Сафакүл

Узган елның җәендә Курган өлкәсенең Сафакүл һәм Әлмән районнарына сәфәребез турында алдагы санда язган идек. Шунда күргән-белгәннәр белән сезне таныштыруны дәвам итәбез. 2010 елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда, Сафакүлдә 3629 кеше яши. Шулар арасында сан ягыннан беренче урынны татарлар (60%), аннан кала урыслар (23,9%) һәм башкортлар (15,2%) алып тора. Район буенча исә башкортлар күбрәк (43%), икенче урында – татарлар (33,7%), ә аннары урыслар (21,3%). Карасу, Мансур, Сөлекле һәм Күбәкәй авылларында татарлар гына, ә Атҗитәр һәм Боровичида башкортлар белән урыслар да яши.

1932 елның 1 августына район һәм авыл советларында эш кәгазьләрен милли телләрдә алып баруны гамәлгә кертү, мәктәпләрдә тулысынча татарча яки башкортча укытуга күчү турында мәҗбүри канун булган. Җитәкчеләрдән татар һәм башкорт телләрендә укый-яза белү катгый таләп ителеп, белмәгәннәргә өйрәнү өчен нибары бер ай вакыт бирелгән. Район газетасы ике телдә басылган, мәдәният коллективлары гөрләп эшли башлаган, Татарстан һәм Башкортстаннан дәреслекләр, методик ярдәмлекләр китертелгән, махсус курслар оештырылган.

Әмма 1940, аеруча 50 һәм 60 нчы елларда вазгыять кискен үзгәрә. Милли телләр, мәдәният арткы планга күчә. Район газетасының татар редакциясе ябыла, Сабан туйлары үткәрелми башлый. Картларның каршылык күрсәтүенә карамастан, иң соңгы мәчет тә сүтелә. Әлегә күренешләр район халкына да йогынты ясый, аларда туган телгә карата: «Нәрсәгә миңа башкорт теле?» яки «Нәрсәгә миңа татар теле?» – дигән битараф караш формалаша. Хәтта күп мәктәпләрдә фәннәрне укыту ата-аналар теләге белән «ирекле рәвештә» урыс теленә күчерелә. Татар авылындагы мәктәптә аксакалларның берсе: «Урысча укытыйк! Минем балам һәм оныгым сукыр шәйтан булганчы, күзе ачык шәйтан булсын!» – дип әйтә һәм әти-әниләр бертавыштан урысча укытуны яклап тавыш бирә. Татар теле фән буларак укытылса да, соңрак анысы да онытылган.

1980-1990 елларда районда яңадан милли җанлану сизелә. Кайбер мәктәпләрдә татар һәм башкорт телләре фән буларак укытыла, милли бәйрәмнәр, Сабан туйлары үткәрелә башлый, авылларда, район үзәгендә сәнгать коллективлары оеша. Татарстан һәм Башкортстан Республикалары белән рухи-мәдәни хезмәттәшлек ныгытыла.

Ни өчен Сафакүл?

XVIII гасырның 80 нче елларында бу җирләргә Сафа Юмагулов исемле крестьян күчеп килә. Авылдашларына сөйләвенә караганда, аның гаиләсе кайчандыр Идел буеннан китеп, хәзерге Чиләбе өлкәсенең Верхнеуральск районында яшәгән, ә бирегә исә яңадан яхшырак җирләр эзләп килгән икән.

Шулай итеп, мосафир каен урманы һәм биек камышлар белән уратып алынган искиткеч гүзәл күл буена килеп чыга. Балык, киек җанварлар, кош-корт гаять күп, суы чиста һәм тәмле… Шуннан бирле бу күлне «Сафа күле», ягъни «Сафакүл» дип атап йөртә башлаганнар. Табигатьнең хозурлыгына таң калган Сафа Юмагулов шунда яшәп тә калырга уйлый, землянка, атлар өчен киртә корып куя. Бу якларга элегрәк килеп, биләмәләргә хуҗа булган Ямар исемле кеше белән җирне арендалау хакында килешеп, кире кайтып китә. 1781 елда бирегә бер төркем дус-ишләре белән килә һәм күлнең көнчыгыш яр буенда йортлар төзелә башлый. Шулай итеп, 1782 елда кечкенә генә авыл барлыкка килеп, аңа Сафакүл дип исем кушалар. Шул ук елда Сафа гаиләсендә авылның беренче кешесе туа. Аңа Габдрахман дип исем кушалар. Акрынлап Сафакүл авылы үсә, 1816 елда беренче мәчет салына. Мәчет өчен ташны Уралдан алып кайталар.

Күпмедер дәрәҗәдә бу риваятьне авыл зиратында Габдрахман Юмагулов каберенә куелган таш та дәлилли. Ул 1845 елда 63 яшендә вафат булган. Дөрес, әлеге риваятьне инкяр итүче, Сафакүл исемен саф сулы күлгә генә бәйләп аңлатучы галимнәр дә бар. Бу турыда киләсе саннарыбызның берсендә язарбыз.

Музей

Сафакүл тарихи биналарга бай түгел. Шуларның берсе Карасу волость идарәсе старостасы Закир Хөсәенов 1890 елда салдырган агач бина. Соңрак бу йортны Мартыновкага, ә аннары Сафакүлгә күчереп салганнар икән. Совет чорында анда партия вәкилләре, ә соңрак балалар бакчасы эшли, сугыш чорында Ленинградтан эвакуацяләнгән балалар яши. Алар туган якларына кайтып киткәч, бинага мәктәп, Пионерлар йорты, яңадан хакимият оешмалары урнаша. Ә инде 1982 елның декабрендә биредә «Трудовая слава» газетасы мөхәррире, Бөек Ватан сугышы ветераны, төбәкне өйрәнүче Сафиулла Госман улы Иргизов тырышлыгы белән тарих-этнография музее ачыла. Гасырлар тузанын сеңдергән, иңенә тарих йөген салып, җиргә иңеп баручы, инде берничә ел ремонт-төзекләндерүне күрмәгән борынгы әхрамны табу безгә әллә ни авыр булмады. Башка районнардагы кебек үк, ул да Сафакүлнең үзәгендә.

Музей мөдире Идия Гарифулловна, актлар залында бинаның тарихы белән таныштырганнан соң, безне «Крестьян йорты» залына алып керде. Биредә бар да безнең район музейларындагы кебек: милли киемнәр, читекләр, шундагы халыкның гореф-гадәтләрен чагылдырган төрле предмет, савыт-саба, туку станогы, киле-кисап, йон эрләгеч һәм башкалар. Әмма бер крестьян йортында өч милләтнең әйбере тупланган: татар, башкорт һәм, әлбәттә, урысларныкы.

Алдагы заллар Октябрь түнтәрелеше вакыйгаларына, районның үсешенә, авыл хуҗалыгы һәм Бөек Ватан сугышына багышлана. Алар арасында биш сугышчан орден кавалеры Гыйният Ибраһимов, күпләрнең беренче мөгаллиме Мәрхәбә Ибраһимоваларга багышланган экспозиция белән танышырга мөмкин. Районның флора һәм фаунасына багышланган экспозиция мәктәп балалары өчен иң кызыгы икән. Биредә урманда, далада, күлләрдә, сазда яшәүче җанварларның, киек кошларның 60тан артык карачкысы тупланган. Аларны музей экспонаты рәвешенә китерү, фән телендә әйткәндә, таксидермия белән Сафакүлдә яшәүче аучы Габдерәшит Нагуманов шөгыльләнә.

«Казанның ярдәмен тоеп яшибез»

Сафакүлдә безне татар-башкорт үзәгенең җитәкчесе Земфира Загурдаева каршы алып, озатып йөрде.

– «Казанның ярдәмен тоеп яшибез», – диде ул.

– Фольклор фондыбыз бар. «Җидегән чишмә» татар традицон мәдәните фестивале оештырабыз. Анда Сафакүл районыннан барлык фольклор төркемнәре дә җыела. Карасудан – «Ак каен», Сафакүлдән – «Ләйсән», Сөлекледән – «Сандугач», Мансурдан «Салават күпере» төркемнәре уңышлы чыгыш ясый. Бу фестиваль башта район күләмендә генә үткәрелә иде, соңрак өлкә дәрәҗәсендә уздырыла торган бәйрәмгә әверелде.

Инде икенче мәртәбә «Чалгы бәйрәме» уздырдык. Ирләр һәм хатын-кызлар аерым ярышты, барлыгы сигез команда катнашты. Шунда ук «Урман ашы», «Кыр чәе» бәйгеләрен дә уздырабыз, концерт, милли уеннар мәйданы да гөрли. Бу бәйрәмне алдагы елда ТР Мәдәният министрлыгы грантына оештырган идек, быел исә матди якны җирле хәйриячеләребез кайгыртты: Мәскәүдә яшәүче эшкуар Марс Гайнетдинов һәм Урал арты татарлары конгрессының җитәкчесе Марат Юнысовларның ярдәме зур булды.

Һәр авылда диярлек хатын-кыз клублары эшли. Балаларны татарча җырларга һәм биергә өйрәтәбез. «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының җирле бүлекчәсен оештырырга уйлыйбыз. Казанның, Конгрессның, Фәнзилә Хәкимовна җитәкчелегендәге татар традицион мәдәниятен үстерү үзәге белгечләренең ярдәмен һәрвакыт тоеп яшибез.

«Татар теле дәресләре кертергә тырышабыз»

Сафакүл районы хакимияте башлыгы Рәшит Хәернәсов белән дә очраштык. Ул безгә районның икътисади тормышы, киләчәге һәм татар теле турында сөйләде:

– Белүегезчә, Сафакүл районы бай төбәкләрдән түгел. Аның иң зур байлыгы – эшчән кешеләре. Халык биредә элек-электән авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән, колхоз-совхозлар гөрләп эшләгән. 1978 һәм 1986 елларда районыбыз игенчеләре атаклы агроном Т.С.Мальцев исемендәге премия лауреаты булган. Хәзер авыл хуҗалыгын крестьян-фермер хуҗалыклары ярдәмендә саклап калырга тырышабыз. Тиздән теплица хуҗалыгы, тегү цехы, кәҗә фермасы, форель балыгы җитештерә торган оешма ачарга уйлыйбыз. «Сафакүл» балык хуҗалыгы үз эшчәнлеген дәвам итә. Боровичида линда һәм Күбәкәйдә Урал токымлы казлар үрчетә торган фермалар яңа гына төзелеп, эшен башлап җибәрде. Гомумән, бездә татар-башкорт халкы гомер буе каз асрарга яратты, ялкаулар гына бу эш белән шөгыльләнмидер. Кош гриппыннан вакцина ясаганда районда 75 меңнән артык каз булуын ачыкладык. Бирегә кунакка килүчеләр күлләр тулы казларны күреп гаҗәпкә кала. Күлләр – Курган өлкәсенең байлыгы. Сафакүлдә генә дә 200дән артык күл бар. Районның киләчәге өметле, дип уйлыйм. 500 балага исәпләнгән мәктәп тә төзелеп килә.

Мин Мансур авылында 9 нчы класска кадәр барлык фәннәрне дә татарча укыдым, әмма соңрак татарча уку бетте. 9-10 классларны Сафакүлдә – урысча. Хәзер яңадан мәктәпләргә татар теле дәресләре кертергә тырышабыз. Әмма моңа, беренчедән, ата-аналар каршы, икенчедән, белгечләребез бик аз. Элек Татарстан һәм Башкортстаннан килгән укытучыларыбыз пенсиягә чыкты. Татарстан белән элемтәләр урнаштырабыз. Бу эштә милләттәшебез Марат Юнысовның ярдәме зур. Һичшиксез, мәктәп укучылары татар телендә аралаша белергә тиеш.

Комментарий язарга