыргъанынъ сенинъ нафле кетмеди,

Ах, не языкъ коралмадынъ омринъ вефа этмеди.

Хурьмет сагъа тюрк-татарнынъ сайып-сюйген Тукъайы!

Хакъикъаткъа, Хакъкъа бола джануп-кюйген Тукъайы!

Тарихимиз байрам этсин, козьайдынлар ясасын,

Сендай шаир етиштирди, Тукъайымыз яшасын! [4]

Амди Гирайбай

1920 апрель 13, Акъмесджит. (Симферополь)

Комментарий язарга