Римма Ратникова журналистика өчен кадрлар әзерләүгә карата фикерен белдерде

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары – республиканың Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова журналистларны беренче югары белем базасында әзерләп булыр иде, дигән фикердә. Бу мәсьәләне ул бүген Татарстанның Дәүләт Советында мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында күтәрде. Биредә журналистика өчен кадрлар тәрбияләү проблемаларын кузгаттылар.

«Иң борчыган сорау – кадрлар әзерләү. Без бу хакта КФУ ректоры белән дә сөйләштек. Шундый тәкъдим бар: дөньяда нульдән журналистика белеме бирүчеләр сирәк, күп җирдә аны беренче югары белем базасында бирәләр», — диде Римма Ратникова һәм Илшат Гафуровның бу теманы күтәрергә әзер булуын белдерде. «Шул вакытта без максатка якынрак булыр идек. Мәктәптән соң алар әле кайчан шәхес булып өлгерә, кеше буларак тәҗрибәсе дә кайчан туплана – бу процесс сузыла», — ди ул. Журналистлар беренче югары белем базасында әзерләнсә, бу арзанракка да төшәр иде, дип саный ул. «400 мең сум бакалавриат – бер елга 100 мең сум дигән сүз. Хөкүмәт, Президент алдында 10-15 кеше кирәк дисәк тә, бу 5 елга 5-6 млн сум булачак», — ди Римма Ратникова. Ул журналистикага экономист, юристлар да кирәк булуын әйтте.

Римма Ратникова Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтовадан, журналистларның Татарстаннан китүгә карата фикере белән кызыксынды. «Бик сәләтлеләре генә түгел, урта куллылары да китә. Эш хакы азмы, күңеленә ятышлы эш юкмы, иҗат өчен мөмкинлекләр юкмы?» — ди ул. Аның әйтүенчә, талантлы кешеләр Татарстанда калса да, башка ММЧ ларга, йә матбугат үзәкләренә китә.

«Без редакторлар белән бу теманы берничә тапкыр күтәргән булды. Вакансияләр юк дип әйтеп булмый. Вакансияләр бар. Хезмәт хакы, гонорар дәрәҗәсе роль уйныйдыр дип саныйм», — дип җавап бирде Эльвира Әхмәтова. Римма Ратникова моның белән килешеп, соңгы ун елда тармакны финанслау мәсьәләсе күтәрелмәвен билгеләп узды. Эльвира Әхмәтова массакүләм мәгълүмат чараларының чыгымнары артуына, ә тиражларның төшүенә игътибарны юнәлтте.

Комитет рәисе Разил Вәлиев «Идел-Пресс» типография хезмәткәрләренең хезмәт хакы редакция хезмәткәрләренекеннән югарырак булуын әйтеп үтте. «Мин алар аз алырга тиеш дип әйтмим. Алар да әйбәт алырга тиеш. Ни өчен авторлар, иҗади кешеләр типография эшчеләреннән азрак ала – бу сорауны республика җитәкчелеге алдында күтәрергә кирәк», — диде.

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов белгечләрне соңрак, инде булган белеме базасында гына әзерләү белән киелешеп бетмәде. «Мәктәптән үк кеше әзерләргә кирәк. Безгә татар телендә сөйли алырлык журналистлар әзерләү өчен тулы бер белем бирү циклы кирәк. Бакалавриат белән генә булмый. Татар филологиясендәге 10 кеше бөтен тармакларга бит ул. Безгә ул балаларны кечкенәдән эзләргә кирәк. Университетка, аннары масс-медиага кертеп җибәреп… Бездә тел мохите юк – проблема шунда. Туган телдә чиста сөйли алырлык белгечләр әзерләү зур проблема», — диде. Разил Вәлиев аның сүзен җөпләп: «Тиздән татар журналистлары гына түгел, татарча сөйли алырлык кешеләрне дә эзләргә мөмкинбез», — диде.

Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов дискуссиягә кушылып, Удмуртиядә татар редакциясен җитәкләгәнен, шул вакытта Татарстанга килгәнен искәртте. «Татарстанга килгәч, «Яңарыш» газетасында эш хакы «Татарстан яшьләре»нә караганда югарырак булуын күрдек, бу бит нонсенс. ММЧ дәрәҗәсе төрле, ә хезмәт хаклары башка төбәкләрдә зуррак. Безнең журфак белгечләрне күпләп әзерләде, шуңа журналист хезмәтенең кадере бетте. Журналист элек һәрвакыт кыйммәтле кадр иде, җитәрлек түли иделәр», — диде.

«Шәһри Казан» газетасы, «Сөембикә» журналы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова да журналист эшенә ихтыяҗ булмавына зарланды. «Ике ай журналист эзлибез, хезмәт хакын да сораучы кеше юк. Югыйсә, башка һөнәр ияләре дә ярый дигән идек. Ярты ел инде СММ-менеджер эзлибез. Әдәби юнәлештә татарча эшли белүче кешеләр бик сирәк. Социаль челтәрләрдә, интернетта укучыны җәлеп итү турында сөйлибез икән, бу проблеманы күтәрергә кирәк», — дип белдерде. Разил Вәлиев аның белән килешеп, милли кадрлар тәрбияләү мәсьәләсенең әһәмиятле булуын билгеләп узды.

Депутат, Качалов театры директоры Александр Славутский кайвакыт журналистларның язмаларының башисемнәре алдау, кимсетүгә корылганын билгеләп узды. Римма Ратникова журналистларны яклап, этика бозылу очраклары булуын, әмма, тулаем алганда, бик яхшы намуслы эшләүче журналистлар булуын билгеләп узды.

«Без үзебез үк көндәшсез шартлар куябыз. Шуңа күрә журналистикага беркем бармый», — ди Римма Ратникова. Разил Вәлиев бу сорауның утырышта аерым җентекләп күтәреләчәген әйтте.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/16/162127/

Комментарий язарга