Полковник, язучы, сынчы

Кешегә ни җитми? Бу сорауга миллион җавап биреп булыр иде. Тик шулардан бары берсе генә күпләргә аеруча җитмидер, дип уйлыйм. Ул да булса – күңел тынычлыгы. Физик эш эшләгәннән яисә акыл хезмәте башкарганнан соң яраткан шөгыле белән мавыгудан тәм табучыны мин әнә шул күңел тынычлыгына ирешкән кеше, дип саныйм. Шагыйрь әйтмешли, ул шулайдыр әле – уйласаң…

 

Агачтан сын ясау белән мавыккан язучылардан мин әүвәл Миргазиян Юнысны гына белә идем. Бактың исә, Зәки абый Зәйнуллин да бу һөнәрнең остасы икән! Сүз дә юк, бер булганнан бар да була. Зәки ага белән без 1989 елда, ул Ригадан Казанга күченеп кайткач таныштык. Дөресрәге, безне уртак әдәби остазыбыз һәм дустыбыз, хикәя остасы Мәгъсум ага Хуҗин таныштырды. Танышуыбызга кадәр үк, Мәгъсум агадан ишетеп, Зәки абыйның тормышыннан шактый хәбәрдар идем. Полковник. Ригадагы латыш һәм татар милли хәрәкәтләре активистларыннан берсе икән. Башкортстан тумасы (Зәки Зәйнуллин хәзерге вакытта туган авылы Эстәрлебашта яши һәи иҗат итә). Үз башыннан кичкәннәрен бәян итеп, «язу яза» башлаган – «Чаян»га, шул басмаханәдә җаваплы сәркатип вазифасын башкаручы Мәгъсум абыйга адреслап, хикәя арты хикәя «яудыра» икән. Кыскасы, Мәгъсум ага әйтүенчә, киләчәктә олпат әдип булачак бик өметле әһле каләм…

Әдипләребез турындагы библиографик белешмәлектә (Татарстан китап нәшрияты, 2009) язучы Зәки Зәйнуллин хакында болай дип язылган: «Зәки Зәйнуллин – әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән язучылардан, дөньяның яхшысына, яманына, тормыштагы һәр җитди үзгәреш-вакыйгага үз мөнәсәбәтен, фәлсәфи карашын ихластан кыю әйтә белә торган әдип». Миңа калса, «Полковникны озату» (документаль повесть, 1990), «Ат караклары»(1996), «Ата нигезе» (1997), «Агыйделнең аръягында» (тарихи роман-кыйсса, 1998), «Эстәрлебаш фетнәсе» (2002), «Арбалы үгез» (2003) кебек бихисап әсәрләр авторына бу бәяләмә бик туры килә.

Зәки Зәйнуллин «фазендасы»ндагы шалашы янында. 2017 

Узган елларның берсендә, Башкортстанда йөргәндә юл уңае төшеп, Зәки аганың Эстәрлебаштагы «фазенда »сында булырга туры килде. Әлеге сыннарны тулаем шулвакытта күргән-
сокланган идем. Артык сүз куертып тормастан, Зәки Лотфулла улының аерым бер игътибарга лаек әлеге күркәм эшләрен «Безнең мирас» укучылары хозурына тәкъдим итәм.