Остазлар. Директор

Адәм баласы үзенең үткән тормыш юлына әледән-әле әйләнеп карый. Әйләнеп карый да нәтиҗә ясый, күз алдыннан кичерә. Инде илленең теге ягына атлап чыккан кешенең баштан кичергәннәре турында әйтер сүзе дә, бәясе дә булмыйча калмыйдыр. Мин сөйләргә теләгән кеше дустым да, авылдашым да, сабакташым да түгел. Ул – гап-гади, ләкин шул ук вакытта без укыган Күбәк урта мәктәбе укучыларының күпләре өчен бик тә хөрмәтле, кадерле һәм яраткан укытучыбыз, директорыбыз Диктат Галиевич Галиев (1934-2017).

Мин аны 5 нче сыйныфта укыган чагымнан ук беләм. Без кечкенә Түреш авылыннан Күбәк урта мәктәбенә килеп укыган вакытта директорлык эшен күптән түгел генә кабул итеп алган һәм шул ук вакытта байтак тәҗрибә дә туплап өлгергән педагог иде ул. Минем күңелемдә Диктат Галиевич тирән белемле дә, таләпчән дә, бераз гына усал да, шуның белән бергә эчкерсез һәм хәлеңә керә белүче өлкән иптәш тә булып калган. Унынчы сыйныфны тәмамлаганчы, директорыбыз алышынмады. Безгә аның эш стилен дә, характерын да, педагогик осталыгын да, укучыларга булган карашын да башка директорлар белән чагыштыру мөмкинлеге булмады. Без бер Диктат Галиевичне белдек. Иң яхшы директор да, укытучы да шулай була торгандыр, дип тәрбияләндек. Моңа ныклы нигез дә бар иде. Узган гасырның 60 нчы елларында Күбәк урта мәктәбенең чәчкә аткан чоры булгандыр, мөгаен. Укуда да, спортта да, сәнгать өлкәсендә дә безнең мәктәп алдынгылар рәтендә булды. Анда эшләүче кадрлар да саллылар иде шул. Җырчы, курайчы, спортчы Карл Әхмәтов, төрле музыка коралларында уйнаучы, оркестр, хор белән җитәкчелек итүче, җырчы, көйләр язучы Спартак Әхмәтов, атаклы җыр укытучысы, үзешчән композитор Васыйл Әхмәтҗановлар үзләре генә дә ни тора иде!

Диктат Галиевич кияве Зәки Исламов белән

Диктат Галиевичнең күп кенә уңай сыйфатларын мин бүгенге җитәкче кадрларга күчереп куяр идем. Ул үз укучысы белән ихластан горурланды, аны күрсәтергә тырышты, хөрмәтләде, данлады; аны исем-фамилияләп белде, кул биреп күреште, хәл-әхвәлләрен сорашты. Безнең директорыбыз кайбер кешеләргә хас булган начар гадәтләрдән бөтенләй азат иде: качып-посып та тәмәке тартмады, спиртлы эчемлекләрне якын да китермәде, сүгенмәде, җикеренмәде, кул күтәрмәде. Өлкәннәр белән дә, балалар белән дә мөгамәләсе һәрвакыт яхшы булды. Анда балаларны алдау гадәте дә юк иде. Ул һәрвакыт сүзендә торды. Бервакытта да, соңга калып, кемнәрнедер көттереп торганын хәтерләмим. Эш урынына беренчеләрдән булып килә, иң соңыннан кайтып китә иде.

Югары белем алып, армия сафларында хезмәт итткәннән соң, үзебезнең районга укытучы булып кайттым. Бу вакытта безнең директорыбыз район партия комитетында идеология секретаре булып эшли иде. Миңа район комсомол комитетында һәм мәктәптә Диктат Галиевич белән байтак гомерләр бергә эшләргә насыйп булды.

Диктат Галиевичнең район партия комитетында эшләгән чорына бәяне һәркем үзенчә бирәдер. Гадәттә җитәкче кешене күпләр сөйми бит. Тәнкыйтьләнгән, утлы табага бастырылган мизгелләр макталуга караганда күбрәк була торгандыр ул. Берәүне дә эштә бәпләп кенә тормыйлар. Бүген аны хәтерләүчеләр, аның кул астында эшләүчеләр байтак. Ләкин мин 7-8 ел аннан аерылып торсам да, элекке директорыбызның әллә ни үзгәргәнен сизмәдем. Ул тагын да таләпчәнрәккә әйләнгән, көч-куәте ташып тора, җитдиләнгән кебек кенә күренде. Райком секретаре вазифалары мәктәп директорыныкы кебек кенә булмагандыр шул.

Бүлмәсендәге өстәлдә һаман шул газета-журнал өелеп торыр, телефон өзлексез шылтырар, читкә-миткә кагылышлы бер генә сүз дә булмас. Бары тик эш, эш, эш… Фикерең булса, әйт тә чыгып кит. Ишек төбендә аның янына керү өчен таң белән бер төркем кеше чиратта. Кемдер үз гозере белән килгән, кемдер чакырылган… Райком бинасы иртән иртүк умарта күчедәй гөжләп тора.

Төрле өмәләр оештырганда, инициатива, җитәкчелек күп вакыт Диктат Галиевич кулында була иде. Узган гасырның 70 нче еллары башында хәзер Сабантуй үтә торган паркка нигез салу дисеңме, Калинин исемендәге ял паркындагы картайган америка чаганнарын кистереп, яңа агачлар утырту, аларны һәр оешмага, һәр кешегә беркетеп тәрбияләп үстерүме – һәрберсе Диктат Галиевичнең тынгысызлыгы аркасында тормышка ашырылды. Бүген Мөслим урамнары яшеллекккә күмелеп утыра, кунакка килгән кешеләр район үзәгенең чисталыгына сокланып китәләр икән, монда Диктат Галиевичнең дә шактый өлеше барлыгын онытмыйк.

Без бу чорда «Коммунистик җәм­гыять»­не ихлас күңелебездән төзедек. Мөслим районының комсомол һәм партия пропагандистлары республика күләмендә һәрвакыт мактауга лаек булды. Алар төрле Мактау такталарында, китапларда урын алды. Узган гасырның 80 нче еллары башында комсомол политмәгарифе системасындагы эшнең оештырылышы бөтен республика күләмендә мактауга лаек булды. Район партия һәм комсомол комитетларының эш тәҗрибәсе, өйрәнелеп, барлык районнарга таратылды. 70 нче елларда колхоз производствосында, төзелеш яисә башка оешмаларда эшләүче алдынгылар төрле чит илләргә бушлай туристик походларга бару бәхетенә ирештеләр. Хәтта районыбыздан дистәгә якын кеше дөньякүләм олимпия уеннарында тамашачы буларак катнашты. Районда оештырылган академик хорның Мәскәү Кремлендәге Съездлар сараенда чыгыш ясавы, Гаяз Авзалов, Халидә Спиридонова-Уразаева, Асия Галиева башкарган җырларның әледән-әле республика радиосыннан яңгырап торуы беркемне дә битараф калдырмагандыр. Без әле бүген дә шул уңышларыбыз белән горурланабыз. Диктат Галиевич мәгариф, мәдәният өлкәсендәге эшләрдән бик хәбәрдар булып, аларны җаны-тәне белән яратып башкарды. Ул мәдәният йортында үткән бер генә концертны да калдырмады. Укучы балаларның үзешчән сәнгатенә бигрәкләр дә игътибарлы булды. Мәктәп дирекцияләренең эшчәнлегенә ул җиңел генә, бер концертта утырып та бәя бирә торган иде.

Диктат Галиевичнең соңгы еллардагы эшчәнлеге Чаллы һәм Казан шәһәрләре белән бәйле. Ул һәрвакыт үзенең төп профессиясенә турылыклы булып калды. Чаллы шәһәрендә иң зур мәктәпләрнең берсе белән үрнәк төстә җитәкчелек итте. Аңа шул хезмәтләре өчен «Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде. Казан шәһәренә күчеп киткәч тә, ул укытучыларның белемен күтәрү институтында бик актив эшләде. Республика мәгариф бүлекләренең эшенә ярдәм итте, алдынгы тәҗрибәләр тарату өлкәсендә җиң сызганып шөгыльләнде.

Диктат Галиевичнең гаиләсе һәркем­гә үрнәк булды. Аның тормыш иптәше Зөһрә ханымны райондашлар гади, кешелекле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы шәфкать туташы буларак белә. Кызлары Гүзәлия белән Лилия дә әтиләре юлын сайлады – педагоглар булдылар. Диктат Галиевичләр нәселләре белән педагоглар дисәк тә ялгыш булмас. Аның туганнары Зәнфирә апа белән Гөлсинә апа – олы хөкүмәт бүләкләренә ия булып, лаеклы ялга чыккан укытучылар. Гөлсинә апаның кызы Зөлфия дә Мөслим лицеенда алдынгы укытучы.

Диктат Галиевич утырткан агачлар аны бүген дә онытмаганнардыр, юксыналардыр сыман тоела. Районыбыз үсешенә байтак хезмәт гомерен багышлаган укытучының эзе аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләрендә, укучыларында саклана. Бу эз әле озак еллар буыннар эстафетасы булып дәвам итәр, дигән ышаныч яши.

Комментарий язарга