Разил Вәлиев “Татарча диктант” мәйданчыгының шыгрым тулы булуын әйтте

Язучы, шагыйрь, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев “Татарча диктант”ның Татарстан Республикасы Милли китапханәсендәге мәйданчыгы шыгрым тулы булуын басым ясап әйтте.

  • 27 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә “Татарча диктант” акциясе үтте. Акциядә 55 кеше катнашты. Язучы, публицист, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйның “Көз” повестеннан өзекне Разил Вәлиев укыды.

Разил Вәлиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә акциядән канәгать калуын әйтте. “Иң беренче чиратта мин үзем өчен сөендем. Димәк, мин дә татар теленә бәләкәй генә булса да өлеш кертәм”, — диде ул.

Шагыйрь башта “Кеше килерме икән дип?” бераз шикләнгән. “Һәркемнең үз эше бар бит. Бүген залда басып торырлык урын булмады, зал шыгрым тулы иде. Бу – безнең халкыбызның милли рухы сүнмәгән дигән сүз. Бик нык сөендем”, — диде Разил Вәлиев.

  • “Татарча диктант”ны бөтен дөнья буенча барлыгы 300гә якын урында язганнары мәгълүм. Диктант яздыру пунктлары Татарстанның һәр районында, Россия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә оештырылды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/28/174183/

Комментарий язарга