Скрипка татарныкымы?

Кыллы музыка кораллары сызгычлы һәм чиртмәле була. Сызгычлы уен коралларына килсәк, аларда уйнау, ни кызганыч, бетеп бара. Хәзерге вакытта скрипкада (әйтелеш вариантлары: скерипкә, эскрипкә һ.б.) халыкчан итеп башкаручылар юк диярлек. Академик стильдә уйнау – ул башка төрле. Күп кеше скрипка татарларга Европадан үтеп кергән, дип уйлыйдыр. Ә бу алай түгел! Дөрес, халык музыкантларының фабрикаларда җитештергән коралларда уйнавы шулай фикер йөртергә нигез бирә. Әмма дә мондый нәтиҗә ясарга ашыкмаска кирәк. Мәдәниятебез тарихына күз салыйк.

Эльмира Каюмова кулдан ясалган скрипка белән. Удмуртия Респуб ликасының Кистем авылы.
2012 ел экспедициясе

Элек скрипка татарлар арасында киң таралган булган. Хәтта шуңа нисбәтле фактлар рус җырларына да кергән. Түбән Новгород якларында А.С.Пушкин тарафыннан язып алынган мондый сүзләр бар:

Приведи-ка, матушка,

Татарина с скрыпкою,

Мордвина с волынкою.

Удмуртия Республикасының Паюра авылында гаҗәеп хәл турында сөйләделәр. Җирле музыкант Муса Касыймовта (1939-2009) бөек Аматиларның скрипкасы булган икән! Ничек итеп бу кыйммәтле үрнәк XVI-XVII гасырларда Италиядән Русиянең аулак почмагына, татар уйнаучысы кулына эләккән – монысы сер булып кала.

Татарлар скрипканы чыршы һәм алмагачтан үзләре ясый торган булганнар. Мәсәлән, шундый осталарның берсе – Госман Афзалов (1923 елгы) Апас районының Чүри-Бураш авылында яшәгән. Заманында ул күренекле композитор һәм скрипкачы Заһид Хәбибуллин белән бергә уйнаган булган. Башкаручы-оста инде үзе исән түгел. Авылдашлары һәм туганнарының истәлекләре буенча, музыка коралының аерым кисәкләре – сыер сөягеннән, сызгычның таякчыгы – тал чыбыгыннан, кыллары – ат койрыгыннан, ә бер өлеше пластмассадан ясалган булган. Ә 1965 елда Г.Афзалов әзер скрипканы сатып алган. Репертуарын «Умырзая», «Зәңгәр күлмәк», «Әйдә, җаныем, су буена», «Алмагачлары», «Салкын чишмә», «Шөгер», «Шахта» һ.б. көйләр тәшкил иткән. Шулай ук ул аккош тавышын бик оста чыгара торган булган. Концертларда катнашып, мәҗлесләрдә, капка төбендә яшьләр җыелганда уйнаган, аңа башкалар кушылып җырлаганнар.

Халкыбызда скрипканы «каз муен» дип тә йөртәләр (андый атама миңа узган ел Татарстанның Тәтеш районына юнәлтелгән экспедиция барышында очраган иде).

Иң мөһиме шунда ки, әле ХХ гасыр урталарында традицион музыкантлар әлеге коралны иңбашына терәтеп түгел, ә тез башына куеп уйнаганнар! Ягъни татарлар скрипканы кылкубыз рәвешендә тотканнар.

Кыл-кубыз исә – скрипканың бабасы, төрки халыкларның сызгычлы уен коралы. Аны дастан сыман озын эпик әсәрләрне башкарганда кулланганнар. Ул әле бүген дә кардәш казакъ халкының музыкаль мәдәниятендә яшәп килә. Кыл-кубызда уйнаучыларны исә югары уку йортларында, мәсәлән, Кормангазы исемендәге Казакъ милли консерваториясендә әзерлиләр.

 

Кыл-кубыз һәм гармунда уйнау. «Шытыр-Шатыр» ансамбле, уңда – Гаяз Габдуллин. Төмән өлкәсе. Р.Якупов фотосы

Кыл-кубызны кабат кайтару юнәлешендә себер татарларының «Шытыр-Шатыр» фольклор төркеме уңышлы адымнар ясый. Ансамбльнең җитәкчесе Гаяз Габдуллин борынгы, онытылып бара торган төрки-татар кыллы уен коралларын үзе җитештерә. Ул 1966 елда Башкортстан якларында туган, күп еллар буе Төмән өлкәсенең Чыкча авылында яши, иҗат итә. Гаяз Габдуллин һәм аның шәкертләре бу коралларда уйнау ысулларын яңарталар, ошбу милли мирасыбызга яңа сулыш өрәләр.

Комментарий язарга