Рафаэль Вәлиев: Алтын Урда юбилее Татарстан өчен дә бик мөһим

.2019 елда Алтын Урда дәүләте төзелүгә 750 ел тула. Бу юбилей уңаеннан Татарстанда да чаралар узуы көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына тарих фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт мәдәният институтының фәнни эшләр буенча проректоры Рафаэль Вәлиев сөйләде.

— 2019 нчы елда Алтын Урданың 750 еллыгы уңаеннан, сезнең институтта нинди чаралар үткәреләчәк?

-Без конференция үткәрергә йөрибез. Анда Татарстанның мәдәни мирасын саклау проблемалары белән шөгыльләнүче тарихчылар, культурологлар киләчәк. Бу иң актуаль тема, чөнки Бөек Идел юлы Бөек Идел Болгары яшәгән чорда, ягъни X-XI гасырда иң зур үсешкә ирешкән, ә XIII-XIV гасырларда Алтын Урда заманында тагын да чәчәк аткан.

— Конференциягә чит илләрдән кешеләр чакырылачакмы?

— Әлбәттә, Россия регионнарынан кешеләр чакырабыз. Иң беренче чиратта, Казахстаннан, Әзербайҗаннан чакырырга кирәк, чөнки Бөек Ефәк юлы Казахстаннан Татарстанга керә һәм безнең аша ул Әзербайҗанга, Кавказга чыга. Шулай ук Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстаннан кунаклар көтәбез.
Бөек Ефәк юлы белән бәйләнгән ерак чит илләрдән -Швеция, Норвегия һәм Италиядән дә кешеләр чакырулы. Нәкъ XIII-XIVгасырларда Бөек Ефәк юлы Италиягә чыккан.

-Татарстан өчен әлеге юбилей әһәмиятле чарамы?

— Әлбәттә, Алтын Урдатерриториясенең 80 процентын, асылда, элеккегеСоветлар Союзы территориясетәшкилиткән. XII-XV гасырларда Алтын Урда Европа һәмАзияне тоташтырган, шуңа күрә аны Евразия империясе дип тә атап йөрткәннәр.

Татарстан өчен дә бу бик мөһим, чөнки Татарстан Алтын Урда тарихын өйрәнү үзәгенә әверелде. Болгар шәһәренең чәчәк атуы да Алтын Урда чоры белән бәйле. 1240-1270 елларда биредә Алтын Урда үзәге булган.

Әле күптән түгел генә Болгар шәһәрчегенең ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасобъектлары исемлегенә кертелүе Алтын Урданың әһәмиятен тагын бер кат ассызыклады. Шуңа күрә Болгар шәһәрлеге һәм без керткән объектлар: шул ук Свияжск, Казан Кремле — алар Алтын Урданың актив чәчәк атуын гәүдәләндерә.

Моннан тыш, мин XIII-XIV гасыр тарихындагы Джучид тәңкәләре (татар тәңкәләре, фәндә Джучи хан исемен йөртәләр) әйләнеше тарихы буенча белгеч.Әлеге вакыт көмеш тәңкәләр — Алтын Урдаүсешенең иң чәчәк аткан чоры. Алтын Урда, шул исәптән Татарстан — уннарча тонна көмеш татар тәңкәләре генә түгел, ә биредә табылган бакыр тәңкәләр территориясе дә. Бу, әлбәттә, шул чорда финанс системасының без сезнең белән бүгенге көндә тоя торган глобальләшү үрнәгенә мисал.

IX-XI гасыр башларында Джучидтәңкәләре ул чорның үзенә күрә доллары булып саналган. Алар нәкъ менә Болгар, Биләр шәһәрләре аша узганнар һәм шул чорның бер өлешен гәүдәләндергәннәр.

-Ничек уйлыйсыз, Татарстанда әлеге чарага әзерлек ни дәрәҗәдә?

— Моның белән фәнни оешмалар шөгыльләнә: Казан Федераль институты, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты.

Безгә бу тарихи мохитне күрсәтү генә түгел, Алтын Урда мәдәниятенең синкретик характерын ачыклау да мөһим. Ул төрле халыкларның мәдәниятен берләштергән һәм нәкъ менә шуңа күрә дә шундый югары дәрәҗәгә ирешкән. Без әлеге дәүләтнең бөеклеген һәм бүгенге татар халкының мәдәни мирасын гына түгел, ә кайчандыр Алтын Урда составына кергән башка халыкларның мәдәниятен дә күрсәтә алыр идек. Алар: казахлар, үзбәкләр, Кырым һәм Әстерхан татарлары.

Лев Николаевич Гумилев әйткәнчә:“Төрки славян хезмәттәшлеге арасында аталган әлеге симбиоз бүген дә дәвам итә һәм без Татарстан мисалында христиан, мөселман диненең тыныч яшәвен күрәбез, бу нәкъ менә Алтын Урда чоры өчен дә хас иде”.

XIII-XIVгасыр үрнәгендә татар ханнары тарафыннан христиан динен куәтләү, ул тыныч тормышның бер мисалы булып тора. Казан Кремлен генә алсак, биредә Кол Шәриф мәчете белән Благовещениесоборы янәшә тору — шундый хезмәттәшлекнең уникаль күрсәткече.

Болгар тарих археология комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керткәндә Һиндстан илчесе: “Болгар шәһәрендә XVIII гасыр чиркәве һәм XV гасыр мәчете , бер-берсеннән бары тик 10-15 метр ераклыкта торуларын һәм аларны җимермәүләренгенә күз алдына китерегез”,- дигән иде. Дөрес, XV гасыр мәчете җимерелгән булса да, бүген ул яңадан торгызылган һәм татарларның зыялылыгын чагылдыра.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/20/175573/

Комментарий язарга