Себер киңлекләре ядкәрләре

Хәзерге вакытта Европа дәүләтләрендә мәдәният белән идарә итә торган оешмаларның иң әһәмиятле юнәлеше булып халык авыз иҗатын, үз милләтенең борынгырак

 чорларга караган тормыш-көнкүрешүзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү санала. Мөмкин булганнарын яңадан гамәлгә ашыру кебек проектлар бу тармакларга караган иң әһәмиятле проб­лемалар рәтенә куела, чөнки Европа халыкларының рухи мәдәнияте тулысы белән юкка чыгу куркынычы, фараз кылулар чиген узып, аяныч чынбарлыкка әйләнде.

Бу яктан караганда безнең хәлебез дә Европа халыкларына якынлаша – татарларда бүгенге көндә халык авыз иҗатының күп кенә жанрлары бөтенләй югалып бара. Европа галимнәре Россия империясендә рухи мәдәният ягыннан иң бай булган төрки кавемнәрнең дә шул хәлдә калачакларын алдан ук белеп эш иткәннәр, рухи мәдәният үрнәкләрен көчләре җиткән кадәр киләчәк буыннарга да саклап калу юлына басканнар.

Шундый асыл затларның берсе – Вильгельм Фридрихович (Василий Васильевич) Радлов. Ул 1837 елда Германиядә Берлин шәһәрендә туа, яшьтән үк бик тырыш һәм сәләтле була. В.Радлов 1854 елны гимназияне уңышлы тәмамлап, Берлин университетының фәлсәфә факультетына укырга керә. Ул вакытларда мондый факультетларда тел, тарих, антропология фәннәре дә укытыла торган була. Төрле телләрнең килеп чыгышларына багышланган хезмәтләре белән дан тоткан, телләрне чагыштырма-тарихи өйрәнү фәненә нигез салучы мәшһүр Август Поттның лекцияләрен йотлыгып тыңлау Фридрихка гомерлек шөгыльне сайлап алырга этәргеч бирә. Шулай да аның нәкъ көнчыгыш телләр белгече булып китүенә, урал-алтай теориясен үстерүгә гаять зур өлеш кертүенә В.Шотт белән якын мөнәсәбәтләрдә булуы сәбәп була. Остазларының тел белеменең серле сәхифәләре турында сөйләгәннәре яшь егеткә бөтен тормышын, эшчәнлеген Россиянең Азия өлешендә яшәгән төрки халыклар, беренче чиратта, себер татарларының теле, тарихы белән бәйләргә дигән карарга килергә ярдәм итә.

В.В.Радлов 1858 елны, ул вакытта дөньяның иң атаклы Берлин университетын тәмамлаганнан соң, мәшһүр остазы В.Шотның Россиянең атаклы төрек телләр белгече О.Бётлингка шәкерте Фридрихка ярдәм итүләрен сорап язган хатын алып, мең бәлаләр белән Санкт-Петербургка килеп җитә. Аның иң зур хыялы Көнбатыш Себердә яшәүче, моңа кадәр фәнни яктан беркем тарафыннан да өйрәнелмәгән татарлар янына барып, аларның тарихы, теле, гореф-гадәтләре турында фәнни-тикшеренү эшләрен башлап җибәрү була. Ләкин ул вакытта ук инде рус хөкүмәте бу якларга чит ил кешеләрен кертмәскә тырыша. Тормыштагы иң бөек хыялын тормышка ашыру өчен ул, Германия ватандашлыгыннан баш тартып, Россия паспортын алырга мәҗбүр була. Вильгельм Фрид­рихович шул минуттан рус кешесенә әйләнеп, Василий Васильевич булып китә. Яшь егетнең мондый тәвәккәллеген рус җәмәгатьчелеге гаҗәпләнеп, тетрәнеп кабул итә. Бу хәлләрдән соң өч көн дә үтми, яшь галимгә Себергә юл ачыла һәм Европаның җылы табигатенә күрә җиңелчә генә киенгән Василий, атлы чанага утырып, Барнаулга юл тота.

В.В.Радлов кышларын Барнаулның һөнәр училищесында (хәзерге политехника институты тибындагы югары уку йорты) алман, латин телләрен укыту белән шөгыльләнсә, җәйләрен татар һәм башка төрки халыклар яши торган төбәкләргә фәнни экспедицияләр оештыра. Шушы экспедицияләрдә туплаган материаллар нигезендә В.В.Радловның «Образцы народной литературы тюркских племен, живущих в Южной Сибири и Джунгарской степи. Часть IV. Наречие барабинцев, Тарских, Тобольских и Тюменских татар» (Санкт-Петербург, 1872) китабы дөнья күрә. Әлеге хезмәт белән Россия тюркология мәктәбе, аерым алганда, татар фольклористика фәне башланып китә дип исәпләнә. Китапка себер татарларының әкиятләре, 680 юлдан торган 29 җыры, риваятьләре һәм дас­таннары – барлыгы 121 әсәр кертелгән. Галимнең тууына 175 ел тулу уңаеннан бу күләмле хезмәтне 2012 елда Казан федераль университеты профессоры Ф.Ю.Юсупов Казанда бастырып чыгарды.

Кызганыч ки, В.В.Радловның әлеге китабыннан соң, аның принциплары­на нигезләнеп эшләнгән, ягъни себер татарларының халык әдәбияты әсәр­ләре җирле сөйләмдәгечә язып алынып, транскрипциядә бирелгән мәкаләләре дә басылмады, галимнең фидакарь эшчәнлегенә тиешенчә бәя биргән хезмәтләр дә дөнья күрмәде. Ниһаять, соңгы елларда бу өлкәдә алга китеш сизелде: Казан федераль университеты профессоры Фәрит әфәнде Юсупов галимнең тормышы һәм фәнни иҗаты буенча дистәдән артык фәнни мәкалә бастырып чыгарды, чит илләрдә һәм Россиядә үткәрелгән халыкара симпозиумнарда чыгышлар ясады.

Соңгы елларда, халыкларның аралашуы активлашу, аерым илләргә, төбәкләргә генә хас үзенчәлекләрнең җуела бару чорында, аларның рухи кыйммәтләрен барлау, өйрәнү, элекке йолаларын, гореф-гадәтләрен, ышануларын, идеалларын ачыклау һәм аларга чагыштырып бәя бирү ихтыяҗы тагы да артты. Татар һәм башка төрки халыклар галимнәре-тикшерүчеләре бу юнәлештә шактый эш башкара. Филология фәннәре докторы, профессор, Төрек лингвистик җәмгыятенең мөхбир-әгъзасы Ф.Ю.Юсупов тарафыннан төзелеп бас­тырылган «Сибирские татары. Из сокровищницы духовной культуры. Антология фольклора сибирских татар: дастаны, мунаджаты, баиты. – Казань: изд-во Казанского ун-та, 2014. – 648 с.» исемле китап – шундый зарури һәм мөһим эшләрнең берсе. Фәрит әфәнде үзе туплаган һәм әлеге китапка керткән материалларның теркәлү вакытына игътибар итсәк, мөнәҗәт һәм бәетләрнең бер өлеше – XX гасырның 80 нче елларында, тагын бер өлеше 2010 нчы елларда язып алынганлыгын күрербез. Димәк, күп кенә төбәкләрдә әле буыннар чылбыры өзелеп бетмәгән, ул аерым фидакарьләрнең ихлас тырышлыгы, әби-бабалары мирасына булган мәхәббәте белән әлегә һаман яңартылып тора.

Эчтәлеген һәм төзелешен карауга ук, китап концепциясенең дөнья һәм төрки тел белеме казанышларын исәпкә алып һәм күпьеллык тәҗрибәгә таянып, яңача фәнни нигезгә корылган булуы турындагы фикер туа. Иң беренче шуны искәртү мөһим: бу хезмәт – себер татарларының халык әдәбияты әсәрләре туплап бирелгән беренче антология. Ул моңа кадәр бу өлкәдә яшәп килгән бушлыкны тутыруга зур адым ясавы белән дә үзенчәлекле, чөнки татар халкын оештыручы төп өч этносның – казан татарларының, мишәрләрнең һәм себер татарларының халык авыз иҗаты туп­ланган аерым антологияләре юк иде. Фольклор текстларының, В.В.Радлов хезмәтендәгечә үк, себер татарлары сөйләмендәгечә транскрипциядә бирелүе – китапның тагын бер зур әһәмиятле ягы. Бу себер татарларының рухи мәдәниятен саклап калуда мөһим чараларның берсе булып тора. Мондый алым, һичшиксез, алга таба нәшер ителәчәк хезмәтләрнең дә нигезендә ятарга тиеш. Төрки фольк­лористика буенча шөгыльләнә торган күп кенә галимнәр фольклор текстларын татар әдәби теленә тәрҗемә итеп бирүне бик гаҗәпләнеп кабул итәләр иде. Автор В.В.Радлов, Н.Ф.Катанов, Д.Г.Тумашева, Л.В.Дмитриева һ.б. кебек күренекле тюркологлар кулланган һәм хәзерге заман галимнәренә яхшы таныш булган рус академик транскрипциясеннән файдалана. Галимнәр арасында киң таралган транскрипцияне куллану текстларны укуны шактый җиңеләйтә. Мондый фәнни ысул халык авыз иҗаты әсәрләрен язып алынган вариантындагыча укырга, һәр сүзнең аһәңен билгеле бер сөйләштәге яңгырашта тоярга мөмкинлек бирә. Текстлар, юлга-юл тәрҗемә итеп бирелүләренә карамастан, рус телендә дә матур яңгырый. Моңа, һичшиксез, авторның себер татарлары диалектын яхшы белүе ярдәм иткән.

Китапның шактый өлеше себер татарларының килеп чыгышын, формалашу тарихын яктыртуга багышланган. Себер татарларын автор татар халкы оешуда катнашкан өч төп этник төркемнең берсе буларак карый һәм аларның Көнбатыш Себер киңлекләрендә б.э. кадәр үк яшәгән борынгы төрки кабиләләргә барып тоташуын, I меңъеллыкта дәвамлы рәвештә килеп торган сөннәр, кыпчаклар һ.б. белән катнашканлыкларын ассызык­лый. Моннан тыш, гасырлар дәвамында себер татарлары Идел-Урал буйларыннан күчкән болгарлар, күрше башкорт, казакъ, нугай ырулары белән дә тыгыз аралашканнар. Аларның формалашуында төрле чорда, бигрәк тә Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, көнчыгышка таба күчә барган казан татарларының да роле зур булган. Ф.Ю.Юсупов Идел-Урал якларыннан килгән казан татарларының яңа авыллар нигезләве яки себер татарлары авылларында яшәп китүләре турында яза. Әлбәттә, аларның тиз катнашып, бердәй булып китүләренә бер телдә сөйләшүләре генә түгел, дин уртак­лыгы да сәбәп булган. Ислам дине исә, Ф.Ю.Юсупов китабында күрсәтелгәнчә, болгарлар аркылы ук керә башлый. Моннан тыш, Себер ханнары соравы буенча Урта Азиядән махсус китертелгән ислам миссионерларының да эшчәнлеге зур була. Галим әлеге мәгълүматларны күп санлы тарихи-этнографик, мәдәни чыганакларга таянып китерә. Борынгыдан бер-берсенә якын кардәш ыруг-кабиләләрдән булган татарлар тубыл-иртыш җирлегендә мөстәкыйль рәвештә үз дәүләтчелекләрен булдыра алганнар, Рус дәүләте тарафыннан басылып алынганнан соң, алар гасырлар буена милли һәм дини изелүгә дучар ителгәннәр. Идел буе татарларыннан ерак яшәү, татар әдәби теленең тәэсире кимү дә (XX гасырның 60 нчы елларыннан татарча укыту туктатыла), себер татарларының бик киң таралып урнашуы да – әлеге кардәшләребезнең милли-мәдәни үсешен тоткарлаучы факторлар. Югыйсә, автор билгеләгәнчә, идел буе татарларындагы кебек үк, себер татарларында да терлекчелек һәм игенчелек эшләре алга киткән була, алар хәтта металл җитештерү белән дә шөгыльләнгәннәр.

Әлеге җыентыкта себер татарлары диалектларының төп фонетик һәм грамматик үзенчәлекләре турында да мәгълүмат бар. Автор себер татарлары сөйләшләренең татар теленең урта һәм көнбатыш диалектларыннан аера торган төп классификация билгеләрен күрсәтә.

Китапта урын алган лиро-эпик әсәрләрнең зур күпчелеген дастаннар тәшкил итә. Заманында аларны беренче булып В.В.Радлов язып кала алган һәм үзенең мәшһүр «Халык әдәбияты үрнәкләре…»нә төмән, тара, тубыл, бараба татарларыннан теркәлгән 16 дастан керткән. Галим шул вакытта ук себер татарларында таралган дастаннарның күп төрки халыкларда сакланган шундый ук лиро-эпик әсәрләр белән охшаш булуын әйткән. ХХ гасырның икенче яртысында татар фольклорчылары Х.Ярми, Ф.Әхмәтова, Ф.Урманчеев, Х.Гатина, Л.Җамалетдинов, Н.Ибраһимов, Х.Мәх­мүтовлар бөек галимнең эзләре буйлап экспедиция оештыралар һәм ул ХIХ йөздә дастаннар язып алган авылларда аларның күбесенең инде сакланмаганын күрәләр. Ф.Ю.Юсуповка да югалып баручы дастаннарның аерым өлешләрен генә язып алырга мөмкин була, шулай да бу өзекләр дә фән өчен гаять әһәмиятле материал булып торалар.

Дастаннар турында сүз алып барганда, автор-төзүче аларның нәкъ менә себер татарларында күбрәк таралуын һәм саклануын искәртә. Казан татарлары, төрки халыклар арасында гыйлемлерәк булып, язма мәдәниятне үстерүгә йөз тотканнар. Себер татарлары фольклоры соңгы дәвергә кадәр дастан жанрының аз күләмдә булса да сакланып килүе белән үзенчәлекле. Ф.Ю.Юсупов фикереннән аңлашылганча, моңа себер татарларының олы юллардан читтә, сазлыклы урыннарда, күлләр-елгалар арасында яшәп, үзләренең гадәти тормыш рәвешләрен дәвам иттерүләре, башкалар йогынтысын аз тоюлары сәбәп булган. Автор, дастаннарны максатчан тикшергән галимнәр фикеренә таянып (В.В.Радлов, Ф.В.Әхмәтова, М.И.Әхмәтҗанов, М.Х.Бакиров һ.б.), себер татарларыннан язып алынган эпик әсәрләргә жанр буларак күзәтү ясый, игътибарны материалның әһәмиятле якларына юнәлтә. Әйтик, дастаннарда, ислам традицияләре белән бергә, җирле гореф-гадәтләр, йолалар да чагылыш тапкан.

Төрле жанрларга караган әсәрләр турында мәглүмат бирү китапның азагында урнашкан «Искәрмәләр» бүлегендә дә дәвам итә. Биредә антологиягә кертелгән халык җәүһәрләренең кайчан һәм кем тарафыннан язып алынулары, вариантлары, русчага тәрҗемә итүчеләре һәм басылганнарының чыга­наклары күрсәтелгән. Мәсәлән, «Караца» дастанына китерелгән искәр­мә­дә тәрҗемәче, җыентык авторы булган А.В.Преловскийның Карачаның рус елъязмаларында еш телгә алынуы турындагы фикерләре китерелә. Иң әһәмиятлесе – дастанның сюжет тамырлары VIII йөзгә караган, күп гасырлар үткәч В.В.Радлов тарафыннан өйрәнелгән һәм укылган борынгы төрки енисей каберташ язмаларына барып тоташуын күрсәтү. А.Преловский Карачаның ике яшь сугышчы улы үтерелгәннән соң хәсрәтен сурәтләү «Геройларга багышланган язмалар»да Билге каһанның энесе Күлтәгин үтерелгәч елавын тасвирлауга бик охшаганлыгын әйтә, әлеге ике әсәрне мең елга якын вакыт аерып торса да, аларның төзелешләре һәм кайгы-хәсрәт көчен, тирәнлеген чагылдырулары ягыннан бик якын булуларына гаҗәпләнүен белдерә. Галим: «Борынгы шигырьләрне сүзгә-сүз саклау өчен халык хәтеренең никадәр көчле һәм ныклы булуы кирәк! – чыннан да поэзия мәңгелек!» – дип язган.

Ф.Ю.Юсупов күрсәтүенчә, себер татар­лары мөнәҗәтләре һәм бәетләре халкыбызның башка төбәкләрдә таралган әсәрләренә аваздаш. Себер татарларында таралган, Казан ханлыгының җимерелүе афәт буларак сурәтләнгән «Хан мәчет пәйет» кебек мисаллар татар милләтенең төрле этник төркемнәренең уртак тарихи язмышлы булуларын күрсәтә, рухи мәдәниятебезнең бер икәнлеген тагын да ныграк аңларга ярдәм итә. Йомгак­лап әйткәндә, моннан йөзләрчә ел элек тә, хәзер дә халык аңын, күңелен чагылдырган, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, эчке кичерешләрен образлы сурәтләгән һәм кешеләрнең үз авызыннан көйләнгән җәүһәрләрнең китап булып дөнья күрүе халкыбызның мәдәният тарихын төрле юнәлешләрдә чагыштырып тикшерүгә бай, ышанычлы материаллар бирә.

Комментарий язарга