Совет чорында дини бәйрәмнәр

Арча шәһәрендәге «Казан арты» тарих-этнография музеенда татар календарьлары коллекциясе саклануы турында язган идек. Алар арасында «1976 нче миляди, 1392 нче һиҗри ел өчен дини ай башлары җәдвале» дип язылган дини бәйрәмнәр календары дә бар. Аның авторы —  «Шуралар җөмһүриятенең Яуропа бүлеге һәм Сибирия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Габделбари Исаев». Журналыбызның алдагы саннарының берсендә галим Әлфрид Бостановның Габделбари Исаев турында мәкаләсе дә басылып чыкты.

Комментарий язарга