Рөстәм Миңнеханов National Geographic белән Татарстан туризмы турында фикер алышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лондонга эшлекле сәфәре барышында компаниянең Европа һәм Африка буенча өлкән вице-президенты Аннабел Канвелл белән National Geographic Partners медиаплатформаларында Татарстанның туристик потенциалын алга җибәрү мөмкинлеге турында фикер алышты.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Рөстәм Миңнеханов республикадагы туризм инфраструктурасы һәм республиканың кунакчыллыгы турында сөйләде. Ул бер ел эчендә Татарстанга 3 млн турист килүе турында әйткән.

National Geographic Partners компаниясе телевизион каналлар, журналлар, интернет-порталлар, китаплар, сәяхәтләр турында балалар басмалары һәм журналлар эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/26/175930/

Комментарий язарга